Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ат көче

Ир-атларның йөрәгендә Иярләнгән ат, имеш. Ләкин әйткән һәрбер хак сүз Калмый шул яңа килеш.

Ир-атларның йөрәгендә
Иярләнгән ат, имеш.
Ләкин әйткән һәрбер хак сүз
Калмый шул яңа килеш.
Ат иярләп җигә белмәү
Наданлык булган элек.
Хәзер инде ат иярләү,
Ат җигүләр – искелек.
Атка атланып караулар –
Бер экзотика бары.
Бүген ир-ат йөрәгендә –
Чит ил машиналары.
Машина дип, тир тамызып,
Күпме ир-ат көчәнә.
Тик, ни гаҗәп, моторлары
Ат көчендә үлчәнә.

 

«КУ» 01, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ир-атларның йөрәгендә, бәлки, чынлап ат бардыр? ..........Булсалар да инде алар, ахрысы, бик картлардыр? ......... ...Ир- атларда шуңа юктыр элеккеге ат көче, ............Айгырларын торгызалар ат кузгаткычы эчеп. ............ ... Сәйлән