Соңгы язмалар
-
2 февраль 2026 - 15:00
Яфрак-яфрак
Синең кулга әллә тотынганга, Рәхәт тә соң: барам ипле генә. -
2 февраль 2026 - 13:00
КАЗАННАН – МИЯУ (хикәя)
Виолетта телефоннан тагын нәрсәләрдер әйтте. Булат аны тыңлап тормады. Кыз тагын шалтыратты. Егет алмады. Аннары кызның исемен телефоныннан сызып атты. Һәм... йөрәгеннән дә. -
2 февраль 2026 - 11:00
Ат көче
Ир-атларның йөрәгендә Иярләнгән ат, имеш. Ләкин әйткән һәрбер хак сүз Калмый шул яңа килеш. -
2 февраль 2026 - 09:00
Ватан (Икенче бүлек /9)
– Беренче батальоннан соң ышаныч бетте татарларга. Әле хәтта легионны куып таратабыз, дигән сүзләр дә йөри. Яңадан лагерь тормышы көтмәгәе мескен татар әсирләрен. -
1 февраль 2026 - 17:00
Партияләр төрле, тамак бер…
Мин, гадәттәгечә, атны җиктем һәм: «Барлык партияләр берләшегез! Хәзер бәрәңге утыртабыз», - дидем. -
1 февраль 2026 - 15:00
Кышкы ямь
Ява карлар, ява, бөтерелә, Әйтерсең мамык оча. -
1 февраль 2026 - 13:00
Әни җылысы булса... (хикәя)
Башлангыч сыйныфта укыганда, минем бер иптәш кызым бар иде. Аның әти-әнисе юл авариясендә һәлак булганнар. Бердәнбер таянычы — әбисе, ул үзенең картлык көнендә базарда кием-салым сатып, гаиләсен туендыра иде... -
1 февраль 2026 - 11:00
Язмыш ефәк булып сыйпамады
Язмыш ефәк булып сыйпамады Ак тәнемне... Үзем генә беләм ничә кабат Үткәнемне -
1 февраль 2026 - 09:00
Ватан (Икенче бүлек /8)
Гариф үзенең сүзләрен: «Ә хәзер сезнең алда күренекле татар шагыйре Муса Җәлил чыгыш ясый», – дип тәмамлады. «Муса Җәлилгә сүз бирелә», дигәч, әсирләр гөрләшеп алдылар. -
31 гыйнвар 2026 - 17:00
Казан ханлыгы турында яңа хезмәт
Һичшиксез, Булат Хәмидуллинның әлеге тикшеренүе аның Россия Федерациясе тарихын өйрәнүгә керткән мөһим өлеше булып тора. -
31 гыйнвар 2026 - 15:00
Шагыйрь күңеле
Шагыйрь күңеленә кагылмагыз! Чынлап түгел, уйнап булса да. Бәллүр касә кебек бик тә нәфис, Ватылырга тора лабаса. -
31 гыйнвар 2026 - 13:00
Галәм серләре
Галәмдә тормыш формаларын эзләү – астрономиянең төп мәсьәләләренең берсе. -
31 гыйнвар 2026 - 11:00
Төнге Казан йоклый белми, ахры...
Төнге Казан йоклый белми, ахры. Диварларга шәүлә сарылган. Тынлык, куркып, төтеннәргә поскан, Йолдыз арасына таралган... -
31 гыйнвар 2026 - 09:00
Ватан (Икенче бүлек / 7)
– Мин иртәгәдән Берлинда булмыйм, ял итәргә китәм. Безнең кичектергесез эшләр килеп чыкты. Егетләр барысын да сөйләр. -
30 гыйнвар 2026 - 17:00
Балалы өйдә бур ятмас...
Миңнехан әфәнде, мамадышлар өчен сирәк хәл, русча яратыбрак сөйләшә, ә җәмәгате – саф татарча. Шулай бервакыт балалар бакчасында кызларына ятлап килергә татарча шигырь биргән булганнар...