8 август 2025 яңалыклары
-
8 август 2025 - 17:00
Хуш килдегез, уртаклар!
Үзбәкстан язучылары менә шундый туганлык белән килделәр безгә. Хуш килдегез, ишетегез, тыңлагыз, уртаклар! -
8 август 2025 - 16:00
Ялган режиссёр. Ялган рольләр...
Ялган бер спектакль – яшәү дә. -
8 август 2025 - 15:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Үзәккә үткән 1942 ел
Төкерек җиргә төшкәнче боз булып ката торган салкында урман кисеп кайткан әниләребез, сукыр лампа яндырып, төннәр буе йон оекбаш, бияләйләр бәйлиләр иде. Гаилә авызыннан өзеп булса да, фронттагы ирләребезгә, дип бәрәңге киптерерләр иде... -
8 август 2025 - 14:00
Хатирәләр җыям
Җәй – ул аерым тормыш. Бәлки шуңа, Һәр мизгеле – җәүһәр, кадерле. Җете төсләр белән чиккән хатирәләр – Хуш исләрдән һәрбер бәйләме. -
8 август 2025 - 13:00
Эт исе (хикәя)
Әти, әтием... Юк, булмас, моңа ышанып булмый. Әле ике сәгать элек кенә эшкә барырга бергә чыктык бит... Әти-әнисе янында иркәләнеп үскән Сәриягә бу фаҗигале көн башка балта белән суккан кебек булды. Бик авыр кичерде ул бу бетмәс-төкәнмәс кайгыны... -
8 август 2025 - 12:00
Бер кош канат какты
Кадалып китсен эшләр! Кешене кеше итә тик Вак-төяк сөенечләр. -
8 август 2025 - 11:00
Әдәбиятыбызның әмир-ханнарыннан берсе
Марат ага Әмирханов – үзенең яше белән генә түгел, ә кабатланмас, бай иҗаты белән дә әдәбиятыбызда ханлык, әмирлек дәрәҗәсенә ирешкән олпат зат. -
8 август 2025 - 10:00
Тауда туган фикерләр
Таш җырымны тыңлады Һәм икегә ярылды... Таш булып таш мине аңлады!.. -
8 август 2025 - 09:41
Шәмсия Җиһангирова Төркиянең Төньяк Кипр Республикасында «Шигъри ахшамнар» фествалендә катнашты
Ул данлыклы «Кыйбла барлау» шигырен төрек һәм ана телебездә укып, егермедән артык илләрдән килгән каләмдәшләренә ирештерде. -
8 август 2025 - 09:00
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Мин аның ник сораганын беләм. Без кайтып кергәнче, ут йотып торганын да. – Тәртип, – дим мин, сизелер-сизелмәс кенә баш кагып. Ул да, минем ымны кабул итеп, ирен чите белән генә елмая. Аннан мин әбигә су сибешергә бакчага йөгерәм. Шарик белән бабай икәүләп тузан кубарып якынлашкан җен өерен – көтүне каршыларга урам якка юнәлә.