Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Сунарда (хикәя)

Иртән баш авыртудан уянып китсә, әллә дүрт, әллә алты күз туп-туры йөзенә карап, уянганын көтеп утыра...

Тимерҗанның күптән инде бу чаклы хәмер чүмергәне юк иде. Бүген никтер чамадан тыш “төшереп” ташлады. Мөфтәдин дусты әйдә дә, әйдә дип, сунарга чакыра. Эчтем дип булмый бит инде, ризалашырга туры килде аңа. Ничек сунарга чыгып киткәнен хәтерли Тимерҗан, ә инде урманга кергәнне, анда ни эшләгәнне һәм аннан ничек кайтканны бөтенләе белән абайламый.

Иртән баш авыртудан уянып китсә, әллә дүрт, әллә алты күз туп-туры йөзенә карап, уянганын көтеп утыра. Тимерҗан ныклабрак күзен ачып җибәрсә, алдында ике полицейский тора. "Яткан полицейский"ларны күп күргәне бар иде, әмма тере полицайларны һәм бик якыннан әле беренче тапкыр күрә.

- Я, ниләр булганын үзең сөйлисеңме, әллә сораулар биримме?

- Сорауларсыз булмас ул, полицай кардәш, ни хакында сорамакчысыз икәнен кем белә инде Сезне.

- Кичәге сунар хакында инде. Кайчан, ничек, кайда?

- Мөфтәдин килгәне хәтердә, кабан атарга дип җыенып чыгып киткәнебез хәтердә.

- Менә-менә, шул өлешен җентекләбрәк исеңә төшер әле, - дип полицай нидер яза да башлады.

- Юк. Шунда ук китеп бармадык. Кибеткә кереп берничә “җылыткыч” алдык. Аннан соң ферма буйлап урманга табан атладык.

- Нәрсә белән киттегез?

- Кибеткә чаклы машина белән икәне истә, ә соңыннан... хәтердә юк.

- Искә төшерергә туры килер.

- Сунарда бит һәр кешегә номер бирелә, миңа 2 нче номер эләкте кебек. Мин шул позицияга барып яттым. Кабан минем якка табан килгәнен көтәм...

- Дөресен әйт, күпме эчтегез?

- Кем санаган инде аны, туганкай. Күпме бар, шул чаклы эчелде.

- Бераздан, кабат эчтегезме?

- Салкын карда эчми генә ятып кара әле менә үзең. Әлбәттә, эчтек. Беткәнче эчтек. Үзебез түгел, аракы беткәнче.

- Шуннан?

- Шуннан ни, утырган да шуган инде...Мөфтәдин әйтә, әйдә позицияны алыштырыйк, монда кабаннар килми дигәч, икенче урынга күчеп яттык. Карасак, кабаннар каршыбызда гына мыркылдыйлар. Тоттым да “чәпәдем” берсен. Ике көпшәле мылтык бит, аның артыннан ук икенчесенә дә аттым. Мөфтәдин дә икене “бәрде” кебек.

- Шуннан?

- Шул менә шуннан соң һич аңламадым ниләр булганын. Каяндыр кешеләр килеп чыкты, мылтыкка ябыштылар. Мөфтәдинне әллә кая сөйрәп алып киттеләр. Бераз түпәләп тә алдылар әле, икебезне дә. Әллә Сез шуны тикшерәсезме? Кирәкмәс, мин шикаять язарга яратмыйм. Ә шулай да баш чатный, берсе башка “тондырган” ахрысы.

- Ярый, аңлашыла. Димәк, Сез дуңгыз фермасына килгәндә, инде байтак эчкән булгансыз?

- Дуңгыз фермасына?

- Икегез дүрт дуңгызны аткансыз, кооперативка зур зыян килгән, җинаять эше кузгатабыз.

- Ай-яй-яй... Менә ничек... Туганым, бу эшне берәр ничек “йомып” булмыймы шунда?

- Кем белсен инде аны.

- Хакыннан тормам, полицейский әфәнде. Ни сорасагыз, шуны бирермен.

- Килештек. Әмма кооперативка килгән зыянны капларга кирәк булыр.

- Каплыйбыз, каплыйбыз, энекәем.

Менә бит милицияне полициягә әйләндерүдә күпме үзгәреш бар. Элек булса теге “мент” дигәннәре сатулашып торыр иде әле, ә болары “һайт” дигәнче “понт” дип кенә торалар!

 

Венер Фәттах. Карламан

Фото: pixabay

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев