Шәмсия Җиһангирова Төркиянең Төньяк Кипр Республикасында «Шигъри ахшамнар» фествалендә катнашты
Ул данлыклы «Кыйбла барлау» шигырен төрек һәм ана телебездә укып, егермедән артык илләрдән килгән каләмдәшләренә ирештерде.
Бу елның 1-4 август көннәрендә Төркиянең Төньяк Кипр Республикасында төрки дөньяның "Шигъри ахшамнар" дигән 1 нче фестивале булып узды. Бу дөньякүләм дәрәҗәле бәйрәмдә Татарстан Республикасыннан күренекле шагыйрә, язучы, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова катнашып, милләтебезне танытып кайтты.
Ул данлыклы "Кыйбла барлау" шигырен төрек һәм ана телебездә укып, егермедән артык илләрдән килгән каләмдәшләренә ирештерде. Автобуста тарихи урыннарга сәяхәт вакытында юлдашларын милли моңнарыбыз белән дә рухландырды.
Әлеге чарада Төркиянең Төньяк Кипр Республикасы Президенты Эрсин Татар шәхсән үзе катнашуы, шагыйрьләргә бүләкләрне үз кулы белән ирештерүе нур өстенә нур булды.
Галерея
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Хэерле коннер мин бик шатмын сезнен очен Татарларнын горурлыгысез
0
0
0
0
Эфэрин Шэмсия апа
0
0
0
0
Халкым өчен горурлык хисе биләп алды. Шәмсия ханым, Сезнең анда булып кайтуыгыз да еи тора! Иҗади уңышлар, сәламәтлек телим Сезгә.
0
0