Логотип Казан Утлары
Роман

Буа (романның дәвамы)

– Бик катлаулы эш көтә безне, иптәш майор, – диде ул, маңгаена бәреп чыккан тирне сөртеп. – Бер генә дә шигем юк... – Безнең әле проект та юк, җирләр өйрәнелмәгән, карталар да аннан-моннан гына сызылган. Моңа, гадәттә, берничә еллап вакыт кирәк. – Безнең максат кышка кергәнче тимер юлны сафка бастыру.

(Башыннан УКЫГЫЗ)

***

Поезд составы, мең төрле газап үтеп, ниһаять, Мәскәүгә килеп туктады. Григорий Афанасьев кирәк-яраклары, документлар салынган чемоданын җәһәт кенә кулына алды да перронга ашыкты. 1942 елның февраль ае иде. Урамда шыксыз, вокзалда халык ташкыны, биредә күбесенчә хәрбиләр, ләкин гади кешеләр дә җитәрлек, араларында эшсез кул кушырып, уңлы-суллы сугылып йөрүчеләр дә бар. Вагоннан чыгып, саф һавада ул бераз аңышмый торды. Аны яшь, көр тавыш айнытып җибәрде:

– Иптәш дәүләт иминлеге майоры! Исәнмесез! Аңа таба лейтенант формасындагы егет ашыга иде.

– Лейтенант Соколов! Иптәш дәүләт иминлеге майоры, миңа сезне озатып куярга әмер бирелде, – диде теге егет, Афанасьевның кулыннан чемоданын алып.

Алар, вокзалдан чыгып, юл читендә торган җиңел машинага утырдылар.

– Сезне башта кунакханәгәме? – дип сорады Соколов, юлдан күзен алмыйча.

– Юк, өлгерермен. Башта Үзе янына.

– Яхшы, иптәш дәүләт иминлеге майоры!

Һөнәри тоемлавы бу юлы да ялгышмады – вокзалдан ук Нафталий Френкель кабинетына килеп, ул дөрес эшләгән, биредә аны инде зарыгып диярлек көтәләр. Кабул итү бүлмәсеннән туры кабинетка озаттылар. Афанасьев башта Френкель, аннары бүлмәдәге тагын бер генерал белән исәнләште.

– Сез әлегә таныш түгел бит, – диде Нафталий Френкель, нигәдер өстәл янына утырырга ашыкмыйча.

– Гвоздевский Фёдор Алексеевич. Ул минем урынбасарым, Байкал-Амур магистрале төзелешен җитәкләүче кеше. Ә бу – Афанасьев Григорий Давыдович. Без аны әле генә көнбатыш фронтындагы саклану ныгытмалары төзелешеннән чакыртып алдык. Икегез дә уңган, булган кешеләр. Партия һәм иптәш Сталин сезгә яңа эштә зур өметләр баглый.

Афанасьев тормышында үзгәреш булачагын кичекмәстән Мәскәүгә чакыру алгач та сизенгән иде. Димәк, яңа эш... Гвоздевскийга аның хакында, күрәсең, мәгълүм. Ләкин кызыксынуы зур булса да, вакытыннан алда сораулар биреп, җитәкчеләрнең кәефен кырырга ярамый. Френкель кул сәгатенә күз салды.

– Вакыт җиткән, безне Лаврентий Павлович көтә.

Алар, өчәүләшеп, Лаврентий Берия кабинетына юнәлделәр. Алар кергәндә Берия аягүрә баскан килеш телефон төрепкәсен кысып тотып тора иде. Ул ишектәгеләрне кулы белән ымлап кына сәламләде дә бик зур дикъкать белән кемнедер тыңлавын дәвам итте. Аннан соң: «Аңладым, иптәш Сталин», – дип, төрепкәне куйды.

– Утырыгыз, иптәшләр, – диде ул, үзе дә киң өстәле янында урын алып. Әйтерсең, бүлмәдәгеләр белән әле күптән түгел генә күрешкәннәр, ул һәркайсын да шәхсән белә. Афанасьевны күргәне бар анысы, ләкин җәелеп утырып гәпләшкәннәре юк. Хәер, Григорий Давыдович бу бүлмәдәге тәртипләрдән бик яхшы хәбәрдар...

Берия өстәл тартмасыннан бер документ тартып чыгарды.

– Иптәшләр, 1942 елның 15 февралендә Дәүләт Оборона Комитеты бик мөһим, гадәттән тыш яшерен карар чыгарды. Сез, биредә утыручылар, – ул каршындагы өчлекне түгәрәк пыялалы күзлеге аша барлап чыкты, – барыгыз да дәүләт сере белән эшләүче кешеләр, шуңа курыкмыйча сөйләшәбез. Карарның нөсхәсе сезгә җиткерелер, мин аны тәфсилләп укып тормыйм. Ике сүздә генә төп мәгънәсен аңлатам. Быелның 23 гыйнварындагы карар нигезендә безнең Эчке эшләр буенча Халык Комиссариаты Ульяновскидан Сталинградка кадәр тимер юл төзелешен башлады. Аны иптәш Фёдор Алексеевич Гвоздевский җитәкли. Без иптәш генералны махсус рәвештә Байкал-Амур магистрале төзелешеннән күчердек, бүген ул безгә биредә кирәк. Кайберләрегезгә мәгълүм булганча, БАМ төзелеше әлегә туктатылды, аның хәзерге шартларда әһәмияте кимеде, дип әйтик. 15 февраль карары исә ТАССРдагы Зөя станциясеннән Ульяновскига кадәр тимер юл төзелешен күздә тота. Нәтиҗәдә, Идел яры буйлап Зөядән Сталинградка кадәр хәрби тимер юл – рокада сузылырга тиеш. Җәмгысе мең чакрымга диярлек ара. Безгә моның өчен 1942 елның азагына кадәр вакыт бирелә. – Берия, графиныннан су салып, тамагын чылатып алды. – Фашистларны туктатасы бар, ә моның өчен ышанычлы транспорт чарасы бик тә кирәк.

Берия, теге документны өстәл тартмасына кире салып, кулына ниндидер папка алды. Афанасьевның эче «жу» итеп китте. Бу – аның шәхси эше иде.

– Григорий Давыдович Афанасьев, – дип укыды Берия, аннан янә түгәрәк пыялалары аша майорга караш ташлады. Бер мизгел текәлеп торгач, игътибарын кире шәхси эшкә юнәлтте. – Сез, иптәш майор, үзегезне безнең уртак эшкә чын күңелдән бирелгән тугры кеше итеп күрсәттегез. Бүген көнбатыш фронтында башкарган хезмәтегезне дә күрәбез, ул зур дәрәҗәдә сезнең шәхси сыйфатлар бәрабәренә дә ирешелде. Сезнең кебек кеше безгә бүген үтә дә җаваплы участокта кирәк. Ничек уйлыйсыз, булдыра алырсызмы? Сүз япа-ялан басуда барысын да юктан оештыру турында бара.

Афанасьев урыныннан сикереп торды.

– Партиянең, иптәш Сталинның һәм сезнең ышанычны һичшиксез аклаячакмын, иптәш Эчке Эшләр буенча Халык Комиссары! 

– Утырыгыз, Григорий Давыдович, утырыгыз. Акларга туры киләчәк, чөнки, бердән, төзелеш безнең комиссариатка йөкләнә, икенчедән, Дәүләт Оборона Комитеты карарларын вакытында үтәү иптәш Берия өстендә.

Берия, урыныннан торып, күрше өстәлдәге карта янына килде, башкаларны да үзе янына чакырды.

– Барлык төзелеш эшләре өчен дә җаваплы кеше итеп Нафталий Аронович Френкель билгеләнә. Сораулар, мөрәҗәгатьләр, гозерләр – барысы да аның аша. Зөя – Ульян тимер юлы участогы өчен НКВДның Тимер юллар төзелеше буенча Баш лагерь идарәсе составында Идел буе төзәтү-хезмәт лагере идарәсе оештырыла. Волжлаг. Иптәш Афанасьев, сез аның җитәкчесе итеп билгеләнәсез. – Берия каләме белән картага төртеп күрсәтте. – Урнашу урыны – Казан шәһәре. Башлангыч пункттан ерак түгел Зөя бистәсе бар. Аны тоткыннарны кабул итү базасы буларак кулланырсыз. Анда иске чиркәүләр күп, барак урынына шуларны файдаланырга мөмкин. Григорий Давыдович, сезгә сак хезмәте белән әллә ни чиләнәсе булмый – лагерь контингенты чикләнгән булачак, күбрәк Идел буе нимесләрен җибәрергә планлаштырабыз. Фронт сызыгы иптәш Гвоздевский участогына артык якын, анда нимесләрне куллану куркыныч. Һәм, әлбәттә, җирле халыктан хезмәткәрләр җыярга туры киләчәк. Урындагы хакимиятләр белән тыгыз элемтәдә эшләгез. Дәүләт Оборона Комитеты карары белән өркетә аласыз. Аңлашылдымы, иптәшләр?

– Иптәш Берия, рөхсәтме? – дип, паровоз гүләве төсле тавыш белән аваз салды Гвоздевский.

– Әйе, иптәш Гвоздевский.

– Рельсларны кайдан алырбыз? Промышленность бөтен көчен фронтка җикте, без бүген рельс чыгаруны туктаттык диярлек... Берия уйга калды.

– Нинди тәкъдимнәр бар?

– Әгәр рөхсәт икән, – Гвоздевский янә сүзгә кушылды. – Мин БайкалАмур магистраленең бер өлешен сүтеп, рельс белән шпалларын бирегә китертергә тәкъдим итәм.

– Шәп тәкъдим, иптәш Гвоздевский! – Бериянең йөзендә бер генә мускул да кымшанмады, ләкин тавышында ниндидер шатлык хисе бар иде. – Тик бу фикерне башта Дәүләт Оборона Комитеты аша үткәрергә кирәк.

Кинәт өстәлдәге телефон шалтырады. Берия тиз генә барып, төрепкәне алды да, бүлмәдәгеләргә сөйләшү тәмам булуын ымлап, кабинеттан чыгарга кушты.

Бу очрашудан соң Григорий Афанасьевка әле бик озак Нафталий Френкель бүлмәсендә булырга туры килде. Френкель аңа эшнең нечкәлекләрен аңлатты, аерым күрсәтмәләр бирде, тиешле документларны тапшырды. Аннан чыкканда, вакыт инде кичкә авышкан, караңгы төшә башлаган иде. Юлдан килгән Афанасьев шунда гына никадәрле арганлыгын тойды. Куллары авыр чемоданын да күтәрер хәлдә түгел, көне буе авызына берничә стакан судан башка берни капканы булмады. Афанасьев НКВД бинасында урнашкан ашханәгә юл алды.

Ашханәдән тиз генә капкалап чыкканда, янәдән паровоз гүләвенә охшаш тавыш ишетелде:

– Григорий Давыдович, бирегә килегез! – Фойедагы кәнәфиләрнең берсендә Гвоздевский елмаеп утыра иде.

– Әлбәттә, иптәш генерал, мин хәзер...

– Безгә бик авыр йөк салдылар, Григорий Давыдович, – диде Гвоздевский, Афанасьев янәшәсенә утыргач та. – Бер мең чакрым ара, бер ел да вакытыбыз юк. Әйтте диярсең, әле бирелгән кадәр срогын да кысачаклар. Кулыбызда проект түгел, юл үтәсе җирләрнең рәтле-юньле карталары да юк.

– Аңлыйм, иптәш генерал...

– Безгә проект һәм төзелеш эшләрен берьюлы алып барырга туры киләчәк. Башкача чара юк. Шуңа да, проект ясаучылар килгәч, аларны да, эшчеләрне дә трасса буйлап сузыгыз. Мин шулай эшләргә уйлыйм. Кайбер таләпләрдән тайпылырга мөмкин: бетон юк икән, агач белән алмаштырырга була, зуррак көчәнешле кабельләрне кечерәге белән. Сугыш мәңге бармас, аннан соң тиешле нормативлар буенча төзәтербез. Ә хәзер безгә поездлар йөри алырлык юл кирәк. Борчылмагыз, Григорий Давыдович, проектчыларның шәпләрен бирәм, алар сезне авыр хәлгә куймас.

– Рәхмәт, иптәш генерал!

– Аннан соң, таякның авыр башы барыбер миндә, сездә ике йөз чакрым булса, миндә сигез йөз, – дип гөлдерәтеп көлде Гвоздевский.

Алар аерылышканда аралашып, очрашып торырга сүз куештылар. Гвоздевский берәр көнне үзенә кунакка да чакырды, бу юлы илле граммга вакыт җитмәде, ләкин, һичшиксез, бер чәкешеп салырга кирәклеген искәртте. Лейтенант Соколов Афанасьевны кунакханәгә илтеп куйганда, урамда кара төн иде инде...

Казанга килгәч тә, Григорий Афанасьев киң колачлы эшчәнлек җәелдереп җибәрде. Казанда идарәгә бүлеп бирелгән бинаны тәртипкә китерде, җитәкчелек составын раслады, аларның вазифаларын билгеләде. Төзелеш, режим хезмәте, материаллар, азык-төлек, кием-салым белән тәэмин итү – боларның барысын да алдан уйлап документларда теркисе, еллык планга кертәсе бар иде.

Икенче яктан төзелештә эшлисе тоткыннарны да урнаштыру турында уйларга кирәк. Афанасьевның көне Казан белән Зөя бистәсе арасында уза иде. Бистәдә мөмкинлекләр шактый, биредә тоткыннарны урнаштырырга чиркәү һәм монастырь биналары җитәрлек. Нәтиҗәдә Зөядә аерым лагерь пункты барлыкка килде. Төзелешне кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә тиешле үзәк база да шунда ук урнашты. Озак та үтми, лагерь пунктына Карелиядәге Сорока төзәтү-хезмәт лагереннан махсус контингент килде. Үзе чисталык яраткан Афанасьев, пычракка баткан, бетләгән тоткыннарны күреп, җирәнүен яшермәде. Лагерь пункты начальнигы Бронислав Кацнельсонга кичекмәстән мунча оештырып, баракларга урнаштырганчы тоткыннарны юындырырга кушты. Афанасьевны бер генә нәрсә шатландыра – Сороклагтан килгән тоткыннарның тимер юл төзелеше тәҗрибәсе бар.

Март башында гаилә әгъзалары белән бергә проект эшләре белгечләре дә бирегә күченергә кереште. Беренче партияне Афанасьев үзе каршылады. Аңа озын буйлы ябык гәүдәле кеше исәнләшергә дип, кулын сузды.

– Николай Иванович Маккавеев, экспедиция начальнигы, – диде ул.
– Майор Афанасьев.

Маккавеевның шәхси эше белән танышырга да өлгерде Афанасьев. Геологиядә шактый башлы белгеч, фәнни хезмәтләре дә бар. Сугышка да үз теләге белән киткән. Ләкин нәкъ менә шул фән аркасында зыян күрә дә инде Маккавеев. Ленинградка кандидатлык диссертациясе якларга кайтып килү өчен бер көнлек ял ала, әмма вакытында кире килеп җитә алмый. Тимер юлларны бомбага тоту аркасында тоткарлык килеп чыкты дип акланса да, аны барыбер кулга алалар. Озак тотмый җибәрәләр, әлбәттә, ләкин биографиясендә бу вакыйга барыбер кара тап булып кала. Күптән түгел исә бер төркем галимнәр хәрбиләрне Маккавеевның объектлар төзелешендә файдалырак булачагына инандыра. Фронттан чакыртып алалар. Һәм менә ул биредә.

– Безнең әлегә беренче төркем генә килеп җитте, төп хезмәткәрләр март азакларына көтелә, – диде Маккавеев.

– Без сезне Кочемирово бистәсенә урнаштырырбыз, – диде Афанасьев. Йорт саен кешеләргә фатирга керергә туры килер. Матди-техник база ничегрәк?

– 11 ЗИС-5 һәм 4 ГАЗ-АА автомобильләре бар, ләкин әлегә аларның барысы да килеп җитмәгән, – диде Маккавеев.

– Мондый юлларда машина белән әллә ни ерак китә алмассың, – диде Афанасьев.

– Машиналары бер хәл аның, иптәш майор, һөнәри җиһазлар юклыгы куркыта. Бораулау техникасы бөтенләй дә юк...

– Көтәргә вакытыбыз калмады, иптәш Маккавеев, кичекмәстән эшкә керешергә кирәк.

– Аңлыйм, иптәш майор. Безгә беренче шәпкә атлар кирәк булыр, сез дөрес әйтәсез, юллар юк. Икенчедән, көрәкләр ярап куяр иде – күп урыннарда кар ята, аны чистартып җиргә кадәр төшәсе бар...

– Көрәге табылыр ла...

– Һәм палаткалар...

– Палаткаларыгыз да юкмы?

– Утызлап комплект кына, ә безгә бөтен трасса буйлап таралып эшлисе...

Афанасьев проект экспедициясен барлык кирәк-ярак белән мөмкин кадәр күләмдә тәэмин итәргә боерды. Икенче көнне алар бергәләп, самолётта тимер юл үтәргә тиешле трассаны карап чыктылар. Урыны белән кар астында ятучы басуларга, урманнарга карап, Маккавеев үзенең карталарында нидер сыза, төзәтә, үзе генә аңлаган телдә пышылдап куя.

Афанасьев Маккавеев белән бергә самолётка утырган белгечләрнең йөзләрен күзәтте. Аларда нык киеренкелек сизелә. Проект әзерләүчеләр вакытның бик кысан икәнлеген, бөтенләй дә юклыгын яхшы беләләр. Бурычны үтәп чыкмаган очракта ни көтәсен дә чамалыйлар. Самолёт белән кире Казанга кайткач, алар Маккавеев белән Волжлаг идарәсе бинасына юнәлделәр. Кабинетка кереп, чәй эчеп җибәргәч, Маккавеев бераз ачылып китте кебек.

– Бик катлаулы эш көтә безне, иптәш майор, – диде ул, маңгаена бәреп чыккан тирне сөртеп.

– Бер генә дә шигем юк...
– Безнең әле проект та юк, җирләр өйрәнелмәгән, карталар да аннан-моннан гына сызылган. Моңа, гадәттә, берничә еллап вакыт кирәк.

– Безнең максат кышка кергәнче тимер юлны сафка бастыру. Боерыклар тирәсендә сафсата кору урынсыз да, мәгънәсез дә, Николай Иванович.

– Аңлыйм, иптәш майор, бик яхшы аңлыйм... – Маккавеев өстәлдә яткан блокнотына күз салды. Самолётта очкан вакытта ул анда әледән-әле ниндидер мәгълүматлар теркәп барды.

– Хәзерге вакытта безнең экспедициянең төп өлеше Рязань өлкәсендә саклану ныгытмалары төзелешендә. Аларга бирегә килү турында боерык җиткерелде, март азакларына барысы да монда булыр дип уйлыйм. Йөзгә якын кеше. Башлыча каядыр урнаштырырга кирәк, белгечләр арасында гаиләләрен алып килүчеләр дә бар.

– Тору урыны Кочемирово авылында булыр. Экспедиция штабын Зөя станциясендә урнаштырырга тәкъдим итәм.

– Анысы яхшы. Ләкин, минемчә, бераздан безгә Буа шәһәренә барып, экспедициянең үзәген шунда оештыру дөресрәк булыр. Ник дигәндә, Буа шактый зур шәһәр, безнең трассаның уртарак җирендә дә тора.

– Буада кирәкле биналар табып куярга әмер бирермен, – диде Афанасьев, үзе дә өстәлдәге кәгазьгә әлеге мәсьәләне теркәп куйды.

– Рәхмәт. Безнең һөнәри инструментлар белән зур проблема, ә алардан башка эш бармаячак. Җирле хакимияткә мөрәҗәгать итеп, алардан ярдәм сорый алабызмы? Казан бит университетлы шәһәр, биредә кайбер җиһазлар табарга мөмкин дип уйлыйм...

– Обком белән бусын да сөйләшербез.

– Григорий Давыдович, мин сезгә күпме контингент бүленгәнен белмим, миңа анысы кирәк тә түгел. Ләкин белеп торыгыз – шактый зур күләмдәге эш көтелә. Грунтны чыгарасы урыннар күп, поезд трассасы тигез булырга тиеш. Зөя, Гөбенә, Бәрле елгалары аша күперләр салу шактый көчне алачак. Кечкенә чокыр-чакырлар аркылы да махсус корылмалар төзисе...

– Кешеләр җитәрлек булачак, сез безгә проект документларын тизрәк әзерләп бирегез. Вакыт кысанлыгын үзегез дә искәрттегез, шуңа күрә проектлаштыруны һәм төзелешне берьюлы алып барырга туры киләчәк. Сезнең экспедиция вәкилләрен дә, төзүчеләрне дә бөтен трасса буйлап бүлеп чыгачакбыз.

– Берьюлы бөтен трассаны төзүгә керешәбезме?

– Нәкъ шулай.

Маккавеев бераз гына уйга калды.

– Яхшы, бу мөмкин эш. Мин экспедицияне җиде өлешкә бүләрмен. Күперләрне, чокырлар аша кичүләрне ахыргы этапка калдырабыз, алар игътибар белән өйрәнүне таләп итә. Без әлегә елгаларның язгы ташуда үзләрен ничек тотуын белмибез.

– Килештек, Николай Иванович! – Сөйләшү тәмам булуына ишарәләп, Афанасьев урыныннан торды. Аның белән саубуллашып, Маккавеев чыгып китте.

Юллар юк, трасса катлаулы урыннардан да уза, ләкин биредә бер отышлы як та бар – поезд юлына Зөя елгасы бик якын урнашкан. Афанасьев өчен бу уйланырлык, төн йокламаслык детальгә әверелде. Самолёт белән трассаны карап чыкканның икенче көнендә ул үзе янына ТАССРның обком секретаре Илья Михайлович Ильинны чакыртып алды. Төзелеш эшләренә җирле хакимият тарафыннан ярдәм күрсәтү бурычы нәкъ менә аңа йөкләнгән иде. Исәнләшкәч тә, Афанасьев турыдан эшкә күчте.

– Илья Михайлович, Зөя елгасында навигация кайчан башлана?

– Навигация? – Ильин гаҗәпләнүен яшермәде. – Балыкчы көймәләре йөзсә генә инде анда. Зур теплоходларның кергәнен хәтерләмим...

– Шулай укмыни?... Миңа елга шактый тирән кебек тоелды.

– Язгы ташуда шулай инде ул, аннан соң саега.

– Пристань начальнигын чакырта аласызмы? Ильин каушап калды, аннан соң, күз карашы белән генә рөхсәт сорап, Афанасьевның өстәлендәге телефонга үрелде. Егерме минуттан шабыр тиргә баткан Казан пристане начальнигы алар каршында басып тора иде.

– Зур пароходлар белән Зөягә кергән юк... – диде ул, дөресен әйтүенә чын күңелдән үкенүен яшермичә.

– Зур пароходлар кирәкми. Мөмкин кадәр киң төпле нинди судноларыгыз бар?

– Бар инде алар... – Пристань начальнигы кызарып-бүртенеп чыкты. – «Ветлуга», мәсәлән, «Дирижабль», «Иокоганчик»...

– Беттеме?

– Тагын берничәне оештырырга мөмкиндер...

– Алайса, – диде Ильин пристань начальнигына, – бозлар киткәч, Зөянең фарватерын катерда тикшереп, кораблар хәрәкәте өчен юнәлешне билгеләгез.

– Илья Михайлович дөрес әйтә, безнең вакыт бик тар. Зөя елгасы мөмкинлекләрен анда су күләме кимегәнче кулланып калырга кирәк.

– Елгаларны да кирегә борасыз, Григорий Давыдович, – дип тел шартлатты Ильин, пристань начальнигы калтыранган аякларында чыгып киткәч тә.

– Борырсың монда, Илья Михайлович... – Бераз уйга калып торгач, Афанасьев янә аңга килгән төсле булды.

– Сезгә дә үтенечем зур, иптәш Ильин. Верховный Совет Президиумының 13 февраль карарын хәтерлисездер. Анда хәрби чорда шәһәр халкын мобилизацияләү турында сүз бара.

– Әйе, уналты яшьтән 55 яшькә кадәргеләрне...

– Нәкъ шулай. Безнең төзелеш очрагында да аны кулланырга туры киләчәк. Үзебезнең көчләр белән генә ерып чыгарлык түгел. Шулай ук якын-тирә авылларда яшәүчеләрне.

– Аңлыйм... – Ильинның йөзе каралды. – Ләкин кайдан табып бетерәсе соң ул эшче кулларны? Яшьләрне фронтка озаттык, калганнары барысы да хезмәттә. Хәзер менә чәчү башланырга тора, аннан соң печән өсте, урагы да килеп төртеләчәк. Заводлар стахановларча эшли, социалистик ярышта катнашып, бер-берсен уздырырга маташа, уздырмасаң, анда да – бетте баш.

– Мин дә сезне аңлыйм, Илья Михайлович. Ләкин шуның өчен сугыш чоры инде бу. Квоталар билгеләгез. Фәлән завод фәлән кеше җибәрергә тиеш, фәлән колхоз фәләнне. Теләсә нишләгез, тик бу эшне оештыру сезнең өстә.

Ильин бу сүзләрдә янау да, ялвару да ишетте. Афанасьевка җиңел түгеллеген ул да бик яхшы белә. Икенче яктан, обкомга өелгән тау кадәре бурычлар да баса, хәтта махорка үстереп тапшыруның да планы бар. Ләкин икенче якта Дәүләт Оборона Комитеты карары, погоннар...

– Трасса үтә торган районнарны җыеп, аларга кеше исәбе буенча катгый бурычлар куегыз. – Афанасьев Ильинга өстәлендәге документны сузды. – Менә биредә минем исәп буенча кирәк булган кешеләр саны.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2022

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев