Татарча хикәя тег белән яңалыклар
-
11 март 2025 - 13:00
Җир астыннан юллар бар... (хикәя)
Әнидән соң утыз еллап ялгыз яшәде бит әти. Аңа – алтмыш, Миңсылу апайга иллеләр... Кеше теленә кермим дип сагайдылар микән? Миңа әйткән булса, каршы дәшми идем бит инде. Миңа ни, минем үз тормышым, аларның үзләренеке. Хисләремнән көләр, аңламас диде микән? -
10 март 2025 - 13:00
Яулап алынган бәхет (хикәя)
Бер-берсен яраткан бу гүзәл парга әллә ятлар күзе тия, әллә язмыш бәхетне күпсенә, ике-өч көннән Казанга чыгып китәбез, дип өметләнеп торганда, Динар авариягә очрап һәлак була. Шулай итеп, 18 яшьлек лачындай егетне җир куенына иңдерәләр... -
7 март 2025 - 13:00
Азау – соңгы бүре (хикәя)
Ялгыз бүре ялгыз юлчыларны буарга мәҗбүр иде. Атналар, айлар буе ач торгач, Азау хәтта сабый баланы да бугазлады. Бу – үч иде. Аның балаларын аямадылар бәндәләр... -
28 февраль 2025 - 13:00
«Ә бит ул минем гаиләле кеше икәнемне дә белми...» (хикәя)
Кинәт аның бөтен барлыгын курку биләп алды. Үзенең моңарчы җайлы гына аккан тормыш рәвеше өчен курку иде бу. «Карале, көтә бит, әй. Әллә бөтенләйгә берегергә чамалыймы? Ә бит ул минем гаиләле кеше икәнемне дә белми... -
27 февраль 2025 - 15:00
Камилә (дәвамы)
Ә ул мине көткән, эзләгән, ападан да белешкән. Ә мин юк, мин авылда, әти дә бер сүз әйтми, әни дә, минем өйләнергә теләмәгәнемне күргәч, сөенеченнән кош тоткан кебек йөри. Өч-дүрт көн узгач, бардым мин ул ЗАГСка! Янәдән язылышу көнен билгеләр өчен түгел, билгеле. Нигәдер (үзем дә аңламыйм!) акланыр өчен... -
22 февраль 2025 - 17:00
Камилә (дәвамы)
Гомер авышкан саен мин шушы яшенле яңгырны ниндидер бер илаһи вакыйга кебек искә алам. Әйе, гомер буена бәхетле була алмыйсың, бәхет ул – бер мизгел генә. Әнә шул бәхетле мизгелләрне бергә җыйнап, җан түрендә саклый алсаң, бу дөньяда юкка яшәмәгәнлегеңә ихластан инана аласың. Шул бәхетле мизгелләрне бер генә мәртәбә булса да кичерер өчен яши дә инде кеше бу дөньяда! «Кешеләр! – дип эндәшәсем килә шулчак. – Саклагыз, бөртекләп саклагыз, хәтерегездән сызмагыз сез ул мизгелләрне!» -
21 февраль 2025 - 13:00
РАННУР (хикәя)
Шул көннән башлап, тәүлегенә биш мәртәбә Раннур әйтүендә «Рамай», «Шахта», «Галиябану», «Иске Кара урман», «Тәфтиләү», «Сибелә чәчәк» көйләрен хәтерләткән азан яңгырый башлады. Шулай ярты ел үтеп китте. Раннурның җырга булган мәхәббәте аны Аллаһы Тәгаләгә якынайта, аның белән бәйләп тота кебек тоела башлады. -
17 февраль 2025 - 13:00
Бергә үткән гомер (хикәя)
- Әни булырга җыенып йөргән вакытым, көмәнем биш айлык иде. Ул аяз көндә парлы тормышымның соңгы көне, газизем белән мәңгелеккә аерылышырбыз дип кем уйлаган... Менә син бәйрәм белән котлыйбыз, дисең... Минем яшьлегемне, мәхәббәтемне һәм якты киләчәгемне урлаган бәйрәм ул. Сугыш булмаса, җиңүе дә булмас иде! Ул фаҗигале еллар онытылмый, йөрәктәге яралар төзәлми. Белсәң икән син! -
10 февраль 2025 - 13:00
Яңа машина (хикәя)
Өлгерә алмый калды Фәвис әтисенә әзерләгән әйтәсе сүзләрен әйтергә. Ул, елкылдап торган яңа, затлы, күршесе Наилнекеннән күпкә кыйбатрак машинасына утырып кайтып төшкәндә Сәви картны җирләп зираттан кайтканннар иде инде... -
8 февраль 2025 - 13:00
Бәйрәмле тормыш (хикәя)
Салих, хатынына берни аңлатмыйча, бер чемодан кием-салымын машинасына салып, егерме елдан артык яшәгән өеннән чыгып китте... -
2 февраль 2025 - 13:00
Тылсымлы калаклар (хикәя)
Зөһрә белән Алим, аерылышырга карар кылгач, ду килешеп, соңгы калак-чәшкегә хәтле мал бүлештеләр. Дөресрәге, Зөһрәнең яшь хатынга китәсе иреннән шул мал бүлешү аша булса да үч аласы килә иде... -
28 гыйнвар 2025 - 13:00
ҮКЕНЕЧ (хикәя)
Шулай бервакыт, Назирә кызы белән урамга чыккач, Канитат тәрәзәдән карап, аны чәй эчәргә чакырды. Ул аңа берни дә яшермичә, үзенең әнисе турында сөйләде. Назирә аны бик кызыксынып, башын түбән иеп тыңлады. – Мин дә синең хәлгә калмасам ярый инде, – диде ул соңыннан. – Балалары шәфкатьсез булган аналар, күрәсең, тиз үләләрдер... -
24 гыйнвар 2025 - 13:00
ЯЗМЫШНЫҢ СОҢГЫ БҮЛӘГЕ (хикәя)
Йокы гына аның бердәнбер тынычлыгы. Күзен йомган саен: «Менә ул үлем, килеп җитте…» – дип уйласа да, яңа көн туа. Аның алдында шул ук буш өстәл, шул ук соры нәзек тәрәзә, шул ук ватык сәгать, шул ук ялгызлык. -
17 гыйнвар 2025 - 13:00
Пәрәвез җебе яки кыз әби кыйссасы (хикәя)
Аның ялгыз калуында үземне бик гаеплим, Хәмдия белән соңгы тапкыр очрашып, оныт мине, үз тормышыңны җайла, дип әйтергә ничә кат талпынсам да, батырлыгым җитмәде. Икебез ике якта... -
16 гыйнвар 2025 - 13:00
Сабакташлар (хикәя)
– Ба! Кемне күрәм мин! Чанга, синме бу?! Хәзер күңелем тыныч – машина чиста булачак! «Бишле»гә генә укыган кеше үз куллары белән югач, минем чибәркәй чынлап та тәртиптә булачак! – диде ул мыскыллы көлемсерәп һәм машина юучыга якынрак килеп басты.