Яфрак-яфрак
Синең кулга әллә тотынганга, Рәхәт тә соң: барам ипле генә.
Кар коела яфрак-яфрак булып:
Шул хәл кышны көзгә якынайта.
Көзнең агы булмас димә икән!
Сукмакларда кар-кар яфрак ята.
Куркытсаң да, миңа өмет бирми,
Рәхәт тә соң: барам янәшәңдә.
Кар-кар яфрак. Яфрак-яфрак сукмак...
Их, яшәргә иде, их яшәргә!
Ак яфраклы йөз-мең сукмакларны
Их, үтәргә иде иренмичә.
Их, сөяргә иде сибелмичә,
Кеше көнләвенә бирелмичә.
Көзнең агы булмас димә икән:
Гомер көзем минем нинди якты.
Көзне ап-ак иткән сукмакларга
Төшкән кары учтай яфрак чаклы.
Синең кулга әллә тотынганга,
Рәхәт тә соң: барам ипле генә.
Эзне эзгә әле кушмый гына,
Синең яннан ерак китми генә.
"КУ" 09, 2017
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Энҗе карлар явып үткән (“ Чыршы- чыршы” Сәхаб Урайский) ......Тәңкә карлар, тәңкә карлар, чәчәктәй коела (“Тәңкә карлар” Роберт Әхмәтҗанов).....Ява карлар, мамык карлар ( Ява карлар” Рәзил Вәлиев).....Кар коела яфрак-яфрак булып (“ Яфрак- яфрак” Рифә Рахман)....... ...Кайсы шагыйрь сүрәтләгән кар бөртеге сафрак микән: .......Энҗе микән, тәңкә микән, мамык микән, яфрак микән? ........ ...Нинди матур чагыштыру- “энҗе”, “тәңкә”, “мамык” сүзе! ..... Кар бөртеге табигатьнең могъҗизасы ул бит үзе! ...... ...Саргайган кар күз алдына килә “яфрак кар” дигәндә, .......Шундый була карның төсе бот күтәреп эт с....дә... ..... ... Сәйлән
0
0