Шагыйрь күңеле
Шагыйрь күңеленә кагылмагыз! Чынлап түгел, уйнап булса да. Бәллүр касә кебек бик тә нәфис, Ватылырга тора лабаса.
Шагыйрь күңеленә кагылмагыз!
Чынлап түгел, уйнап булса да.
Бәллүр касә кебек бик тә нәфис,
Ватылырга тора лабаса.
Аның күңелләре бик тә нәзек,
Ефәк җепләр белән уралган.
Күкләр тарафыннан аерым бер
Илһам нуры белән чорналган.
Шагыйрь күңелләре дулкыннарын
Ярларына кага чайкалып.
Төпләрендә яткан хәзинәсен
Үзгәртә дә куя актарып.
Тимәгез сез алар күңеленә,
Итагатьлек хисе булмаса.
Аңламассыз аны берничек тә,
Күңелләрен аның моң баса.
Күңел күзләрегез сукыр булса,
Аңламассыз барыбер күңелен.
Күкләр биргән аңа аерым гына
Үзенә хас хисле гомерен.
Аңламассыз, аның теле белән
Аралашмый торып үзегез.
Күрә алырсыз бәлки халәтләрен,
Үткен булса күңел күзегез.
Люция БИКМУЛЛИНА
«КУ» 01, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев