Роман тег белән яңалыклар
-
31 мая 2022 - 09:00
Таш калада баш кала... (дәвамы)
Гариф абзый кызының кияүгә чыгар вакыты җиткәнен яхшы аңласа да, аның төрмәдән кайткан зимагур белән кушылырга теләвен бигүк өнәп бетерми иде. Кызы өчен борчылудан битәр, ул халык алдында хурлана иде... -
30 мая 2022 - 09:00
Таш калада баш кала... (дәвамы)
Язмышлар, үч иткән сымак, кабатланып тора: инде менә Инсафның яраткан кызы да, Зөмәрә кебек үк, йөрәк белән авыртулы икән... -
29 мая 2022 - 09:00
Таш калада баш кала... (дәвамы)
Ниһаять, аны төрмәдән чыгардылар. Унике ел биргәннәр иде, җиде елын утырды. Җиде ел — җиде гомер кебек ул! Ниһаять, ул иректә, тик бу азатлык аны нигәдер сөендермәде. Әтисе дә, әнисе дә юк, икесе дә күптән мәрхүм... -
28 мая 2022 - 09:00
Таш калада баш кала... (дәвамы)
Аркага тимер кадак белән суккан кебек булды — пычак тәнне ярып керде. Бик иләмсез каты авырту тойган Нариманның күз аллары караңгыланып китте... -
27 мая 2022 - 09:00
Таш калада баш кала... (дәвамы)
"Синең хатының беркайчан да бала тапмаячак!". "Нишләп?!" — Нариманның тавышы калтыранып чыкты. "Хатының аборт ясаткан идеме? Булдымы шундый хәл?" — дип сорады аңардан гинеколог. Нариман моңа каршы бер сүз дә әйтә алмады, әйе, дип, башын түбән иде... -
26 мая 2022 - 13:00
Таш калада баш кала... (дәвамы)
Динәдә барган тискәре үзгәрешләр аны инде куркыта һәм ул аңардан читләшә дә башлаган иде. Инде шуңар хәзер көнчелек хисе дә килеп кушылды. Динәсен көн саен, сәгать саен югалта барганын сизгән ир өчен тиздән читен вакытлар җитәчәге ап-ачык иде... -
25 мая 2022 - 13:00
Таш калада баш кала... (дәвамы)
— Кичә чак кына кеше таптатмадым. — Ничек? — Карт әби... Трамвай юлыннан чыгып килә. Мин аңа сигнал бирдем. Юлдан чыгып бетәр дип уйладым, ә ул, киресенчә, чайкалып китте дә, артына утырды... -
24 мая 2022 - 13:00
Таш калада баш кала... (дәвамы)
— Әни, әгәр дә син каршы булсаң, мин Динәгә өйләнмәячәкмен! — Юк, юк, син нәрсә, мин синең бәхетеңә каршы килә алмыйм, улым, өйлән... -
23 мая 2022 - 13:00
Таш калада баш кала... (роман)
— Син миңа кияүгә чыгасыңмы, юкмы? — Чыгам. — Кайчан? — Әгәр авылдан китсәң... Ташландык авыл йортының биек, авыш бусагасына менеп кунаклаган егет һәм кыз авылдан китү-китмәү турында әнә шулай гәп куерталар иде... -
15 апреля 2022 - 09:00
Кая чабасың, гомер юртагы? (роман)
Габделнур һушына килде. Авырлык белән күзен ачты. Беравык үзенең кайда икәнен аңышмыйча торды. Ул куаклар арасында ята иде... -
1 апреля 2022 - 13:00
Буа (романның ахыры)
– Беләм, Вакыйфым. Кеше газаплары, күз яшьләре, әрнү-борчулары залимнәр тарафыннан корылган ясалма буа эченә җыела да җыела. Ләкин ул буаның да чикләре бар. Һәм, вакыты җиткәч, аннан чыккан ерганаклар ташу булып агып китәчәк. Ул ташуны беркем дә туктата алмас. Дөреслек шул чакта һичшиксез ачылыр! -
31 марта 2022 - 13:00
Буа (романның дәвамы)
Таһирны әле беркая да чакырмыйлар. Ләкин чират аңа да җитәчәк бит. Ничек итеп котылып калырга?! Моның бер генә юлы бар иде... – Герр офицерга әйтегез, миндә файдалы мәгълүмат бар, – дип сүз кыстырырга өлгерде Таһир. -
30 марта 2022 - 13:00
Буа (романның дәвамы)
– Бик әйбәт хәлләрдә, аларны сөрмәделәр бит. Бер коммунист Зөбәйдәгә гашыйк булып йөреп, аларны коткарып калган, диделәр. Аннан соң Зөбәйдә бер угры-карак белән зина кылып, бәбигә узды. Мулла кызы дип тә тормады... Менә шулай, Сәгыйдулла абый. Йоклыйк әйдә, төн кыска, вакыт тар. – Таһир сузылып ятты. -
29 марта 2022 - 13:00
Буа (романның дәвамы)
Ничә көн барганнардыр – чутын югалтты Сәгыйдулла. Шунысын гына белә: юлда очраган станцияләрдә платформа читендә аларның вагоныннан унбиш кеше мәете ятып калды. Шулай акрын гына кырылып бетәрләрме икән?! -
28 марта 2022 - 13:00
Буа (романның дәвамы)
Хәмидуллаларның бригадасы тоткыннарга якын ук килеп җитте. Тоткыннар дәшмиләр, башларын иеп эшлиләр. Өстән мылтыклы солдатлар иренеп кенә күзәтеп тора. Солдатларсыз булмый – качып китүчеләр шактый. Кинәт аңа ниндидер таныш йөз күренде кебек. Текәлебрәк карады. Бөкрәйгән, карачкы хәленә калган кешене ул кайдадыр күргән төсле иде. – Эрнест, – диде ул кинәт үз-үзенә.