Роман тег белән яңалыклар
-
25 марта 2022 - 13:00
Буа (романның дәвамы)
Вакыйф башын күккә күтәреп, көнбатышка күз салды. Күргәненнән имәнеп китте. Офык кап-кара, ул Сталинградка таба юнәлгән нимес самолётлары белән капланган. Йөзләрчә генә түгел, меңнәрчә самолёт. Һәм һәрберсе шәһәр өстенә үлем алып килә. Бомбалар сызгыруы ишетелде кебек. Аннан көчле шартлаулар яңгырарга тотынды. Җир дер селкенеп куя иде. -
24 марта 2022 - 09:00
Буа (романның дәвамы)
– Әллә безне армиягә алалармы, Хәмидулла абый? – дип сорады аңардан куркынган тавыш белән авылдашы Шәмсекамәр. – Армиягә алалар, сеңлем, армиягә. Тик сугыш армиясенә түгел, хезмәт армиясенә... – Анысы ничек була? – Анысы, сеңелем, бөкрең чыкканчы эшли торган фронт була. Шәмсекамәр бүтән дәшмәде. -
23 марта 2022 - 13:00
Буа (романның дәвамы)
Ләкин тузан бөртегенең дә Кеше булып каласы килә... – Беркемгә дә тимәгез, иптәш Шерстнёв. Безгә алар белән эшлисе дә бар бит. Шуңа күрә карцер турында сүз дә булырга мөмкин түгел. -
22 марта 2022 - 09:00
Буа (романның дәвамы)
– Бик катлаулы эш көтә безне, иптәш майор, – диде ул, маңгаена бәреп чыккан тирне сөртеп. – Бер генә дә шигем юк... – Безнең әле проект та юк, җирләр өйрәнелмәгән, карталар да аннан-моннан гына сызылган. Моңа, гадәттә, берничә еллап вакыт кирәк. – Безнең максат кышка кергәнче тимер юлны сафка бастыру. -
21 марта 2022 - 15:00
Буа (романның дәвамы)
– Рейхның чикләре Урал тауларыннан үтәчәк. Православиене корытачакбыз. Яулап алынган җирдәге халык эшче көчкә әверелергә тиеш. Нимесләргә яңа йортлар, яңа биналар, юллар төзиячәк алар. -
18 марта 2022 - 13:00
Буа (романның дәвамы)
Светлана дәшмәде. Сталин исә, кызып китүенең бер дә юкка булуына оялып, янә елмайды. – Әти, ә нимес безне җиңмәсме? – Юк, әлбәттә! Сине әтиең дошманнан һичшиксез саклап калачак, мин сиңа сүз бирәм! – Сталин, честь биргәндәй, кулын чигәсе янына күтәрде. -
17 марта 2022 - 13:00
Буа (романның дәвамы)
Өч парашютка әрҗәләр беркетелгән. Алар ашык-пошык парашютларны җыйдылар, әрҗәләрне куаклыктагы базга илтеп урнаштырдылар. Парашютлар да шунда калды. Янә базга төшеп бикләнгәч, Франсуа зур чүкеч ярдәмендә әрҗәләрнең берсен ачты. Аларның ни өчен шундый авыр булганлыгын шунда гына аңлады Сәгыйдулла – һавадан төшкән әрҗә мылтыклар белән шыплап тутырылган иде. -
16 марта 2022 - 13:00
Буа (романның дәвамы)
– Анысын беләм. Мин ни, кисәтергә тиеш... Зинһар, дин белән уйнама инде син, Хәмидулла абый, – диде кинәт тавышы үзгәргән Таһир. – Арты хәерле булмас, болай да күрдең... – Күрдем... – диде Хәмидулла, көрсенеп. -
14 марта 2022 - 13:00
Буа (романның дәвамы)
Приказны үтәргә туры килде. Танк механизмнары шатырдыймы, әллә кеше сөякләреме – Вильгельм бу хакта уйламаска тырышты. Аны да өйдә көтәләр, аңа да исән-сау әйләнеп кайтырга кирәк. Ә моның өчен бер генә юл бар – дошманыңны юк итү. Һәм ул танкын алга, очсыз-кырыйсыз Россия далаларына таба юнәлдерде. -
11 марта 2022 - 13:00
Буа (романның дәвамы)
– Нигә тагын?! Көтәр кешеләрең калмадымыни? – Бар, шөкер, һәм алар көтәрләр. Ләкин начальниклар мине барыбер иреккә җибәрмәс, син сорасаң да җибәрмәс. Үзең уйлап кара – мин сәяси маддә буенча утырам. Алай гына да түгел, күптән түгел карцерда булдым, анда эләгүемнең сәбәпләре акка кара белән язылган. Чыгармаячаклар мине... -
10 марта 2022 - 13:00
Буа (романның дәвамы)
Авырлыкларга да карамастан, яшьлек көче үзенекен итте. Урак тәмамланган көннәрнең берендә салам эскерте төбендә Зөбәйдә белән Вакыйфның уллары дөньяга тәүге авазын салды. Сабыйга Җиһангир дип исем куштылар. -
9 марта 2022 - 13:00
Буа (романның дәвамы)
– Алар минем күзәтүдә, иптәш Савельев. Бурычлары бар аларның миңа. – Нинди бурыч? Таһир эчүдән кызарып чыккан күзләрен район вәкиленә төбәде. – Кызы. Минем аның кызына өйләнәсем бар. – Коммунист башың белән контра кызына өйләнергә йөрисеңме?! -
3 марта 2022 - 15:00
Буа (романның дәвамы)
Төзелеш эшләре кар-буранга, яңгыр-давылга карамый, бертуктаусыз алып барыла. Тоткыннар таң атканчы эшкә керешеп, караңгы төндә генә баракларга кайтып егыла. Хәер, бу яктан Хәмидуллалар бәхетле – алар, салкын булса да, бүрәнәдән салынган баракларда йоклыйлар. -
1 марта 2022 - 13:00
Буа (романның дәвамы)
Мулла йорты тирәсенә шактый кеше җыелган иде. Кара машина янына килгәч, ул янә баласы белән хатынына борылды. «Мин сезне яратам», – дип, тавышсыз гына иреннәре белән әйтте дә хәрбиләр белән бергә арткы урынга утырды. Машина кузгалгач та, борылып карады. Тузан өермәсе артыннан елый-елый, кызы Зөбәйдә йөгерә иде... -
28 февраля 2022 - 15:00
Буа (романның дәвамы)
...Бары тик бер генә кеше бу вакытта күз яшьләрен ихластан түгә иде. Бары тик бер генә кеше бу котырынган, акылдан шашкан кавемнең аңга килүен сорап, Ходайга ялвара иде. Бары тик бер генә кеше бу мизгелдә гомере өзелгән мәрхүмнең рухына дога кыла иде. Ул – авыл мулласы Хәмидулла. Ул халык белән бергә мәйданга чыкмады, байларны мәсхәрәләгәнне карап тормады.