КАШКАРЫЙЛАР ОЗЫН ГОМЕРЛЕ
...«Ялкын»ның легендар редакторы Роза апа Хафизованы мин аның яраткан чәчәкләренә – кашкарыйларга тиңлим. Иҗатын, китапларын «Кашкарыйлар озын гомерле» әсәре белән тәңгәлләштерәм. Ул үзе дә шул чәчәкләр төсле чыдам, нәфис, кырауларга, салкыннарга бирешми торган матур кеше иде бит.
Балачакта без яраткан геройлар арасында,
әлбәттә, Джанни Родариның Чипполиносы, Астрид
Линдгренның түбәдә яшәүче Карлсоны, Карло
Коллодиның Пиноккиосы, Алексей Толстойның
Буратиносы... бар. Мин Роза Хафизованың Кирлемәнен
дә алар янәшәсенә куяр идем. Нәрсә эшләргә, нәрсә
эшләмәскә икәнен бик шәп белдертә торган әкәмәт
кызык герой – «җиде кат таш стенаны җимерә торган
Киребеткәннең онык-онык-оныгы» ул. «Кирлемән»не
укыган кеше язучының Курай-малай, Актәпи, Талсылу,
Суган солдат, Шырпы солдатларын да үз итеп кабул
итә инде. Балалар дөньясында кайнау вәкаләте аңа
югарыдан тапшырылгандыр, язмышына язылган
булгандыр, мөгаен. Роза апа – чып-чын балалар язучысы һәм «Ялкын»
журналының легендар редакторы. Чирек гасырга якын мәктәп укучыларының
яраткан журналын чыгарган, Җәлилләр, Алишлар башлап җибәргән эшне йөз
меңләгән балалар күңеленә күчерә алган зур шәхес ул!
Роза апа минем беренче редакторым да әле! «Ялкын»ның баш редакторы
турында эшли башлаган көннәремдә үк «кырыс, таләпчән, принципиаль»
дип санап киттеләр. Усал икән дип уйлап куйдым эчтән генә. Кабул итү
бүлмәсендә утыручы Гүзәл Камалованың бер сүзе дә җитә калды бугай: «Роза
апа әйтсә, үзәгеңә үтәрлек итеп әйтә инде. Рөстәм тикле Рөстәмне елатып
чыгарды бит!» Фотограф Рөстәм Мөхәммәтҗановның бик популяр чагы,
Мәскәү басмаларында да басыла! Мин аптырап калдым... Соңыннан үҗәт,
үзсүзле Рөстәмне Роза апа әниләр кебек акылга утыртканын аңладым инде.
Баш редактор кирәк чакта кешене күтәрә, хезмәтен югары бәяли дә белә иде.
Рөстәм белән дә нәкъ шулай булды.
Редакциядә күбесе – егетләр. Берәр эшкә тотыныр алдыннан кайчак үзара
гына шаяртып: «Хафизәләм-иркәм» ни әйтер бит», – дип тә көлешеп алалар.
Хафизова белән киңәшергә кирәк башта, янәсе. Баш редактор тыштан гына
җитди, кырыс күренә икән. Редакциягә килгән хатларның кайберләрен
летучкада көлә-көлә кычкырып укый... Ул хатлар шундый күп килә! Аларга
ничек җавап биреп бетерергә дә белмәссең! Роза апа берчак: «Балаларга
«хөрмәтле» дип түгел, «кадерле» дип языйк хатларны», – дип әйтеп куйды.
Аның киңәшләре безнең өчен кагыйдә кебек яңгырый иде:
«Һәр мәкалә кечкенә бер хикәя сыман язылсын».
«Матур киенеп йөрегез: ул бит «Ялкын»да эшли диярлек булсын!»
«Озын итеп язмагыз! Вак шрифт белән җыелган текстларны укып,
балаларның күзләре бозыла».
Бер летучкада баш редакторыбыз, чарасыз калып, безнең язмаларга анализ ясады: «Кемгә атап язганыгызны бер минутка да истән чыгармагыз. 10-12
яшьлек мәктәп укучысын гел күз уңында тотыгыз. Ә сез җөмләләрне шыплап
тутырасыз да өстенә басып, тагын да дыңгычлыйсыз», – дип кисәтте.
Редколлегия утырышлары исә үзе бер осталык дәресләренә әйләнә иде.
Нәкый Исәнбәт, Нәби Дәүли, Фасил Әхмәтов, Тавил Хаҗиәхмәтовлар анда...
Көннәрдән бер көнне редакциягә Нәкый ага Исәнбәт килде. Роза апа Хафизова
белән Товарищеская урамында бер йортта, күрше фатирларда гына яшәгәч,
күренекле галим безнең журналларны да игътибар белән карап, күзәтеп бара
икән. Аның «җегет», «җылан», «җырак», «җылау» дип сөйләшергә кирәк,
дигәннәре истә калган. «Башка телдән аерым сүзләр керү генә тел үсеше өчен
куркыныч түгел әле, ә инде җөмлә төзелеше башка тел калыпларына яраклаша
башласа, бу – бер телнең икенчесе тарафыннан йотылуы дигән сүз», – дип
аңлатканы да хәтердә.
...Минем генә түгел, Разил абыйның да, Хәйдәрнең дә беренче эш урыны
«Ялкын» икән. Роза апа кадрлары без! Һәркайсыбызның эшкә урнашу
тарихы да кызыклы, редакторның безгә мөнәсәбәте дә ничектер җылы,
кайгыртучан.
...Мәскәүнең атаклы М.Горький исемендәге Әдәбият институтында, Лев
Ошанин классында укып кайткан Разил Вәлиевне әдәби хезмәткәр итеп эшкә
алу турында приказ чыгарган баш редактор. Тик Вәлиев икенче көнне дә,
өченче көнне дә эштә юк икән. Аптыраганнар. Мәскәү тәртипләре белән яшәргә
өйрәнгән, иҗат кешесе ирекле булырга тиеш дигәнне сеңдереп кайткан егет:
«Мин көн саен эшкә киләсе дип белми идем», – дип аңлаткан... Хәлгә керә
белгән Роза апа егетнең тәҗрибәсезлегенә күз йомган шулай...
...Карлар ява башлагач та, җәйге туфлидән йөргән Хәйдәр Гайнетдиновны
күреп: «Салкын тидерәсең бит, балакай. Матпомощь сорап, гариза яз да, кышкы
ботинкалар сатып ал тизрәк», – ди редактор.
Юк, килгән мәлләрдә дөрес уйламаганмын: редакторыбыз усал түгел
икән лә! Шаян исемле эте турында әллә никадәр әкәмәтләр сөйләп көлдерә!
Кызы Наиләнең кандидатлык диссертациясен яклау шатлыгын безнең белән
уртаклаша. (Фәттахова Наилә Нурихан кызы – бүгенге көндә филология
фәннәре докторы, профессор, зур галимә, КФУның Филология һәм мәдәниятара
багланышлар институтында укыта.)
...Баш редактор кабинетында – гел чәчәкләр. Идел буенда, Займищеда
урнашкан бакчасыннан язын – лалә, нәркисләр, җәен – пионнар, көзен
кашкарыйлар алып килә ул.
...Фәннур Сафинның кызы тугач, исемен Роза апа тәкъдим итте: «Минем
«Без әле кайтырбыз» повестендагы Айсылу кебек акыллы кыз булсын», – диде.
...Кайчакларда Роза апа ничектер якын итеп «иркәм» дип тә эндәшә. Һәм
шул бер сүзе генә дә аның Шөгер якларыннан, Сарабикколдан икәнен сиздерә.
Сугыш чоры баласы ул. Әтисе Мирсәет Хафизов район Башкарма комитетында
эшләгән, әнисе Мәгъмүрә балалар йорты директоры булган. Гаиләдә биш
бала үскән. Әтисен сугышка озатканда, Мирсәет абыйның «Күгәрчен кызым»
дип йөрткән Розасына 13 яшь була. Аңа әтисе аерым гына да хатлар язып
тора. Сугыш кырыннан килгән өчпочмаклы хат соңгысы була. Роза Хафизова
«Кашкарыйлар озын гомерле» повестен Сталинград сугышында һәлак булган
әтисенә багышлый. «Үзем эшләп тапкан хәләл ризыклар белән сыйлап, әтиемә
бер чынаяк чәй дә эчерә алмадым...» – дип уфтанып әйтеп куюлары әле дә
күз алдында.
...Фәннур, Хәйдәр, мин – өчебез дә университетның татар теле һәм әдәбияты
бүлегендә укыдык. «Редакторыбыз да безнең бүлекне тәмамлаган», – дип
горурланып йөри идек. Әйе, Мирфатих Зәкиев, Гарәф Шәрәфетдинов, Сәгадәт
Ибраһимов, Рафак Тимергалин, Зәет Мәҗитов, Нурихан Фәттах кебек олпат
язучылар, галимнәр, журналистлар укыган группада Роза Хафизова күз өстендә
каш кебек булгандыр шул! Атаклы язучы булып китәчәк Нурихан атлы егетнең
дә йөрәген яндырган чая кыз! Университет тәмамлап, Себергә, Төмән якларына
укытырга киткән Роза белән Казанда калган Нурихан арасында башта сагыну
хатлары йөргән. «Аннары Фәттахов Тоболга килеп, мине Казанга алып кайтты»,
– дип, Роза апа аны фамилиясе белән телгә ала иде кайчак. Өйләнешкәннәр.
Кызлары Наилә туган... Тик гаилә тормышы гына озын гомерле булмаган...
Кайчакларда Роза апа кызы турында: «Тач Нурихан! Кыяфәте, гәүдәләре, хәтта
үҗәтлекләре дә!» – дип әйтеп куйгалый иде...
Без Нурихан абый белән Роза апаны янәшә куеп карыйбыз да, зур язучыны
никадәр генә хөрмәт итсәк тә, Роза апаны якынрак күрәбез. Нагорный бистәсе
ягында үз йортлары белән яшәүче техник редактор Фәния апа Хәйруллина
иртән эшкә килде дә сөйләп утыра: «Еш кына Нурихан Фәттахның хатыны
Руфина белән бер автобуста кайтырга туры килә. Исәнләшүдән узган юк иде.
Кичә миннән кайда эшләвемне сорады. «Ялкын» журналында, дигәч: «Аның
редакторы бит Роза Хафизова. Бик акыллы, көчле хатын! Сокланам аңа», дип
әйтте», – ди. Фәния апа да сөенгән, без дә. Роза апаны көндәше шулай бәяләгәч
соң! Моңарчы ниндидер эчке бер көнләшү яши иде бездә. Шушы хәлдән соң
Руфина апаны да якын итеп куйдык.
Ул елларда «Яшь ленинчы» редакторы булып эшләгән Роза Туфитуллова
белән Роза Хафизова – ике Роза – еш кына бергәләп Мәскәүгә, ВЛКСМ Үзәк
Комитетына йә В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының
Үзәк Советы утырышларына китәләр иде. Роза Рәхмәтулловна шундый бер
вакыйганы сөйләде: «Бер утырышта Роза апа тәҗрибәле редактор, балалар
язучысы буларак сүз сорап алды да, пионер матбугатында төрле положениеләр,
күрсәтмәләр бастыру дөрес эш түгел, ул балаларны хыялларыннан,
романтикадан читләштерә, мин каршы моңа, дип, турысын ярып салды. Мин
дә аны хупладым. Комсомол чиновникларына ошамады, әлбәттә. Ләкин күпләр
Роза апаның кыю тәкъдиме белән килеште».
...Роза апаның туган көнендә – 6 февральдә Гүзәл Камалова, иртәрәк килеп,
кызыл канәферләрне сулы вазага утырта. Редакция егетләре ике-өч көн тыз-
быз килеп әзерләнеп, ашыга-ашыга, яңа гына чыгарып өлгерткән шаярулы,
юморлы, шигырьле озы-ы-ын стена газетасын коридорга эләләр. Редакторга
сюрприз ясыйбыз шулай. Фотолар Рөстәм Мөхәммәтҗановныкы, рәсемнәр
өчен Айдар Үтәгәнов җаваплы, шигырьләр Разил Вәлиевнеке.
Тагын килде февраль,
тагын көлде –
Урамнарга тулды ак шатлык.
Гөлләр тезде февраль тәрәзләргә –
Ак карларны гөлгә охшаттык.
Ни гаҗәп бу? – Февраль чәчәкләре
Китерә бит җиргә җәеңне!
Өермәләр тышта уйнаганда,
Ни гаҗәп бу: туган... җәй гөле!
Роза апабыз канәгать! Көлә-көлә өр-яңа газетаны укуы, «Аһ, чәчәкләре лә
чәчәкләре!» – дип, канәферләргә соклануы безгә иң зур рәхмәт булып яңгырый.
Ул елларда редакциягә, шәхсән Хафизова янына Уфадан да, Йошкар-
Оладан да, Чабаксардан да пионер журналлары редакторлары еш килә иде.
Өйрәнергә, тәҗрибә тупларга, әлбәттә. Офыклары киңәйсен, дөнья күрсеннәр
дип, редакторыбыз йә Мәскәүгә, йә Ленинградка командировкаларга барырга
җай чыгара, «Артек» Бөтенсоюз, «Орлёнок» Бөтенроссия пионер лагерьларына
журналның яшь хәбәрчеләрен озата барырга җибәрә иде. Бервакыт Гүзәл
Камалова белән мине Ригага, «Драугс» балалар журналы редакциясенә юллады.
«Кызлар, сез редакциябез илчесе булып барасыз, шуны онытмагыз», – дип
тә хәер-фатыйхасын бирде әле. Роза апаның алдан шалтыратып куюы ярады:
баш редактор Эрика безне бик җылы каршылады.
...Журналның 60 еллык юбилей елы гыйнвардан ук матур хәбәр белән
башланды. Баш редактор тиз генә кабинетына җыеп алды да елмаеп:
«Булдырабыз, егетләр!» – ди. Берни аңламый утырабыз. «Безнең эшләребезне
Мәскәүдә дә күргәннәр! «Почёт билгесе» ордены белән бүләклиләр!» – ди,
сөенечтән балкып. – СССР Верховный Советы Президиумы Указы нигезендә
яшь буынны тәрбияләүдәге нәтиҗәле эшләре өчен «Ялкын»га «Почёт билгесе»
ордены тапшырыла!» һәм ул «Мәскәү, Кремль, 1984 ел, 5 гыйнвар. СССР
Верховный Советы Президиумы Председателе Юрий Андропов» дип, Указда
язылганнарны сүзен-сүзгә укып чыкты. Бу олы бүләк баш редактор эшенә дә
зур бәя иде, әлбәттә.
...Юбилей санын әзерләгәндә, Роза апа миңа бик җаваплы эш тапшырды.
Мәскәүгә барып, Муса Җәлилнең хатыны Әминә ханым, кызы Чулпан,
оныгы Таня белән күрешергә, Таня исеменнән журналга язма әзерләргә
тиеш идем. Башкалада эшләр тыгыз булачак: Мәскәүдә яшәүче отставкадагы
генерал-лейтенант Якуб Чанышев белән дә очрашырга тиеш идем мин.
Баш редакторның: «Син редакциябез илчесе булып барасың, Эльмира.
Менә дигән итеп башкарып та чыгачаксың әле», – дип, ышаныч белдерүе
мине канатландырып җибәрде. Әминә апаның зур кунак көткәндәй каршы
алуларын, Чулпан ханым белән Таняның кызыклы истәлекләр сөйләүләрен,
бер кочак фотолар биреп җибәрүләрен; Якуб ага фатирына кергәч, солдат
казармасындагы кебек тимер карават, гади өстәл-урындыклар, элгечтә эленеп
торган генерал мундирын күреп, гаҗәпкә калуларым... Генералның Берлинда
Җиңү парадында катнашулары, совет һәм америка гаскәрләренең Эльбадагы
тарихи очрашулары, болар «Встреча на Эльбе» фильмында күрсәтелүләр...
Казанга кайткач, редакциядә шулар турында исем китеп сөйләүләрем...
Хәер, болары инде – башка тема. Ләкин алар да иң элек Роза апа күңелендә
бөреләнгән, ул шулай күрергә теләгән бит!
...«Ялкын»ның легендар редакторы Роза апа Хафизованы мин аның яраткан
чәчәкләренә – кашкарыйларга тиңлим. Иҗатын, китапларын «Кашкарыйлар
озын гомерле» әсәре белән тәңгәлләштерәм. Ул үзе дә шул чәчәкләр төсле
чыдам, нәфис, кырауларга, салкыннарга бирешми торган матур кеше иде бит.
«КУ» 03, 2026
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев