Җимерек баскыч (хикәя)
Баскыч белән бергә Ришат та түбәнгә очты.
Баскыч белән бергә Ришат та түбәнгә очты. Җир белән күк бергә тибрәлгән мизгелдә малайның башыннан: «Беттем!» дигән уй сызылып үтәргә өлгерде.
Аның авыр гәүдәсе биек итеп өелгән печән эскертеннән ыргылып көчле итеп җиргә килеп бәрелде. Җитмәсә, таушалган, сынган баскыч гөрселдәп Ришатка каты итеп тондырды да әле, һәм ул аңын җуйды бугай. Хуш исле җәйге урман печәне эченә күмелгән Хәмдүнә төнге аяныч хәлне тиз арада аңлап алды һәм түбәдән ярымпышылдап:
–И Ходаем, менә нәрсә күрәселәрем бар икән! Ришат! Ришат, бәгърем, ни булды үзеңә! Әйт инде, җавап бир инде татлы җимешем, — дип түбәнгә таба эндәште.
Тик Ришат дәшмәде. Бу мәлдә Хәмдүнә гаепне үзеннән дә, Ришаттан да, хыянәттән дә, җимерек баскычтан да таба алмый каушап калды.
— Инде нишләргә хәзер, печән эскертеннән түбәнгә сикереп Ришат янына төшсәм, үзем имгәнәм, төн уртасында ярдәм сорап кычкырсам, Ришатның хатыны Фәридә ишетеп башымны туздырачак, башкалар ярдәмгә килсәләр, адәм көлкесенә калам бит, – дип, Хәмдүнә күктәге тулган айга ялварып үз-үзен өзгәләде.
Ә айга барыбер, ул төне буе йолдызлы күктә рәхәтләнеп йөзде дә йөзде һәм, бу кызганыч, хыянәтле төннең ничек тәмамланганы белән кызыксынмыйча, таң алдында юк булды.
Ике көннән соң, җимерек баскычтан егылып хушын җуйган, аяк-кулын имгәткән Ришат район больницасында аңына килде. Икәү бергә печән өйгәндә хатыны аңа: «Егылып имгәнүең бар, яңа баскыч яса», – дип әйткән иде бит, ник тыңламадым икән. Их, хатынны тыңлаган булсам, бу хәл килеп чыкмый иде бит! –дип, исенә төшереп үкенеп тә куйды мескен ир. Шундый уйлар белән чуалып ятканда, баш врач аңа:
– Сезнең хәлегезне белергә килгәннәр, – дип кычкырды.
— Кем килгән? Хатыны Фәридәме? Сөяркәсе Хәмдүнәме?
Рөстәм АРИФУЛЛИН.
Сембер өлкәсе Иске Кулаткы районы
Фото: pixabay
Теги: хикәя проза татарча хикәя
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев