Логотип Казан Утлары
Шигърият

Төнге Казан йоклый белми, ахры...

Төнге Казан йоклый белми, ахры. Диварларга шәүлә сарылган. Тынлык, куркып, төтеннәргә поскан, Йолдыз арасына таралган...

Төнге Казан йоклый белми, ахры.
Диварларга шәүлә сарылган.
Тынлык, куркып, төтеннәргә поскан,
Йолдыз арасына таралган...
Йоклый алмый шәһәр. Мең ел инде!
Йокы керми Казан күзенә.
Тулпар аттай чапкан шук гасырлар
Бер-бер артлы алга тезелә...
Тагы ике сәгать калган таңга.
Тәрәзәне ачам: җил керә.
Урам яктан Казан рокерлары
Каһкаһәле итеп йөткерә...
Тынлык сөйми алар. Ә мин, җүләр,
Тынлык эзләп, төнгә табынам.
Табигатьне мәңге иптәш иткән
Авыл урамнарын сагынам...
Мин бит үзем Казан кебек түгел,
Күзләремә йокы сарыла...
...Туган җирен ташлап адашканга
Тик төшендә тынлык табыла...

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев