Таш калада баш кала... (дәвамы)
Гариф абзый кызының кияүгә чыгар вакыты җиткәнен яхшы аңласа да, аның төрмәдән кайткан зимагур белән кушылырга теләвен бигүк өнәп бетерми иде. Кызы өчен борчылудан битәр, ул халык алдында хурлана иде...
4
Раушаниянең атасы бүген ат җикте һәм ул шуңар утырып менде. Колхоз таралгач,
атлар кимеде, ләкин Гариф абзый, атсыз калудан куркып, ат асрый башлады. Ат
эшкә дә, иткә дә бара. Атларны картайганчы тотмый, вакытында суя торган иде. «Ат
тотмаган ир ирмени инде ул, атсыз калган колхозны колхоз дип әйтеп буламы!?»
— дия торган иде ул, авыл хуҗалыгы турында берәр төрле сүз фәлән чыккаласа.
Бишкүлдә он тегермәне әле дә бар. Совет чорында төзелгән күп кенә
тегермәннәр, икмәк пешерү цехлары тирә-якларда инде күптән таркалып бетте,
ә менә бу авылда он тегермәне әле дә сакланып калган иде. Билгеле, хәзер анда
югары сортлы он тарттырмыйлар, шулай да фуражга булса да ярап куя иде.
Алтын көз. Инде өченче көн яңгыр яуганы юк. Аяз, кояшлы көн. Кырлары
бушап калган такыр юлда яңгыр эзләре күзгә чалына, су җыелган урыннарда
бөҗәкләр, комбайннан киселеп калган үлән бөртекләре йөзеп йөри. Урып-җыю
эшләре инде бетеп бара, тракторлар көзгә басуларны сөрә башлады.
Ата белән кыз юл буе сөйләшмичә бардылар. Гариф абзый кызының кияүгә
чыгар вакыты җиткәнен яхшы аңласа да, аның төрмәдән кайткан зимагур белән
кушылырга теләвен бигүк өнәп бетерми иде. Кызы өчен борчылудан битәр, ул
халык алдында хурлана иде. Кемнең төрмәдән чыккан кешегә газиз баласын
бирәсе, аны гомерлеккә төрмәче белән бәйлисе килсен ди. Бу турыда өйдә сүз
күп булды, алар кызларына тегеләй дә, болай да аңлатып карадылар. Ә Раушания
барыбер үзенекен сукалады. Кызының шундый үзсүзле һәм кире бала булуына
шаклар катты абзый. Әйе, ул чирле, йөрәге чирле, шуның аркасында читкә чыгып
китәргә дә җөрьәт итмәде. Авылда өйләнмәгән, акыллы егетләр шактый, җитмәсә.
Әнә Җәмәли малаен гына ал! Газда эшли. Акчалы. Кыз артыннан килеп тә, йөреп
тә карады, юкса. Юк, яратмады шуны. Ә шул төрмә кошын нигәдер үз итте.
Җүләр! Җиде ел көтте бит шуны! Ничә тапкырлар янына барды, качып барды!
Апаларына кунакка барам, дип, калага чыгып китә дә, атналар буе шунда ята,
төрмәгә свиданиегә йөри. Ярата, имеш! Ярату шундый була микәнни соң!?
Гарифның аты тегермән янына барып туктады. Кызы: «Әти, мин озак
тормыйм!» — дип сарык тиресе җәелгән арбадан шуып төште дә, урам аша, иң
беренче тыкрыкка кереп китте. Атның тезгенен рәшәткә баганасына бәйләп
торган Гариф абзый, авыр сулап, кызның артыннан карап калды...
Нигәдер ашыгып барды ул. Алар инде өч көн күрешмәгәннәр иде. Уыкты,
кабаланды. Ә аңа ашыгырга да, чабарга да ярамый. Өйнең бусагасыннан атлап
кергәндә аның бик нык йөрәге какты, тыны кысылды. Ул кергәндә, Кәримә
әле һаман да оныгы янында тәмләп чәй эчеп утыра иде. Кыз аны күргәчтен
бер мәлгә югалып калды, кызарынды, бузарды...
— Ой...исәнмесез...
— Раушания! Кер! — Инсаф аны күргәч, исе китте һәм тиз генә ашаган
урыныннан сикереп торды. Киләсен белдереп, хәтта кәрәзле телефоннан да
шалтыратмады.
— Кер, әйдә! — дип кыстаган булды аны Кәримә. — Мактап йөрисең икән!
Күчтәнәчтән авыз ит!
— Рәхмәт! Мин...бүген килергә дә уйламаган идем. Әти тирмәнгә он тарттырырга
бодай алып менде. Нигәдер аңардан каласым килмәде. Килмәскә иде...име...
— Юк, син нәрсә! — диде Инсаф, аның кулыннан алып. — Бүген мин
болай да синең артыңнан төшәргә дип тора идем әле. Шалтыратам, телефоның
недоступен. Бүген миндә, беләсең килсә, аулак өй, яшьләр җыела...
Төрмәдән кайтканнан соң, дусларын, туганнарын, танышларын җыйнап өендә
кунак итү уен Инсаф күптән башына киртеп куйган иде. Кайтуга ук кунак җыя
алмады, ничектер килеп чыкмады. Аннан әлегә эшләми дә, акча яклары да такыр.
Дәү әнисеннән мәҗлескә акча сорарга яхшысынмады, ашарлык-эчәрлек кенә ул
аңа болай да биргәләп тора иде. Шуны аңлаган авыл яшьләре мәҗлесне, ягъни
аулак өйне үзләре оештырырга булдылар. Хәзер яшьләр бер җыелып сыйлануны
аулак өй дип атыйлар. Элеккеге заманнарда аулак өй ул яшь кешенең ата-анасы
каядыр китеп, өйдә үзе генә калгач уздырыла торган бер күңелле чара булган.
Борынгыдан шулай килгән. Тик заманнар алышына, заман белән кеше генә
түгел, гореф-гадәтләр дә үзгәрә, йә ул яңара, йә бөтенләй онытыла, бетә.
— Әйбәт кенә утырыгыз инде! — Кәримә шул сүзләрне әйтеп, әкрен генә
урыныннан кузгалды. Инсаф ашыгып Раушанияне дәү әнисе белән таныштыра
башлады. Алар бер-берсен кеше аркылы гына белсәләр дә, аларның әлегә кадәр
очрашып күрешкәннәре булмады.
— Минем сезгә Кәримә апа дип түгел, ә нигәдер дәвәни дип эндәшәсем
килә! — диде кыз. Монда ниндидер юмалану, яраклашу кебегрәк нәрсә сизгән,
табигате белән шундый нәрсәне, төчеләнүне кабул итмәгән карчык:
— Вакыты җиткәч, эндәшерсең! — дип коры гына җавап бирде.
— Дәвәни, китмә әле! — дип каршына төште аңа оныгы.
— Нишлим монда? Сезгә комачауламыйм, сөйләшегез рәхәтләнеп!
— Дәвәни!
Инсаф Раушанияне, кулыннан борып алды да, Кәримәнең каршына китереп
бастырды. Кызның ипләп кенә биленнән каптырып, аны кочагына алды.
— Дәвәни, мин бит инде сиңа әйткән идем, — дип дәвам итте ул сүзен. — Без
Раушания белән вәгъдәләшкән идек. Тиздән без аның белән өйләнешәчәкбез!
Кәримә: «Дөресме бу?» — дигән сыман булачак кәләшкә карап куйды.
Раушания, «әйе», дип башын аска иде. Карчыкның чытык чыраенда: «Миннән
сезгә ни кирәк суң?» — дигән сөаль чагылды.
— Хәер-фатихаң, дәвәни! — диде шуны бик тиз аңлап алган егет. — Син
бит минем әти белән әни урынына калган кеше!
— Капылт кына... Башка бәргән кебек булды. Әгәр мин булмасам, кемнән
сорар идегез?
— Нәрсәне, дәвәни?
— Фатыйханы?
— Ходайдан! — диде Инсаф.
Кәримә яшьләргә сәер генә карап-карап торды да, болай диде:
— Әй, балалар, ничек каршы килә алам ди мин сезгә! Риза мин, риза... тик...
—Яшьләр бер мәлгә сагайдылар: карт кеше ни генә әйтмәс! — Бер-берегезне
хөрмәт итегез, рәнҗетмәгез! Рәнҗеш һәрчак каргыш булып төшә, шуңардан
сак булыгыз! Сәламәт йөрегез! Хәер-фатихам шул сезгә, балалар! — Соңгы
сүзләрен карчык Раушаниягә адреслап әйтте, кыз аны аңлады, үпкәләмәде һәм
карчыкның сүзләрен кирәк нәрсә, хак вә дөрес нәрсә итеп кабул итте.
— Менә күрәсеңме, барсы да җиңел хәл ителде! — диде Инсаф, дәү әнисе,
аларга хәер-хак теләп, өйдән чыгып киткәч.
— Ә мин ышанмыйм, — диде аңа Раушания.
— Ышанмыйсың? Кемгә?
— Сиңа.
— Миңа?
— Син мине яратмыйсың. Син минем белән уйныйсың кебек.
— Мин? Уйныйм?
— Инсаф!
— Әү, җаным?!
— Үзеңне көчләргә кирәкми. Сөю йә ул бар, йә юк...
— Җаным, син нәрсә инде!? — Әйе, ул йөргән кызының холкын яхшы
белә иде. Болай карап торырга гына гади, сабыр кеше кебек тоела ул, ә эчендә
аның әллә нинди давыллар, җен-пәриләр уйный. Шул хәтле сизгер, ихлас һәм
нечкә күңелле ул, аның белән уйнап, аңа ялган сүз сөйләп тә булмый. — Дәү
әнидән кала, син минем бердәнбер якын кешем. Син — чын кеше. Син мине
ташламадың, миңа хыянәт итмәдең. Төрмәдә утырганда мин үз-үземә сүз
бирдем: исән-сау котыла алсам, чыгуга ук Раушаниямә өйләнәм, дидем...
— Үз сүзләреңне үзең үк раслыйсың түгелме? Мин синнән аерылмаган, мин
сине ташламаган өчен генә үз-үзеңә сүз биргәнсең, антлар эчкәнсең. Бу бит
әле чын ярату дигән сүз түгел, Инсаф!?
— Юләрем! — диде ул сөйгәнен кабат кочып. — Сине яратмыйча мөмкин
түгел.
— Син мине кызганасың гына кебек. Ә кызгану белән ярату, ул икесе ике
нәрсә. Мин бит сәламәт кеше түгел, син беләсең... Моны хәтта дәү әниең дә
белә...
— Белсә нәрсә?
— Җәфаланма минем белән, тап үзеңә тиң кешене! — Раушания, Инсафның
кочагыннан ычкынып, читкә тайпылды һәм нәрсә белән бетәр бу дигәндәй,
тынып калды...
— Ә мин таптым инде!
— Кем ул?
Инсаф озак кына дәшмәде. Ул уйнады, билгеле. Раушания аңардан җавап
көтте, куркып, сагаеп көтте. «Син!» — дип кычкырды егет һәм шундук кызны
күтәреп тә алды. Раушаниянең кинәт кенә чырае агарды, сулышы капты. Егет
аны тиз генә караватка утыртты.
— Бүтән алай эшләмә, яме! — диде кыз.
— Ни булды?
— Йөрәгем урыныннан куба дип торам...
— Гафу ит, чамаламадым.
— Зыян юк... ой... тәмам башым әйләнде минем...
— Мин сине аңламыйм! — Инсаф кызның алдына тезләнде. — Кем син?
Минем өчен кем син? Таш камерада утырганда гел сине генә уйладым, синең
белән тизрәк күрешү турында хыялландым. Син миннән ерак булдың, ләкин син
шундый якын идең. Менә хәзер син минем янымда, тик син миннән нигәдер
еракта, каядыр бик еракта сыман...
— Әйе, бер еракта, бер якында... Нишләп шулай соң ул, Инсаф, нишләп?
— Белмим шул, җаным, әгәр белсәм икән...
Раушания, ашыгып, диварда текелдәгән күкеле сәгатькә карап алды. Әле
генә учын йөрәгенә кысып тоткан кыз, тиз генә торып басты да, егет белән
хушлаша башлады.
— Раушания...
— Әү?
— Каласыңмы бүген?
— Кая?
— Миндә.
— Синдә?
— Әйе, бүген миндә кич яшьләр җыйнала.
— Нигә?
— Аулак өй...
— Аулак өй!? — диде ул, елмаеп. — Бу йорт болай да аулак бит инде, син
үзең генә торасың.
— Каласыңмы?
— Юк! — Кыз катгый иде: уйнап, көлеп сөйләшергә яратмый. — Никахсызмы!?
— Аңладым...
— Аннан...
— Әйе...
— Мин андый күңел ачу чараларын яратмыйм. Чит кешеләр арасында читен
миңа. Шау-шу, чыр-чуны сөймим!
— Кыргый, димәк...
— Әйе...кыргый, — дип килеште ул. — Дөрес әйттең, мин кыргый кеше.
Мин кешеләр яратмыйм. Миңа син дә бик җиткән. Мин...
— Калмыйсың, димәк?
— Юк, мине әти көтә... Ярый, миңа вакыт...
— Яхшы, мин сине төшеп алырмын!
— Кирәкми, йөрмә!
— Нигә?
— Әти мине барыбер җибәрмәячәк...төнгә...
— Син бит бала-чага түгел инде. Төшимме артыңнан?
— Юк, мин үзем дә теләмим.
— Ну, ярар, үзеңә кара, тик соңыннан үкенерлек булмасын...
Инсаф бу сүзләрне кызга берникадәр үпкәләбрәк әйтте. Кызның үзсүзлеге,
тәкәбберлеге аның ачуын чыгарды. Раушания кабат-кабат: «Юк, килмим!»
— дип әйтеп чыгып киткәч тә, бу юлы ул нигәдер аның артыннан чыгып
йөгермәде, аны, гадәттәгечә, озата да бармады. Беренчедән, аның кырыс атасын
күрәсе килмәде, икенчедән, ул шулай итеп яраткан кызын, ягъни булачак
кәләшен тәрбияли алырмын дип уйлады...
5
Кунаклар кичкә генә җыелып беттеләр. Аңа хәтле Мәхмүтнең кәләше Алсинә
килеп, Инсафларның аш ягында матур итеп табын әзерләп китте. Мәхмүт
Инсафка анасы ягыннан туган тиешле кеше иде. Алар яшьтән үк, балачактан
ук бер-берсенә: «Туганым!» — диеп яшәделәр, кыскасы, бергә уйнап үстеләр.
Аларның дуслыгы Инсаф төрмәгә утыргач кына өзелде. Мәхмүт әллә кайларга
ыргылмады, армиядән кайтуга ук, райондагы милиция бүлегенә эшкә урнашты.
Озак кына өйләнмичә йөргән иде, инде менә үзеннән биш яшькә кечкенә
Алсинә белән өйләнешергә булганнар. Кәләш тә тумышы белән шушы яктан,
шушы авылдан иде. Инсафның Мәхмүткә әзрәк үпкәсе бар: төрмәгә утыргач
ул туганын бөтенләй онытты. Соңрак ул аны үзенең эчке органнарда хезмәт
итүе, милициядә тоткыннар белән аралашуны бигүк хуп күрмәүләре белән
аңлатырга тырышты. Инсаф бар булган үпкәләрен авылга кайтуга ук онытты,
туганы белән кабат дуслашты. Хәер, туганы әллә ни эреп китмәде, шулай да
Инсафның чакыруына каршы килә алмады.
Кунакка аның белән бергә укыган яшьтиләре дә килде. Сылу, Хәмдия
һәм Хәсти. Алар барсы да авылда яшиләр. Хәсти белән алар бер класста һәм
хәтта бер партада утырып укыдылар. Бик тә авыр укыды, дәресләрен дә гел
башкалардан гына күчереп яза торган иде. Инсаф отличник ук булмаса да,
дүртле һәм бишлегә генә укыды, шуннан түбән төшмәде. Нәселләрендә әбисе
(сүз Хәлимә турында бара!) укытучы булгангамы, әллә үзе бик ушлы булып
тугангамы, егет мәктәптән яхшы аттестат белән чыкты. Хәстине көч-хәл белән
тартып чыгардылар. Шуңа күрә дә ул читкә китәргә ашыкмады, башта комбайн
ярдәмчесе булды, аннан, авылга инвесторлар килгәч, фермага терлек караучы
булып урнашты. Бүген ул фермада сыерларның асларын чистарта, ат җигеп,
тирес чыгара. Холкы белән ул шактый шук, мәзәкчән һәм күңелле кеше иде.
Тиктомалдан гына берәр кызык нәрсә сөйләп куя да, көлдерә-көлдерә, артыңа
утыртып китә. Ул әле һаман да өйләнмәгән, өйләнергә уенда да юк, күрәсең.
Авылдагылар (дөрес булса!) бик яшьли кияүгә чыгып, ике баласы белән тол
калган Хәмдия тирәсендә чуала икән дип тә сөйлиләр. Сыер савучы Хәмдия
Инсафтан бер класска югары укыды, мәктәпне алданрак бетерде. Ул Инсафлар
урамында, ике йорт аша гына тора, алар хәзер бер-берсе белән һәркөн диярлек
күрешеп, исәнләшеп китә торганнар иде. Хәмдия җор күңелле, сүз эзләп кесәгә
керә торган хатын түгел, әйтсә, сүзен чартлатып әйтә торган иде. Бу яктан алар
Хәсти белән бик тә охшашлар, икесе дә бертөрле булгач, бер-берсен төрттереп
алып, бәхәсләшергә һәм хәтта ачуланышырга да күп сорап тормыйлар иде. Сылу
Инсаф белән яшьтәш булса да, ул авылда түгел, район мәктәбенә йөреп укыды.
Бишкүлдән районга биш кенә чакрым, шуңа күрә бик күп бала үзәккә барып
укыды. Ләкин Сылу, нихәтле генә яхшы укыса да, калага китәргә ашыкмады,
салада калды. Педагоглар тәрбияли торган училищеда экстерн белән генә укып
чыкты да, авылга кайтып, балалар бакчасына эшкә урнашты. Башта ул Мостафа
атлы авыл егетенә кияүгә чыкты, ләкин ул бик нык эчә һәм сугыша башлагач,
аңардан аерылды. Мостафадан бер ир бала да тапты, ләкин ул, чирле булып,
озак яшәмәде, өч яшендә үлде. Мостафа Сылу белән аерылышырга теләмәгән,
хәтта бер мәлгә эчүен дә ташлап торган, янәдән кушылуны сорап, аңа килеп
ялынып та караган, тик хатын барыбер эремәгән. Бер кискән икмәк телеме
кире ябышмый, янәсе! Ул Сылуны бик нык мыскыл итеп, каргап ук киткән
һәм әнә шуның каргышы яшь балага төшкән, диләр, шуннан соң ул бала озак
тормаган, җан тәслим кылган. Дөресме бу, хакмы, ансын тәгаен генә беркем
дә белми. Шул хәлдән соң хатынын каргаган ир бөтенләй түбән тәгәрәде, эчеп,
исереп, урамнарда, койма буйларында кунып йөрде. Бу хәл әле дә дәвам итә
һәм инде кеше кыяфәте калмаган Мостафаны Инсафка берничә мәртәбә урамда
һәм клуб буенда очратырга туры килде. Инсаф төрмәдән чыгар алдыннан гына
Сылу үзенә яңа пар тапты, Үзбәкстаннан шабашкага дип килгән бер үзбәк егете
белән танышты. Авылда алар яңа мәктәп салдылар, ул шунда штукатур эшләре
белән шөгыльләнде. Үзбәкнең Ташкент якларында үз гаиләсе, үз балалары бар
икән, дип тә сөйлиләр, ләкин бу сүзләрнең ничаклы дөреслеккә туры килүе
әлегә берни белән дә расланмаган иде.
Табын аш ягында әзерләнде. Табынның иң кызган вакытында гына Мәхмүт
Алсинәне зал ягына алып чыкты.
— Мәхмүт, нишләп син мине монда алып чыктың? — дип сорады аңардан
кыз.
— Кысан анда, ә монда иркен! — дип җавап бирде әзрәк кенә аракы кәккән
егет һәм ул шундук Алсинәне кочаклап та алды.
— Ялгызың каласың килдемени соң?
— Ансы да бар инде! — Мәхмүт Алсинәне кочып үбә генә башлаган иде,
аш ягыннан кинәт кенә Инсаф килеп керде.
— Мәхмүт! Алсинә! Нишләп качтыгыз?! — диде аларга хуҗа егет.
— Менә... Алсинәгә аңлатып торам әле, — дигән булды Мәхмүт.
— Мәхәббәтеңнеме? — дип елмайды Инсаф.
— Юк... бу якта киң дә, иркен дә!
— Соң, әйдә, өстәлне бу якка алып чыгабыз! — дип шар ярды хуҗа.
— Кызлар, егетләр! Әйдәгез, өстәлне түр якка алып чыгабыз! Җитте анда сезгә
кысылып утырырга!
Үзбәк белән Хәсти, аш-су тулы табынны өстәле белән бергә күтәреп, түр якка
алып чыктылар. Хәмдия белән Сылу, өстәлдәге ризыклар идәнгә коелмасын дип,
өстәл артыннан ияреп, саклап килделәр. Ниһаять, мөхтәрәм өстәл түр якның
уртасына барып урнашты. Барсы да шуның янына тезелешеп утырдылар. Бер
Инсаф кына басып калды. Ул башланган яртыдан гади генә рюмкаларга кабат
аракы салып чыкты һәм, шуларның берсен кулына алып, болай диде:
— Егетләр, кызлар! Мин бу көннәрне бик озак көттем. Сез минем якын
дусларым! Мәхмүт минем туганым, Аллага шөкер, ул инде тиздән башлы-күзле
булырга тора. Ходай аларның икесенә дә бәхет өләшсен! Сылу белән инде без
гомергә аралашып яшәдек, яхшы дуслар булдык. Егет белән кыз арасында
дуслык була алмый, диләр, була, ник булмасын, безнең бу дуслык — шуның
бер матур үрнәге. — Сылуның җиңелчә генә иңеннән сыйпап, ул аның янында
утырган үзбәккә ишарә ясады. — Гафу ит, иреңнең исемен белмим...
— Шамил! — диде Сылу. — Үзбәкстаннан килде...
— Шамил түгел, Шаман ул! — дип көлде тешсез Хәсти.
— Да... Хасти... дурусайта! — диде Шаман, аз гына да үпкәләмичә.
Аракыны якын дусты итеп күргән Хәсти, Инсафның тост әйткәнен дә
көтмичә, гопылдатып эчеп тә куйды. Аның һәр адымын тикшереп торган
Хәмдия, ярсуланып, усал гына карап куйды. Шук җүләр шундук телләнә
башлады һәм, тамак астына чиртеп, Инсафның тостын тыңларга әзерләнгән
үзбәктән:
— Карале, Шаман, сездә бу нәстәне тоталармы, юкмы? — дип сорады.
— Хәсти маймыллана: ул аның белән бергә фермада эшли, аның аракы белән
дус түгеллеген дә, үзбәк халкының ничек һәм ни күләмдә эчкәнен дә әйбәт
белә, бу очракта ул, кызык табып, фәкать публика өчен генә уйный иде...
— Үзем үчмәгәч, низнай, айталмыйм! — диде үзбәк, алдында торган рюмканы
читкә этеп.
— Сездә чәйгә салып эчәләр икән аны! Мин шулай дип ишеттем!
— Җитте инде, бүлмә кешене! — дип акырды аңа Хәмдия. — Әйтсен
сүзен!
— Хәсти белән без бергә уйнап үстек, бер класста укыдык! —дип дәвам
итте Инсаф.
— Тиңдәш, без синең белән гел сугыша идек, име!
— Свулыч, — дип кычкырды ул аңа шаяртып. — Син бит минем битемә агач
шәйбе атып, борынымны җимердең. Шуның эзе менә әле дә тора...
— Ә син агач кылычың белән селтәнеп, чак кына күзне чыгармадың... уң
күзне... әле дә шул күзем тартышып тора! — дип көлде Хәсти.
— Хәмдия белән сезнең мөнәсәбәтләр ничектер, ансын белмим... — диде
Инсаф.
— Өйләнешергә торабыз әле! — диде Хәсти. Әйе, ул шулай әллә кем булып
кыланырга ярата иде.
— Да-а-а!
— Ие... арттан йөри, малай, ал мине, дип!
— Кем?! Минме? — Хәмдия чәчрәп торып басты. Кулына тоткан рюмкасын
Хәстинең башына чәпәргә дә әзер иде. Ул шуның белән селтәнде дә хәтта,
Хәсти, куркып, башын иеп калды. Табындагылар көлештеләр. — И, җаным,
син җүләргә кияүгә чыкканчы, мин лучше Чурныш урысына чыгам!
— Ярар, көлештек, аңлаштык, — диде Инсаф бу юлы басынкы, калын тавыш
белән. Табын тынып калды. — Мин нәрсә әйтәсем килә. Сез минем кайдан
кайтканымны барыгыз да яхшы беләсез. Һәм инде... ни өчен утырганымны
да беләсез. Бер гаепсезгә утырдым мин. Ни өчен шулай килеп чыкканын
сезгә сөйләп тормыйм, тора-бара барсы да ачыкланыр. Иң мөһиме ул нәрсә
түгел. Шунда утырганда, исән-сау гына авылга кайтып җитә алсам, дусларны,
туганнарны җыйнап, бер чәйләп утырырбыз дип хыялланган идем. Аллага
шөкер, исән-сау әйләнеп кайттым. Һәм менә күрешү минутлары да килеп җитте:
мин кабат сезнең янда, дусларым, сезнең янда! Мин бу дөньяның әшәкелеген
дә, яманлыгын да күп күрдем. Менә шушында, туган авылымда, туган нигеземдә
калырга һәм яшәргә дип кайттым. Минем чынлап та авылда каласым, сезнең
белән бергә авылда яшисем килә. Әйдәгез, күтәрик шушы бокалларны! Авыл
өчен, туган нигез өчен!
— Авылда да хәзер җәннәт түгел! — Сүзгә Мәхмүт кушылды. Ул шулай
кайчак акыллы булырга, кирәкмәгән җирдә бака боты кыстырырга ярата иде.
— Минем дус авылда агроном булып эшли, инде ярты ел хезмәт хакы күргәне
юк. Хәер, дәүләт эшендә дә күп тамызмыйлар. Җитмәсә, өйләнәсе ел! Авылга
участковый булып кайтмыйча булмас инде!
— Шаһит итеп туеңа мине чакыр, — дип кысылды Хәсти. — Акча
сорамам!
— Син дивана шту ли! — дип кычкырды аңа Хәмдия.
— Ә нәстә! Минем менә дипломым да юк, аттестатым да югалды. Фермада
эшлим: көрәп акча алам!
— Алган, ди, бар берәү!
— Правды... Шаман миннән күбрәк ала. Менә шуны аңламыйм...
— Ышту? — дип сорады аңардан Шаман.
— Синең кебек эчеп йөрми ул, хезмәтен җиренә җиткерә! — диде
Хәмдия.
— Егетләр, кызлар! — диде рюмкасын күтәргән Инсаф. — Мин тост
әйттем!
— Әйдәгез! Әйдәгез! — диештеләр табындагылар.
— Әйдәгез, күтәрик инде! — дип көлдерде Хәсти. — Кеше арасында күңелле
була ул! — Эчкәне эчте, эчмәгәне тукталып торды.
— Инсаф! — Ниһаять, Сылуның да теле ачылды. — Безнең кәләш кая соң
әле? Раушания кая соң? Килмәдемени?
Кунаклар, аптырашып, бер-берсенә карашып куйдылар, шуннан
соң шаулашырга тотындылар. Бу мәсьәләгә һәркем үз фикерен тыгарга
тырышты...
— Зарар юк, — дип бүлде аларны Инсаф. — Мин турысын сөйләргә
яратам. Раушания белән безнең бар да тәртип. Прусты... ул шундыйрак инде...
Үпкәләмик аңа, яратмый ул шау-шулы кичәләрне, бары тик шул гына. Йөрәге
кабул итә алмый...
— Да! Аның йөрәге! — дип искәртте Хәсти. — Әйдәгез, дуслар, Раушания
исәнлегенә!
Шулчак урам ягында тәрәзә каккан тавыш ишетелде. Кисәк кенә. Барысы
да шым булып калды. Кы-ы-зык! Кем булыр икән бу? Инсаф тиз генә утны
сүндерде. Тәрәзәгә капланып, урам ягына күз ташлады. Тик анда беркем дә
күренмәде. Кабаланып, ул янә ут кабызды. Ни күрсеннәр — ишек төбендә
Ландыш басып тора иде! Барысы да моңа шаккатып, берникадәр вакыт
эндәшә алмыйча тордылар. Дөресен әйткәндә, кунакта утыручыларның
берсе дә (Инсафтан башка!) Ландышны яратып бетермиләр иде. Бишкүлдә
килмешәкләрне болай да бик өнәп бетерми һәм аның әле, җитмәсә, Латыйп
хатыны булуы да нәфрәт хисен икеләтә көчәйтә иде. Авыл халкы Латыйпны
яратмый, чөнки ул инде ничәмә кешенең башына җитте. Каяндыр күченеп
кайтып төшкән Ландышны да халык аның сөеклесе, законлы хәләл җефете
итеп түгел, ә Латыйпның кара күләгәсе, койрыгы итеп кабул итте.
Беренче булып урыныннан Хәсти кузгалды, ул кыланчыкланып, тәрәзә
буйларын, ишек артларын карап чыкты һәм хәтта кием шкафлары эченә дә
башын тыкты...
— Юк...
— Нәрсә эзлисең син анда? — дип сорады аңардан Инсаф.
— Латыйп килмәгән микән дим...
— Нишләп?
— ...хатыны артыннан ияреп...
— Ландыш... — Инсаф үзе дә каушап калган иде. — Кер... әйдә, ишек
төбендә торма...
— Исәнмесез! — диде Ландыш, үз-үзен бик тиз кулга алып. Оялу-каушау
дигән нәрсә ят иде аңа, әрсезлек, кыюлык җитәрлек иде, күрәсең, үзендә.
— Тиктомалдан килеп керүемә исегез китмәсен, мин белеп килдем...
— Нәстәне? — дип сорады Хәсти.
— Аулак өйне...
— Аулак өйгә, между пручим, ирле хатыннар йөрми! — дип төрттерде
Хәмдия.
— Ә без нәрсә? — диде Сылу.
— Сезнең никах кына, — диде Хәмдия. — Сез бит әле ЗАГСта
язылышмаган.
— Никах — ЗАГСтан җугарырак! — дип фикер йөртте Шаман.
— Дөрес һәм бик дөрес! — дип куәтләде Хәсти аның сүзен.
— Хәсти, бар әле, бутама кешене! — Инсаф Ландыш янына килде һәм аңа
кулын сузды. — Ландыш, әйдә, утыр безнең янга! Бергә күңелле булыр...
— Ие... кеше янында! — дип өстәде Хәсти.
— Рәхмәт, — диде хатын.
— Әйдә, табынга утыр! — дип кыстады аны хуҗа.
— Юк, утырмыйм, — дип кырт кисте ул. — Аракы куелган табынга
утырмыйм!
— Ой, ой, каян килгән мулла кызы! — Бусы Мәхмүт иде. Бу аның үзенчә
Ландышны кабул итмәве һәм үртәве иде.
— Юк, мин сезнең янда дини кеше булып кыланмыйм, биш мәртәбә намаз
да укымыйм! — диде Ландыш. — Шуны гына әйтәм: аракысыз да күңел ачарга
була!
— Нишләргә кушасың? — дип сорады Мәхмүт.
— Аулак өй, дисез бит...
— Аулак өй дигәч тә, нәстә, йөзек салыш уйнатмакчы буласыңмы?
— Ә нишләп уйнамаска?! Күңелне табын артында түгел, ә биеп-җырлап,
уйнап ачарга да була, шулай бит?!
Табындагылар кабат тын калды. Авылда яшәгәч, Ландышның кайбер сәер
гадәтләрен беләләр иде. Башта, килгән шәпкә, ул клубта сәнгать җитәкчесе
булып йөрде. Анда бер ел гына эшләде, ире бик каты көнләшкәч, китапханәгә
күчте. Ләкин шул бер ел эчендә генә дә ул клубта нинди генә чаралар уздырмады.
Кичәләр, дискотекалар, аулак өйләр, театрлар... Йоклап яткан клуб уянды.
Клуб ишеген каян ачылганын да оныткан, барсалар да тәртип бозып, инвентарь
җимереп йөргән яшьләр кичләрен клубка җыела башлады, яңа клуб мөдире
оештырган чараларда бик теләп катнашты. Ландыш теләсә кем белән уртак
тел таба белә, сөйләшә белә, ул тырыш һәм актив, Ходай аңа оештыру сәләтен
кызганмаган иде. Авыл яшьләре аны яратып, инде үз итеп кенә өлгергәннәр
иде, Латыйп, көнләшеп, клубтан чыгарттырды. Бер ярты еллар эшсез утыргач
(өйдә утырырга яратмады), китапханәгә урнашты һәм хәтта анда да тик тормады,
кичәләр оештыру белән мәшгуль булды...
Инсаф бу очракта әйдаманлыкны үз кулына алырга тиеш иде һәм ул шулай
итте дә. Күңел түрендә әле яңа гына җылы хисләр калдырган хатынны уңайсыз
хәлгә куярга ярамый иде. Ә нишләп?! Ландыш хаклы! Нигә әле бер җилләнеп
алмаска? Кая әле аның якын дусты? Ул сандык өстендә торган тальян гармунын
кулына алды, бармак очлары белән аның телләрен сыпырып куйды. Гармун
дусты телгә килде. Хәсти Инсафның ниятен бик тиз аңлап алды һәм: «Без бит
Бишкүл егетләре, Бишкүл кызлары! Без биергә, җырларга тотынсак, безне,
җаннарым, туктатам димә инде!» — дип сөйләнә-сөйләнә, тиз генә гармунчы
каршына урындык китереп куйды. Урындык өстен сөлге белән сөрткәндәй
итте. Янәсе: «Рәхим ит, утырып уйна, сөекле гармунчыбыз!» Инсаф урындыкка
утырып, башына ни килсә, җаны ни теләсә, шуны уйнап, шуны җырлады.
Җыр җаннарны актарып атты, күңелләрне җилкенсендерде, чөнки ул җыр
чын авыл җыры иде:
Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар.
Талда — яфрак, бездә — сагыну,
Сездә нинди хәлләр бар?
Күңел ачып, әзрәк кызарга өлгергән яшьләрнең күбесе Инсафка кушылды.
Кайсы, урындык алып, аның янына утырды, кайсы идәнгә, келәм өстенә чүкте.
Хәсти Ландышка урындык китереп бирде, ләкин ул утырмады, урынында
басып калды...
Биек тауның башларында
Җил түгел, давыл бит ул.
Ефәк түгел, җилгә очмый,
Кайгылар авыр бит ул...
Һәм тагын:
Сызылып таңнар аткан чакта,
Кош куна тирәгемә.
Ефәк булып уралдың ла
Яшь кенә йөрәгемә...
Ниһаять, гармун тынды, гармун белән җыр да тынды.
— Бигрәк моңсу җыр, прәме үзәкне өзә! — дип такылдады Хәсти.
— Күпме өзәргә була үзәкне! — дип зарланды Мәхмүт. — Күңел ачармын
дип килгән идем, булмады!!!
— Әйдәгез, уеннар уйныйк! — Мондый тәкъдимне Ландыш ясады.
— Зинһар, йөзек салыш кына уйнамыйк! Клубта күп уйнадык! Га-а-рык!
— Минемчә, бер әйбәтләп салырга да таралышырга кирәк! — дип өстәде
Хәсти Мәхмүтнең сүзләренә.
— Хәсти, җитте сиңа! — дип Хәмдия аның авызын япты.
— Бетте, карчык, бетте!!!
— Карчык! Нинди карчык булыйм ди мин сиңа?!
«Карчык» дигән сүзгә нигәдер ачуы чыккан хатын кинәт кенә Хәстигә
ябышты, тегесе, аңардан качып, урынга барып ауды. Хәмдия аның башын җитез
генә мендәр белән каплады. Чәчәкле-чуклы мендәр шактый зур, күперенке иде,
Хәстинең чак кына тыны капланмады. Ләкин ул, әйләнеп алып, инде өстенә
менеп кунаклаган Хәмдияне идәнгә тәгәрәтте. Эчтән җылы ыштан, калын
кара колготки кигән Хәмдиянең арт шәрифләре шыр булып ачылып киткәч,
кунаклар шырык-шырык килеп көлешергә тотындылар. Ә ялгышын төзәтергә
теләгән шук Хәсти Хәмдиясен, җәлт кенә идәннән күтәреп торгызды...
— Егетләр! Кызлар! — дип Ландышның сүзләрен күтәреп алды Инсаф.
— Җә! Кем нинди уен белә?!
— Белгәнне уйнарга инде! — диде Сылу.
— Җырлап уйнасак кына инде! — дип кушылды Алсинә.
— Алсинә дөрес әйтә! — диде Ландыш. — Барыбызга да таныш бер уен бар...
— Нинди?
— Аралашып уйнау. Әйдәгез, болай итик...
— Нәстә нитик? — Бусы Хәсти иде.
— Кызлар бер якка, ә егетләр икенче якка бассын!
— Беләбез, безне өйрәтергә кирәкми! — дип кычкырды Хәсти.
Алар бу уенны клубта күп тапкырлар уйнаганнар иде инде. Шуңа күрә
беркемгә дә аңлатып, өйрәтеп торырга туры килмәде. Егетләр, кызлар, аерым-
аерым, каршы якка басып, сафка тезелделәр.
Ландышның күзе инде күптәннән Инсафта иде, ул, бернигә дә карамыйча,
төркем арасыннан Инсафны чыгып алды. Авыл хатыны булса да, Ландышның
уч табаннары, бармаклары су кебек йомшак иде. Инсаф менә шуны кулыннан
ычкындырырга теләмәде, аның кулын ныгытып тотты. Бу уен әле шактый дәвам
иткән булыр иде, ләкин Инсаф белән Ландышның бер-берсенә гашыйк булып,
сөешеп карап торганнарын күргән яшьләрнең кинәт кенә уенга күңелләре
сүрелде. Хәсти өстәл янына килеп, бер рюмка аракыны каплап салды да идән
кырына куелган тальянны кабат Инсафның кулына китереп тоттырды. Инсаф,
гармунны алып, урындыкка утырды.
— Их, дуслар, әле дә ярый сез бар! — диде ул, үзенчә хыялланып. — Мин бит
сезне сагынып кайттым, сезне! Бар да әйбәт кебек, бар да күңелле. Әйе, без бит
яшь әле, без яши генә башладык. Тик менә авыл гына картаеп бара. Әле бер йорт
ябыла, әле икенчесе. Кайсы таза, кайсы череп ята... теге авыздагы, казнадагы черек
тешләр сыман... Без... яшьләр, без моңа юл куярга тиеш түгел, шулай бит...
— Таш дивар эчендә утырып, тәмам философ булып беткәнсең, туган, — дип
бүлдерде аны Мәхмүт. — Яшә әле син башта авылда, аннан әйтерсең. Эш юк,
акча юк. Яшьләр хәзер әти-әнисенең, әби-бабасының пенсия акчасына яши.
Беләсеңме, авылда кемнәр кала?
— Кемнәр?
— Калага китеп урнаша алмаганнар...
— Туктале, дустым! — дип бүлде аны Хәмдия. — Син бөтен кешене дә бер
себерке белән себермә, яме!
— Дөресе шул бит! — дип тәкрарлады Мәхмүт. — Бирсеннәр берәрегезгә
калада фатир, тапсыннар берәрегезгә офиста яхшы урын, иманым камил, шул
ук көнне авылдан китеп барасыз!
— Син үзеңне күреп сөйлисеңме соң?! — дип каршы төшеп маташты аңа
Инсаф. Шайтан! Мәхмүтнең сүзләрендә әзрәк хаклык та бар иде кебек.
— Үземне түгел, сине сүлим, — диде район үзәген инде шәһәр итеп күргән
милиционер туганы. — Менә синең кебекләр башта авылга мәдхия җырлыйлар,
соңыннан чыгып качалар...
— Ие, ие, нәкъ шулай булып чыга да инде! — дип сүзгә кысылды Хәсти.
— Күп сайрадылар, сайрый-сайрый, кошлар сымак читкә очып беттеләр...
берәм... берәм... ие...
— Мин!? — дип каршы төште Инсаф. — Аллам сакласын! Ходай мине шушы
туган йортымнан, туган нигеземнән аермасын...
Һич тә тынып торырга теләмәгән гармун кабат телгә килде, кабат моңсу
җыр агылды:
…Аерма мине
Туган илемнән,
Кара икмәгем,
Сөтле чәемнән...
Беренче булып Мәхмүт кузгалды. Ул, Инсафның уйнап бетергәнен дә
көтмичә: «Ярый, кызлар, егетләр, аулак өй шуның белән тәмам, таралышыйк
по домам!» — дип, Алсинәне култыклаган хәлдә, ишек ягына атылды. Бу үзенчә
котырту кебегрәк килеп чыкты. Җитмәсә Алсинәсе дә: «Соңгысыдыр инде бу,
башка җыелып булмас!» — дип өстәп куйды.
— Нишләп соңгысы булсын! — дип каршы төште Инсаф. — Әле тагын
җыйналырбыз, Аллаһы бирса! Мәхмүт!
— Әү?
— Мин синең милициядә хезмәт итүеңне бер дә хуп күрмим.
— Нигә?
— Мин анда бармас идем, мәсәлән!
— Ә анда сине алмыйлар да, син бит...
«Син бит...» — Болай да төрмә сакчыларын, милицияне күралмаган Инсаф
бу сүзне авыр кабул итте. Моннан җиде ел элек җинаять кылган урында бер
ул гына түгел, ә Мәхмүт тә бар иде бит. Җиде-сигез авыл егете. Аңа берни дә
булмады, ул әнә хәзер әллә кем булып, җинаять эшләрен тикшереп йөри. Ә
туганы төрмәдә җиде елын калдырып кайтты...
— Кит син аннан! Ни өчен шундый киңәш биргәнемне син бик тә яхшы
беләсең!
— Нәрсә беләм мин... берни дә белмим... әллә кайчан булганны! — дип
хафаланды Мәхмүт.
— Бүз дә белик, бүзгә дә кызык! — дип арага кысылды Шаман.
— Тик кенә тор, Шаман! — дип кычкырды аңа Хәсти.
— Авырдыр сиңа анда, — дип дәвам итте ярсуын яшерә алмаган Инсаф.
— Кешене хөкем иткәндә, күз алдыңа килеп басудан курыкмыйсыңмы?
Вөҗданың газапламыймы?
— Нәрсә сүлисең? Нинди вөҗдан?
— Хайван сөякләре дыңгычлап тутырылган канлы авыз! — Бар да шым
булды. Өйдә шом барлыкка килде. Хәтта һәрбер сүзне мәзәккә әйләндерергә
яраткан Хәсти дә сөйләү сәләтен югалтып, дәшмичә, өнсез торды. Ике туган
арасында көрәш башланырга тора һәм аның яхшылык белән бетмәячәген
кунаклар яхшы сизенделәр...
— Син нәрсә, мине шуның өчен чакырдыңмы? — дип төкерекләрен чәчте
Мәхмүт. — Шушы сүзләрне әйтер өченме? Җаныма пычрак атар өченме?
— Ничек яшәргә уйлыйсың син... иманыңны?! Син бит Латыйпны өстерүче,
шул мескен малайны кыйнатучы син идең бит, син!
Матур гына башланган кичәнең шулай җәнҗалга әйләнүен беркем дә
көтмәгән иде, билгеле. Инсаф туганына булган күптәнге үпкәсен бүген
дуслары, авылдашлары алдында чыгарды. Ә кирәк булды микән? Ашыкмадымы?
Соңыннан үкенерлек булмасмы?
Туганына бик нык ачуы чыккан, аждаһадай кабарынган Мәхмүт кисәк кенә
Инсафка ташланды, ләкин Шаман белән Хәсти аны тотып калдылар...
— Мин түгел, ишетәсеңме, мин түгел!
— Тынычлан, — диде Инсаф Мәхмүткә. — Син түгел, син түгел...
— Алла! Нәрсә соң инде бу? Күпме булыштым үзеңә! — дип чәпчеде үзен
Мәхмүтнең закунлы хатыны итеп сизә башлаган Алсинә. — Нигә җыйдың
безне? Тавыш чыгарыр өченме?
— Юк, нигезне күрсәтер өчен...
6
Хәер, Мәхмүт, бик нык кызып, Инсафка янап чыгып китсә дә, кичәнең яме
кителмәде. Калган кунаклар аңа рәхмәтләрен әйтеп таралышты. Бераздан аулак
өйдә Инсаф белән Ландыш кына утырып калды. Ул, гармунын кулына алып,
кабат уйнап та, җырлап та карады, тик нигәдер уен да, җыр да бармады.
— Сиңа кайтырга вакыттыр бит инде? — диде ул Ландышка.
— Куасыңмы?
— Юк, кумыйм... киресенчә... балаң, ирең бар... Көтә торганнардыр...
— Әлегә мине беркем дә көтми, өйдәгеләр йоклый. Каенанам да, улым да,
ирем дә. Безнең Латыйп иртә ята, иртә тора...
— Әгәр дә Латыйбың минем янда икәнеңне белсә...
— Нишләтә?
— Муеныңны борып ата.
— Куркып туйдым инде мин! — Ландыш горур гына башын өскә чөйде.
Чибәр генә түгел, хәтәр дә хатын икән әле ул! — Минем, беләсеңме, нишлисем
килә...
— Нишлисең?
— Үч аласым килә.
— Кемнән?
— Латыйптан.
— Үч? Нинди үч?
— Көчләп өйләнде. Көчләп өенә алып кайтты. Мин аны бервакыт хәтта күрә
алмас хәлгә җиттем. Яратмадым! Яратып чыкмадым. Күрәсең, ул аны сизде. Ярты
ел да үтмәде, ул югала башлады. Төннең бере, ә Латыйп юк. Авыл ирләре дә йөри
икән, дигән сүзгә ышанасым килмәде. Ышандырды! Иреңне яратсаң-яратмасаң
да, көнләшү хисе барыбер үзенекен итә икән. Җиткерделәр: авызына аракы керүгә
үк, ирем «ГАЗ»игын кабыза да күрше авылга җилдерә икән. Машинасының
көпчәге җиргә тисә тия, тимәсә юк. Җен урынына куа. Әйтерсең лә аны анда
айдагы Зөһрә кыз йә хатын-кыз җенесендәге гүзәл фәрештә көтеп тора! Юк бит!
Фермада дуңгыз караучы Әлфинур исемле бер хатын янына ияләшкән бу. Ире
юк, үлгән. Болар ире исән чагында Латыйп белән бик дус булганнар. Ире аның
Казанга йөри торган булган, калада бер мәгъшукасы булган, шуның яныннан
кайтканда, авариягә эләгеп үлгән. Дусты үлгәч, тол хатынның күңелен кем күрсен
дә кем юатсын, ди! Ә Латыйп — тут как тут! Чибәр, матур булса, бер хәл иде,
гөберле бакага охшаган бит ул хатын, чат гөберле бака!
Инсаф үзен ниндидер бер әкияти дөньяда утырган сыман хис итте. Әйтерсең
лә ул хан, бөек хан, ә янында әсире, чибәр хатын Шаһрезадә аңа искиткеч әкият
сөйләп утыра. Ул Диюне яманлый, ә шул Дию — Инсафның кан дошманы.
«Шаһрезадә» аңардан үч алырга тели, Инсаф та нәкъ шундый ук уйлар белән
яна...
— Каладан кунакка каенанамның оныгы кайткан иде. Пачти бандит! Төшеп
менде ул Әлфинур янына, тормышның кай тарафка акканын аңлатты ул аңа!
Шуннан соң иремне бусагасыннан да атлатмады. Хикмәт! Латыйп беразга
тәүфыйклы песигә әйләнде. Хәтта тезләнеп, миннән гафу үтенде...
— Гафу иттеңме соң?
— Мин аны бөтенләй йөрәгемнән сызып аттым. Болай да яратмыйм үзен,
инде бу хәлләрдән соң... Нишлисең! Яшәргә кирәк. Бала атасы бит... Ә үч алу
теләге калды. Шулчак эчемнән генә: «Ул үрдәгеңә бер каз ясыйм әле мин синең!»
— дип үз-үземә сүз бирдем. Беләм... үч алуның икенче ягы да бар... начар ягы
да. Үчләнү беркайчан да яхшыга алып бармый, анысын да беләм...
— Ә ничек үч алмакчы буласың?
— Ничек? — Ландыш, назланып, Инсафка карап куйды. — Бүген менә мин
дә өйгә кайтмыйм!
— Кая барасың?
— Синдә калам.
— Миндә?!
— Әйе, җаным, синең янда.
— Шулай итеп...
— Үч алу дип кенә әйтә алмыйм мин моны... — Ландыш, төртелеп, башын
аска иде. — Яшермим...
— Нәрсә?
— Син ошадың миңа.
— Ошадым?
— Әйе, ошадың...
— Ни өчен?
— Белмим... тик шуны беләм...
— Нәрсә?
— Бу әле ярату түгел, чын ярату түгел...
Ландыш Инсафның иңенә сарылды. Инсаф җилкәсе белән аның тән
авырлыгын сизсә дә, чибәр хатынның кагылуыннан чиксез бер тәм һәм
ләззәт тапты. Ул хатын-кызга, хатын-кыз назына бик нык сусаган, түзеп
булмас дәрәҗәдә сусаган иде! Кемгәдер табынып, ерактан яратып яшәүдән
инде туйган, аның бүген үк чын-чынлап, шашып яратасы, яраткан кешесен
кочаклап, ирләрчә рәхәтләнеп бер сөясе килә иде. Бу әле теләк кенә, ләкин
аны тормышка ашыруы җиңел түгел, чөнки озак еллар ирегеннән мәхрүм
ителгәч, ул әлеге мәсьәләдә шактый кыргыйланган һәм андый мөнәсәбәтләрдән
бөтенләй читләшкән иде...
— Сине беренче күргәч үк, әллә нишләп киттем! — диде хатын.
— Нишләп?
— Син минем беренче мәхәббәтемә охшагансың.
— Яраттыңмы аны?
— Чын ярату дип әйтә алмыйм мин аны... Минем моңарчы беркайчан да
чын-чынлап яратканым булмады. Ә минем яратасым килә, Инсаф! Әгәр дә
мин аны бик каты теләсәм, үлеп-бетеп шуның белән җенләнсәм, мине берни
дә туктата алмаячак... ышанасыңмы?
— Синнән теләсә нәрсә көтәргә була…
— Син мине җиңел акыллы дип уйлыйсыңмы?
— Юк, алай дип уйламыйм, — дип төзәтте сүзен егет. — Минем моңарчы
ирле хатыннар белән йөргәнем булмады. Аны... бик зур гөнаһ, диләр...
— Мәхәббәттә гөнаһ юк, җаным!
— Бәлкем... шулайдыр да... Ләкин...
— Әйтеп бетер!
— ...минем ярәшкән кызым бар. Раушаниям бар.
— Яратасыңмы?
— Кемне?
— Раушанияне?
— Яратам...
Шулай диде ул... тик ничектер икеләнебрәк әйтте. Ландыш янында ярәшкән
кызын гына түгел, ә үзенең кем икәнлеген дә оныта башлады бугай. Бу чибәр
хатын, аңа елан сыман сарылып, акрынлап куенына, куеныннан җанына төшеп
бара кебек...
— Алдашма, Инсаф!
— Нишләп алай дисең?
— Күзләреңнән күрәм.
— Нәрсәне?
— Ни кызганыч, син аны яратмыйсың. Яратасың килә, ләкин ярата
алмыйсың. Аңлыйм, ул синең өчен якын кешедер дә... Әйбәттер ул. Ул, бәлкем,
синең җан дустыңдыр да. Ләкин ярату аның белән генә чикләнми шул. Ярату ул
бөтенләй икенче нәрсә. Синоптиклар әйтмешли, аңа прогноз биреп булмый.
— Каян беләсең?
— Күзләреңнән күрдем... Әнә шул күзләрең, төпсез зәңгәр күзләрең әсир
иттеләр дә инде мине. Бир, җаным, үбим әле шул күзләреңне бер, бир! — Кунак
хатыннан бу хәтле үк шуклык вә әрсезлек көтмәгән Инсаф йөзен читкә алды,
ләкин хатын барыбер үзенекен итте, аның зәңгәр күзләреннән үпте...
— Яратам, дисең инде?!
— Әлегә яратам, дип әйтмәдем...
— Ә мине яратырга буламы соң? Син бит беләсең минем армиядән
кайтмаганымны!
— Мин барсын да беләм. Ничә ел утырганыңны да беләм. Ләкин безнең
мәхәббәткә моның бер катнашы да юк. Минемчә, син үзеңне бер дә кирәкмәгәнгә
кимсетәсең кебек. Кимсенмә! Кимсенгән саен кеше үзенә бары начарлык кына
ясый, тормышы уңышсыз була. Дөньяның начар ягын гына күрергә ярамый,
аның яхшысын да күрә белү кирәк. Позитив булсын, позитив! Син менә дигән
егет! Авырлыклар артта калды! Синең киләчәгең якты! Кил әле, качма, кил!
— Кил-дем...
— Кил... — Инсафны кулыннан тартып, Ландыш идәнгә тезләндерде һәм
үзе дә аның каршына тезләнде. — Әгәр дә Раушанияң сине минем кебек ярата
алса, сиңа якын да килмәс идем, арагызга кермәс идем. Тик ул сине минем күк
беркайчан да ярата алмаячак, аңлыйсыңмы?! Әйе, ул сине карар, сиңа балалар
табар, тик ярата алмаячак...
— Нишләп шулай дисең?
— Ул синең назга, сөюгә сусаган җаныңны аңламый һәм аңлый да алмаячак.
Менә мин аңлыйм! Мин сине аңлыйм!
— Каян беләсең?
— Мин Раушанияне бер генә тапкыр күрдем һәм аның кем икәнен аңладым.
Дөресме?
— Әйе, мин әле яшь, минем яратасым килә, — диде егет һәм, башын аска
иеп, аның кулыннан алды. Ландыш (Инсафтан яшьрәк булса да), баласын
сөйгән шәфкатьле, назлы аналар сымак, егетнең башыннан сыйпады. Бу сабый
«бала»га, күз яшьләрен сыгып, инде елыйсы гына калды. — Чынлап та... шулай...
ялгыз бит мин. Атам да, анам да юк. Читен миңа аларсыз, белсәң икән, шундый
читен! Кайчак үкереп елыйсыларым килә! Шуңа күрә дә тизрәк башлы-күзле
буласы иде, өйләнәсе иде. Кемгә булса да, тик ялгызым гына калмаска...
— Мин бар, мин сине ташламам...
— Сүз дә юк, син миңа ошыйсың, бик тә ошыйсың. Дөрес әйттең син,
Раушания турында бик дөрес әйттең. Егет белән кыз арасында була торган ярату
юк безнең арада, юк. Дуслык бар, ие. Төрмәдә чагымда ул мине ташламады.
Ярдәм итте. Көтте. Анда мин гел аның турында гына уйладым...
— Аңлыйсыңмы...
— Ие...
— Төрмә — читлек бит ул, чокыр ул... упкын... Син чокырда яткан, тирән,
төпсез упкында яткан... Чокырның, упкынның өске башыннан кем кычкырса
да, кем генә ярдәм кулы сузса да, шул кеше сиңа фәрештә булып күренгән. Ә
хәзер син иректә. Үз иркеңдә. Сиңа кем кирәклеген аңлар вакыт җитте...
— Миңа шундый рәхәт синең белән...
— Миңа да...
— Ландыш...
Инсаф аңа тагын нидер әйтмәкче иде, хатын учлары белән егетнең авызын
томалады. Әйтәсе сүз әйтелмичә калды, сөю дәрте икесен дә үзенең назлы
кочагына тартып алды...
— Инсаф!
— Әү, җаным?!
— Ал мине!
Инсаф, кабаланып, Ландышның күлмәк изүен чишәргә тотынды. Үч
иткәндәй, ул күлмәк изүе вак кына төймәләргә беркетелгән булып чыкты.
Бер ун-уникеләп төймә... Ләкин бик нык дәрте уянган, әсәрләнгән егетнең
соңгы ике-өч төймәне чишеп торырга тәкате калмады, ул аларны өзеп кенә
атты, күлмәк бер урыннан чыртлап ертылды һәм аның изүе китте. Өзелгән
төймәләр, күңелле чылтырап, берәм-берәм идәнгә коелдылар, карават һәм
өстәл асларына тәгәрәделәр. Ландыш моңа көенмәде, андый вакытта чүпрәк
белән хисаплашып торалар димени инде, ул сөенә-сөенә көлде генә, ә Инсаф,
аңын җуйган кешедәй, күкрәгеннән сөт исе аңкып торган тансык хатынның
җылы кочагына чумды. Иреннәр иренгә кушылды. Егет, җиңелчә хәрәкәт ясап,
хатынны урынга аударды. Ландышның лак сибеп ныгытылган озын кара чәчләре
мендәр өсләренә чәчелде, шул ефәк сыман бер тотам чәчне егет, бармаклары
белән эләктереп алып, иреннәренә тидерде, шашып үпте. Аннан соң аларны
учы белән җыйнап, бер күч саламны җилгә очырган сыман, Ландышның
җилкәсенә атты. Үбешү янәдән кабатланды, аның теле Инсафның теле белән
унисонга биеде, тәннәр буйлап иксез-чиксез рәхәтлек дулкыны йөгереп узды.
Инсафның куллары, назлап, хатынның дәртен, теләген тагын да көчлерәк
кузгатып, аның тәнен өйрәнде. Ландыш, әсәрләнеп, башын артка чөйде, егетне
кабат үбешергә чакырып, муенын алга сузды. Инсаф аны җиңде, Ландыш аңа
үзе теләп бирелде. Ике гашыйк, бер-берсен сөя-сөя, караңгыга убылды һәм алар
алдында гаҗәеп мәхәббәт капкасы ачылды кебек. Бары тик ышык почмактан
Инсафның колагына ата-анасының: «Улым, улым, нишлисең син, нишлисең?!»
— дип эндәшкән җан авазлары гына ишетелеп калды...
7
Инсаф соң гына уянды. Тәнендә нык арыганлык сизсә дә, ул озак кына,
урыныннан кузгалырга теләмичә, кулларын иркен сузып, төнлә чит хатын
белән кичергән ләззәтнең рәхәтен, тәмен тоеп ятты. Иртәнге дүртләрдә
кисәк кенә ашыгып чыгып киткән җанашы әле дә матрац белән ак җәймә
җәелгән агач караватта ята кебек тоелды аңа. Ул шуны теләде, шуны уйлап
хыялланды. Ләкин бу татлы хыялларын Раушания килеп бозды. Шулай алдан
белгертми-нитми килеп керер дип аның башына да килмәде. Ишектән төнге
кунагы кереп килә дип уйлады ул башта, әле дә ярый ялгыш: «Ландыш,
килдеңме, җаным?!» — дип әйтеп ташламады. Бертөрле генә киенеп йөргән
кыз бүген бөтенләй матур итеп киенгән, яңа сатып алган алсу төстәге
күлмәк өстеннән үзенә бик нык килешеп торган юка гына джемпер кигән.
Ничектер кәефе дә күтәренке, күңеле ачык иде кызның. Раушаниянең
килүенә ул артык көенмәде, ләкин артык сөенмәде дә. Инсаф, өйдә эшсез
тормас өчен, асрарга дип ике сарык алган иде. Сарыкларны сатып алды,
дип әйтсәк, бигүк дөрес булмас, аңа аларны дуслары китерде. Сарыкларын
һәркөн иртән торып ашаткан-эчерткән хуҗа кеше бүген вакытында тора
алмыйча йоклап калды шул...
— Хәерле иртә! — дип сәлам бирде аңа Раушания. Тавышы чишмә суыдай
чылтырап чыкты, ә йөзендә бәхетле елмаю балкыды. Табигатьтән ак чырайлы
кызның битләре кызарып, тулышып киткән иде...
— Хәерле... Ёлки... сәгать ничә?
— Унбер. Тор, әйдә!
— Унбер?! Сарыклар...
— Йөрмә, мин салдым инде.
— Син...
— Ашарга пешкән... кухняда...
— Мин сине яңа гына килгәнсең дип торам...
— Өйдә тәртип. Урынны гына җыясы бар...
— Рәхмәт, ансын үзем...
— Килүемә шат түгелме?
— Шат... билгеле...
— Син әле һаман да йокыңнан айнып җитмәгәнсең, татлы йокыңнан.
— Ансы шулай! — диде егет, киерелеп.
— Бар, юынып кер!
Раушания урындык башында торган ак сөлгене Инсафка атты. Җәймә
астында шәп-шәрә яткан Инсаф карават астына тәгәрәгән трусигын кулы белән
капшап табып алды да, кунак кызы анда-монда йөргән арада, аны шыпырт
кына киеп тә куйды. Аннан торып, урын җәймәсен рәтләп куйгандай итте.
Ләззәт төне узган ятак өстен ул Раушаниядән яшерергә теләде. Ләкин ирләр
беркайчан да урынны хатын-кыз кебек пөхтә итеп җыя алмыйлар. Шуңа күрә
хуҗа егет юынырга дип аш ягына чыгып китүгә, Раушания урынны яңа баштан
җыярга тотынды. Караваттагы ак җәймәләрнең чат-чатларын тартып, мендәр-
күпчекләрен күпертеп, кабат урынны җәйгәндә, күзе ятак өстендә яткан сыңар
колак алкасына төште. Колак алкасын күреп алгач, кызның йөрәге чәнчеп
куйды. Ул арада, муенына сөлгесен урап, юеш чәчен сөртә-сөртә, Инсаф килеп
керде. Кыз аңа әнә шул табылдык колак алкасын сузды. Хәер, егет аптырап
калмады, үз-үзен бик тиз кулга алып:
— Нәрсә бу? — дип сорады.
— Колак алкасы.
— Кемдер калдырган, күрәсең.
— Караватыңнан таптым...
— Кичә кеше күп иде, — дип акланды егет һәм, колак алкасын кызның
учыннан алып, бәллүр савытлар тезелгән иске сервант алдына куйды. — Берәрсе
онытып, төшереп калдыргандыр...
— Ашыйсыңмы? Чәй кайнаган! — диде кыз, әлеге табылдыкка артык әһәмият
бирмәскә тырышып.
— Аха! — Алар аш ягына чыктылар. Өстәлдә самавыр кайнап тора, кыз ике
төрле салат ясаган, табада яңа бәрәңге кыздырган. — Раушания...
— Әү?
— Мин сине танымыйм, ни булды сиңа?
— Утыр!
Инсаф өстәл янына утырды. Кыз аңа чәй ясады. Ләкин аның эчәсе дә,
ашыйсы да килмәде, ул кыздан күзен алалмады. Үзгә иде ул бүген, үзгә. Ниһаять,
кыз үзе дә табын янына утырды һәм әз генә чәй йотып куйды.
— Беләсеңме, мин бүген төне буе йокламадым, — диде Раушания.
— Нигә?
— Сине уйладым. Сине генә түгел, билгеле, үземне дә. Һәм мин шундый
фикергә килдем...
— Нинди, әгәр сер булмаса?
— Мин дөрес яшәмим бугай. Сиңа карата мин дөрес гамәлдә түгелмен. Менә
шуны аңладым. Үзем сине яратам, ә үзем сине читкә этәрәм. Кичә кунакка
килсәм, ни була инде? Каприз, җүләр каприз! Мин килмәгәннән берни дә
булмады: кунакларың килде, аулак өең гөрләде. Шулай бит?
— Шулай! — диде Инсаф, чәй йотып. — Кыстати... Мәхмүт тә... Хәсти дә... э...
э... Сылу да... барсы да сине сорадылар. Кая ул, нишләп килмәде, диделәр?!
— Шулаймы?
— Ә син кая идең соң, бәгърем?
— Синең янда идем...
Беркатлырак иде аның Раушаниясе, самими, саф күңелле, нәрсә әйтсәң
дә, шуңа ышана. Менә хәзер дә ул яраткан Инсафының кичәге гөнаһын һәм
хыянәтен яшереп, аның алдында уен уйнап утырганын сизми, сизсә дә (хатын-
кызлар ул нәрсәгә бик тә сизгер!), беләсе һәм шуңа ышанасы килми. Раушания,
чәен ташлап, Инсаф алдына килеп утырды. Ничектер җайсыз килеп чыкты ул:
егет тә аны теләмичә генә кочты һәм, ирексездән, сәгатькә карап куйды.
— ...күңлем белән, — дип дәвам итте кыз. — Үз-үземә сүз бирдем: мин сине
хәзер бер генә минут та ялгызың калдырмаячакмын. Син шуңа ризамы?
— Риза, — дип төксе генә җавап бирде егет һәм тиз генә Раушанияне аягына
бастырды. — Соңга калам...
— Ашыгасыңмы?
— Кибет янына бер дус килергә тиеш.
— Кем ул?
— Дус.
— Нишләп ул өйгә килми?
— Андый кешенең монда күренмәве хәерлерәк.
— Яныңа дружокларың кайта башлаган, диләр. Син дөрес юлдамы соң,
Инсаф?
— Мин һәрвакыт дөрес юлда, бәгърем! — Монысын ул ничектер ачу белән
әйтте.
— Ачуланма... мин бит... болай гына...
— Ярый, мин хәзер кайтам! Китмә, өйдә бул!
— Инсаф! — Раушания инде киенеп китәргә торган егетне кабат
туктатты.
— Нәрсә?
— Минем сиңа сөенечле хәбәр җиткерәсем килә...
— Нинди?
— Мин әти-әни белән ныклап сөйләштем.
— Җә?
— Яхшылап сөйләштем!
— Ну?!
— Алар риза.
— Нәрсәгә?
— Оныттыңмыни?
— Юк, онытмадым.
— Алар мине сиңа кияүгә бирергә риза. Ишеттеңме, алар риза! — Раушания,
елмаеп-балкып, Инсафның кочагына сарылды. — Син нәрсә, сөенмисеңме?
— Сөенәм! — дип эндәште ул тешен кысып һәм ишекне бик каты итеп
ябып чыгып та китте. Кыз бик нык аптырады. Нәрсә булган аңа? Нишләп
ул бер дә сөенмәде? Һәм бары тик шунда гына күңеле белән сизенә һәм
нидер аңлый башлады кебек. Капылт кына өстәл янына утырып, суынган
чәен яңартты, дулкынланудан рәтләп эчә дә алмады, яртылаш түгеп бетерде.
Аннан елады, елап туйгач, зал ягына йөгереп чыкты һәм сервант каршында
яткан сыңар колак алкасын кулына алды. Учына салып, каты итеп кысып та
карады, ләкин алка ямьшәймәде — яхшы сыйфатлы алтыннан коелган иде
булса кирәк...
Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
"КУ" 3, 2014
Фото: pixabay
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев