Хикәя тег белән яңалыклар
-
3 февраль 2024 - 13:00
Тугрылык (хикәя)
Әтисенең елмайганын малайның күптәннән күргәне юк инде. Һаман күңелсезләнеп йөреп, әниләре кебек чирләп китүен теләми иде ул аның да... Көчек өйдәге бөтен кешегә күңелле мизгелләр бүләк итәр, дип уйлады Туфан... Әнисе генә менә... Күрәсе дә килмәс инде маэмайны... Бигрәкләр дә хәле авыр шул аның... -
25 гыйнвар 2024 - 13:00
Камәрия әби хатирәсе (хикәя)
Ни күзе белән күрсен, каршысында бүре утыра. Нишләргә дә белми Камәрия әби. «Тукта әле, бүреләр курыкканны белә диләр бит, курыкмаска кирәк», — дип, бөтен көчен җыеп, бүренең күзенә карап тора башлый ул... -
21 гыйнвар 2024 - 09:00
БӘХИЛЛӘШҮ (повестьтан өзек)
Ипи салу, Ул – ничек? Аңа ниләр кирәк? Кирәк әйбер күп түгел. Иң беренче – эш ярата торган, бай күңелле хатын кирәк. Аннан кала каен утыныннан тиешле эсселек тудыра алырдай уңышлы, игелекле мич кирәк. -
22 ноябрь 2023 - 13:00
Артык чибәр иде шул... (хикәя)
14 февраль. Гашыйклар көне. Туй мәҗлесе тәмамланып, яшьләр өчен кунакханәдә алып куелган бүлмәгә кайтып керүгә, Илүсәнең телефонына SMS хәбәр килеп төште: «Мин сине һаман да яратам!» -
1 октябрь 2023 - 13:00
"Өченче класслы" кияү (хикәя)
Кичә, озак кына икеләнеп йөргәннән соң, ниһаять тәвәккәлләдем — миңа һичшиксез өйләнергә кирәк! Ә нәрсә?! -
20 август 2023 - 13:00
Тегермән (дәвамы)
Ул капкасын ачып кереп, күтәрмә астына яшерелгән, җирдә ятудан тутыга башлаган ачкычын алып, йозакка кагылуга йорт ишеге үзе ачылып китте. Аны каерып ачканнар. -
19 август 2023 - 17:00
Тегермән
– Артык борчылмагыз, абзый! Тегермән бикле, ачкычы үзегездә. Беркем дә керә алмаячак. Бурычны түләсәләр, янә эшли башлаячак, – дип, үз эшен җиренә җиткереп башкаруына бик тә канәгать булып, тәрәзәләре карайтылган «Волга»га кереп утырды егет. -
15 август 2023 - 13:00
Алмалар алланганда
– Габделем! Алмагачыңны җил-яңгырдан саклый алмаганым өчен, зинһар, гафу ит! Мине генә түгел, күршедәге Рузалимне дә гафу ит. Нәфесен тыя алмаганы өчен гафу ит. Яшьлек дуамаллыгы белән кылган хатасы өчен гафу ит. Яшь шул әле ул, дөньяның бөтен нечкәлекләрен, бәлки, аңлап та бетермидер. Аңласа, бу кадәр рәхимсез адымга барыр, япь-яшь агачның җанын шулай кыяр идемени? -
5 август 2023 - 13:00
Абитуриентлар (хикәя)
Әй, җаныкаем, хәзер институтка керүләре! Аны бер Алла да үзебез генә беләбез инде. Узган ел керәлмәдек без. Галимҗан Сабирович белән дә сөйләшеп куйган идек канә. Имтихан вакытында чирләп китте, гөнаһ шомлыгы... -
17 июль 2023 - 11:00
Шәрифулла
Җиңелчә генә яраланган солдатлар терелеп, яңадан фронтка киткәндә, ул да канатсыз кош кебек талпыныр иде. Их, бер могҗиза белән аяклары ялганса икән! «Җә үлсәм шунда!» дип, эчтән көеп-янганда, сизгер Тәнзилә әз генә сулыш алды исә, аның ятагы кырыена тезләнеп, шаян такмаклар җырлар иде. Такмак кына күңелсез уйлардан араласа, көнозын тыңлар иде Шәрифулла... -
12 июнь 2023 - 09:00
Паравыз кычкыртты (хикәя)
Алар беркайчан да күрешмәячәк. Балага узарга да өлгермичә, унсигез яшендә тол калган Тәнзилә, Газинурын каршыларга дип, гомере буе шушы кызыл состав артыннан йөгерәчәк... -
11 июнь 2023 - 09:00
Абыну (хикәя)
Бала туганчы ук аннан баш тартырга исәп иткән хатынга сабые белән көненә биш-алты тапкыр очрашуы авыр иде. - Китермәгез минекен, дидем бит инде. Кирәкми ул миңа. Әнә, берәр баласызына бирерсез, куана-куана карарлар. -
7 июнь 2023 - 13:00
Аерылышу (хикәя)
Аерылыштык. Хатын китте. Йокы бүлмәсендә яши. Мин асылынырга бау әзерләп куйдым. Менә әйберләрне бүлешеп бетерәбез дә тәвәккәллим... -
21 май 2023 - 09:00
ӘРМӘН-АРМЕН – ШУШАНИК МӘХӘББӘТЕ (ахыры)
Икебез дә имтиханнарны яхшы тапшырып укырга кердек. Көн дә шулай ук бергә китәбез, бергә кайтабыз. Кайчак мин аны, кайчак ул мине дәрескә соңга калдыра. -
15 май 2023 - 11:00
Беренче Сабантуй
Ә безнең булачак «батыр» – колга Хөснулла, ай буе сыйланып, авыл буенча чиратта йөреп, бөтенләй симерде. Күзләре кысылып, хәтта бераз корсагы да бүлтәеп чыкты. Аш алдыннан стакан-стакан ярым Сәмига балы белән симез ашка юл ярып куя торган булды. Төшке аштан соң ике сәгатьләп черем дә итә әле. Ашаган малда өмет бар, дигәндәй, булачак батырга хәл керде. Наз һәм яратудан мәхрүм булган тол хатыннар өметләнеп, алдан ук аш-су әзерләп, Хөснулланы көттеләр.