Ахир автор яңалыклары
-
28 февраля 2025 - 15:00
Камилә (ахыры)
Гомер бик тиз уза, диләр. Һәм ул, чынлап та, шулай икән. Аны күпмедер яшәгәч, олыгайгач кына аңлыйсың. Камиләне бүтән беркайчан да эзләмәдем, эзләүнең мәгънәсе юклыгын күптән аңладым. Шулай да язмыш безне бер мәртәбә кабат очраштырды. -
27 февраля 2025 - 15:00
Камилә (дәвамы)
Ә ул мине көткән, эзләгән, ападан да белешкән. Ә мин юк, мин авылда, әти дә бер сүз әйтми, әни дә, минем өйләнергә теләмәгәнемне күргәч, сөенеченнән кош тоткан кебек йөри. Өч-дүрт көн узгач, бардым мин ул ЗАГСка! Янәдән язылышу көнен билгеләр өчен түгел, билгеле. Нигәдер (үзем дә аңламыйм!) акланыр өчен... -
26 февраля 2025 - 09:00
Камилә (дәвамы)
Икебез дә нәрсәдер сизенгән сыман озак кына аерылыша алмыйча, бер-беребезгә сыенышып тордык. Ах, алда нинди бәлаләр киләсен белсәм икән шулчак! -
25 февраля 2025 - 09:00
Камилә (дәвамы)
Шул өч сәгать эчендә безгә йокы дигән нәрсә кереп тә карамады, без юл буе бер-беребез белән сөйләшеп, серләшеп кайттык. Миңа карата үзгәргәнен, йомшарганын сиздем. Мин акрын гына аның ягына авыштым һәм бик нык тәэсирләнеп аны кочагыма алдым. Карышмады, янтаеп китеп, башын тын гына җилкәмә салды. -
23 февраля 2025 - 09:00
Камилә (дәвамы)
Минутлык хисләргә алданып, табыныр Кояшымнан ераклаштым. Гомерем буе мине әнә шундый бәхетсезлек эзәрлекләде һәм ул гел шулай кабатлана килде. Яратканнан читләштем, яратмаган белән яттым. Ә кем гаепле соң моңа? Кем булсын, мин үзем! Бары тик үзем генә! Нишләп шундый соң мин? Нишләп? Гомерем буе шуны аңларга теләдем, тик аңлый гына алмадым, гел шул вак хисләр белән чуалдым, ә зурны югалттым... -
22 февраля 2025 - 17:00
Камилә (дәвамы)
Гомер авышкан саен мин шушы яшенле яңгырны ниндидер бер илаһи вакыйга кебек искә алам. Әйе, гомер буена бәхетле була алмыйсың, бәхет ул – бер мизгел генә. Әнә шул бәхетле мизгелләрне бергә җыйнап, җан түрендә саклый алсаң, бу дөньяда юкка яшәмәгәнлегеңә ихластан инана аласың. Шул бәхетле мизгелләрне бер генә мәртәбә булса да кичерер өчен яши дә инде кеше бу дөньяда! «Кешеләр! – дип эндәшәсем килә шулчак. – Саклагыз, бөртекләп саклагыз, хәтерегездән сызмагыз сез ул мизгелләрне!» -
22 февраля 2025 - 09:00
Камилә (бәян)
Кулыма китап алып, аны укырга тырышып карасам да, укый алмадым, чөнки башыма берни дә кермәде. Үч иткәндәй, күз алдыма һаман да Камилә килеп баса. Мин аны гел сәхнәдә күрәм. Әнә ул: «Казлар оча еракларга, сызылып кала зәңгәр юллары», – дип, шулай өздереп җырлый һәм нәкъ шуннан, сәхнә түреннән туп-туры минем буйдак тормышыма инде атлап кына түгел, ә очып керә сыман тоела иде... -
12 октября 2024 - 09:00
Ышанма... күз яшьләремә (бәян)
Айзат юкка чыкты. Яратам сине, Айзирә, бары тик сине генә яратам, сиңа хыянәт итү түгел, ул турыда хәтта уйлый да алмыйм, дип ант иткән иде. Ялганлады. Айзирә моннан бер ел элек кенә икенчегә узган иде... -
26 мая 2024 - 17:00
Сынап караган
Әхәт Гаффар беренче язган пьесасын режиссёр Равил Тумашевка укырга биргән. Режиссёр аңардан сигез төрле вариант эшләткән. Шуннан соң гына куярга булган... -
13 апреля 2024 - 09:00
Кыргый алмагач (повесть)
Өйләргә кайгы җиле бәреп керде: кинәт кенә Тәнзиләнең баласы үлеп китте. Кечкенә Айдар бу дөньяда ай ярым гына яшәп калды. Бу нарасый тиктомалдан шулай тиз генә үлеп китәр дип, беркем дә уйламады, билгеле. Ике як нәсел өчен дә бик зур кайгы булды бу... -
3 апреля 2024 - 17:00
Татар әдәбияты нигә үсми?
Берничә язучы үзара сөйләшеп утырабыз. Арабыздан берәү: «Язган әсәрләремне хатыным укымаса, берни дә яшермичә, әллә ниләр язар идем!» – дип әйтеп куйды... -
6 марта 2024 - 17:00
Үзебезнең дуңгызлар
Татарстан радиосының яшьләр бүлеге мөдире Рәкыйп Гаффар бервакыт авылга дуңгыз караучы апалардан әңгәмә алырга барган. -
15 августа 2023 - 17:00
Бер тарафтарак яшәгәнлектән...
Берни аңламаган Илдар Юзеев: – Зиннур, миңа да шул кул-аякларың белән телсезләр телендә генә сөйлә әле, – дигән. -
3 июня 2022 - 09:00
Таш калада баш кала... (ахыры)
Пәке (заточка) аның аркасын ярып керде. Көндәше аңа арттан килеп кадады. Ул авыртуны сизми дә калды, чөнки шундук аңын җуйды... Атылып диярлек өйгә килеп кергән Ландыш, идәндә, кан эчендә яткан Инсафын күреп, өнсез калды. -
2 июня 2022 - 09:00
Таш калада баш кала... (дәвамы)
Аңа, ниһаять, операция ясадылар, тик файдасы гына булмады, ул операция вакытында җан тәслим кылды, пычак астында үлде. Табиблар: «йөрәге түзмәде», — дип акланды...