Роман тег белән яңалыклар
-
30 июня 2022 - 09:00
Язмыш җиле (дәвамы)
Мине бик яраткан яһүд егете бар иде. Ул үзенең карточкага алган паёгын (көнлек норма – 125 грамм) миңа ашатып торды. Нигәдер аның: «Мин ач түгел», дигәненә ышанасым килде. Мин исән калдым, ә ул берничә көннән дөнья куйды. Минем хакка! Мәхәббәт хакына! -
29 июня 2022 - 09:00
Язмыш җиле (дәвамы)
– Тәңрем, нигә миннән шундый бәхетне күпсендең?! Аның Зәйнәбе дә гаҗәеп бер сылу иде. Ул сылуын да, сөюен дә, улын да саклап кала алмады... -
28 июня 2022 - 09:00
Язмыш җиле (дәвамы)
– Үз гомеремдә Камаловлар нәселенең бер генә сылуын яраттым. Мин, чыннан да, йөрәкләребезне йөрәккә куеп яшәрбез, дип хыялланган идем, кулга-кул тотынышып, милләткә хезмәт итәрбез, дигән идем. Син аны бер дә сизмәдеңмени?! -
27 июня 2022 - 09:00
Язмыш җиле (Акчуриннар килене)
Абдулла, Гөлсемнең чак кына җитдиләнә төшкән сөрмәле күзләренә тутырып карап, янә бер мәртәбә кулын үпте һәм шушы серле карашта бөтенләйгә «батты» да. Ул – чын-чынлап гашыйк! Ул бу көнне еллар буе хыялланып көтте... -
24 июня 2022 - 09:00
Язмыш җиле (Аерылабыз, ахрысы...)
Йөзендәге соңгы елмаю белән шагыйрь олуг Газраил фәрештәне каршылар... -
21 июня 2022 - 09:00
Язмыш җиле (Шәфкать туташы)
Тукай хәтле Тукай кызлар кулына тотынып Кырымга китте ди сиңа! Гөлсемнең битен тагын юл-юл кайнар яшь юды. Шөкер, син бар, Тукай, йөрәк янганда, ярату хисенә сусаганда, сагынганда «сөйләр-сөйләшер» өчен син һәм бәгырьдә сакланган шигырьләрең бар. -
20 июня 2022 - 09:00
Язмыш җиле (Кара төннең ак фәрештәсе / дәвамы)
Өммегөлсем, буш диванга утырып, үксеп-үксеп еларга тотынды. Нигә, нигә аның изге уй-ниятләре җимерелә дә тора? -
19 июня 2022 - 09:00
Язмыш җиле (Кара төннең ак фәрештәсе / дәвамы)
«Почта уены» ничек якынайткан иде аларны ул кичне. Гашыйк «почтальон Өммегөлсем», форсаттан файдаланып, Тукайга... -
18 июня 2022 - 09:00
Язмыш җиле (Кара төннең ак фәрештәсе)
Үзе белән бүлмәгә яз исен, чәчәкләр исен, ургып торган яшьлек дәртен алып кергән бу кыз, төнге «ак фәрештә» шагыйрьгә яхшы таныш... -
17 июня 2022 - 09:00
Сөләйман солтан (тарихи роман)
Роксолананы таң атканда килеп урладылар. Әүвәл яр өстендә кешнәгән атлар, урамда сүгенеп кычкырган ирләр, ачыргаланып елаган хатыннар һәм бала чага тавышыннан сискәнеп уянды ул. Тәрәзәгә капланса, инде үзләренең ихатасына да җиде-сигез җайдак якынаеп килә... -
3 июня 2022 - 09:00
Таш калада баш кала... (ахыры)
Пәке (заточка) аның аркасын ярып керде. Көндәше аңа арттан килеп кадады. Ул авыртуны сизми дә калды, чөнки шундук аңын җуйды... Атылып диярлек өйгә килеп кергән Ландыш, идәндә, кан эчендә яткан Инсафын күреп, өнсез калды. -
2 июня 2022 - 09:00
Таш калада баш кала... (дәвамы)
Аңа, ниһаять, операция ясадылар, тик файдасы гына булмады, ул операция вакытында җан тәслим кылды, пычак астында үлде. Табиблар: «йөрәге түзмәде», — дип акланды... -
1 июня 2022 - 09:00
Таш калада баш кала... (дәвамы)
— Инсаф сине яратмый. — Без... без... аның белән өйләнешәчәкбез... — Әйе, ул сиңа өйләнер. Тик беркайчан да сине ярата алмас. — Ә кемне ярата соң ул? — Мине. Без аның белән бүген төн кундык!.. -
31 мая 2022 - 09:00
Таш калада баш кала... (дәвамы)
Гариф абзый кызының кияүгә чыгар вакыты җиткәнен яхшы аңласа да, аның төрмәдән кайткан зимагур белән кушылырга теләвен бигүк өнәп бетерми иде. Кызы өчен борчылудан битәр, ул халык алдында хурлана иде... -
30 мая 2022 - 09:00
Таш калада баш кала... (дәвамы)
Язмышлар, үч иткән сымак, кабатланып тора: инде менә Инсафның яраткан кызы да, Зөмәрә кебек үк, йөрәк белән авыртулы икән...