Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӘҖЕМ ХАН

...Ә менә сине, олуг хан хәзрәтләре, тәхетеңнән бер ябай гына юлбасар да төшерә ала, йолкыш кына Мәскәү кенәзе дә сине бу тәхетеңнән йолкып ала-ала. 

Унбишенче гасырның 94 нче елы иде. Казан падишасы Әҗем диван мәҗлесе туплады. Сарайга йөргәндә үк, Мөхәммәдьяр сизенә иде: Әҗем хан аны утлы табага бастырырга чакыра. Әҗем ханның Мөхәммәдьярга ниндидер үче бар. Һәм тезләндереп яргулаганда1 карачыларның берсе дә аны яклап, ханга сүз катмаячак. Дөресе дә шулай булып чыкты, диван җыелып беткән, бер Мөхәммәдьярны гына көтеп утыралар иде. Мөхәммәдьяр диванханәгә2 килеп керүгә ханның чырае ук үзгәрде, ул кырыс кына дивани мәҗлесне ачык дип белдерде. Карачылар белән дивани мәҗлескә чакырулы башка бәкләр ни өчендер башларын иеп, чүбе булмаса да, идәнгә җәелгән келәмнән нидер тапкан булалар, нидер чүплиләр иде. 

Мөхәммәдьярга туры карамыйча гына Әҗем хан сүз башлады:

– Тәхет янындагы дүрт карачымның берсе, ханның вәзире, илемнең тарханы була торып, син отышлы уеннарга бирелеп, кузнаханәләргә3 йөрисең, диләр...

Мөхәммәдьяр калкынып, җиңелчә генә хан тарафына карап, баш иде. Сабыр-салмак тавыш белән әйтте:

– Тарханнарга кузнаханәләрдә йөрү Анаканунында тыелмаган, – диде.

Әҗем хан тәхетендә кымырҗып куйды.

– Тыелмаган! – диде хан, сабыр булырга тырышып. – Әмма тархан белән карачы бәккә анда ни калган?

– И хан! – диде Мөхәммәдьяр. – Минем шәхесемә кагылганы болардыр ки: кузнаханәләрдә ярымсәрхуш, ярыммиңке4 бәндәләрең ил хакында дөресен сөйли. Ханлык турында халыкның хаклык фикере бар. Мин халык белән аралашам. Ә синең башка карачыларың сарай капкасыннан сакчы-каравылсыз чыкмый. Алар халыктан курка, халык вәкилләре халыктан курка икән, димәк, яки халык тиле, яки аның вәкилләре, карачылары – карак. Синең бәкләр бәге вәзирең чынлыкта ул кече хан, «Бер шигырь укымасам да, мин ханга иң якын карачы булдым», – дип, шигъри китапларга нәфрәт уятмакчы була. Син шуны ишетмисеңме, күрмисеңме, и хан? Әүвәл-әүвәлендә Казан иле белемле, мәгърифәтле ил булган, укый-яза белмәгән вә дәхи китап укымаганнарны Казанда мокытка санаганнар. Синең уң кулыңда утыра торган бәкләр бәге вә карачылар үз наданлыклары белән мактана башлагач, Казанның хәлләре бик тә мөшкел булыр. Бистәләрдә, каладагы матур иске йортларны сүттереп, Мәскәү өслүбендәге йортлар сала башладылар. Хан күрмиме аларның башбаштаклыкларын? Аларның Казанга булган нәфрәтләрен сизмиме хан? Озакламый Казан кяфер каласына әверелер. Халыкның карак байларга булган нәфрәтләрен, аларның Мәскәүгә ярарга тырышуларын сизмиме хан? Атаң Ибраһим хан, Мәхмүт хан, бабаңның атасы Олуг Мөхәммәд хан калдырган биналарны юк итәрбезме, и Мөхәммәд Әмин хан? Син яңа йортлар кордырыр өчен Казан казнасындагы алтынны түләп, Мәскәүдән мәгъмурлар5, мөһәндисләр6 чакырттың. Үзебездәге оста мәгъмурлар эшсез каңгыра, алар чит илләргә китеп, мәһабәт манаралар, мәчетләр корырга мәҗбүр, үз илендә шушы осталар ике кулына бер эш табалмый. Ә син Мәскәүгә гашыйк, син Мәскәүнең хәмерен эчәсең, син Мәскәү кызларын кочасың. Сине Мәскәүдә яхшы тәрбия кылганнар, син анда мәдәниятле булгансың, аракы чөмереп, чучка ите җыеп, корсак үстерергә өйрәнгәнсең... 

_______

1 яргулау – хөкем итү, җәзага тарту.

2 диванханә – диван вәзирләре җыела торган урын.

3 кузнаханә – отышлы уен урыны, эченә алтын-көмеш, кургаш тутырылган кузналар белән уйнау.  

  4 ярыммиңке – ярым миңгерәү. 

Әҗем хан тәбегә эләккән күсе кебек тәхетенең әле уң, әле сул ягына авыша, ул карышкысын7 әле бер кулына ала, әле тәхетенә сөяп куя, аның бу дорфалыкка җен ачуы чыккан иде.

– Мөхәммәдьяр! – дип кычкырды ул. – Авызың ни әйткәнне колагың ишетсен! Син ни сөйлисең? Канымны кыздырма! Мөхәммәдьярның туктарга исәбе юк иде, ул да кыза барды:  

 – Әҗем хан Мәскәүдә аракы чөмереп, чучка ите җыеп, корсак үстерергә өйрәнгән, дип сөйлиләр кузнаханәләрдә, бөек ханым! Мин гавам сүзен сөйлимен!

Әҗем хан аклану ягын карады:

– Нишлим? Мине биш яшемнән рәһен8 сыйфатында Мәскәүгә биргәннәр. Мин анда үстем, мин аларның йолаларын кабул иттем. Нишлим? Сиңа рәхәт, син үз атаң-анаң химаясында9 үскәнсең. Мине рәһен итеп Мәскәүгә аткарганнар. Өйрәт алайса миңа Казан йолаларын.

– Өйрәтеп тормыш итәм, – диде карачы Мөхәммәдьяр. – Ләкин син сүзләремә чукрак, кыйлганыма сукыр. Казан йорты үз туфрагыннан чыккан хан биралмады, диләр гавам арасында. Дөрес, Олуг Мөхәммәд Казанлы түгел, аның углы Мәхмүт тә Казан туфрагында яралмаган. Хәтта синең атаң – атаклы Газый хан хәзрәтләре дә Казанлы түгел, әмма син, Ибраһим углы Мөхәммәд Әмин хан – Казан туфрагында яралган бердәнбер хан. Килмешәк ханнар килгәннәр дә киткәннәр, син – ватаныбызда яралган хан – шушы ватанны Мәскәүгәме кычкыртып сатасың? Атаң – Ибраһим хан унбер ел дәвамында Мәскәүгә каршы торды, җиңү артыннан җиңүгә иреште һәм Ибраһим хан «Гази» исемен яулады. Газават каһарманы Ибраһим ханның углы Мөхәммәд Әмин хан атасына лаек варис түгелмени? 

___________

5 мәгъмур – архитектор.

6 мөһәндис – инженер.  

7 карышкы – дәрәҗә таягы, скипетр.

8 рәһен – залог.

9 химая – ярдәм, тәрбия, терәк.

Әҗем хан әйтте:

– Ярар, анысы калып торсын... Син ханыңа каршы төрле бөһтаннар10 таратасың дип әйтәләр, шагыйрь Мөхәммәдьяр... Имеш, Мөхәммәд Әмин хан ул ике яклы пәке, ике яклы хәнҗәр, дисең икән...

– Аны мин әйтмәдем, и олуг хан, – диде Мөхәммәдьяр.

– Алайса, кем әйтте? – дип кызыксынды хан.

– Сүз иясе белән йөрми, и олуг хан!

Әҗем хан сабырланды, ул Мөхәммәдьярга үгетләгән кебек мөрәҗәгать итте:

– Син гел мине кимсетергә, үчекләргә, чыгырымнан чыгарырга телисең. Синең «Олуг хан» дигәнең дә мыскыл булып ишетелә, янәсе, мин олуг түгел.

– «Олуг хан» дип Чыңгыз ханга да, Батыйга да, Олы Мөхәммәдкә дә, Ибраһим ханга да әйткәннәр бабаларыбыз.

– Ләкин син «Олуг хан» гыйбарәсен мыскыллы тавыш белән артык купайтып әйтәсең. Артык хуплау хурлауга бәрабәр... Димәк ки, мин ике яклы пәке? Ни-нәрсә була инде ул «ике яклы пәке»?

– Кылычларның күбесе бер генә яктан кисә, ике ягы да үткен хәнҗәрләрга «әҗем пәкесе» диләр, ягъни бу фарсылардан килгән корал. Әҗем – фарсы пычагы, дигән сүз. Чәнчегәндә, ике яклап кисә, бәндәнең исән калу мөмкинлеген киметә. Әҗем хәнҗәре, белгәнеңчә, иң сыйфатлы һәм мәшһүр корал. Сине шуның белән чагыштырганнар икән, сөен.

– Юк, бу мыскыл рәвешендә әйтелгән сүз, янәсе, мин бер кискәндә, дошманнарны турасам, икенчесендә дусларымны турыйм, булып чыга.

– Юк, хан, ике яклап турый торган Әҗем-хәнҗәр булу бер дә яман түгел.

– Син жумба балык11 кебек шома, сине яланкул тотып булмый... Син минем сараемдагы иң гүзәл җарияләремнең берсенә күз атасың, кул саласың, диләр. Шул дөресме?

– Мин сукыр түгел бит, и хан, каршыма килгән, каршымда торганнарның барысына да күз атам, аның гөнаһысы бармы, и хан?

– Димәк, минем җариямә кул салуың хак?

– Юк, хан, мин синең җарияңә кул салмадым. Сүз иярә сүз чыкканнан гына әйтәм. Әмма синең илне, ватанны, йортны сатарга җыенганың миңа гына түгел, бөтен дөньяга фаштыр.

– Карачы Мөхәммәдьяр! Син артыгын кыланасың! Карачылар шаһитлегендә, яраннарым каршында, колларым алдында, ниһаять, ханбикә каршында син миңа дорфа сүзләр әйтәсең. Моның өчен нәрсә буласын, син беләсеңме, шагыйрь?

– Ярлы янудан курыкмый, хан. Минем югалтасым юк!

– Син минем урынга утырып бак, шагыйрь! – диде хан, аклангандай.

– Һәркемнең үз урыны, и хан. Син дә шагыйрь идең, ләкин син тәхетне сайладың. Сине даның өчен, сине хан булганың өчен, сине хөкемдар булганың өчен, сине байлыгың өчен сөяләр. Ягъни син гүзәлләрнең мәхәббәтен дә сатып аласың. Ә мин синең бер җарияңә гашыйк булдым, минем бернәрсәм дә юк. 

_____________

10 бөһтан – ялган сүз, гайбәт.

11 жумба балык – тәңкәсез балык, налим балыгы. 

– Син дә бай, Мөхәммәдьяр, синең дә сарайга тиң йортларың бар, Ерак Кабан буенда синең малларың, болыннарың, елкыларың бар, Казан каласында синең сарайга тиң таш йортларың бар. Син ханнан да бай. Җариям сине шул байлыгың өчен ярата булыр.

– Ул байлыкларның бүгеннән минеке түгеллеген мин бик яхшы аңлап торам, хан. Чөнки синең шымчыларың, җасусларың, әләкчеләрең минем турыда булганын да, булмаганын да сиңа җиткезеп тора. Тыңланыр өчен, әләкләр өчен күпме акча сарыф итәсең син дәүләт казнасыннан. Юкса, минем үземнән генә сорарга кирәк иде, әйттемме мин ул сүзне, юкмы, кылдыммы мин шул гамәлне, юкмы? Син миңа караганда, үзеңнең ләббәйкәләреңә ныграк ышанасың. Мин сиңа турысын әйттем. Мин синең турыда гайбәт таратмадым. Мин синең турыда «ике яклы пәке» димәдем, ул сүзне синең яраннарың үзләре сөйләп йөри.

– Кемнәр сөйли, кайда сөйли? Мин аларны астырам, аттырам! Әйт!

– Мин әләкче түгел! Мин сине «тәһарәтсез урыс табанын ялаучы» димәдем, ләкин мин үзеңнең күзеңә туры карап әйтәм, син Мәскәү колы, син Бәчели ялчысы. Чыңгыз нәселле, тамырларында атаклы затлы, сыйфатлы кан ага торган Казан ханының Мәскәү колы булуы минем өчен түзә алмаслык шәйдер. Мине «халык дошманы» дип әйтүчеләр – синең дошманнарың, Ватан дошманнары. Син моны аңларсың, ләкин соң булыр.

– Аннан соң син, карачы бәк Мөхәммәдьяр, халыкны яныңа туплап: Әҗем хан ул минем белән ярышып, шигырь язып карады, чыкмады, аңа Аллаһ тарафыннан шагыйрьлек бирелмәгән. Мин – Мөхәммәдьяр, сарай шагыйре, халык шагыйре, Әҗем хан такмак чыгаручы шигырьче генә, дип сөйләгәнсең.

– Аны мин сөйләмәдем, хан, аны синең менә шушы ялчыларың астыртын гына сөйләп, халык арасына тарата, шулар үз фикерләрен, үз сүзләрен Мөхәммәдьярныкы дип, миңа сылтыйлар. Синең алдыңда мине каралтмак булалар. Ул сүзләрне таратучы мин түгел, ләкин синең ялчыларың синең шагыйрьлегең турында шактый туры фикер йөртә. Чыннан да син бит олы шагыйрь түгел, син олы шагыйрь була ала идең, ләкин син үз куәңә12 хыянәт иттең. Син шагыйрь тәхетенә бәрабәр хөкемдар тәхетен сайладың. Шагыйрь тәхетендә сәясәтче була ала. Ләкин сәясәт тәхетендә шагыйрь була алмый. Сүзем бетте! Бәкләр бәге Ширин ханның уң тарафында басып тора иде, ул шыпырт кына хан колагына әйтте:

– Карале, и хан, бәлки Мөхәммәдьярга үлем җәзасы чыгарыргадыр. Башын чаптырып яки асып үтерү кирәктер? – диде.

Әҗем хан да Ширин бәккә генә ишетелерлек итеп әйтте:

– Ярамый. Халык ни әйтер? Хан миһербанлы булып күренергә тиеш. Без аны башта болай гына, җиңелчә генә җәзалыйк, аннан соң кылычмы, агумы, бәхетсезлекме – эшне хәл итәр.

Ширин бәк канәгать елмайды: 

– Хе-хе-хе, ярый... хәл итәрбез! – диде. 

________________

12 куә – талант 

Әҗем хан Борһан Сәедкә ым какты. Баядан бирле яргулау сөрешен игътибар белән тыңлаучы Борһан Сәед хөкем карарын игълан итте:

– Карар-и Хөкем! – диде ул.

– Мөхәммәд Әмин хан сараендагы карачыларның дүртенчесе, тархан Мәхмүт углы Мөхәммәдьяр хан тарафына җибәргән бөһтаннары, ягъни мәмләкәтебезгә зыян салганы өчен дүртенче карачы вазифаларыннан үз теләге белән азат ителә вә дәхи аның тарханлыгы13 турындагы ярлык инкярь ителүе турында яңа ярлык языла, аның бөтен мал-мөлкәте байлыгы, казна файдасына күчерелә! Сүз тәмам!

Мөхәммәдьяр бу карарны тыныч кабул итте һәм сабыр гына Борһан Сәед тарафына карап әйтте:

– Синең ярлыгың язылганчы мин тархан әле, сүземне әйтеп калыйм. Тарханлык ул кире кайтарып алынмаслык вакытка тәгаенләнә, тарханлык ул хәтта җинаятьләрне дә гафу иттерә торган дәрәҗә. Тархан төрмәзиндан, тархан камчы суктыру, тархан асып үтерү кебек җәзалардан азат. Син, Мөхәммәд Әмин хан, ата-баба кануннарын бозып, атаң язган ярлыкны инкарь итеп, миннән тарханлыкны аласың, бу синең Мәскәү шымчылары тарафыннан миеңә сеңдерелгән бер хата, ялгыш, гөнаһтыр. Синең тәхеттән колак кагачагың йөздән туксан тугыз фаиздыр14. Ә мине шагыйрьлек тәхетеннән әллә нинди ярлыклар да мәхрүм итә алмый. Китәр алдыннан сүземне дә тыңлап бакчы, и хан. Син тәхетең тирәсенә җыен килмешәк бәкләрне тупладың, аларның ватаны Казан түгел, аларның хәтта үз ватаннары да юк. Алар үз ватаннарыннан үз халкы, үз ата-анасы тарафыннан читкә куылган, казак чыгып киткән бәндәләр, маҗарапәрәстләр15, астыртын эш йөртүчеләр. Синең таянычың шул аламаннар16 гаскәрендә – казакларда. Ләкин бу таяныч черек. Вакыт үзгәрүгә, сәясәт какшауга алар сине ташлап качачак, качсалар ярый әле, алар сиңа каршы барачак.

– Минекеләр хыянәт итсә... – диде хан.

– Синекеләр хыянәт итсә, – диде Мөхәммәдьяр. – Мәскәү гаскәре – синең таянычың! Ләкин ул да черек таяныч. Аңа таянсаң, и бөек хан, Сөләйман пәйгамбәрнең таягы кебек череп, син егылачаксың. Мәскәү бармак бирсәң, кулыңны, кулың бирсәң үзеңне кабып йотачак.

– Сине көнчелек сөйләтә, – диде Әҗем хан. – Карарым катгый, фәрманым алынмас, син бүгеннән тархан түгел.

– Мин Казан өчен күп көч сарыф иттем, тарханлыкны миңа син түгел, Ибраһим хан бирде. Атаң биргән ярлыкны ничек итеп син инкарь итәсең?

– Син бәклекне куеп, тарханлыктан мәхрүм булып, таш пулатларың казнага алынып, Болгар капкасы янындагы мазарстанга бакчы итеп куеласың, – диде хан.

– Ни кылаем, хан, синең сүзең канун! Син мине кимсетер өчен кабер өстен себерүче итеп куярга булдың. Юк, бөек хан, ул эш мине кимсетә алмый. Син мине бәклектән, карачылыктан төшерә аласың, ләкин син мине шагыйрьлек тәхетемнән төшерә алмассың. Син генә түгел, мине ул тәхеттән бер генә бәндә дә төшерә алмас. Мин каберстанда да хезмәт итә алам, сарайдагы тере мәетләр белән мөзакәрә17 кылганчы, мәетләрнең рухы илә зиратта сөйләшүе мең кәррә артыктыр. Ә менә сине, олуг хан хәзрәтләре, тәхетеңнән бер ябай гына юлбасар да төшерә ала, йолкыш кына Мәскәү кенәзе дә сине бу тәхетеңнән йолкып ала-ала. 

_______________

13 тархан – хөкүмәткә яхшы хезмәт иткәне, сугышларда батырлык кылганына күрә каһарман иргә бирелә торган дәрәҗә; бүгенгечә әйтсәк: персональ пенсионер.

14 фаиз – процент.

15 маҗарапәрәст – авантюрист, маҗаралар эзләп йөрүче.  

16 аламан – ялланган гаскәр. 

– Мин дә – шагыйрь, мине дә ул тәхеттән беркем дә төшерергә җөрьәт итә алмас, – диде Әҗем хан.

– Бу тәхетең синең фани, Әҗем хан, – диде Мөхәммәдьяр. – Бүген бар ул, иртәгә – юк! Тәхеттә бәхет тапкан татар ханы юк тарихта, тәхеттән ләхеткә күчкән ханнар байтак. Ә шигырь тәхетенә килсәк, ханым-солтаным, эш болай торадыр ки: менмәгән тәхеттән кешене төшереп булмый. Мәскәүне мактаган Казанда шагыйрь булалмас!

Әҗем хан ярсып кычкырды:

– Тәмам! Алыгыз бу хәерчене!

– Диванханә түгел, диванаханә бу, и олуг хан Мөхәммәд Әмин! – диде Ярмөхәммәд.

Яраннар шагыйрьне урап алды. Мөхәммәдьяр җөббәсен, билхәнҗәрен, башлыгын, читекләрен, кошагын салып, яланаяклы дәрвиш кыяфәтендә сарайдан чыгып китте. Әҗем хан карышкы таягын алып, идәнгә орды һәм әйтте:    

– Ханга каршы барган һәр адәмне шушы язмыш көтә! – диде. 

***

Әҗем хан Мәскәүгә аркалана, чөнки халыктан тупланган елкы, сыер, куй малының, тәпән-тәпән бал, кеш, җофар, кондыз кебек кыйммәтле тиреләрнең күп өлешен Казан Мәскәүгә озата иде. Шулар өстенә Идел дәрьясында гына булган тере чөгә балыгын, су тутырылган имән мичкәләргә салып, Мәскәүгә – Бәчели кенәзгә җибәреп тора.

Казан каласына карап сокланмаган, аңа кызыкмаган кеше юктыр. Мәскәү генә түгел, Кырымы, Әстерханы, Касыймныкылар да Казанга кызыгып, көнләшеп карый. Бигрәк тә Себер ханзадәләрнең «казанлы» буласы килә иде. Казан тәхетенең какшау булуыннан файдаланып, Себер ханзадәсе Мөхәммәтдин, халык аны «Мамык ханзадә» дип кенә йөртә, Казанга яу әзерли башлады, «урыс калдыгы» Әҗем ханны бәреп төшереп, үзе Казан тәхетенә утыру өмете илә яна иде. Мәскәү гаскәре Казаннан еракта чакны чамалап, Мамык Казанга яу чыкты. Яу алдыннан Мамык ханзадә Казанга шымчылар юллады. Икешәр-икешәр шымчыдан торган өч төркем корып, алар Казанның өч тарафыннан кереп, Себер ханзадәсе Мөхәммәтдин-Мамыкның коточкыч зур яу илә Казанга йөрүе, рус ялчысы Әҗем ханны тотып, аңа халык алдында җәза биреләчәге турында коткы таратырга, хан сараендагыларның да, кара халыкның да котын алырга тиешләр иде. Шулай булды да. Мамык ханзадәнең гаскәре Казан тарафына йөри торды, шымчылар Казанга кереп, төрлесе төрле яктан коткы таратып, халыкның күңеленә шом сала тордылар. Ике шымчы сәүдәгәр кыяфәтенә кереп, Казан сараена үтеп, хансарай хатыннарына кеш-җофар тиресе саткан булып, астыртын гына шомлы хәбәрне тарата тордылар. Мамыкның хәйләсе тормышка ашты, Казан халкы, бигрәк тә сарайдагылар куркуга төште. Шуңа күрә Мамыкның гаскәре һич каршылыксыз дип әйтерлек Казан капкасыннан узды. Әҗем хан качып өлгерде.

Мамык вә аның сугышчылары коралларын таккан килеш сарайга керде, итагать-әдәп дигән төшенчәләрне уйлап тормыйча, ул бушаган тәхеткә менеп утырды да беренче фәрманын игълан итте.

– Мин, Мөхәммәтдин – Мамык хан сүзем! Һич кичекмәстән Әҗем ханны табып, минем янга китерегез! Без аны яргулаячакбыз! – диде. – Минем яугирләремә юл күрсәтүче булып йөрер кешеләр әзерләгез! Кем дә кем качкан ханны тотып алып килә, шуңа бер кантар алтын!

Ыгы-зыгы килделәр, юл күрсәтүчеләрне билгеләделәр дә качкан ханны эзләүчеләр:

– Баш өсте! – дип, сарайдан чыкты.

Мөхәммәдьяр күптән мазарстан18 сакчысы вазифаларын үти башлаган иде инде. Ул егылган ташларны бастырып, нигезләрен ныгытып, авышларын турайтып йөри иде. Зират сириннәре арасында бер баш күренде:

– Кем бар анда? – диде Мөхәммәдьяр.

Кеше куркып, артка чикте, кеше башы яфраклар арасында юк булды. Мөхәммәдьяр сирин агачларына якын ук килде, ул җиргә чүгәләгән, әлсерәгән, йончыган бер кешене күрде.

– Син нишләп утырасың каберләр арасында? – дип сорады шагыйрь.

Кеше калтырый башлады.

– Тор, әнә минем хөҗрәмә19 кер! Җылы чәй эч, анда нан да бар! Шулчак Мөхәммәдьяр хәерче киеменә төренгән Әҗем ханны танып алды.

– Бәрәкәт! – диде кабер караучы. – Мөхәммәд Әмин хан монда нишләп утыра?

Хәерче кыяфәтле хан аягына басты, өстен каккалап алды да әйтте:

– Мамык килеп басты Казанны! Ул мине таптыра.

– Беләм! – диде зират хужасы. – Синең башың бер кантар алтын тора!..

– Зинһар, сатма мине! Качыр мине кая булса да!

– Әйдә! – дип, кабер караучы ханны каядыр алып китте.

Алар каберстанның аргы башындагы бер келәткә килеп җитте, келәт эчендә баз казылган.

– Син шунда кереп ят!

– Кабергәме? – диде хан.

– Курыкма, кереп ят!

Ничарадан бичара, Әҗем хан базга төште. Мөхәммәдьяр баз өстен авыр таш плитә белән каплады. Аннан бер читтә торган таш кантарын плитә өстенә тәгәрәтеп менгерде.

– Менә шулай иткәч, сине беркем дә табалмас!

Астан Әҗем ханның нидер кычкырганы ишетелде:

 – Зинһар, Алла хакы өчен, мине коткарсаң, мин сиңа үзем ике кантар алтын бирәм.

– Ярар, Әҗем хан, ләкин син вәгъдәңдә тормаячаксың! Син мине ялган шаһитлар сүзе белән сарайдан кудың.

Астан «валлаһи, билләһи» кебек сүзләр ишетелде.

– Мин сиңа ашарыңа-эчәреңә алып киләм! – дип, Мөхәммәдьяр китеп барды.

Качкын ханны эзләүчеләр зиратка якынлаша иде. Мөхәммәдьяр үз эше белән шөгыльләнә башлады. Ул арада юл күрсәтүчеләр белән Мамык ханның яугирләре дә килеп җитте. Алдан йөрүчесе Ялгай Мирза иде.

– Һәй, мөҗавир20 Мөхәммәдьяр! – дип кычкырды алдан йөрүче Мирза. – Син монда Әҗем ханны күрмәдеңме, ул хәерче киеменә төренеп качып китте!

– Ялагай Мирза, мин бер хәерче дә күрмәдем, башың бармы синең, Ялагай Мирза? Хәерчеләр каберстанга хәер сорарга киләмени, тинтәк баш!

Гаскәрдәгеләр шаркылдап көлде. Ялгай Мирзаның ачуы чыкты. Ул гаскәр башына әйтте:

– Алдый ул кабер караучы, әйдәгез, зират эчен карыйк! Эзләүчеләр атларын зират коймасына бәйләп, үзләре җәяү каберстанга кереп киттеләр. Мөхәммәдьяр да аларга иярде. Эзләүчеләр мөҗавир яши торган хөҗрәне дә җентекләп тентеделәр. Аннан зиратны тикшерделәр. Күпме генә эзләсәләр дә, качкын ханны таба алмадылар. Эзләүчеләрнең берсе кычкырды:

– Монда ниндидер келәт бар!

Барысы да келәт янына җыелды.

– Бу нинди келәт? – дип сорады гаскәр башлыгы. – Ач ишеген! Мөхәммәдьяр келәтнең ишеген ачты.

– Кабер казу әсбаплары өчен амбар бу! – диде мөҗавир.

Гаскәр башлыгы Ялгай Мирза китәргә ишарә итте. Киттеләр. Алар киткәч, Мөхәммәдьяр бер телем нан, бер чүмеч су алып, келәт янына килде, нанын, суын бер читкә куеп, өске ташны тәгәртеп төшерде дә плитәне ачты. Баз эчендә куркуыннан коты чыккан Әҗем хан ике тезен кочаклап калтырап утыра иде.

– Капкалап ал! – дип, кабер караучы ханга чүмеч, аннан соң нан сузды.

Хан башта йотлыгып су эчте, соңыннан нан ашый башлады. Хан капкалап алгач, мөҗавир әйтте:

– Төнлә монда суык булыр, минем хөҗрәгә күчик... Алар кабат монда килмәс! Әҗем хан Мөхәммәдьярга буйсынды.

***

Мамык хан гаиләсендә яхшы тәрбия алмаган бер сантый иде. Сәясәт, хәрби эшләрдә аның башы йөрми иде. Ул Казан тәхетенә кызыкса да, хан тәхетенә утырса да, аның мокытлыгы һәр эшендә чагыла иде. Тәхеткә утыруга ук Мамык хан халык өстенә авыр салым салды, аннан ул салымны гел үз мәнфәгатьләренә генә тота башлады. Халыкның яңа ханга ризасызлыгы сәгать саен арта иде. Аннан соң дивана Мамык Арча даругаcына21 яуга чыкты. Арчаның бай як икәнен белеп, ул талау, куркыту сәясәтенә күчте. Арча малларын талап кайтып килгәндә, Казан халкы бөтен капкаларын да шартлатып бикләп куйды. Мамык хан адәм көлкесенә калды. Күтәрелде кара халык. Мамык Арчадан таланган байлыгын Казан диварлары янына ташлап качып китте. Себергә кайтып, энесе Агалак белән зур гаскәр туплап, алар тагын Казанга ябырылды, ләкин Казан каты каршы торды. Мамыкныкылар чигенергә мәҗбүр иде. Юлда кайтканда, ниндидер гауга чыгып, Мамык ханны үзенекеләр үтергән, дип сөйләделәр.

Мамыктан соң Әҗем хан тагын тәхетенә кайтты.

Йончылган хан ял итеп тормады, эшкә кереште. Иң беренче эше итеп, ул ялагай мирзалардан арынды. Аннан соң тагын дивани мәҗлесне чакырды. Диван бәкләре дә күбесе алмашынды. Диван мәҗлесе җыеласын ишеткәч, Мөхәммәдьяр үзе килде сарайга. Мәҗлескә ул кабер караучы киеменнән килгән иде.

Хан әйтте:

– Шагыйрь Мөхәммәдьярга үз киемнәрен кайтарыгыз! Ләкин кул ишарәсе белән аны Мөхәммәдьяр туктатты:

– И хан, кирәкми! Мөҗавирлектә шушы киемем дә ярап торыр! – Мөхәммәдьярга бөтен вазифаларын да кире кайтарырга! – дип боерды хан.

Мөхәммәдьяр вазифаларыннан янә баш тартты.

– Ни телисең соң син, Мөхәммәдьяр? – дип сорады хан.

– Мин вәгъдә иткән бер кантар алтыннымы?

Дивандагылар аптырап калды, нинди алтын, нинди кантар, – диештеләр.

– Юк, хан! – диде Мөхәммәдьяр.

– Шул алтыныңнан каберстандагы җимерелә барган төрбәләрне, башташларны төзәтер өчен бер микъдар бүлеп бирсәң ярый.

– Казначы! – диде хан.

– Мин, тәкъсир!22 – диде казначы.

– Мөхәммәдьяр сораганны бир! – диде хан.

– Тәшәккүр, и хан! – диеп баш иде Мөхәммәдьяр.

– Тагын бер үтенечем бар, и хан. Мәскәүгә аткарылган салымнарны кыскарт яки бөтенләй туктат! Халыкның карыны тук, өсте бөтен булсын!

– Уйлашырбыз! – диде хан.

– Тәшәккүрләремне сонамын! Миңа китәргә рөхсәтең бир, и хан! – Син ирекле, Мөхәммәдьяр! – диде хан.

Чыннан да Мөхәммәд Әмин хан шуннан соң салымнарны кыскартты, Мәскәү белән арасын рәтләде. Казан иле чәчәк атты.

Ләкин дошманнар гына тынычлана алмады. Казанда эшләр болай барса, Мәскәүне узып китәчәк, Мәскәүгә сатылган җасуслар көннәрдән бер көнне (1516 елда) Казан ханы Мөхәммәд Әминнең ашына агу салдылар. Ике елга якын интекте бичара хан, һәм, ниһаять, ул 1518 елның кышында җан тәслим кылды. Урыны җәннәттә булсын!   

_______________

17 мөзакәрә – әңгәмә. 

18 мазарстан – каберстан.

19 хөҗрә – куыш. 
20 мөҗавир – каберстан караучысы.  
21 даруга – бәклек, бәклеккә бара торган юл

. 22 тәкъсир – олылау сүзе.     

Тәмам.

 

"КУ" 03,2023

Фото: unsplash

 

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев