Роман тег белән яңалыклар
-
29 июля 2022 - 13:00
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
Гомер кыска, диләр. Бәлки, еллап, көнләп, сәгатьләп санаганга кыска тоеладыр ул. Аны мизгелләр белән санарга омтылсаң, бәлки, шул чагында гомер озын-озак тоелыр иде. Бер мизгелне дә тагын бихисап күп мизгелләргә бүлергә мөмкин ләбаса. Бер сәгатьтә ничә мизгел? Вакытны мизгелләр белән санарга мөмкин булса, бәхетле чакта күбрәк микән алар, әллә кайгылы вакыттамы?.. -
28 июля 2022 - 15:00
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
Берничә көн узгач, кичкырын әле Ян Шредер түгел, башта чандыр гәүдәле, тартынкы битенә киң кысалы күзлек кигән табибә-ассистент, үзе белән Катеринаны ияртеп керде. Аларның икесе дә үтә җитди кыяфәтле булганнан Хәйдәр аңлады – димәк, нәкъ менә хәзер төгәл диагноз игълан ителәчәк. -
27 июля 2022 - 09:00
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (роман)
Бәла һәрвакыт көтмәгәндә килә. Хәйдәр дә гомер кояшы баеп килгәндә, мондый сынауга дучар булырмын дип уйламаган иде. Әбелхәят һичберәүгә үзеңә язган кыйсмәттән артыгын да, кимен дә бирми, әмма кеше барыбер яхшыга өметләнә. -
15 июля 2022 - 09:00
Сайрар чак (романның дәвамы)
Исламга өч операция ясадылар. Кулы һаман күтәрелмәде. Чәнти бармагының әз генә селкенүе сизелде. Ислам пошаманга төште. Аны дәвалаучы табибларның берсе русча ярыйсы гына сөйләшә иде. Исламның сорауларына ул нык өметләндергеч җаваплар бирергә ашыкмады. «Төзәлү озак барачак, – диде. – Без барысын да эшлибез, калганы Аллаһ кулында» -
14 июля 2022 - 09:00
Сайрар чак (романның дәвамы)
Ул юлбарысның бугазыннан чыккан көчле ырылдау тавышын ишетте, ерткыч коточкыч тешләрен күрсәтеп авызын яртылаш ачты... Шуннан соң дөнья юкка чыкты... Ислам больницада операциядән соң гына аңына килде һәм шундук йоклап китте... -
13 июля 2022 - 09:00
Сайрар чак (романның дәвамы)
Тимур тугызынчыда гына бик кәефле, салмыш хәлдә кайтып керде. Аннары Сөмбелне кинәт күтәреп алды да ятагына салып үбәргә, чишендерергә тотынды. – Сөмбел, бәгърем, без бер-беребез өчен яратылган. Сөмбел елый-елый кычкырып җибәрде: – Әгәр якын килсәң, тәрәзәдән сикерәм! -
12 июля 2022 - 09:00
Сайрар чак (романның дәвамы)
– Син, балам, Тимурга бик ышанып бетмә. Ул – шәһәр малае, син – беркатлы авыл кызы. Бераз күзләреңне ач. Һәрбер кеше үз мәнфәгатен кайгырта. Синең өстеңдә коточкыч йөк бар – ул чибәрлегең. Һәрбер ир-ат сине үзенеке итәргә теләячәк... -
11 июля 2022 - 09:00
Сайрар чак (романның дәвамы)
Виктория аның ике кулын кулына алып, күзләренә туп-туры карады: – Минем сиңа бер тәкъдим ясыйсым килә. – Аның куллары җиңелчә генә калтыранып алды. – Мин япа-ялгыз... -
10 июля 2022 - 09:00
Сайрар чак (романның дәвамы)
– Егетнең сәләте, һөнәрләре күп. Мин үзем аны художник-моменталист итеп әзерләү ягында. Бездә чарлансын, ә буш вакытларында бары тик бер нәрсә – шарж, портрет ясау белән шөгыльләнсен. Һәр көнне ясаган рәсемнәрен безгә тикшереп торырга туры киләчәк. Бәлкем, өч-дүрт айдан манежга чыгарырлык булып өлгерер? -
9 июля 2022 - 09:00
Сайрар чак (романның дәвамы)
Аның өчен дөнья урталай ярылгандай булды, чөнки ул Исламнан башка яшәүне күз алдына китерә алмады. Ислам аны ташлаган... Алар бит телләре ачыла башлаган вакытларыннан ук бергә иде. – Ислам! Китмә син! -
8 июля 2022 - 09:00
Сайрар чак (романның дәвамы)
Ислам бу сөйләшүдән соң кеше яшәми торган утрауга китереп ташланган кешедәй аптырап йөрде. Беренчедән, ул бу хакта өйдәгеләргә әйтергә курыкты. Әтисенең аны бер сүз белән туктату ихтималы да бар иде... -
7 июля 2022 - 09:00
Сайрар чак (романның дәвамы)
Исламның аңа булган кичерешләре катлауланганнан катлауланды. Аралары суына башлагач кына, ул үзендә Сөмбелгә карата ниндидер аңлаешсыз бер зур тойгының барлыгын сизде. Ул аңа игътибар бирмәскә тырышты. Ләкин ул тойгы һич көтмәгәндә шундый нечкә итеп, бәгырьдән эләктереп ала торган булып китте... -
6 июля 2022 - 09:00
Сайрар чак (романның дәвамы)
Сөмбел өчен бу бөтенләй көтелмәгән хәл иде. Канатлы атны Ислам Айгөлгә биргән! Бу башка сыя торган хәл түгел иде. Димәк, аның өчен Айгөл кадерлерәк булып чыга дигән сүз. Ул шундук Исламга атылып барып, күңелендә кайнаганнарын әйтергә уйлады... -
5 июля 2022 - 09:00
Сайрар чак (романның дәвамы)
Аның турында сүз чыкса, малайлар «Энҗене җиңеп булмый, әмма ул сине үзенә ничек кирәк, шулай бөкли», дип сөйлиләр. Аның ниндидер буйсындыра торган тылсымы бар. Ул бик көнче дә... -
4 июля 2022 - 09:00
Сайрар чак (дәвамы)
– Безне ныклап бәйләүче нәрсә бар икән, дигән уй килде әле минем башыма, – диде Сөмбел. – Бар. Балачагыбыз. – Шул гынамы? Ислам аны коридорның аргы башына алып китте...