Хикәя тег белән яңалыклар
-
5 июня 2021 - 13:00
Тәңрем ташламасын
Рауза, тураеп, аңа бер күз сирпеп алды да, берни дәшми капка төбендәге “Лексус” машинасына утырып китеп барды. Кыз бармагындагы алтын балдак елтыравы егетнең йөрәгенә утлы уклар булып кадалды. -
2 мая 2021 - 11:00
Җиңү язы килгәндә (хикәя)
Сугыш вакытында алган тирән яралары Зәйтүнәнең гомерен өзде. Госпитальдә ятканда, бу якты дөньядан китәсен, ахрысы, сизенгән: улының ятим каласына бик борчылды. Шул вакытта мин ант иттем Зәйтүнәгә – сабыеңа әти булырмын, дидем. Ә бит Зәйтүнәнең йөрәк тибүе туктарга санаулы минутлар гына калып барган икән... Рәхмәт, дип пышылдады да Зәйтүнә күзен йомды... мәңгегә... -
28 марта 2021 - 15:00
Яңгыр кызы (хикәя)
Табигать баласы, яңгыр кызы Лилиядә яман шеш таптылар. Кыз шәһәргә китте. Узгынчыдыр, ялгышлыктыр, дигән шеш, начар булып чыкты. -
17 марта 2021 - 13:00
Бер гомеремә – ике дөнья
Ишек төбендә басып торган олы яшьтәге очучы: «Кызым, теләсәң кал, кире алып кайтам», дисә, берсүзсез риза булыр идем. Ул дәшмичә генә ягымлы елмайды. Мин билгесезлеккә атладым. Пыяла дивар артында каршы алучылар арасында шушы чит җирдә мин белгән һәм мине белгән бердәнбер кеше басып тора иде. -
14 марта 2021 - 17:00
Гафу ит, Иванова… (хикәя)
— Сез — карак, бур, алдакчы! Әнидән гафу үтенмәсәгез, судка хәтле барып җитәм! Белегез, болай гына калдырмыйм, гәҗиткә язып чыгам! -
7 марта 2021 - 11:00
Ләйсән яңгыры (хикәя)
Ильяс ни булганын исенә төшерергә тырышып карады. Ләкин бар хәтерләгене: әллә нинди усал җанварлар тавышы чыгарып бәрелешкән ике тимер ат та, тән буразналары аша аккан сыек кан инеше һәм шул инешнең башы булган җәрәхәтләрнең сулкылдап сызлавы иде... -
28 февраля 2021 - 09:00
Кулдашым (дәвамы)
Түгәрәк бәхет озакка сузылмады: берсендә әниләре янына авылга кайтканда, ике машина бәрелешеп, Сания якты дөнья белән хушлашты. Бу вакытта кызына 3 кенә яшь иде әле... -
24 февраля 2021 - 09:00
Китмә, әти!
Озак, бик озак көтте Мәүлет бу көнне. Әтисе сугышка чыгып киткән көннән бирле көтә башлаган иде. Көтмәгән бер көне дә булмады аның. Ничек көтмисең, әти бит ул. Егерме җиде ел буена көтте. Тик әтисе белән очрашуны бер тапкыр да болай итеп күз алдына китермәде Мәүлет... -
5 февраля 2021 - 17:00
Әтәч (хикәя)
Әтәчләр мине кечкенә чагымнан ук яратмадылар. Ничек шулай башлануын хәтерләмим дә инде, ләкин, күршеләрдә сугышчан рухлы берәр әтәч барлыкка килсә, безнең үзара мөнәсәбәтләр кан коюсыз гына тәмамланмый иде. Ул җәйдә мин Абхазия тауларындагы бер авылда, туганнарымда яшәп алдым... -
2 февраля 2021 - 13:00
Исәр
Бер төнне шәһәрне немец самолётлары бомбага тота. Шулчакны алар яшәгән йорт җимерелеп, карчыкның оныгы Рауза берсеннән-берсе бәләкәй өч баласы белән һәлак була. Әби белән Сабит тураны гына исән кала. Тик анда да әле бу яшүсмерне төш вакытына гына өй хәрабәләре астыннан табып алалар... -
10 января 2021 - 15:00
Әти кайткан көнне
Сабан туе да килеп җитте. Мин һаман әтинең кайтуын көтәм. Инәй дә: «Бу арада хат-хәбәре дә юк, юлда түгелме икән?» – дип сөйләнә. -
6 января 2021 - 13:00
Кәрим тавык
– Безнең кушамат – Тавык, Бикмулла бабам авылда иң беренчеләрдән булып торып ишегалларын себерә-җыештыра торган булган, шуңа күрә «тавык» дип кушамат такканнар. -
27 декабря 2020 - 15:00
Сөйли, җырлый, сагына торган материя
Җиргә аяк басуга, мәхбүсләр чайкалып китеп егыла яздылар – шулкадәр дә көчле җил иде. Көч-хәл белән, каршы искән җилдә иелә-бөгелә атлаган тоткыннарны сакчылар еракта каралып күренгән бинага таба куалады. -
25 декабря 2020 - 17:00
Сөйли, җырлый, сагына торган материя
Вакыт-вакыт көчәеп каршы искән ачы җил йөзләрне кисә, сулышны томалый, аяктан ега... -
12 декабря 2020 - 11:00
Туйда очрашу
Минем һәм Исламның карашы зәп-зәңгәр күзле, сары чәчле, тәбәнәк буйлы кәләш Әлфиянең күзләре белән очрашты. Үзебез дә сизмәстән без Ислам белән бер-беребезгә караштык… Ул кайчандыр үзен Әминә дип таныштырган иде…