Хикәя яза аласызмы? рубрикасы буенча яңалыклар
-
18 августа 2024 - 13:00
Сер (хикәя)
Җир ярылса, җир астына төшеп китәргә дә риза иде ана. Болай буласын белгән булсам... Дамирга: «Улым, Сәлимә белән син — бер ата балалары. Күрше Хәлим абыең синең дә атаң иде», — дип әйтә алмый бит инде ул... -
11 августа 2024 - 13:00
Үч алынмады (хикәя)
Ләйсән Ришатовна 3нче курста укыганда, институтның читтән торып уку бүлегенә күчте дә мәктәпкә эшкә керде. Беренче көннән үк ул үзенең артык таләпчәнлеге белән башка укытучылардан аерылып тора иде... -
10 августа 2024 - 13:00
Үкенү газабы (хикәя)
Үкенүдән телгәләнгән йөрәге чыдамады. Ана авырып түшәккә егылды. Бу дөньяда яшәүнең кызыгы калмаган иде инде. Кемгә кирәк соң ул? Барына да үзе гаепле. Улының бәхете турында уйлыйсы урында миһербансызлык күрсәтте... -
6 августа 2024 - 13:00
Гомерлек үкенеч (хикәя)
Яратса да, Алия Алмазны кабул итә алмады. Юл һәлакәтенә очрап аякларын җуйган Алмазның бердәнбер гомерлек яры, балаларының әтисе булуын теләмәде... -
25 июля 2024 - 13:00
Мәңгелек сер (хикәя)
Беркайчан да ташламам дип антлар иткән, үзен фәрештәләргә тиң күреп яраткан бердәнберемә аерылышу турында ничек аңлатыйм соң хәзер? Синең әниең кайчандыр безгә кайгы алып килгән, кеше гаиләсен җимерүче азгын хатынның малае белән очрашмавымны үтенде газиз әнием, дисенме? -
22 июля 2024 - 13:00
Беренче яралы мәхәббәт (хикәя)
Камил юл һәлакәтенә дучар булды. Аның хатыны төннәр буе палата саклады. Ирнең хәле бик авыр иде. Бер тапкыр ул өзек-өзек тавышлар аша: «Лилия!» – дип эндәште. Хатыны бу исемне белә иде... -
20 июня 2024 - 13:00
Сана, күке, сана! (хикәя)
Тын бакчада, утыргычта, тирән уйларга чумып бер кыз утыра. Ул ничәмә-ничә еллар буе күңелендә йөрткән хыялын тормышка ашыру өчен, Казанга килде, Медицина университетына укырга керде. Айгөлнең әнисе авыру, чир аны аяктан екты... -
19 июня 2024 - 13:00
Ике Хәсән хикәясе
Үзенең зур учына малайның нәни кулы килеп керүгә, бөтен тәне буйлап ниндидер рәхәт дулкын узып китүен тойды Хәсән. Мондый рәхәтлекне аның әлегә кадәр беркайчан да татыганы булмаган иде. «Улым!» — дип кычкырасы килә, ләкин ярамый... -
28 мая 2024 - 13:00
Очасылар килә (хикәя)
55 яшемдә беркемнән дә оялмыйча ак туй күлмәге кидем! Гомеремдә икенче мәртәбә гашыйк булдым... -
25 мая 2024 - 09:00
Сихерче (хикәя)
Белә-күрә торып әҗәл көтеп ятудан да мәгънәсез нәрсә юктыр. Оркыя ялгыз яши, ялгызлыктан да авыр нәрсә юклыгын, тик ятканның үләксә икәнен, берәүгә дә кирәкмәгән кеше булуын белә. Тик әҗәл дигәнең карчыкны һаман җиңә алмый. Сәбәбе куәтле: ул оныгын көтә, аңа гына әйтәсе васыяте мөһимрәк шул! -
11 апреля 2024 - 09:00
Үзем генә беләм... (хикәя)
«Син теләсәң нишлә, мин үз улымны, нинди генә юллар белән булса да, үз илемә алып китәчәкмен һәм үземчә тәрбиялим, ул мин дигәнчә яшәячәк». Бу сүзләр өстемә сап-салкын су койдылармыни?! Күңелемә куркыныч уйлар, шом керде. Әйтерсең, шушы минутта миннән баламны тартып алдылар. Мин ансыз нишләрмен? -
21 марта 2024 - 13:00
Эт исе (хикәя)
Әти, әтием... Юк, булмас, моңа ышанып булмый. Әле ике сәгать элек кенә эшкә барырга бергә чыктык бит... Әти-әнисе янында иркәләнеп үскән Сәриягә бу фаҗигале көн башка балта белән суккан кебек булды. Бик авыр кичерде ул бу бетмәс-төкәнмәс кайгыны... -
25 января 2024 - 13:00
Камәрия әби хатирәсе (хикәя)
Ни күзе белән күрсен, каршысында бүре утыра. Нишләргә дә белми Камәрия әби. «Тукта әле, бүреләр курыкканны белә диләр бит, курыкмаска кирәк», — дип, бөтен көчен җыеп, бүренең күзенә карап тора башлый ул... -
8 января 2024 - 13:00
Күрше кызы (хикәя)
Дамирның йөрәге Сәлимә дип типсә дә, ул, әнисенең сүзен аяк астына салып таптармын дип куркып, Равиягә өйләнергә булды. Барсы да яхшы кебек иде, тик Дамирда Равиягә карата саф, ихлас ярату хисләре барлыкка килә алмады. -
28 ноября 2023 - 13:00
Интернет (хикәя)
«Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер», ди. Интернет аша танышуларны өнәп бетермәгән Алия үзе дә әлеге ысулның корбаны булырмын дип һич тә уйламаган иде...