Ландышлар (хикәя)
Ландышлар! Чәчәкләр бәйләмендә аларның урынын беренче планга куюы – үзенең дә исеме Ландыш булганга гына да түгел, һич юк. Энҗе бөртекләредәй керсез, ак, хуш исле мәрҗәннәргә аның мәхәббәте кыз чагында ук, дөресрәге, студент елларының беренче язында бөреләнде...
Палатада һава бөркү иде. Тәрәзәдән төшкән кояш нурлары аның битен сыйпады. (Р.Р.)
Күргән төшеннән аерыласы килмичә, Ландыш җылы ятагында яткан килеш, тәнен язып, йомшак кына киерелде, күзен йомып, әле генә төшендә ландышлар җыеп йөргән урман аланына кире кайтмакчы, шул чәчәкләрнең исерткеч дәртле исенә өнендә дә исермәкче булды. Авыру хатынның төшенә бүген тагын шул май төне кергән иде.
Ел фасылларының барысын да ярата Ландыш, әмма ямьле яз аен, аеруча майны – өзелеп-өзелеп ярата, көтеп ала. Май башында – беренче оныгының, уртасында – яраткан сеңлесенең, иң ахыргы көнендә бердәнбер улының туган көннәре булганга гына түгел, юк, бу яратуның сәбәбе ландышлардан килә.
Ландышлар! Чәчәкләр бәйләмендә аларның урынын беренче планга куюы – үзенең дә исеме Ландыш булганга гына да түгел, һич юк. Энҗе бөртекләредәй керсез, ак, хуш исле мәрҗәннәргә аның мәхәббәте кыз чагында ук, дөресрәге, студент елларының беренче язында бөреләнде.
...Сессия көннәре иде. Алар баш күтәрми зачётлар, экзаменнарга әзерләнәләр. Бүлмәләреннән чыкмыйча, китап, дәфтәрдәге лекция конспектларын «кимерәләр». Ниһаять, иртәгә соңгы имтихан! Һәм – ымсындыргыч тәкъдим: иптәш кызының егете аларны культпоходка чакыра икән!
Кызлар ризалаштылар, азык-төлек алуда, ашау-эчү әзерләүдә, хуҗалык эшләрендә ярдәм итәчәкләрен белдерделәр. Әмма егетләр бар эшне дә үз өсләренә алгач, сүз әйтмәделәр.
Идел ярларының табигатен, бар гүзәллеген күреп үскән Әнвәр белән Илсур беренче минуттан ук дилбегәне үз кулларына алдылар. Кирәкле җирдә «Метеор»дан төшеп калып, бер матур алан сайлап, палатка кордылар.
Бергәләшеп учак тергезделәр, алып килгән күчтәнәчләре белән берсен-берсе сыйлап, тәмләп тамак ялгап, чәй эчтеләр.
Казан урамнарында күренмәгән ямь-яшел үлән, алар исемнәрен дә белмәгән дистәләрчә чәчәкләр исеннән, кошлар, чикерткәләр җырыннан, Идел суының тыныч, дустанә дулкыннары шавыннан, яннарындагы егетләрнең итагатьле игътибарыннан – барыннан, барыннан да канәгать иделәр кызлар, бәхетле иделәр... Менә җир өстенә төпсез коедай тирән тоелган зәңгәр күге, Зөһрә кызлы ае, кемгәдер күз кысышкан йолдызлары, сихрилеге белән яшь йөрәкләрне ешрак тибәргә мәҗбүр иткән җылы май төне иңде. Яшьләр, учак җылысын тоеп, парларының тән җылысына оеп, озак гәпләштеләр, дөресрәге, төне буе серләшеп утырдылар. Учак сүнгәч, таң алдыннан гына палаткага кереп, татлы йокыга талдылар.
Иделнең җәннәткә тиң яры буеннан китәр сәгатьләр якынлашкач, егетләр кызларга сюрприз ясадылар. «Сюрприз» дигәннәре — ландышлы зур гына алан иде. Кызларына алар шул аланнан ландыш җыеп бүләк иттеләр...
Аһ, ул көннәр, җылы хатирәләр! Ландыш исеннән баш әйләнгән мизгелләр! Кайларда калдыгыз сез, яшь гомерләр? Гомергә дә аерылмас кебек тоелган сердәшләрем, шул парлары белән гаилә корган иптәш кызларым, сагынды, бик сагынды сезне Ландыш, сизәсезме шуны?
Ландышлар бүләк иткән егетне май аенда гына түгел, бик еш искә ала Ландыш. Искә ала һәм китап шүрлегендә гел бер урында торган, беркайчан да шиңми торган фарфор ландышларга күз сирпеп тынып кала, чын ландыш исе килеп бөркелгәндәй тоела...
– Кара инде, тагы йоклап киткәнмен, – дип, Ландыш караватыннан җиңел генә торды, өстенә ак чәчәкле яшел җылы халатын киде. Тәне, башы, башындагы бар уйлары, ни гаҗәп, сихәтләнгән, тәртипләнгән иде. Яшьлегендә бер генә тапкыр, әйе, әйе, бер генә тапкыр, аның белән бергә күргән, йөргән ландышлы аланның, сихри май төненең гүзәллеге, тылсымлы сихеренең гомере буе үзен җылытыр, җанын дәвалар дип башына да китермәгән иде ул вакытта Ландыш. Хастаханәнең бөркү һавалы бүлмәсендә ул шушы хакыйкатьне, ландыш чәчәкләренең җанына-рухына тәңгәл килгән серен аңлады менә.
Надия Вәлиева. Казан
Фото: pixabay
Теги: проза татарча хикәя
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев