Үзебезнең дуңгызлар

Татарстан радиосының яшьләр бүлеге мөдире Рәкыйп Гаффар бервакыт авылга дуңгыз караучы апалардан әңгәмә алырга барган.
– Апа, сез дуңгызларны яратасыз инде, әйеме?! – дип сораган ул бер терлекчедән.
– Яратабыз инде, яратабыз...
– Сез аларны ит комбинатына озатканда елап каласыздыр инде, шулай бит?!
– Ничек еламыйсың ди инде, энем, елыйбыз, ывчу-таки, үзебезнең дуңгызлар бит!
"КУ" 11, 2018
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз