Татарча хикәя тег белән яңалыклар
-
19 май 2025 - 13:00
КОРЧАҢГЫ (хикәя)
«Ялгышны төзәтеп, язмышны үзгәртеп» дип җырласалар да, аны үзгәртеп тә, төзәтеп тә булмый икән шул. Ул бормалы-сырмалы, менәле-төшәле, чокырлы-сикәлтәле юл сыман ерак-еракларга сузылып яткан. Кеше дигән җан иясе, әнә шул язмыш сызган юл буенча михнәт-газаплар, шатлык-куанычлар кичереп, гомеренең чигенә таба бара да бара. -
9 май 2025 - 09:00
Онытылган парад (хикәя)
Ул күргән сугышны бер фильмда да, бер документаль картинада да күрсәтмиләр. Балаларының ул мәхшәрне экран аша гына күрүләрен дә теләми ул үзе. Мәетләр өстеннән барган танкларның тәгәрмәч чылбырлары эчәгеләргә уралып туктап калуларын. Ул оккупациядә калган хатын-кызларның фаҗигасен. Мең газаплар белән чолганыштан чыккан солдатларны тезеп атуларын... -
7 май 2025 - 13:00
1:1(хикәя)
Вакытның кысанлыгы, Миләүшәнең хәле начар булуы ампутацияләү турындагы карарны Гөлзифага кабул итәргә мәҗбүр итте. Ул исә, кызын алда нинди сынаулар көтәсен күз алдына китереп, кыяр-кыймас кына эшне белгечкә тапшырды. -
2 май 2025 - 09:00
САРЫ АТЫМ АЛТЫН НУКТАЛЫ (хикәя)
Ә күршедә... Ә күршедә туй гөрләде. Нәкыйп малае Илгизәр Миңсылуны урлап кайткан... Авыл бермәл тынсыз калды: бакчы, Илгизәр күрше авыл кызы Бикәне ярәштереп йөри, дигәннәр иде. Тегесе дә Илгизәргә чыгарга биш куллап риза булган, ди. Бик тә яратышалар икән берсен-берсе. Хәзерге кәләш Миңсылуның да еракта-еракта сөйгән яры калган, ди, имеш... -
26 апрель 2025 - 13:00
Ак эт (хикәя)
Җантай әбигә ничә яшь икәнен берәү дә белми. Ул үзе дә инде яшен оныткандыр. Минем әби әйтә, ул инде без чәчби кыз чакта ук карчык иде, ди. Булса да булыр, кортка, мескен, үлә алмыйча иза чигә икән. Кыз-хатын белмичә сөйләмәс... Иң шомландырганы — төнлә бу карчык ак эткә әверелә дә урамда берәр кыз-хатынны эзләп йөри икән... -
11 апрель 2025 - 13:00
Кара тавык (хикәя)
Ит табагыннан тырпаеп чыгып торган озын ботларны күреп, әллә нишләп киттем. Кинәт йөрәгем убылып төшкәндәй булды, кулымдагы шулпалы кашыгым төшеп китте, аркаларым чәнчешеп, бөтен тәнемә ут йөгерде. Мин әткәйгә күтәрелеп карадым. Ул шунда ук күзләрен яшерде... – Сез нәрсә?! Әллә!!! Мин өстәл артыннан атылып чыктым да ишегалдына ташландым. – Каракай! Каракай! Каракаем!!! Юк... Ул юк иде... -
10 апрель 2025 - 13:00
Соңга калма, улым (хикәя)
Телефон трубкасын әллә улы ташлады, әллә элемтә өзелде... Карчыкның соңгысына ышанасы килде... Шулай да, инде ничә айлар кайтмаган улына күңелендә туган үпкәдәнме, йөрәге авырттырып кысып, чәнчеп куйды... -
8 апрель 2025 - 13:00
Язмыш (хикәя)
- Син аны танымассың. Синең белән бергә авариягә эләккән кыз ул. Зур клиникада гомерен саклап калдылар. Тик... инвалид булып калды шул... -
5 апрель 2025 - 13:00
Син кемнең кадерлесе?! (хикәя)
«Ул, ул... теге яшь ана, Хәбриева... баласын кирәкми, ди. Сезгә калдырам, дип әйтә. Теләсә-нәрсә эшләтергә куша. Мине тыңламый, сез, сез сөйләшсәгез генә...» -
4 апрель 2025 - 13:00
Тәртипсез малай (хикәя)
Марат, коридордан ишетелгән шау-шуга колак салып, алдында яткан китап-журналларны читкәрәк этеп куйды. Тыштагы тавышның сәбәбен ачыкларга теләп, урыныннан кузгалган гына иде, бүлмә ишеге шар ачылып китте дә мәктәпнең беренче тәртип бозучысы Бариев Илһам килеп керде... -
3 апрель 2025 - 17:00
НӘБИ ДӘҮЛИ ЙӨЗ КЫЗАРТА
Олпат әдип, легендар Нәби Дәүли сине ресторанга чакырып торсын әле. Кырык эшеңне кырык якка ташлап барырсың. ЭмЦының, ягъни Яшьләр үзәге ресторанының да дәрәҗәле чагы. Киттек! -
31 март 2025 - 13:00
Мин көтәм (хикәя)
Тормыш иптәшең янда булып, тыныч кына балалар үстерүдә... Кая соң ул ир җилкәсе ышыклаган еллар?! Әллә шул тормышның кадерен белмәгән, бәяләмәгән өчен алды микән ходай ирен? Эх, бу ялгызлык! Кайдан сабырлыклар алырга да, ничек түзәргә?.. -
31 март 2025 - 09:00
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
– Безгә, – ди, – кечкенәдән үк татарларны усал итеп сөйләделәр. Тирә- якта татарлар булмаса да, балаларны куркытыр өчен, әнә, татар килә, капчыгына салып алып китәр, дип әйтәләр иде. Без, моны ишеткәч, куркып, әти-әниләр, әби-бабайлар кочагына сыена идек. Менә син – татар егете. Минем каршыда утырасың. Бер дә куркыныч түгел, нәкъ башкалар кебек кеше. -
25 март 2025 - 13:00
Адашкан шәүләләр (хикәя)
«Синең әниең Мәрфуга апа мине ярата иде. Урамда күрсә, «киленем» дип мине кызартмыйча, аркамнан кытыршы куллары белән сөймичә калмый иде. Тик икенче килен алып кайттың шул син аңа. Матур, зифа, бизәнгән, заманча киенгән шәһәр кызын...» -
22 март 2025 - 13:00
Иренең, иреннәрең… (хикәя)
Баланың әнисе бөтен дәвахананы аякка бастырды. Аның «Ул тын алмый! Ул тын алмый!» дип бар көченә кычкыруына, монда ятучылар гына түгел, бөтен шәһәр халкы уянгандыр, валлаһи!