Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАЗАННАН – МИЯУ (хикәя)

Виолетта телефоннан тагын нәрсәләрдер әйтте. Булат аны тыңлап тормады. Кыз тагын шалтыратты. Егет алмады. Аннары кызның исемен телефоныннан сызып атты. Һәм... йөрәгеннән дә.

Мәче югалды. Урманда. «Карурманда кара мәчеме?» дип сорап куючылар булыр. Юк, алай ук түгел инде. Урман дигәнем – Казан читендәге имәнлек. Метроның «Дубравная» дигән соңгы тукталышында. (Күр әле, безнең Казанда урманга да метро поездлары йөри дип мактанып алырга була икән). Мәчесе дә, сез уйлаганча, тоташ кара түгел, түше, тәпиләре ак.

Булат аны урманга һава суларга алып чыкты. Эссе көнне эссе өйдә, эссе идәндә тилмереп пешеп ята. Этләрне алып чыгалар бит әле. Эткә яраган мәчегә ярамыймы?! Чыктылар имәнлеккә. Урманга кереп, бераз баргач, егетнең куенындагы гамьсез песи үзен адаштыралар дип курыктымы, көтмәгәндә, берьюлы өреп алган кыргый этләр хәвеф барын искәрттеме, кинәт кенә Булатның күкрәгенә очлы тырнакларын батырып ябышты. Хуҗасы аны көчкә умырып алды. Умырып алуы булды – Барс кулыннан ычкынып, яшь мәче җитезлеге белән җиргә сикерде. Үләннәр арасына чумды ул. Озак ятмас, баш калкытыр, җәлт итеп килеп чыгар дип көтте аны Булат. Песи күренмәде, гүя җир йотты үзен. Кинәт исеп куйган талгын җилдә үләннәр җиргә елышып алды – песи юк. Егет аны чакыра башлады:

– Пес, пес, пес... Барс, шаярма! Чык, әйдә!

Ни песи, ни урман җавап бирмәде. Мәчене югалттым дигән уй отыры егетнең бөтен күңелен биләп алды. Вакыт узган саен ул көчәйгәннән-көчәя барды. Булат җирне, үләннәрне иелеп тә, мүкәләп тә капшый-тарый башлады. Юк инде, юк песи!.. Бер-ике сәгать эзләгәннән соң, үзе белән алган Вискасны ачты һәм үләннәр арасына куйды. Ашыйсы килсә, чыгар. Ах, бу песи үзе яраткан тәмле аштан да баш тарткан булып чыкты. Байтак эзләде Булат дустын. Карурманда адаштырып та, өйгә кайткан мәчеләр бар. Барс та кайтып утырмады микән? Булат Имәнлек урамындагы үзләре яшәгән йортка чапты. Унбишенче катка кадәр җәяү менде, җәяү төште, ишегалдын әйләнеп чыкты – мәченең исе-косы юк. Кичкә таба тагын песине йоткан имәнлеккә китте. Урман авызында, чаң суккандай сискәндереп, кесә телефоны шалтырады. Виолетта.

– Привет, Булатик! Бүген күрешәбез! Син, шампан белән сыйларга вәгъдә иттең!..

– Гафу ит, Виолетта! Бүген күрешә алмыйбыз.

– Нигә?

– Минем Барсигым югалды. Урманда. Шуны эзләп йөрим.

– Мәче югалган. Харап булган икән!.. Югалса ни! Ни чуртыма хаҗәт ул сиңа?!

– Барсик бик акыллы, чиста мәче, Виолетта. Минем караватта аяк очында йоклый, иртән битен юа иде.

– Ну и что!.. Син мине шул мәчегә алыштырмакчы буласыңмы?!

– Мин Барсикны төнгә ялгызын урманда калдыра алмыйм, Виолетта. Кыргый этләрнең ботарлап ташлавы бар. Төлке дә йөри монда, Виолетта.

– Баш киткәндә, каш кайгысы бу кызда, дип уйлап куйды егет.

– Ха!.. мине ялгызым калдырырга ярый, йолкыш мәчене калдырырга ярамый. Нәрсәгә хаҗәт соң ул – хәшәрәт?! Мин әбинең мәчесенең балаларын ваннада суга батырып үтердем. Аннары чүп багына чыгарып аттым. Әбигә кешеләргә биреп җибәрдем дигән булдым.

Бу сүзләрне ишетүгә, Булатның күз аллары караңгыланып, башы әйләнеп китте. Уч төбендә эреп бетәргә торган җылы, йомшак, нәфис йомгакларны, бер чите аз гына ертылган, тиздән ачылып, дөньяга, кешеләргә мөлдерәтеп-тутырып карыйсы сызык-күзләрне ничек итеп суга батырмак кирәк?! Кем диген, сөйгән кызың шулай «эһ» тә итми сөйләп торсын инде. Булат башаягы белән гашыйк булып йөрде бит әле үзенә. Эшләр никахка таба бара иде инде. Мәче рәнҗеше, мәче каргышы турында да уйламый микәнни бу кыз?! Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) йоклап яткан мәчене уятырга уңайсызланып, чапанын кисеп калдырган әнә.

Виолетта телефоннан тагын нәрсәләрдер әйтте. Булат аны тыңлап тормады. Кыз тагын шалтыратты. Егет алмады. Аннары кызның исемен телефоныннан сызып атты. Һәм... йөрәгеннән дә. Ул урман буйлап барды да барды. Озак барды. Тукта әле!.. Болай бик эчкә кермәде бит инде алар. Түбәләре күккә тиярлек бу биек йортлар каян килеп чыкты соң? Булат шунда адашканын аңлап алды. Урманга кергәч, ике сукмак янәшә барган төсле тоелды аңа. Бактың исә, аерыла икән алар. Егет уңга каерган. Шуны белеп, кырт кына сулга борылды, моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән, ярлары әрсез агач-куаклар белән капланган коры елгага барып чыкты. Юлны сорарга кеше дә очрамады. Хәер, очраса ни, очрамаса ни. Синең песине кайда югалтканыңны кем белсен монда?! Берсендә шулай Болак буенда туристлар очрады аңа. Казанны карап йөргәннәр дә адашканнар. Кунакханәне таба алмыйлар. Аның ничек аталганын да онытканнар. Шунда берсе, Ходайның рәхмәте, мәчегә салынган һәйкәлне искә төшереп куйды бит. Шуңа ничек чыгарга? Көмеш төсендәге корыч песине тапсалар, кунакханәне дә табачаклар. Булат аларга Мырауҗан һәйкәленең якында гына булуын, үзләре басып торган төштән юл аша чыгып, Җәлил урамыннан туры барасын әйтте. Егет шунда кешеләре белән генә түгел, мәчеләре белән дә дан тоткан калада яшәвенә горурланып куйды. Һәйкәлгә чын-чынлап лаек алар – Казан песиләре! Явыз Иван Казанны алганда, Кремльдә ханны кем уята? Мәче! Россия империясендә Елизавета чорында Санкт-Петербургтагы патша сараен тычканнар явыннан кем коткара? Казан мәчеләре! Бездән утыз песине алып китәләр. Бөек Екатеринага да Эрмитажны тычканнардан кем чистартып бирә? Казан мәчеләре! Әнә бүген Татарстанның башкаласы үзәгендә, Бауман, Җәлил урамнары кисешкән чатта, баганалары сырлап эшләнгән беседкадагы җыйнак сәкедә бер тәпие белән озын мыекларын бөтереп, бер тәпие белән тук корсагын кашып-сыпырып, аякларын чалмаштырып, аз гына кылый, аз гына хәйләкәр күзләрен уйнатып, мәһабәт кыяфәттә мәмнүн булып, ни фурмылый ята бит. Ял итеп ятса да, кешеләрне хәзер дә ярдәменнән ташламый. Шәһәрдә адашканнарга бер маяк ул!

Булат хәтерли әле, Казанда Санкт-Петербург урамын ачарга алар сыйныфлары белән бардылар. Тантанага төньяк башкаладан губернатор Валентина Матвиенко да килгән иде. «Без сезгә бүләккә барс алып килдек. Аны Казан зоопаркына тапшырдык», – диде ул. Минтимер Шәймиев, ул вакытта Татарстанның Президенты, олы кунакның бу сүзләренә оста гына юмор ябыштырып куйды: «Күрегез әле, кайчандыр Санкт-Петербургка тычкан тотарга киткән мәчеләребез хәзер Казаныбызга барслар булып кайта!»

...Булат ничек итсә-итте, урманнан Имәнлек урамына чыга алды. Чыгып, урманга яңадан керде. Хәзер инде белгән юлдан, көндез песи белән бергә үткән сукмактан. Мәчене югалткан урынны тиз тапты. Анда ауган, гасыр буена үзенә җирнең сутын биреп торган тамырын өскә күтәреп яткан бер карт имәнне хәтерендә калдырган иде. Урман тып-тын. Монда мәче качып ятадыр дип, эт тә уйламас. Бәлки, урман артындагы полигонга чыгып караргадыр? Барс шунда китмәде микән? Анда хет күренер иде. Егет йөри-йөри, аяксыз калды. Кояш баеганда, ул яңадан песине югалткан урынга, ауган имәнгә кайтып чүмәште.

Урманда төн чыгуның никадәр куркыныч икәнлеген Булат имәнлеккә җан биздергеч, чиркандыргыч караңгылык ишелеп төшкәч кенә аңлады. Аның күңелен шом басты, йөрәгенең хәле китте. Үзәккә үтә торган озынборыннардан да котылыр хәл юк. Песи өчен борчылу, ачыдан-ачы уйлар аны шулкадәр изделәр ки, ул үзенең бөтен вөҗүдендә сыкрану, газап, әрнү тойды. Келт иткән тавыш та аны сагаеп тыңлап торырга мәҗбүр итте. Төнге урманның үз өне бар. Берничә тапкыр «пилдерик» дип дәштеләр. Кошмы бу, җәнлекме?.. Аңламассың. Чү, әнә анда –  төп башында песи утырып тора түгелме?.. Булат җәһәт кенә килеп караса, сыраданмы, суданмы бушаган шешә икән. Котырып үскән киң әрекмән яфрагы да, киселгән нәзек нарат төбе дә, тагын бик күп нәрсәләр дөм караңгыда аның күзенә мәче булып күренде. Ярый әле, җәйге төн кыска. Булат агачлар арасына саркып кергән галиҗәнап яктылыкны искәреп алганнан соң, азмы-күпме тынычлангандай булды. Бераз хәл алыйм дисә, Салмачи ягындамы, полигондамы этләр абалап өрә башлады. Аларның үзәк өзгеч тавышын урман йөзгә тапкырлап, Казанга озатты. Егетнең йөрәге чәнчеп алды. «Барс адашып, шул якка чыккандыр да, үзенә этләр ташлангандыр», дип уйлап куйды ул. Аны хәзер өзгәләп-ботарлап аталар бит. Үтерделәр бугай инде. Кинәт тындылар. Авыр уйлардан башын чайкап куйды Булат. Их, Барс! Барс! Миңа рәнҗемә инде, Барс! Күпме тырышсам да, саклап калалмадым үзеңне!..

Урманнан ул таң атканда чыкты. И Булат, шулай итеп Барсигыңны мәңгегә калдырып чыгасыңмыни инде?! Җәсәден табып җирләргә иде хет. Җитмәсә, бүген бертуган апасы Айгөл белән аның улы – Булатның пләмәше, тик тормас Кәрим килә. Ул өйгә килеп керүгә, Барсикны сораячак. Аңа ни дип җавап бирер Булат. Үлеп яраттылар бер-берсен Кәрим белән Барсик. Уйнап туя алмыйлар иде бит. Песи ишек өстенә менеп утыра да малайга карый. Тота алмыйсың, янәсе. Кәрим нишләргә белми. Ул арада Мыраубикә үзе Кәрим янына сикереп төшә. И, аннары тотыналар бер-берсен куарга. Кәримнең кычкырып-кычкырып көлгән тавышы бөтен өйгә яңгырап тора. Шулай көлеп, чинап, чыелдап, дөньяның астын өскә китереп уйныйлар иде бит! Күңелле көннәр! Иртән йокыдан торгач, Барска «Мияу», дисәң, ул биш «Мияу» белән җавап кайтара. Үзенчә «Хәерле иртә!», «Көн уңышлы, кояшлы, матур булсын!» дип әйтүе инде. Аннары аягыңа килеп чолгана. Юкка чолганмый, җылы-йомшак Барсикны күңеле булганчы сыйпап-иркәләп аласы. Эшкә киткәндә, песи-песекәй ишек катына килеп, сагышлы, ялварулы карашын төби, текәлеп карый һәм тагын «Мияу!» – ди. Монысы: «Дөньяга «Covid 19» дигән заразы таралган, маскаңны алдыңмы? Сакланып йөр», – дип кисәтүе. Булат битлеген алмаган, онытып чыгып бара икән бит!..

– Мияу! Рәхмәт, Барсик!

– Мияу! (саклан!)

Песи түгел, кеше инде ул, кеше. Их!.. Үзләренең ишегалдына бик авыр уйлар белән кайтып керде Булат, песине югалткан җирдә төбе-тамыры белән кубарылып ауган имәнне җилкәсенә салып җибәрделәрмени? Шул вакыт егетнең күзенә балалар уйный торган гәрәбә комлыкта утырган, бу дөньяга исе китмәгән бер мәче чалынды.

Песи!..

Үзе кара, түше, тәпиләре ак. Бәй, Барсик ич бу!!! Кайчан кайтып утырган ул? Өйне ничек тапкан? Берөзлексез машиналар йөреп торган ташкын-юл аркылы ничек чыккан? Булат Барсикны ипләп-җайлап, кулына алды һәм өйләренә алып кереп китте. Икесе дә бик арганнар иде. Ишектән керүгә, Барсик диван астына шылды. Булат башын мендәргә төртүгә йоклап китте.

Аны ишектәге кыңгырау тавышы уятты. Төш вакыты җитеп килә икән бит инде. Апасы Айгөл белән пләмәше Кәрим килгәннәр. Малайның килеп керүе кая да, Барсикны диван астыннан сөйрәп чыгаруы кая? Апасы чәй куйды. Солы прәннеге, печенье, клиндерләр алып килгән. Булат белән чәй эчәргә утырдылар. Кәримне чакырып караганнар иде – ул сагындырган мәчесеннән аерыла алмады. Бераздан малай кухняга үзе килеп керде һәм карашын Булатка төбәп, сорап куйды:

– Ул песи ә-ә нишләгән, ә-ә-ә?..

– Нишләсен?

– Уйнамый минем белән.

– Арыгандыр, Кәрим. Кичә минем белән урманда йөрде ул.

Малай чыгып китте. Бераздан тагын керде. Бу «әллә нишәгән» песинең үзен күтәреп керде.

– Безнең Барсик түгел бу?!

– Ник алай дисең? – Булат җавап көтеп, Кәримнең күзләренә бакты.

– Койрыгы Барсикныкымы?

– Барсикныкы!

– Тәпиләре ак. Барсикныкымы?

– Барсикныкы! – Шулай булгач...

– Бите Барсикныкы түгел!.. – бу сүзләрне әйткәндә, Кәримнең күзләре дымланды, алай гына түгел, яше терәлде, менә-менә бәреп чыгарга тора.

Булат мәчегә озак кына карап торды да авыр сулап куйды. Кәрим хаклы. Барсикның күзләре зуррак, яктырак, ачыграк, очлырак иде. Кунаклар киткәч, егет уйныйсы килмәгән, пошынмас песине кире комлыкка чыгарып куйды. Ишегалдында балаларның: «Ур-р-ра! Песи табылды!» дигән шатлыклы авазлары яңгырап калды.

Булат өенә кереп тормыйча, тагын урманга китте. Тагын Барсны эзләргә! Урман авызында аңа килешле сары футболка, ботларына сыланып торган яшел лосина кигән мәхәббәтле бер кыз очрады. Кичә дә очраган иде. «Спортсменка» дип уйлап куйды Булат. Бу кыз иртә-кич урманга йөгерергә чыга. Имәнлекне аркылыга-буйга гизә. Димәк, аңа мәченең очравы ихтимал. Башка вакытта Булат бу зәһәр «спортсменка»ны йөгереп барган шәпкә туктатырга уңайсызланыр иде. Бу юлы яраткан мәчесе хакына дәшми кала алмады:

– Гафу итегез! Минем мәчем югалды. Урманда күзегезгә чалынмадымы?

– Юк!  Шушында, урманда югалдымы соң?

– Әйе. Сез йөгереп йөри торган урманда. – Булат бу мәлдә балтасы суга төшкән кеше кыяфәтендә иде.

– Мәчегезгә ничә яшь?

– Бер яшь тирәсе. – Егетнең бу чибәркәй алдында бик мескен булып күренәсе килмәде, ахры, тирән итеп бер сулады да әйтеп куйды:

– Кинологлар чакыртып карарга исәп бар. Эт тапмый калмас бит. – Ул кинолог сиңа мәче таба ала тоган эт алып килер, дип уйлыйсыңмы?! Андый этләр бөтен Казанында булса да, бер-ике генәдер. Кинолог килер, эзләгән атлы булып йөрер дә чакырткан өчен өч-дүрт мең сум акчаңны каерып алып китәр. Песиеңнең өч бөртек йоны да селкенмәс. Кайда югалды ул? Төгәл урынын беләсезме?

– Монда гына, ауган имән янында.

– Тәк-тәк... Уһу!.. Шунда инде ул мәчең! Андый песи йөз метрдан артык китми. Мин ветеринарныйда укыдым. Песиләрнең холык-фигылен азмыкүпме беләм. Тәк!.. Ауган имән. Радиус – йөз метр. Алга! Эзләргә! – шулай диде дә кыз үзе дә егеткә иярде.

Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, ди. Ничек очрады бу кыз? Күр әле, Булатның песи югалту кайгысыннан иелгән башын күтәрде бит! Йөз метрдан ары китмәгәч, әлхәмдүлиллаһ, бүген төнлә этләргә дә эләкмәгәндер әле.

Алар бер җан булып эзләделәр песине. Озак эзләп азапланасы булмады. Кызның әйтүенә караганда, мәчеләр өеп куелган ботак-сатак астына кереп ятарга мөмкин икән. Коры-сары, чыбык-чабыгы ята-ята җиргә сыланган бер күчне тузгыттылар. Икенчесен кыз актарырга өлгермәде, Булат «Таптым!» – дип, бөтен урманны яңгыратып кычкырды. Ах, бу Барсик шул ауган имән астына куыш ясап кергән бит. Егет аның ялтырап торган якты, яшькелт күзләрен күреп алды. Төн йокысын качырган, ашның тәмен алган, йөрәккә кан саудырып торган хәсрәт шуның белән бетте. Йөгерешче сылукай дөрес әйткән, мәче йөз метрдан ары китми, дип.

– Сезгә би-и-и-к зу-у-у-ур... рәхмәт! – диде Булат кызга, шатлыгыннан тотлыга-тотлыга.

Ул арада кыз йөгерешне дәвам итәргә теләп, аякларын язып алды. Егетнең аны җибәрәсе килмәде. Ул бер мәчегә, бер кызга карап, нишләргә белмәде. Ярый әле, «спортсменка» йөгереп китәргә әзер булса да, ашык-пошык старт алмады. Таныштылар. Кызның исеме дә үзе кебек мәгънәле, матур икән – Сөембикә. Казандагы бер ветеринария лабораториясендә эшли. Кияүдә түгел. Егет бу хәлләрдән соң Барсикны ничек тәрбияләргә дигән сылтау белән телефонын сораган иде. «Урманда югалу, төн чыгу – песи өчен зур стресс. Бер-ике көн карават астында ятар да чыгар. Борчылма!» – дип, Сөембикә аның авызын каплады да куйды. Булат: «Барсик алай-болай авырып китсә, андый-мондый хәлгә дучар булса, сездән киңәш сорарга иде», – дигәч, телефонын бирде тагы. Аннары йөгерә-йөгерә китеп тә барды. Аның елмайганда, мул булып күренеп, энҗеләр түгелеп торган ак тешләреннән, өскә күтәртеп төбеннән бәйләп куйган сары чәч көлтәсеннән, озын, ак муеныннан әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык яктылык сибелеп калды.

Булат Барсикны табу вакыйгасының бер истәлеге итеп, Сөембикәгә сувенир мәче бүләк итү нияте белән Бауман урамына төште, Мыекбай һәйкәле янындагы «Кот казанский» кибетенә керде. Монда мәчеләрнең ниндие генә юк: тиредән, күннән, плюштән тегелгәннәре, фарфордан, керамикадан ясалганнары... Тик барысына да «Мяу – из Казани!» дип язылган. Егетнең исә Сөембикәгә «Казаннан – мияу!» дип, татарча язылганын бүләк итәсе килде. Тик андый юк, гәрчә Казан песиләре татарча сөйләшсә дә. Бәлки, киләчәктә Казаныбызның бөтен дөньяга билгеле тагын бер символы – мәче-бүләк кунакларга, туристларга «Казаннан – мияу!» дип тә дәшәр. Тәрҗемә итәсе юк. Теләсә кемгә аңлашыла бит! Кибеттән чыгуга, Булат Сөембикәгә шалтыратты:

– Алло! Сөембикә! Мин – Булат... – егет телсез калды. Башка сүз табалмады.

– Әйе, тыңлыйм, Булат. Нәрсә булды?.. Әллә мәчең тагын югалдымы?

– Ю-ю-ю... Югалды шул...

– Барсик югалдымы?

– Юк!

– Алайса нинди мәче югалды соң?

– Югалды инде (телефонда озак кына пауза булып торды). Ю-ю-ю... Югалды. Нинди мәче, дисеңме?.. Ә-ә-ә... ни... ни... күршеләрнеке югалды.

– Кайда югалды соң?

– Шунда, урманда инде...

– Ничек табасын беләсең бит. Югалган урын. Радиус – йөз метр. Алга! Эзләргә!

– Синнән башка табып булмый аны, Сөембикә.

Булатның песи югалту сылтавы белән очрашырга теләвен кыз сизмәдеме соң инде?! Егет ык-мык килүгә сизде ул. Шул көнне күрештеләр. Урман авызында озак кына сөйләшеп тордылар, таганда атындылар һәм алар алдында яшел ут булып балкыган, яшьләргә әле үзләре дә аңлап бетермәгән бәхетле көннәр, еллар вәгъдә иткән, күңел хөҗрәсен ымсындырып торган имәнлек ешлыгына кереп югалдылар.  
 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев