Логотип Казан Утлары
Хикәя яза аласызмы?

Сихерче (хикәя)

Белә-күрә торып әҗәл көтеп ятудан да мәгънәсез нәрсә юктыр. Оркыя ялгыз яши, ялгызлыктан да авыр нәрсә юклыгын, тик ятканның үләксә икәнен, берәүгә дә кирәкмәгән кеше булуын белә. Тик әҗәл дигәнең карчыкны һаман җиңә алмый. Сәбәбе куәтле: ул оныгын көтә, аңа гына әйтәсе васыяте мөһимрәк шул! 

Мөрсәлимә абыстай «Ясин»ны бертөрле көйгә салып укый. Беренчесен генә чыкмый инде ул бүген. Иртәдән үк чакырттылар аны. Ятим калганнан соң, тәрбияләп үстергән абыстасын ахирәткә әзерләргә җыенуы. Тик әҗәл дигәнең карчыкны һаман җиңә алмый. Сәбәбе куәтле: ул оныгын көтә, аңа гына әйтәсе васыяте мөһимрәк шул! 

Белә-күрә торып әҗәл көтеп ятудан да мәгънәсез нәрсә юктыр. Оркыя ялгыз яши, ялгызлыктан да авыр нәрсә юклыгын, тик ятканның үләксә икәнен, берәүгә дә кирәкмәгән кеше булуын белә. Мөрсәлимә абыстай да аның хәлен белмәс иде, Алладан курыкканга килеп йөридер.

Уналтысы тулгач, күңел күзе чибәр егеткә төште. Үзенең исә кеше күзенә чалынырлык кыяфәте булмагач, аның игътибарсыз калдырачагы көн кебек ачык иде, тик җуясы килмәде шул.

Авыл очындагы җиргә сеңеп беткән салам түбәле өйдә җәйге ачы эсседә башында тискәре ягы әйләндереп киелгән колаклы ирләр бүреге, өстендә билен бау белән кысып бәйләп йөри торган сәер хатынкай яши.

Таң атса, бәләкәй кул арбасына капчык салып, тау башыннан тизәк җыярга чыгып китә, көн кыздыра башлаганчы кайтмый. Кергән-чыккан кешесе дә юк. Оркыя аның читтән төшкән килен, иренең ул килеп, авырга узганчы ук, халык дошманы дип Себергә сөрелүен, кияргә алмаш күлмәге дә юклыгын, сыер тизәген кыш ягып, өй җылытырга җыйганын белми, сихерче дип уйлый иде. Күрәзәчегә барма, башыңа кайгы алма дигәнне ишеткәне бар юкса. Шулай да көлдә пешергән арыш икмәгенең яртысын кисеп алып, әлеге карчыкка илтте. Башта читләтеп, гашыйк булу хәлләрен сөйләде, соңыннан егетне карату өчен ни дә булса эшләп бирүен үтенде. Карчык, битендәге бармак башы кадәре миңен бармагы белән сыпырып куйгач, сиреньнән ботаклар өзеп, зур гына гөлләмә ясады да:

– Мә, кешегә сөйләнеп йөрмә, — диде. — Җиде таҗлысын эзләп табып, «син минеке булырсың» дип нык кына теләп, җиде кат кабатлап, өчесен аша. Калганнары арасыннан сайлап шундый ничә җиделене калдырганыңны сана, аннары егетеңә илт. Ул да санасын, икегезнеке тап килсә, бүгеннән аныкы булырсың.

– Тап килмәсә?

Карчык кызны шулкадәр юкка ышанадыр дип уйламаган иде. Аның кинәт кәефе күтәрелде, җыерчыклы йөзенә елмаю йөгерде:

– Ул чагында ничәне тапсагыз, шулкадәр көннән кавышырсыз. Алланың рәхмәте киң. Юраган юш килеп, күрәзәче әйткәнчә килеп чыкты. Алар матур яшәделәр, уллары һәм кызлары туды. Ире үлеп яратса да, Оркыя икеләнде. Сихерләтмәгән булсам, мине күрмәгән булыр иде, ашыктым шул, ихластан яратмыйдыр дип уйлады. Һәм... Печән чабарга киткән ярының җансыз гәүдәсен ат арбасына салып алып кайттылар. Чәчкәләр арасында очып йөргән бал корты чаккан! Моны очраклы хәл буларак кабул итмичә, яшь бичә үзен гаепләде. Иренең елын үткәргән көнне авылны зәһәр атлар җигеп килгән чегән өере басты. Әллә аш исен сизеп, әллә ире юклыгын белеп, Оркыяның өен сырып алып хуҗалардай кыландылар. Әрсез кыланып, бала-чагалары тәм-томны ялт иттерде, кайсы тавыгын суя, кайсы чистартып, аш өстенә аш пешерә, хатын-кызлары кәрт суга. Юрамнарыннан «скоро уедишь» «замуш пайдуш», дигәннән башкасын аңламады. Кап-кара көдрә чәчле, колагына кыршау шикелле алка таккан бер иркәй кибиткасын абзар буена тугарып, күзен майландырып, кулларын болгап, янына йокларга чакырды. Төнне бергә үткәрделәр. Иркәләшергә тел белүнең кирәге юк икән.

Иртән ул ат җиккәләгәнче хатын, барлы-юклы нәрсәсен төенчегенә төйнәп, ике баласын җитәкләп арбага менеп утырды. Яңа тормыш – чегән тормышы башланды, көтүгә ияргән эт сымак ияреп тик йөрде. Бер ел чамасы таборга ияреп йөргәч, аяк тибеп каршы торса да, елтыр дегет күзле чегәне, икенче узганда кереп алырга антлар итеп, татар авылындагы буш ташландык өйдә калдырып китте. Көтеп, ышанып озатты ул аны.

Йорт унике яшьлек үксез, ятимә Мөрсәлимәнең мәрхүм әти-әнисенеке икән. Бу хәлләрдән соң җиңгәчәй тиешле кеше кызны сәгате, минуты белән Оркыя кулына китереп тоттырды. Аның кулында ике үз баласы бар бит әле, бер атна да үтмәде, тагын малай тапты — суйган да каплаган чегән инде. Үзе белән бергә биш ятимгә әйләнделәр. Гөнаһка бату турында уйлап, ач утырып булмый, бар белемен эшкә җикте, сихер-михеренең яңа төрләрен уйлап чыгарды, өшкерде, әфсен-төфсен итте, авыл кешеләренә башлап сәлам бирмәде, биргәнне алмады. Исемен берәүгә дә әйтмәде. Шуңа аны йомышы төшкәннәр — «абыстай», читләр исә «сихерче» дип йөртте. Балалары янында кул арасына керә башлаган Мөрсәлимәне калдырып, якын-тирәдәге район үзәкләренә, шәһәрләрдәге базарга чапты: кәрт салды, киләчәк юрады, ышанучыларны сауды. Хәзер инде ул булдыра алганына ышанып эшләде. Күзе, хатыны үлеп тол калган, нәни генә улы булган урыс егетенә төште. Үзеннән күпкә яшьрәк тә, чибәррәк тә иде чукынган. Нәфесне нигә өйрәтсәң, шуны куа. Эт тизәге белән көчле сихер ясап, үзенә каратты, чиркәүгә барып ярәштеләр, баланы оныгы итеп кабул итте. (Әле җан бирә алмыйча, чит илдә яшәгән шул бердәнбер үги оныгын көтеп ята.)

Яңа ире эчмәде, тартмады, акча таба белде, кулыннан эш килде, тик көтмәгәндә чиргә сабышты. Кинәттән ябыгып кипте, күзгә күренеп, чәче коелып, таз башка әйләнде, теле көрмәкләнеп, сүзен әйтәлмичә, эт кебек шыңшыды; карашы пыялаланып катты. Өрә белмәгән эт өенә бүре китерә. Оркыя сихерне кире кайтармакчы иде дә, килеп чыкмады. Корган тормышы чәлпәрәмә килде. Ул, үзендә колын салган кола биядәй хәлсезлек сизгәч, белгәннәрен Мөрсәлимәгә өйрәтмәкче булды, әмма тегесе якын да килмәде. Кыз, кичләрен күршедәге әбигә кереп, догалар өйрәнде; җомга көннәрендә, аның белән мәчеткә йөреп, вәгазьләр тыңлады. Уналты яше тулгач, бу ипле кызыкайны күптән түгел Төркиядә укып кайткан яшь мулла никахлап үзенә кәләшлеккә алды. Шул көннән башлап Мөрсәлимә абыстай туган йортына эзен суытты. Оркыяга алма кебек өч баласының берсенең дә игелеген күрергә язмады.

Тизрәк оныгы кайтсын иде. Бәхиллек алып каласы, баланың әтисе алдындагы гаебен таныйсы иде. Хезмәтенә күрә җәзасы, Аллага каршы барып булмаганны соңлап булса да аңлады, гафу сорап дога укыйсы иде. Тик бер генә дога да белми шул...

...Мөрсәлимә абыстай никадәр ашыкса да, барып җитешә алмады. Ул килгәндә, абыстасы яшәгән йорт янып бетеп, янгын сүндергеч машиналар су сипкәнлектән, кап-кара кисәүләр генә пыскып ята иде. Шулай итеп, Оркыя абыстасының чыга алмаган җанын ялкын алды...

Сания ШӘРИПОВА. Башкортстан, Бүздәк

 
"КУ" 3, 2017
Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев