Татарча хикәя тег белән яңалыклар
-
31 март 2025 - 13:00
Мин көтәм (хикәя)
Тормыш иптәшең янда булып, тыныч кына балалар үстерүдә... Кая соң ул ир җилкәсе ышыклаган еллар?! Әллә шул тормышның кадерен белмәгән, бәяләмәгән өчен алды микән ходай ирен? Эх, бу ялгызлык! Кайдан сабырлыклар алырга да, ничек түзәргә?.. -
31 март 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
– Безгә, – ди, – кечкенәдән үк татарларны усал итеп сөйләделәр. Тирә- якта татарлар булмаса да, балаларны куркытыр өчен, әнә, татар килә, капчыгына салып алып китәр, дип әйтәләр иде. Без, моны ишеткәч, куркып, әти-әниләр, әби-бабайлар кочагына сыена идек. Менә син – татар егете. Минем каршыда утырасың. Бер дә куркыныч түгел, нәкъ башкалар кебек кеше. -
25 март 2025 - 13:00
Адашкан шәүләләр (хикәя)
«Синең әниең Мәрфуга апа мине ярата иде. Урамда күрсә, «киленем» дип мине кызартмыйча, аркамнан кытыршы куллары белән сөймичә калмый иде. Тик икенче килен алып кайттың шул син аңа. Матур, зифа, бизәнгән, заманча киенгән шәһәр кызын...» -
22 март 2025 - 13:00
Иренең, иреннәрең… (хикәя)
Баланың әнисе бөтен дәвахананы аякка бастырды. Аның «Ул тын алмый! Ул тын алмый!» дип бар көченә кычкыруына, монда ятучылар гына түгел, бөтен шәһәр халкы уянгандыр, валлаһи! -
16 март 2025 - 13:00
КЕШЕНЕКЕН АЛУ – ЯЗЫК (хикәянең дәвамы)
Бездә бит бөтенләй телсез-чукрак булуың яхшырак. Гомергә шулай килгән. Үземнең мәктәп коридорында дәрес биргән чакларым искә төшсә, тәннәрем чемердәп китә. Мондый якты класслардан тагын куып чыгармаслармы? Аллаһы Тәгалә һәркемне үз теле белән яралткан. Тигез итеп яралткан. Укытучылары – чит милләт вәкилләре аларга шуны төшендергән инде. Әти-әниләренең кайберләре оныткан булса да, балалары нәсел җебен ялгап, ана теленә кайтып бара әнә. -
11 март 2025 - 13:00
Җир астыннан юллар бар... (хикәя)
Әнидән соң утыз еллап ялгыз яшәде бит әти. Аңа – алтмыш, Миңсылу апайга иллеләр... Кеше теленә кермим дип сагайдылар микән? Миңа әйткән булса, каршы дәшми идем бит инде. Миңа ни, минем үз тормышым, аларның үзләренеке. Хисләремнән көләр, аңламас диде микән? -
10 март 2025 - 13:00
Яулап алынган бәхет (хикәя)
Бер-берсен яраткан бу гүзәл парга әллә ятлар күзе тия, әллә язмыш бәхетне күпсенә, ике-өч көннән Казанга чыгып китәбез, дип өметләнеп торганда, Динар авариягә очрап һәлак була. Шулай итеп, 18 яшьлек лачындай егетне җир куенына иңдерәләр... -
27 февраль 2025 - 15:00
Камилә (дәвамы)
Ә ул мине көткән, эзләгән, ападан да белешкән. Ә мин юк, мин авылда, әти дә бер сүз әйтми, әни дә, минем өйләнергә теләмәгәнемне күргәч, сөенеченнән кош тоткан кебек йөри. Өч-дүрт көн узгач, бардым мин ул ЗАГСка! Янәдән язылышу көнен билгеләр өчен түгел, билгеле. Нигәдер (үзем дә аңламыйм!) акланыр өчен... -
22 февраль 2025 - 17:00
Камилә (дәвамы)
Гомер авышкан саен мин шушы яшенле яңгырны ниндидер бер илаһи вакыйга кебек искә алам. Әйе, гомер буена бәхетле була алмыйсың, бәхет ул – бер мизгел генә. Әнә шул бәхетле мизгелләрне бергә җыйнап, җан түрендә саклый алсаң, бу дөньяда юкка яшәмәгәнлегеңә ихластан инана аласың. Шул бәхетле мизгелләрне бер генә мәртәбә булса да кичерер өчен яши дә инде кеше бу дөньяда! «Кешеләр! – дип эндәшәсем килә шулчак. – Саклагыз, бөртекләп саклагыз, хәтерегездән сызмагыз сез ул мизгелләрне!» -
10 февраль 2025 - 13:00
Яңа машина (хикәя)
Өлгерә алмый калды Фәвис әтисенә әзерләгән әйтәсе сүзләрен әйтергә. Ул, елкылдап торган яңа, затлы, күршесе Наилнекеннән күпкә кыйбатрак машинасына утырып кайтып төшкәндә Сәви картны җирләп зираттан кайтканннар иде инде... -
28 гыйнвар 2025 - 13:00
ҮКЕНЕЧ (хикәя)
Шулай бервакыт, Назирә кызы белән урамга чыккач, Канитат тәрәзәдән карап, аны чәй эчәргә чакырды. Ул аңа берни дә яшермичә, үзенең әнисе турында сөйләде. Назирә аны бик кызыксынып, башын түбән иеп тыңлады. – Мин дә синең хәлгә калмасам ярый инде, – диде ул соңыннан. – Балалары шәфкатьсез булган аналар, күрәсең, тиз үләләрдер... -
12 гыйнвар 2025 - 13:00
Түрә (хикәя)
– И-и, Алла бәндәсе! Кичә генә оешмагызга билгеләнгән яңа хуҗа Илдар Сафаев синең ярдәмең белән терелгән бәгырь җимешем бит, Илмәт энем! -
9 гыйнвар 2025 - 13:00
Адашкан (хикәя)
- Әни, әнә, әби хәер сорый! - диде кызым, кемгәдер төртеп күрсәтеп. Чынлап та, кафега якын гына, урамның кеше иң күп йөри торган җирендә, ак яулыклы бер әби бөкрәеп утыра иде... -
7 декабрь 2024 - 13:00
Җимерек баскыч (хикәя)
Баскыч белән бергә Ришат та түбәнгә очты. -
24 сентябрь 2024 - 13:00
Борылышта
– Ул борылышта, чыннан да, әйбәт... Ә Машага, Марзиягә диюем, авыр сүз әйтмәгез. Көйләнәчәк аның тормышы... бүгеннән... Мин каерылып, артка борылып карадым: артта тоташ караңгылык, шулай да борылышта, тәрәзәгә капланып, кемдер елмаеп тора сыман иде...