Логотип Казан Утлары
Шигърият

Язмыш ефәк булып сыйпамады

Язмыш ефәк булып сыйпамады Ак тәнемне... Үзем генә беләм ничә кабат Үткәнемне

Язмыш ефәк булып сыйпамады
Ак тәнемне...
Үзем генә беләм ничә кабат
Үткәнемне
Күкләр белән мәрхәмәтсез җирнең
Тар арасын.
Ә бит шушы җирдә – күккә күчкәч! –
Бар каласы!..
«Уклар үтмәс калкан» дигән җаным
Яраланды...
Тәмугыңны кичтем. Сиңа, Оҗмах,
Тик бер адым!
...Җир убылды баскан җирдән.
Күкләр – ерагайды.

 

«КУ» 07, 2024

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Күрәселәр алда әле... .............. ....Җир белән Күк арасында фәрештәләр йөрсә йөрер?! .............Каршы килеп дингә: “Мин дә йөрим”,- дию бик сәердер?! ............. ....Туган чакта күктән иңә җаннарыбыз безнең тәнгә. ............... Бер гомерне тәмамлагач, күченмибез без бүтәнгә. .................. ....Иңдерелеп җиргә, бер күмелгәч, беркем түгел аннары без,- ..............Бер уч туфрак кала бездән, күккә күчкәч җаннарыбыз. .............. ...Җаннарыбыз Күктән иңеп, Күккә күчә, тик бер тапкыр. .................Ә тәмугъне, күрмәс борын, кичтем дию зур гонаһтыр... ................ ... Сәйлән