Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Иренең, иреннәрең… (хикәя)

Баланың әнисе бөтен дәвахананы аякка бастырды. Аның  "Ул тын алмый! Ул тын алмый!" дип бар көченә кычкыруына, монда ятучылар гына түгел, бөтен шәһәр халкы уянгандыр, валлаһи!

Үзенә төбәлгән күз карашын күтәрә алмый уянып китте Индира. Дүрт-биш яшьләр тирәсендәге малай  караватка терәлеп үк килеп баскан да, кап-кара күзләрен кыса биреп аңа карап тора.

Иртәнге процедуралардан соң бераз черем итеп алмакчы булган иде, йоклап ук киткән икән. Төн буе йокысы йокы булмады. Палатадагы ике балага да операция ясадылар кичә. Берсенеке жинелчә булды күрәсен, наркоздан да тиз айныды, соңыннан да бик тавышы чыкмады. Ә менә берсе инде, төн буе йоклатмады. Операциядән соң реанимация бүлегендә яткандыр күрәсең, кич белән генә  палатага чыгардылар аны.  Бераз вакыт үтеп, инде йоклап киттем генә дигәндә, баланың әнисе бөтен дәвахананы аякка бастырды. Аның  “Ул тын алмый! Ул тын алмый!” дип бар көченә кычкыруына, монда ятучылар гына түгел, бөтен шәһәр халкы уянгандыр, валлаһи!

Хатынның шашып кычкырып чыгып йөгерүе булды, күз ачып йомганчы палатага ак халатлылар кереп тулды, әйтерсең, ишек төбендә әзерләнеп көтеп торганнар! Мондый хәлне беренче күрүләре түгелдер, каудырланмый, паника куптармый гына балага ярдәм күрсәтә башладылар.

Бала зәп-зәңгәр булган… Ай-һай…Индира үз уйларыннан үзе куркып китте. Коткаручылар алай уйламый иде күрәсең, үз эшләрен дәвам иттеләр. Берсе баланың аякларыннан тотып баштүбән күтәрде, икенчесе жилкәсенә учы белән суккалый башлады.  Бала укшыгандай итеп көчәнеп куйды һәм косып жибәрде. Идәнгә шап итеп укмашкан кан кисәге килеп төште. Берсе йөгертеп “груша”дип аталган нәрсәне алып килде. Тамагыннан калган каннарын да суыртып алгач, ниһаять, ул гырылдап булса да тын ала башлады. Барысы да жиңел сулап куйды. Бер кечкенә кешенең гомер жебе, инде өзеләм, дип тартылган жиреннән өзелми калды…

- Тамак төбенә кан жыелып укмаша башлаган, ярый вакытында күреп өлгергәнсез, - дип әнисенә аңлата башлады табиб. Шул вакытта гына стенага терәлеп агарып каткан хатынга игътибар иттеләр. Ул әле генә булган хәлләрдән шок хәлендә калган иде булса кирәк, баласының тын ала башлаганын күргәч, моңа кадәр стенага ябышып торган гәүдәсе, йомшак камыр кебек идәнгә шуып төште.

Анысын тиз аңына китерделәр. Табиб хатынның салкын суны калтыранып эчеп бетергәнен көтеп торды да, бу яңадан исен югалтмасын дигән кебек, аңа күз сала-сала, сак  тавыш белән күрсәтмәләрен бирде:

- Бөтен ышаныч сездә хәзер. Без эшнең яртысын эшлибез, сез калган яртысын! Чалкан салмагыз. Ашатканда сак булыгыз. Бәрелүдән, егылудан саклагыз. Авызына каты әйбер каба күрмәсен.  Ул йоклаганда үзегез ял итәргә тырышыгыз!

Табибны ишеттеме, аңладымы хатын, баласыннан күзен алмый, “ярар” дигән кебек баш кагып утырып калды.

Төн буе ут сүндерү булмады. Берсе керде, берсе чыкты. Малайларның теге тыныч дигәне дә бер ара шыңшып борчылып алды. Маржаның исе китеп бармады, “Хватит! Замолчи!” дип кычкыртып кына куйды да, әйләнеп ятып тәмләп йоклап та китте. Ә бу Фаягөл исемлесе төн буе керфеген керфеккә дә терәмәде булса кирәк. Индира ничә уянса да, ул  баласының караватына иелгән хәлдә, ике кулын яңакларына терәп, малаеннан күзен дә алмый, аның һәр сулышын тартып алгандай  утыра бирде. Белмим, күпмегә чыдар…

…Кара күзле малай, аның уянганын күреп, елмаеп куйды. Бер үзенең авызына, бер Индираның медицина маскасы белән капланган иреннәренә төртеп күрсәтеп нидер сөйләнде. Ишекнең уң ягындагы карават буш иде, шунда салганнардыр бу каракайны. Ул һаман, үзенә бер әңгәмәдәш тапканына ихлас ышанып, сөйләвен дәвам итте. Йә, Рабби, нинди телдә сөйләшә соң бу бәйләнчек кара борын? “Син дә минем кебексеңме?”- диме икән?

Бу яңа кергән малай да, кичә генә операция өстәленнән төшкән теге икесе дә туганда ук ертык иренле булып туганнар. Шуңа аларның сөйләшүләрен аңларлык түгел. Бу дәваханәгә ятарга туры килмәсә, дөньяда мондый хәлләр  бар икәнен белмичә яшәр иде кыз.

Төн буе йоклатмаган малайның исеме Ильяс икән. Аның иреннәре генә түгел, каты аңкавы да, алгы теш уртлары да ике яклап та китек булган. Кичә аның каты аңкавын теккәннәр. Операция бик катлаулы, шуңа да озак булган.

Шулайдыр, катлаулы булгандыр, әнә әнисенең битенә карарлык түгел – каны качкан. Кәгазь кебек ап-ак, нурсыз йөзендә төпкә баткан күзләре үтә дә сагышлы, борчулы  күренә. Күпмегә чыдар…

Әлегә кадәр каты аңкауга операцияне бала унике, унөч яшькә житеп, үзен үзе карарлык хәлгә килгәч кенә ясый торган булганнар. Әлеге яшь хирург, бу методиканы хупламый икән. Хатыннарның сөйләшүенә колак салсаң, табибка бик нык ышаналар. Ниндидер бик билгеле Биссарионовның укучысы икән ул. Бу методика белән чит ил клиникалары да кызыксына ди. Индирада журналист комарлыгы уянды. Блокнотына  берничә сорау сызгалап куйды. Тик әлегә гәзиттән икәнне белми торсалар әйбәт. Әрсезләнеп, тегене яз, моны яз дип бәйләнә башларга да күп сорамаслар!  Барсы да үзен “йолдыз” дип тоя бит хәзер!

Институтны бетерү белән республика гәзитләренең берсенә бик жайлы гына эшкә урнашып алды ул. Әлбәттә инде, әтисенең сүзе бер адым алдан йөрде. Эше дә бик күңеленә ятыш, аның кызыксынуларына бәрәбәр булды: гәзитнең яшьләр өчен атнага бер чыгып барган кушымтасында “Йодызларда серләр бар” рубрикасын алып бару йөкләтелде аңа. “Өйрәнеп киткәч, житдирәк вазыйфага да урнаштырырмын, әлегә монысы да ярап торыр” диде әтисе. Ул кызын, редактор ук булмаса да, югарырак вазыйфада күз алдына китерде. Ә Индираның хыял атлары башка якка борып жигелгән иде. Башкорт-татар артистлары, язучылары, рәссамнары  арасына кереп чумды ул. Теләге – тележурналист булу, “йолдызлар” катнашлыгында төрле кызыклы тапшырулар, ыгы-зыгылы ток шоулар үткәрү. Тик татар-башкорт  “йолдыз”лары  белән бу эшне майтарып булмаслыгын тиз аңлады кыз. Тыйнаклык дигән киртәне сикереп чыга алмыйлар болар… Хәтта иң әрсез дигәннәре дә… Их, Мәскәүдә яшәсәң иде ул! Менә анда жилкәнне жилгә киерергә булыр иде!

Бу уйлары матур бер хыял булып аны алга дәшеп торды…

Һәм бу менә-менә тормышка ашырга тора!

 Эдислав…

Ул исенә төшкәч, бу бала-чага белән, авыртыну белән тулы тынчу бүлмәдән чыгып качасы килде кызның. Урам буйлап хәлең беткәнче чабасы иде дә аның кочагына барып сарыласы иде!

- Иреннәрең – Идел дулкыннары,

Иреннәрең – ике күбәләк!

Әнә шулай диде ул Индираны беренче күргәндә. Индира үзенең чибәр икәнен белә иде. “Йолдызлар” арасында да аңа күз атучылар аз булмады. Тик берсе дә кызның күңел талында сандугач булып оялый алмады. Ә Эдис – Эдислав аның хыялында йөргән әкият герое, Финист – житез лачын, ак аттагы принцның үзе иде!

Ничектер барысы да жай килеп кенә торды. Алар таныштылар, бер-берсенә мөхәббәттә аңлаштылар, хыяллары белән бүлештеләр. Кызның тележурналист булу хыялы егеткә бик ошады. “Телеведениедә синең кебек гүзәл кешеләр эшләргә тиеш!” дип хуплады ул. Хуплап кына калмады, жаен табып, аны Мәскәүдән килгән билгеле бер продюсер белән таныштырды.  Ул яңа телепроект өстендә эшли, һәм аңа нәкъ Индира кебек үзе сылу, үзе матур итеп сөйли белгән кеше кирәк икән.

Арбаны кузгатып жибәрү генә авыр, бер кузгалса, тәгәри дә тәгәри икән ул. Продюсер аны сайлап алу турына чакырды. Йөздән артык кыз арасыннан бер аны – Индираны гына сайлап алды! Бу хыялланырга да мөмкин булмаган хәл иде! Йөздән артык берсенән-берсе сылу кыз арасыннан - бер аны!

- Сез искиткеч гүзәл һәм зыялы, безгә нәкъ шундый кеше кирәк иде…

Бүлмәсенә сөйләшүгә чакыргач, кыздан күзен ала алмый, сынаулы карап  бик озак торды да:

- Тик бер бәләкәй генә нюанс…  Иреннәрегезгә чак кына бер штрих житми… Хәер, бу төзәтеп булырдай эш…

Эдис бу хакта ишетергә дә теләмәде. “Син нәрсә, матурым, иреннәрең дөньядагы иң камил иреннәр, аларга беркемнең дә тияргә хакы юк!” – дип бик озак кирегә үгетләде кызны. Тик Индира бер карарга килгән иде инде. Артка чигенү юк! Башкача мондый мөмкинчелек булмаячак!  Кызның тәвәккәллеге алдында егет тә чигенде. “Тик, клиниканы үзем табам, мин сине теләсә кем кулына бирмим,” -  дип бу эшне үз өстенә алды.

- Тик “үрдәк авыз” ясап куймагыз, - дип кисәтте Эдислав кызны үзе тапкан клиникага алып килгәч, - аның иреннәренең үзенчәлеге сакланырга тиеш!

Операция өчен түләүне дә үз өстенә алды егет. Ә түләү хакы бик аздан түгел иде! Индира бер ара икеләнеп тә куйды – аның еллык эш хакы бит! Әтисе ярдәм итәр иде әлбәттә, тик  бу хакта әти-әнисенә әйтү юк! Якын да килмәячәкләр!

“Ваклашмыйк, кадерлем!”  - егетнең карары нык иде.  Тик, тиешле кәгазьләрне тутырып кассага түләргә баргач кына, картадан түләп булмаганы билгеле булды. Бер кабынгач, сүнү юк инде! Индирага кредит рәсмиләштерергә тәкъдим иттеләр. Эдислав моңа да каршы иде, тик, уйлы уйлап торганчы тәвәккәл эшен бетерер дигәндәй, кыз кредитка кул куеп та өлгерде.

Дәваханә үз мәшәкате белән яшәвен дәвам итте. Палатадагы кешеләр кимемәде дә артмады да. Малайларның жөйләре төзәлеп бетеп бара. Мансур (каракайның исеме шулай икән) Индирага “бәйләнүдән” туктады. Ул Фаягөл янында уралырга ярата хәзер. Ильяс кына, авызына ризыкны якын да китерми. Чәбәләнә, карыша. Аңа карап әнисе ашаудан язды. Күпмегә чыдарлар!

Кичә  кичке ашта, гажизләнеп улына карап утырды да, простыня белән баласының кулларын урап куеп, кочаклап алдына утыртты һәм акырта-акырта ашатырга тырыша башлады.  Ильяс дөнья бетереп кычкырып елый. Эре-эре күз яшьләре боткасына агып-агып төшәләр. Боларны елардай булып күзәтеп торган Мансур, тиз генә караватыннан простынясын суырып алды да, аңа уранып Ильяс янына барып утырды, янәсе, мин дә синең белән, димәкче.  Аптыравыннан тегесе кычкыруыннан туктап, авызын ачып Мансурга борылды.

- Балакайларым, күз яшьләрегез белән боталган боткаларыгызны әле, сабый чакларыгызда ашап бетерегез, үскәчкә калмасын, - Фаягөл шулай сөйләнә-сөйләнә әле Мансурга, әле улына ботка каптыра башлады.

Наташа, юешләнгән күзләрен кул артына сөрткәли-сөрткәли көлергә кереште:

- Хәзер үзеңне простыня белән бәйләп куеп ашатырга кирәк инде!

Индираның  да операциягә кадәр билгеләнгән процедуралары бетеп бара. Иренендәге ялкынсыну кими төште кебек. Тик һаман операция көнен билгеләмиләр. Табиб белән сөйләшенгән, тиешле сумма кесәсенә салынган дигән иде Эдис, шуңа гына сабыр итә. Фаягөл белән Наташа ятсыннәр әнә ышанып, искиткеч талантлы табиб, операция өчен акча сорап та аптыратмый дип.  Эллә юри шулай сөйлиләрме? Биргәнне алмый калучы бар микән ул бу дөньяда? 

Палатадаш хатыннар белән аралашып китә алмады Индира. Үзе дә бик теләмәде, тегеләр дә үз түгәрәкләренә кертергә бик тырышып бармадылар. Балаларын карап яткан бу ике хатын, ак белән кара кебек, бөтенләй капма-каршы характерлы булсалар да, аларны берләштергән нәрсә – балалары, аларның үзенчәлекле хәле бар. Моң-зарлары уртак. Әле берсе үз хәлләрен сөйләп бер була, әле икенчесе. Индирага, теләсә дә, теләмәсә дә аларны  тыңлап ятарга кала.

-Беренче операцияне ясатканда мондый условияләр юк иде,  - Фаягөл, улы йоклап киткәч хәтирәләрен барлый. – Ильяс яшь ярымлык кына иде. Кышның язга авышкан чагы. Безнең якта, бураннан соң атналар буе авылдан чыга алмый яткан чаклар була. Без юлга чыгар чак житкәч кенә буран башланды. Авылны күмеп китте бөтенләй. Өч көн туктамый өйде карны. Ул туктаганчы, юлны кардан арчалаганчы, атнадан артык вакыт үтеп китте. Чакырылган көнгә барып булмады. Шулай да, юлга чыктык. Авылдан олы юлга кадәр биш чакрым араны барыбер машина йөрерлек итеп ача алмадылар, ат белән чак чыктык. Район үзәгенә барып житкәнче көн кичкә авышты.  Автобуслар китеп беткән, таксистлар да таралышкан. Соңгы автобус та себергә вахтага китүчеләр белән тулы булып чыкты. Ярый шоферы, басып барырга риза булсагыз, дип, алды безне. Юл буе диярлек әтисе белән алмаш-тилмәш баланы күтәреп басып барырга туры килде. Килеп житәрәк кенә берәү төште, шуның урынына утырдым.

Фаягөл, ара-тирә урыс сүзләре кушып сөйләве белән Индираның эчен пошырса да,  тыныч кына, тавышына кызгандыру галәмәте чыгармый, зарланмый гына сөйли хәбәрне. Шуңадыр, тыңлавы да авыр түгел, ялкытмый. Шулай да, аның урынына үзен куеп караса, борыны жыерыла Индираның. Ник кияүгә чыга бу кыз-кыркын, ник табалар ул балаларны, бигрәк тә чирле-чорлысын!? Ник яшиләр шул мәңге юньле юллары, яшәргә шартлары булмаган авылларда? Кеше хәзер үзе өчен яши белергә тиеш! Хатын-кыз ул матурлык өчен яратылган. Кеше үз алдына зур максатлар куярга, шуңа омтылып яшәргә тиеш! Ярый, үстердең дә ди малаеңны кырыкмаса кырык ямау салдырып, шуннан? Кем булып чыга ул? Бу кыяфәте белән кемне үзенә карата алыр да, кемгә өйләнер? Кеше чибәр булсын ул! Чибәрлек – ярты эшне синең өчен эшли торган корал.

- Без килеп житкәнче поликлиникада эш сәгате беткән, бер кеше заты калмаган. Киттек стационарга. Прием покойга барып хәлләрне сөйләгән идек, яшь кенә сестра, пыр тузып тора, мин сезне ничек кертәм, кулыгыза направлениегыз юк бит, ди. Минем инде, кире кайтырга түгел, монда басып торырга да хәл юк. Ярый безнең бәхеттән, дежур врач кешелекле булып чыкты. “Иртән оформиться итәрсез” дип безне палатага урнаштырып куйды. Ирем төнгә каршы попутка белән кайтып китте. Аның өчен бер көйдем, иртәгә ничек булыр дип бер көйдем.

Икенче көнне яңадан поликлиникага барып анализлар бирдек, берничә врачка кереп чыктык, направление алдык, бетте хәлләр! Психиатрда кызык булды. Олы гына яшьтәге врач. Ильясның врачлардан коты очып беткән бит инде, ишек төбеннән китми, мине дә жибәрми, түлке чыгып китүне каера. Ничек итеп тикшерер микән инде бу дип уйлыйм. Теге кулындагы чүкечен Ильяска күрсәтеп, “Мә, улым, чүкечне сиңа бирәм, мин уйнап туйдым инде” дигән иде, алданды бала, йөгереп барып чүкечне алды. Алды да, кашларын жыерып бүлмә буйлап йөри башлады. Йөрде-йөрде дә, кушетканың чыгып торган казагын күреп калып, аны шак-шок кагарга кереште. Өстәлне, урындыкларны карап чыкты да, врачка урыныннан төшәргә куша. Тегесе, олы башын кече итеп, урындыгыннан төште. Ильяс бу урындыкны да “көйләп бирде”.  Без көләбез!

Индира танавын жыерып куйды: моның нәрсәсе кызык инде!

- Сеңлем, бәхетегез, мондый балалар күбесенчә акылга зәгыйфь булучан, ә Ильясның үсеше яшенә тап килеп тора. Сезгә Аллах ярдәм бирсен, барлык операцияләрне дә жиңеллек белән үткәрергә язсын. Менә дигән егет булып житешер әле! – дип, имзасын куйды.

- Направлениены күтәреп хирургка кергән идем, баланы алып калабыз, үзегезгә не положено, балагызга яшь ярым булган инде, ди. Аптыравымнан каттым да калдым, ни “а” ни “б”, авыз эчендә телем әйләнмәс булды. Яшь ярымлык баланы ничек берүзен калдырмак кирәк! Үзен карый белә мени әле ул!

Индираның үтереп йокысы киләсә дә, тыңлап ятуын дәвам итте.Үзе дә сизмәстән, русча сүзләр кыстырып авылча гадилек белән сөйләгән бу хатынның кичерешләре белән бераз кызыксына башлаган иде ул.

- Оставила бы да и ушла бы! – Хатыннарның икенчесе чыдамый, усал тавыш белән сүзгә кушыла. Ул булса, чынлап та шулай итәр иде.

- Аны үзем дә уйлыйм, нишләрләр иде икән? Укол гына кадый башласалар да, тотып торырга бер кеше кирәк бит! Ә монда укол гына мени, операция тикле операция бит.

- Ну и что дальше?

- Басып торган жиремнән идәнгә башымны ордым да, акырып елап жибәрдем:  “Нинди эш бар, барысын да эшлим, берүк мине кайтарып жибәрмәгез, мин аны болай үзен генә калдыра алмыйм?”дип ялвардым.

Бер караганда, аларга да ачуланып булмый, кая карама кыскарту бит инде. Техничка хезмәтен тулысынча миңа йөкләп, караватка, ашауга, тем более зарплатага  дәгъва кылмаска ант иттереп, дигәндәй, калдырдылар. Көнгә ике тапкыр палата идәнен юам, өч тапкыр ашханәдән ризык алып киләм. Палатада унике детский карават. Ике кыз бала унике-унөч яшьләр тирәсендә, калганнары өч-дүрт яшьлек балалар. Ильясны караватка салам, үзем идәнгә утырам да, караватка башны салып йоклыйм.

Моннан соң ниләр булганын ишетә алмады Индира, йоклап китте. Төн буе саташып, бастырылып чыкты. Ул Фаягөл, имеш. Менә улына операция ясап чыгардылар. Улы теге кара малай икән. “Әни-и-и!” дип Индирага кулларын суза. Индира качарга тырыша, малай аның саен “Әни!” дип аның кулларына ябыша…Төш кенә булса да куркыныч…

***

Фаягөлнең йокысы качкан иде. Палатада тынлык. Ара-тирә кара күзле малайның саташып сөйләнеп алуы ишетелә. И-и сабый, әнисен чакыра. Чиләбе якларыннан диделәр. Әнисе тугач ук ташлап калдырган аны. Ә бит малайның иреннәре генә китек. Бер операция житә “кеше итәргә”! Ул якта мондый балалар бик күп туа икән. Фаягөлдән дә, Чиләбе ягында яшәмәдегезме, дип сораганнар иде, Ильясны тапкач. Юк, Чиләбедә дә булмады, ире дә эчми дә тартмый да, икесе дә спорт белән шөгыльләнә иделәр. Бер-берсен ихлас ярату белән яратып кавыштылар. Баланы туганчы ук яратып, көтеп алдылар…

Тугач та баланы өч көн буе Фаягөлгә бирмәделәр.  Дүртенче көнне ул, хәл белеп,  ишеккә юнәлгән табибларның юлына аркылы басты. “Нигә миңа улымны бирмисез! Исән түгелмени? Бирегез миңа аны, зинһар! Минем аны кулыма алып сөясем килә! Ул бит минеке, нигә бирмисез?” – дип такмаклады. Шул ук көнне яңадан консилиум жыйдылар. Баш табиб бүлмәсенә Фаягөлне дә чакырып алдылар. Бүлек мөдире -  чал чәчле табиб, аңа кызганып карап торды да:

- Уважаемая, у вашего ребенка двусторонняя расщелина твердого неба, верхней губы и альвеолярного отростка, - дип сөйли башлаган жиреннән, саф татарчага күчте:

 - Сеңлем, сез яшь кеше, күтәрерсез, мин дөресен сөйлим: баланы карый алуыгыз икеле.  Баланы әле зонт ярдәмендә ашатабыз. Беренчедән, ул имчәкне кабып имә алмый. Икечедән, хәтта имә алса да, аның ризыкка тончыгып үлү куркынычы зур. Сез ирегез, туганнарыгыз белән киңәшегез…

Белмим, әлегә кадәр елаудан башкага көче житмәгән яшь хатынга нинди ышаныч, нинди көчләр өстәлгәндер, ул, ун баласын аякка бастырып унберенчесенең язмышын хәл иткән анадай, үтә дә катгый, ышанычлы тавыш белән:

- Без ирем белән сөйләштек.  Хәзер медицина көчле, без аны бергәләп кеше итәчәкбез! – диде.

Тәвәккәлләделәр…

Реанимация бүлеге әзерлек хәленә китерелде, шәфкать туташларына тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Фаягөл дә әзерләнеп көтте. Күкрәк сөтен савып пенициллиннан бушаган  шешәчеккә салды, аңа имезлек кидерде дә, сабые кергәнче суынмасын дип,учына кысты.

“Әй Аллаһым, ярдәм ит безгә”…

Ананың теләге Аллаһыга турыга барып ирешәдер ул…

Аллаһ Үзе биргән сынауларга сабырлык күрсәткәннәрне ярдәмсез калдырмыйдыр ул…

Фаягөл сабыен шәфкать туташы кулыннан каудырланып, тартып диярлек алды да, аналарда гына була торган наз белән күкрәгенә кысты. Шул чак сабый, әнисеннең күкрәгенә авызын сузып “ых, ых” килә башлады. Палатада авыр тынлык урнашты.

Булса, менә хәзер була, булмаса – юк…

Фаягөл, изүләрен ачып күкрәген нарасыеның авызына каптырырга жайлап куйды. Сабый, башларын боргалап, бар көченә имчәкне кабарга тырышып өзгәләнде.

- Бисмилләһ!

Фаягөл, әлләнинди ныклы тәвәккәллек белән, учында кысып тоткан имезлекне баланың авызына каптырды.

Малай, алма кебек кызарып чыккан йомшак битен әнисенең сөт тулы күкрәгенә терәп, ләззәтләнеп имә башлады.

- Имә…

Бүлмәдәгеләр барысы берьюлы шулай дип пышылдаштылар. Ана, шатлык катыш борчу тулы күзләре белән елмаеп кабатлады:

- Имә! Чәчәми!

…“Илгә чыксаң, игелекле кешеләр очрап кына тора” – дип әйтергә ярата Фаягөлнең әнисе. Менә Ильясының каты аңкавын да тектеләр. Бик курыккан иде бу операциядән. Бу Идрис Илдус улына ничекләр рәхмәт әйтсәң дә, әйтеп бетереп булмас! Ире бер килгәндә, табибка дип атап бер савыт каймак, бер литрлы банка белән бал алып килде. Шуларны гына бирә алса да, күңеленә рәхәт булыр кебек.

Хирург кабинетында үзе генә иде, Фаягөлнең ни йомыш белән йөргәнен белгәч, елмаеп куйды:

- Болай барса, ришвәт алырга да өйрәнеп китүең бар!

- Ә мин сезнең ришвәт алмаганыгызны беләм.

- Тагын ниләр беләсез минем турыда, - табибның кәефе яхшы иде.

- Башка бер нәрсә дә белмим шул, ә беләсе килә. Ничек курыкмый шушы һөнәрне сайладыгыз? Уйлап карасаң, уелып китәрлек эш бит!

Идрис Илдус улына бу сорауны еш бирәләр. Тагын, шәхси клиника ачсаң, күпме байлык туплар идең, диючеләр дә бар.

- Бу һөнәрне мин туу белән сайладым…- Табиб ишек төбендә пакетын күтәреп тапанып торган Фаягөлгә үз итеп карап куйды. – Узыгыз, утырыгыз. – Бу, баласы өчен өзгәләнеп камыш кебек кенә калган  ханым белән сөйләшәсе килә иде аның.  - Мин дә бит туганда Ильяс кебек идем.

Фаягөлгә бу хәбәр яңалык иде. Ул сиздерми генә аның иреннәренә күз сирпеде.

- Әти белән әнигә мин дә бераз борчу китердем шулай…Сезгә карыйм да, әниемнең яшь чагын күргәндәй булам. Мине кеше итәргә тырышып, ул да сезнең кебек борчылгандыр. Мин ашый алмаган өчен аның да тамагыннан аш үтмәгәндер. Инде аларны борчымый гына яшәп булса ярар иде…

Бик озак сөйләштеләр алар. Беркемгә дә болай ачылып китеп хисләрен бушатканы юк иде Идриснең.

Беренче операцияне Уфада эшләткәннәр аңа. Ул бик уңышсыз булган. Житмәсә, икенчесенә, каты аңкавын тегәргә, унике яшь тулгач кына килергә дигәннәр.

- Әти белән әни килешмәгәннәр моның белән. Дөнья бетереп башка дәваханә эзли башлаганнар. Ул вакытта элеге кебек бәйләнеш чаралары булмаса да, “чыбыксыз телефоннар” аша Екатеринбургта шундый клиника бар икәнен белеп алганнар. Күп уйлап тормый, төянеп, мине алып юлга чыгып та киткәннәр.

Миңа анда дүрт яшь иде. “Ярый килгәнсез, юкса вакыты соңарып бара инде” дигәннәр. Миңа операцияне Биссарионов Александр Георгиевич ясады. Соңнан, медицина институтын тәмалагач, мин аны эзләп таптым. Ул мине исендә тоткан! Беләсезме, ни өчен? “Ун бала яткан палатада бер син әниле идең, калганнар барысы да ташландык балалар иде”ди. Чынлап шулай иде. Кайчан карама, шул малай-кызлар әнине уратып алалар. Әни әкият сөйли, мин көнләшәм! “Китсеннәр үзләренең әниләре янына!” – дип үртәлә идем.

Менә шул остазым  өйрәтте мине бу методика белән эшләргә. “Бала мәктәпкә кергәнче бар деффектлар да ябылып бетергә тиеш” – дип әйткәне белән, чынлап та, килешми мөмкин түгел бит.

Табиб яныннан канатланып чыкты Фаягөл. Аның улы да шулай матур булып, кирәкле кеше булып үсәр әле! Бирешмәскә генә кирәк! Нык булырга! Алда тагын берничә операция көтә аларны. Ләкин монысы- иң авыры. Ул артта калып бара.

Хатынга көч өстәлгәндәй булды.

Иң мөһиме – табиб ышанычлы кеше!

…Бу больница тормышы кадәр ялкыткыч тормыш бар микән? Байбак көннәрнең берсе өчкә тора, валлаһи! Ярый әле телефон уйлап тапканнар. Индира күп вакытын шуның белән үткәрә. Эдислав белән ватсап аша сөйләшеп туя алмыйлар. Бу юлы тавышы бигрәк ягымлы, сагынулы ишетелде: “Жаныем, әгәр табиб операциягә тәвәккәлләмәсә, кайгырма, монда – Мәскәүдә бик яхшы клиника таптым, тик әле генә килешү төзергә мөмкинчелегем юк. Кредитыңны тулысынча каплаттым. Әгәр уйласаң, менә бу счетка әлегә йөз мең күчереп тор, калганын соңнан, операцияне ясаткач, үзем түләрмен. Мине югалтма, акча килгәндә генә килә ул, бик төшемле эш килеп чыкты! Иреннәреңне авырттырмый гына үбәм!

Иреннәрең  - тулып пешкән чия,

Иреннәрең - ике йөрәк гүя!”

 Эх, Эдис – Эдислав, син яраткан иреннәрне кире үз хәленә кайтарып булса  иде! Булып үткән хәлләрдән соң беренче тапкыр кызның йөрәген үкенеч өтеп алды.

Хыялына артык ашкынды бугай!

Тик инде үкенүдән файда юк.

Теге вакытта Эдисны тыңлап, операция ясатмый торса булыр иде!

Ашыкты!

Бүген иренен алар теләгенчә үзгәртеп, иртәгә Мәскәүгә китәр кебек кыланды!

Операция ук түгел, төзәтү – коррекция булып чыкты ул, һәм ул бик озак вакытны алмады. Салкыннан сакланырга кушып, шунда ук кайтарып та жибәрделәр. Көн салкынча иде. Жылы шарф белән яхшылап капланып кайтса да, жил тигәндер күрәсең, икенче көнгә иреннәре ару гына кабарып чыккан иде. Көзгедән үзен күргәч, башына күсәк белән суккандай катты да калды кыз. Кеше күзенә күренерлеге калмаган иде аның. Эдислав та Мәскәүдә ичмасам!

Әтисе белән әнисенә әйтми чара калмады.

Аларның шул минутта ничә учлам чәчләре агаргандыр, бер Аллах белә. Тиргәп туйгач, әлеге әтисе, бу хәлдән чыгу юлларын эзли башлады. Башта, әлбәттә, теге клиникага бардылар. Анда “Ну вот, простудили! Мы же вас предупрдили!” диюдән ары китмәделәр.  Шәһәр буйлап, барлык шундый клиникаларны йөреп чыктылар, берсе дә башкалар эшләгән хатаны төзәтергә атлыгып тормады. Менә шулай, аптыраганнан килеп эләкте Индира бу дәвалау учреждениесына. Кире какмадылар алай, салып  куйдылар кызны.

Тик бу хирургка да ышанычы кимегәннән кими бара. Ачык кына берни әйтми, аңлатмый.  Аңа үзенең авырулары гына кадерле.  Обходка  кергәч, туп-туры Ильяс янына үтә. Бик озаклап хәлләрен сораша, киңәшләр бирә, малайны нидер сөйләп шаяртып та ала. Аннан шулай ук тәфсилләп Наташаларның хәлен белешә, аннан кара күзле малай белән озаклап әңгәмә кора. Аннан соң гына, ә, син дә бар бит әле, дигән кебек, чыгып барган жирдән Индира ягына карап бер-ике сүз ата. Гадәттә, “бераз көтик, шешләре кайтсын” диюдән узмый. Көн дә бер үк хәл!

Житте! Түземлеге бетте Индираның! Ул тәвәккәл адымнар белән табиб бүлмәсенә юнәлде. Йә эшен эшләсен, әй акчасын кире бирсен! Азаккы трамвай түгел әле! Әнә Эдислав тапкан клиникага барыр һич тә булмаса. Мәскәү – Мәскәү булыр әле!

Чебен кызса, тәрәзә ватарга тырыша, дигәндәй, Индираның ярсып кычкырганыннан чынлап та тәрәзәләр ватылыр кебек булып торды.  Белсен  кем белән эш иткәнен! Кыз атна буе жыелган бар ачуын бер тында табиб өстенә очырды. Иреннәрендә кимчелек табып бу юлда йөрергә мәжбүр иткән продюсер кисәгенә, алдын-артын карамый риза булган өчен үзенә, иң кирәк чакта янында булмаган Эдиска  һәм, гомумән, бөтен дөньяга булган ачуы, утлы сүзләр булып табиб өстенә ябырылды.

Идрис Илдус улы бу ут өермәсенең тынычланганын башын аска игән хәлдә сабыр гына көтеп торды.

- Утырыгыз… - Ул ярсуыннан истерика чигенә житкән кызга сулы стакан сузды.

- Тынычланыгыз…

Кая инде тынычлану!

-Кулыгыздан килми икән, турысын әйтегез. Тик, операция ясамас булсагыз, Эдислав биргән акчаны кире кайтарыгыз! – Хатын табиб утырган өстәлне ике куллап төя үк башлады. – Беләсезме аның кем икәнен!

Хирург, аска карап утырган жиреннән күзен күтәреп кызга карады. Карашында ачу да, акчадан коры калам дип үкенү дә юк, киресенчә, кызгану, хәлгә керү кебек бер хис чагыла иде. Ул алдында торган компьютерының мониторын кызга каратып борып куйды.

- Бумы?

Индира, өстәл төеп торган жиреннән экранга карап катып калды – анда аның Эдиславы карап тора иде!

Табиб, сүзсез генә башка битне ачты. Анда Индираныкы кебек иреннәре, битләре шешенгән берничә кызның сүрәте урнаштырылган иде.

- Ке-ке-кемнәр болар?  Ә причем монда Эдис? Ә продюсер?

Жавап булмады.

Юк, жавап кирәкми аңа…

Ул ахмак түгел, барысын да аңлады!

Кыен…

Кыз башын учлап, өстәлгә ауды.

Баласы өчен бәгыре теленгән, ашавыннан, йокысыннан язган Фаягөлгә дә шул кадәр кыен түгелдер! Ул моны үзе теләп алмаган.

Аңа кыен…

Әнисе ташлап калдырган Мансурга да ул кадәрле кыен түгелдер! Ул әле әнисен табарына ышана.

Аңа нык кыен…

- Булдыралсагыз, гафу итегез!

Кыз, кинәт калкынып чыгарга юнәлде. Табибның:

- Иртәгә операция. Кичке процедураларыгызны иртәрәк эшләтерсез. – дип әйткәнен ишеткәч, башын иеп ишек төбендә туктап калды.

- Рәхмәт сезгә… Мин сезгә ышанам…

…Ә бу вакытта, төскә-биткә кызларның ушын алырдай чибәр Эдис-Эдислав, инде “Эльман”га әйләнеп, чираттагы сылуның башын әйләндерә иде:

-Иреннәрең…

Фото: pixabay

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев