Хикәя яза аласызмы? рубрикасы буенча яңалыклар
-
10 декабря 2024 - 15:00
Колакларын селкеп юкка чыкты... (хикәя)
Рәмзия каршына кинәт сәер мода белән киенгән, озынрак колаклы егет килеп басты... -
9 декабря 2024 - 13:00
Алтын тәңкә чыңы (хикәя)
«И гомер, бигрәк тиз үтәсең, әле язын бәрәңге утыртканда гына әнисе исән иде… «Җиңәсезме, бетәсезме әле?» – дип кереп-чыгып йөргәннәре әле дә күз алдында тора. Быелгы җәйге челлә көннәрнең берсендә китте дә барды шул әнисе. Нәфисә, бик кыен булса да, әнисенең васыятен аяк астына салып таптамады... -
7 декабря 2024 - 13:00
Җимерек баскыч (хикәя)
Баскыч белән бергә Ришат та түбәнгә очты. -
4 декабря 2024 - 13:00
Кәнфит бирәм! (хикәя)
Йокы бүлмәсе ишегеннән чыккан төтен исе Шәмсенур әбинең борынына килеп керде. Яшисен-яшәгән, ашыйсын-ашаган булса да, тереләй утта янып үләсе килми. Оныкчыклар бигрәк кечкенә шул әле, ут-күз белән уйнауның нинди хәвефкә китерүен аңламыйлар... -
6 ноября 2024 - 13:00
Ак ефәк (хикәя)
«Сине яратмыйм. Алмаз». Шушы өч сүз 20 яшьлек кызның йөрәген әллә бозга, әллә ташка әйләндерде... Кыз әнисенең кочагына ташланды. Ишетелер ишетелмәс кенә тавыш белән: «Ак ефәгең тапланды, әнием. Кичерә алсаң, кичер мине!» — дип кенә әйтә алды... -
30 октября 2024 - 13:00
Кычкырып укылган хат (хикәя)
Аязны алырга дип киткән иде әнисе, Аяз кайтты, тик әнисе генә күренми әле. Аяз да кайтканнан бирле көйсез, гел елыйсы килеп тора, ул да әнине сагынадыр инде дип уйлады Айгөл. Ә әби нигә Аязны кочаклап елый икән? Әтинең дә кәефе юк... -
26 октября 2024 - 13:00
Атасыз бала (хикәя)
Узган тугыз ай Гөлчәчәк өчен тугыз елны алыштырган кебек тоелды. Бу вакыт эчендә нинди генә уйлар уйланмады! Ананың һәр кичерешен тоеп яту туачак баланың холык-фигылен дә билгели торгандыр. Йөрәк астында йөрткән баласын тау-тау алтыннарга да алыштыра алмаячагын йокысыз төннәре арткан саен ныграк төшенде ул... -
21 октября 2024 - 13:00
Ландышлар (хикәя)
Ландышлар! Чәчәкләр бәйләмендә аларның урынын беренче планга куюы – үзенең дә исеме Ландыш булганга гына да түгел, һич юк. Энҗе бөртекләредәй керсез, ак, хуш исле мәрҗәннәргә аның мәхәббәте кыз чагында ук, дөресрәге, студент елларының беренче язында бөреләнде... -
26 сентября 2024 - 13:00
Сыңар алка (хикәя)
Болай кыйналып, кешелегеңне кимсетеп яшәгәнче, аерылуың артыграк. Ходай язган язмышым шушыдыр, балаларымны ялгыз үстерергә язгандыр... -
14 сентября 2024 - 13:00
«Сагындым, бәгърем, сине!» (хикәя)
— Алсу бик каты авырый, үзе гел синең исемеңне атый. Килеп чыга алмассың микән? Очты гына инде Айрат! Иркәсе, Алсуы янына. Иреннәрдә тозлы тәм сизелә. Әллә Айрат елыймы соң? Егет башы белән нигә елый? -
5 сентября 2024 - 13:00
Беренче югалту (хикәя)
Егет кызны мәңгегә яратырмын дип уйлады. Язның бер көнендә булган вакыйга чибәркәйне йөрәгеннән мәңгегә сызып ташларга мәҗбүр итте... -
4 сентября 2024 - 13:00
Алма агачыннан... (хикәя)
Нигә шулай соң бу тормыш?! Нигә кеше гел сайланулар каршында тора? Тыныч кына барган яшәешнең шулай үзгәрүенә ул үзе гаепле. Кулындагы бәхетен саклый белмәде. Әйе, югалтты ул Алинәсен... -
28 августа 2024 - 13:00
Өмет (хикәя)
– Яңгыр тамчысы күземне яндырды. Үләм, үләм!!! Кая барыйм?! Кемнән ярдәм сорыйм?! -
27 августа 2024 - 13:00
Урман юлында (хикәя)
Егет Сәбиләне бер күрүдә үк яратты. Тик моны кызга белдерергә генә җай тапмый йөри иде. Аннан Сәбилә ул — шәһәр кызы. Машинасы да бар. Егет шуннан кыенсына. Каккан казыгы да булмаган авыл егетенә кем карасын да кем аңа кияүгә чыксын ди? -
19 августа 2024 - 13:00
Төзәтә алмаслык хата (хикәя)
«Мин башкага өйләнәм...» Әлеге коточкыч сүзләрне укыгач, Алия җансыз сынга әверелгән кебек катып калды...