Татарча хикәя тег белән яңалыклар
-
23 июль 2024 - 15:00
КИЛӘЧӘКТӘН КИЛГӘН МАЛАЙ (дәвамы)
Мотоциклга җитәргә берничә адым кала ул кабат зырылдап кабынды. Күзне ут көлтәсе чагылдырды һәм тимер ат үкереп өстемә килә башлады. Читкә тайпылырга өлгермәдем. Көчле авырту. Аннары бушлык... Тынлык... Кояш сүнде... Бар дөнья караңгылыкка чумды... -
7 июль 2024 - 09:00
Кол
Исән... Икесе дә исән... Әти дә... Ул кайда булган? Ник әйтми китеп югалган?... Әни... Кәримнең эчендә, гүя, ике уй бәргәләшә иде: бер яктан, әнисенә иркәләнәсе, елый-елый кысып кочаклыйсы килә. Икенче яктан, ничә еллардан бирле күңелендә оешып каткан рәнҗү баш күтәрә... -
20 апрель 2024 - 09:00
Язмыш сукмаклары буйлап (ахыры)
Бүлмәдә шомлы тынлык урнашты. Мин чатнап кипкән авызымны ачып, катып калган телемне әйләндереп, берни әйтә алмадым. Башымны игән хәлдә тынсыз калдым. Гаепсезлегемне әйтеп акланырга тырышу урынсыз иде. -
27 март 2024 - 13:00
Шакирның өч хатыны (хикәя)
Бер авылда яшәп, бер ирне бүлешә алмаган өч хатын өчесе дә бәхетсез иде... Алар белән бәхетен тапмаган Шакир хатыннарына үзе дә бәхет бирә алмады. Үзеңдә булмаганны башкалар белән бүлешеп булмый икән шул... Авылның беренче егете саналган Шакиргә Галия яшьли килеш кияүгә чыкты. Тик нинди бәя белән аны үзенеке иткәнен Шакир белән үзе генә беләләр... -
15 март 2024 - 09:00
АГЫЙДЕЛНЕҢ БУ ЯГЫНДА (хикәя)
– Әти, ул шәһәрдә яшәгәндә, ышанасыңмы, юкмы – шушы төтен исенә чаклы сагындыра икән! Агачның менә шулай шарт-шорт януына чаклы сагындыра... Дөрес, кухняда газ януын күрергә була анда... Анда таш та таш, әти... Гел туйдырып бетерә икән ул таш. Йортлар – таш, тротуарлар – таш, коймаларга, эскәмияләргә тикле таш. Таштан йөри-йөри аяклар арый, ташка карый-карый күз арый. Ничек чыдый кеше шул таш арасында... -
1 март 2024 - 15:00
Остаз (повестьнең ахыры)
Әй, Шәйхетдин картлач! Әгәр бүген көрәшче оныгың белән гәпләшсәң – шаять ул сүзләреңнең мәгънәсенә төшенер иде. Кайгырма, нәсел дәвамчысының арбасы төзек, алтмыш сигез елда анда ниләр генә төялмәде! Ул нинди генә кыен чакларда да өмет белән яшәде. -
23 гыйнвар 2024 - 09:00
Моң кайтты (дәвамы)
Биредә яңгыраган һәр аһәң мәхәббәт, котылгысыз язмыш тарафыннан бездән тартып алынган мәхәббәтне кире кайтару турында иде. Сөю. Нәрсә ул? -
22 гыйнвар 2024 - 09:00
МОҢ КАЙТТЫ (повесть)
Икеләтә гаҗәбе менә кайда иде: кайтканда, сагынуы никадәр көчле булган булса, ул туган җирнең үзендә шулкадәр тиз, җилгә очкан томан кебек юкка чыкты да куйды!.. -
21 гыйнвар 2024 - 09:00
БӘХИЛЛӘШҮ (повестьтан өзек)
Ипи салу, Ул – ничек? Аңа ниләр кирәк? Кирәк әйбер күп түгел. Иң беренче – эш ярата торган, бай күңелле хатын кирәк. Аннан кала каен утыныннан тиешле эсселек тудыра алырдай уңышлы, игелекле мич кирәк. -
29 декабрь 2023 - 09:00
Бик (повестьның дәвамы)
Моосбургның Шталаг VII А дип тамгаланган төрмә баракларында мин исемсез зат идем. Буйлы-буйлы әсир күлмәгенең аркасына сугылган номердан кала, миндәйләрнең исеме-аты юк иде. -
26 декабрь 2023 - 09:00
Бик (дәвамы)
Карт Вернерның төсе уңып беткән күзләре коры булса да, күңеле елый иде. Сәяси уеннар, берәүләрнең гарип акылы, туймас тамагы, минминлеге, нәфесе аркасында кеше язмышларының челпәрәмә килүен аңына сыйдыра алмыйча, нәкъ минем әбием шикелле, кемне гаепләргә белми гаҗиз булуымы?.. -
22 декабрь 2023 - 09:00
Бик (повесть)
Артык сүзләр сөйләмәсәләр дә, әти белән әнинең дә карашларын беркадәр чамалыйм. Аларның да бу ил турында күзаллаулары фашизм темасыннан ерак китми кебек... Һаман бер сорау башымда бөтерелә әле: артка әйләнеп карау кирәкме соң ул, кем өчен кирәк? Йозакка биклә дә куй, ачкычын ыргыт. Кая ташлаганыңны оныт. Үткәннәр тик калсын шунда бикләнеп... -
30 ноябрь 2023 - 09:00
Уйламаган көнем юк... (дәвамы)
Сул колагымда яшәүнең тамырын өзәрлек икенче хәбәр: - Минем бурыч унике миллион, шуны йорт белән бәхилләттем, безгә иртәгә төшкә хәтле моннан китәргә куштылар. Алар белән судлашсак, икебезне дә асалар, матурым. -
18 ноябрь 2023 - 13:00
Сунарда (хикәя)
Иртән баш авыртудан уянып китсә, әллә дүрт, әллә алты күз туп-туры йөзенә карап, уянганын көтеп утыра... -
1 октябрь 2023 - 13:00
"Өченче класслы" кияү (хикәя)
Кичә, озак кына икеләнеп йөргәннән соң, ниһаять тәвәккәлләдем — миңа һичшиксез өйләнергә кирәк! Ә нәрсә?!