Логотип Казан Утлары
"Мәйдан - батырлар өчен!"

Көрәшче

– Синең сүзне көтәбез, Данияр! Нигә икеләнеп калды соң әле ул? «Юк, егетләр, мин риза түгел» дияргә дә торып китәргә! Беркем гаеп итмәячәк.

1

– Синең сүзне көтәбез, Данияр!

Нигә икеләнеп калды соң әле ул? «Юк, егетләр, мин риза түгел» дияргә дә торып китәргә! Беркем гаеп итмәячәк.

Данияр башын күтәрде. Тау башыннан тирә-як уч төбендәге кебек күренә. Әнә Якты Күл авылы. Тау итәгенә сыенып утырган ике урамлы гап-гади бер авыл. Халкы эшкә уңган, җыр-моңга һәвәс...

Таллы Бүләк инешенең бу як ярында аның туган авылы Акташ. Тирәюньгә нур чәчеп утыруын күр! Көрәшчеләре белән данлыклы авыл!

Ике авыл. Бер күмәк хуҗалык. Сабан туен бергә бәйрәм итәләр.

Гомер бакый яктыкүллеләр сәхнә тоткан, акташлар – мәйдан. Тәртип булган.

Тәртипне Якты Күлдән Кара Чутыр Хөснул малае Кәрим бозды. Кай арада үсеп җиткән дә, бил ныгытып, кулына сөлге алган диген!..

Ике ел рәттән Чутыр Хөснул (Карасы каядыр төшеп калган) малае Сабан туенда батыр калды. Акташ егетләрен чистага салып! Менә шулай... Картлар алдында оят. «Хәзерге җәшләрнең буыннары сыек, име, кордаш? Менә без җәш чагында!..» – дип, сүз сөйләргә генә торалар. Авызлары килешкән.

Болай каршылыклы уйлар өермәсендә калмас та иде... Зарима бар бит. Зарима... Акташ авылы егете Даниярның йөрәген яндырыр өчен генә туган бала икәнсең! Кырык тапкыр яныннан: «Синең якка бүтән борылып та карамам!» – дип китте. Кырык тапкыр борылып килде.

Быел Сабан туе алдыннан кызның күңел кылларын тибрәтеп, үзенең дә ут йотып йөрүен сиздереп кую иде егетнең уе. Кыскасы, алда бик тә җитди, үтә дә әһәмиятле сөйләшү көтә иде.

Кичә Зариманы озатып куйды. Батырлыгын җыеп, сүзен әйтте:

– Зарима!.. Сөйләшәсе иде...

Кыз ялт итеп, егеткә күтәрелеп карады. Шуклык та, мутлык та бар «Мәйдан – батырлар өчен!» әдәби конкурсы 137 иде сылукайның күз карашында. Егет йөрәге янып бетсен дә кара күмере калсын дигәндер, кыз шаяртты:

– Мин Сабан туе батырлары белән генә сөйләшәм!

Шапылдап, җилкапка ябылды. Җиңел-җитез адымнар ерагая барып тынды. Ишегалды түрендә егетне мыскыл итеп, көчек чәңгелдәде...

Кыз шаяртты, егет аңламады.

Бүген сөрән җыйганда, Якты Күлдән хәбәр килеп иреште: «Көрәштә акташларны җиңү безнең авылда матур традициягә кереп бара инде ул!» Гарьлегеңнән егылып үләрсең!

Кичкә таба тау башына авылның җиде көрәшче егете җыелды. Көн кадагында бер мәсьәлә: Чутырның җиңүләренә чик куярга вакыт! Кәрим – бик көчле көрәшче. Шуңа күрә хыял диңгезендә йөзмичә, аек фикер йөртү кирәк.

Бәхәсләштеләр. Кайсылары кызып ук китте. Ахырда уртак фикергә килделәр:

– Кәримгә каршы авыл белән чыгабыз. Бу ни дигән сүз? Моны ничек аңларга?!

– Беренче. Көрәштә «син – Якты Күл авылы егете», «син – Акташныкы» дип бүлү юк. Кем кемгә туры килә. Акташ егетләре бер-берсе белән бил алышалар икән, Кәримгә чыгасы көрәшчене бик алҗытмый гына егылырга туры киләчәк. Бу – бик авыр. Бу – мин-минлеккә күсәк белән оруга тиң. «Шуңа да ачыктан-ачык сөйләшергә җыелдык, егетләр. Бер-беребездән тел яшермик», – диде Салават.

– Икенче. Кәрим белән бил алышкан көрәшче мөмкин кадәр көндәшенең хәлен бетерә. Бу гына да аз: Кәримгә каршы барлык алымнар рөхсәт ителә. Барлык алымнар! Моның нәрсә икәнен тәфсилләп аңлату кирәк түгелдер. Якты Күл көрәшчесе финалга барып җитмәсә, бигрәк тә яхшы.

Көн тәртибендә соңгы сорау калды: Кәримгә кемне чыгарабыз?

Салаватны сайладылар. Салават кисәтте:

– Судья Минсәгыйть абзыйның күзе очлы: аны-моны сизсә, мәйданнан куып чыгарырга да күп сорамас. Тамашачылар арасында да көрәшнең бөтен нечкәлекләрен белгән картлар җитәрлек. Кыскасы, уяу булыгыз!

– Данияр, телеңне йоттыңмы әллә?

Ник җебеп төште соң әле ул?! Синең җавабыңны дусларың көтә! Бетмәс монда кыз-кыркын капризы!

– Мин риза, егетләр.

– Әйткән сүз – аткан ук! – диде Салават.

– Вәгъдә – иман, – диештеләр егетләр.

Таралыштылар... Иртәгә Сабан туе! Бүген исә сәер халәт кичерәләр: күңел талпына, очар кош булып, канат кагына, тик очып китә алмый интегә мескенкәй, әйтерсең лә, чылбыр белән кыяга богаулап куйганнар үзен...

2

Кем уйлаган?! Алдагысын бер Алла белә, димәсләр иде аны... Өчәү калдылар: Кәрим, Салават, Данияр. Әүвәл Данияр белән Салават көрәшәләр. Җиңүче Кәрим белән бил алышачак. Кәримне җиңсәң – син Сабан туе батыры.  

– Йәгез, егетләр! – Минсәгыйть абзый мәйдан уртасына чакырды.

Кемдер ризасыз тавыш белән кычкырды:

– Нигә бер авыл егетләрен көрәштерәсез? Якты Күлдән чыгарыгыз!

– Бер дә юкка тамак ертасың, агай. Жирәбә.

Кулларына сөлге алып, кара-каршы бастылар. Бер мизгелдән соң булачак. Соң булачак!..

Салават:

– Мин... – дип тотлыгып калды.

– Син тиз генә егылма. Көрәшкән атлы булып йөр. Сизә күрмәсеннәр. Ә Кәримне алам мин!

Салават дустанә елмайды. Сүзен өздереп әйтә алмавына ачуы чыкты. Ниһаять:

– Әйдә чынлап торып алышабыз... Син гаеп итмә... – диде.

– Ничек?!

Салават нидер әйтергә теләде. Тыелып калды. Икенче мизгелдә үзен кулга алды:

– Ярый. Синеңчә булсын. Мин сине аңлыйм, – дип, артык сүз озайтмады.

Бабасы сөйли торган иде: борын заманда Акташ авылында Зарифулла атлы батыр яшәгән. Бер сәер ягы булган Зарифулла батырның: арбасына йөкне чамаламыйчарак төйи икән бу. Аты йөген тарта алмый туктап калса, бахбаен тугарып, үзе җигелгән. Соңыннан: «И малкай, син түгел, үзем чак тартып кайттым!» – дип, атын кызганып басып тора икән.

Бәләкәй Данияр шакката. Бабасы мыек астыннан елмая. Әбисе: «Бер дә ушың китмәсен, улым. Җеннәре көч биргәндер Зарифуллага», – дип, кет-кет көлә.

Әллә чынлап та җеннәре көч бирде инде? Чистага салырмын дип, башына да китермәгән иде. Салды. Салават сөлгесен Минсәгыйть абзыйның җилкәсенә ташлады да мәйданнан чыгып китте.

– Син сүз бирдең!

– Вәгъдә – иман!

– Егетләр сине түгел, мине сайладылар!

Данияр берсеннән-берсе авыр гаепләү сүзләре ишетермен дип уйлаган иде. Салават:

– Мин сине аңлыйм, – диде...

Икәү калдылар. Җиңүче – Сабан туе батыры. Аның, Данияр Дамир малаеның, җиңелергә хакы юк.

Хөкемдар Минсәгыйть абзый биш минут ял бирде. Данияр маңгаена бәреп ватып, чи күкәй эчте. Хәл кереп киткәндәй тоелды. Астыртын гына көндәшен күзәтте. Бер дә алҗыганга охшамаган Чутыр!

– Мәйдан уртасына, егетләр!

Минсәгыйть абзый ашыктыра.

Чыктылар. Беренче күргәндәй, бер-берсенә сынап-тикшереп, күз ташладылар.

– Бүген кич Якты Күлгә тәкә ите ашарга килегез. Күл буенда җыелышабыз. Егетләреңә әйтерсең. Чакыруым шушы! – Мыскыллы караш. Шат чырай. Ихлас тавыш. Вәт артист! Максаты ачык: чак кына булса да, көндәшенең җиңүгә ышанычын какшату. Бер какшаган таш тиз куба...  

– Кем кемгә кунакка килер бит әле! – Тавышын бөердән алып әйтмәкче иде Данияр. Мескенрәк яңгырады бугай... Их, авызың белән кош тота белмәгәч, шулай инде ул!

– Энем! Сине матур иттереп, сыртыңа салу минем өчен кыска вакытлы күңелле мәшәкать кенә булачак!

«Энем», ди. Авыз тутырып тәмләп әйтә. Ике яшькә генә өлкәнрәк югыйсә. Юк, хикмәт яшь аермасында түгел. Ул сине бер баш түбән төшерә, үзенчә малайсытып көлә.

– Башладык, егетләр!

Сөлгеләр күнегелгән хәрәкәт белән билләргә ятты. Зыңлап тартылды. Бөтен арулар артка чигеп, тәнгә башбирмәс үҗәт бер көч иңде.

Озакмы көрәшерләр алар? Ничә минут?.. Сәгать?.. Вакыт төшенчәсе югалды... Сөлгеләр ничек чыдыйдыр, сеңерләр шартлап өзелер, мөгаен: әле берсе, әле икенчесе көндәшен күтәрепләр алып чистага салмакчы!

Юк... Минсәгыйть абзый тавышы:

– Көрәшне дәвам итегез!

Янә билләрдә сөлгеләр тартыша, янә үҗәт бер көч бил бирмәскә, көрәшне дәвам итәргә өнди...

Мәйдан гүли. Картлар көрәштән канәгать түгел. Минсәгыйть абзый кырыс:

– Сөлгеләрне билләргә бәйләгез, егетләр! – ди.

Бәйлиләр. Кояш кыздыра. Хәзер күк күкрәп, яңгыр яусын иде.

– А-а!..

Үпкә-бавырлары суырылып чыкты бугай... Бар көчен бер мизгелгә туплап кычкырды Данияр, көндәшен күкрәккә алып, баш аркылы атмакчы булды.

– Тамыр җибәрмәгәнсеңдер, егет? Тор!

– Минсәгыйть абзый, нигә кешедән көләсең син?!

Торды. Нинди көч аны кат-кат кулына сөлге алырга мәҗбүр итә соң? Көч белән генә әллә ни майтара алмыйсың. Башыңны эшләт, егет! Нигә ул Кәримне җиңә алмый? Чөнки Кәрим аның көрәш алымнарын белә. Ул көндәше өчен ачык китап кебек. Менә кайда хикмәт! Хәер, ул да Кәримнең ничек көрәшкәнен бик җентекләп күзәтте. Алар бер-берсен бик яхшы беләләр шул.

Минсәгыйть абзый биш минут тәнәфес игълан итте. Һәр минутның кадерен белеп, көч җыярга кирәк.

Зәңгәр күктә тургай сайрый. Баш очында миләш чыпчыгы чыркылдый. Тәнгә рәхәт биреп, талгын җил исә... Кемдер, өздереп, гармун уйный; кемнәрдер җырлый, көлә, бәхәсләшә, яшьлеген сагына, дөньясын онытып көрәш карый.

Сабан туе бу!..

– Йәгез, егетләр!

И Туган җир! Билемә ныклык, беләгемә җегәр бир! Урман-кырларыңда тәгәрәп үскән малаең бит мин!..

– Ы-ых!..

Кәрим үкерде. Урталай өзеп чыгарырдай итеп, биленнән китереп кысты. Мәйдан зырылдап әйләнде. Дөньясы әйләнеп капланды...

– Торыгыз!.. Көрәшне дәвам итегез! 

Минсәгыйть абзый, миһербансыз кеше син! Юк, ул тормаячак! Бик матур утыра әле...

Ул алтабан көрәшне дәвам итә алмый. Бу – кырыс чынбарлык. Ә без хакыйкатьнең күзенә туры карарга өйрәнгән егетләр. Алай дисәң, кайсыдыр журналда укыганы бар: кеше хәлдән таеп егылырга мөмкин, ә организм әле үзендәге көчнең чиреген дә сарыф итмәгән була, имеш. Юк сүз! Ялган! Ул йөз процент көчен сарыф итте! Артыграк булмаса әле... Җитте. Соңгы тукталыш. Көрәшмәде түгел – көрәште, тырышмады түгел – тырышты. Бүген кич Якты Күлгә кунакка барачак. Күл буенда Сабан туе тәкәсен пешереп көтеп торсыннар. Казанга салып пешерерләр микән, шашлык итеп кыздырырлармы? Әлегә колгага бәйләп куйганнар үзеңне, үлән чемченеп йөрисең, и бичара хайван!..

Кәрим майлырак калҗаларны аның алдына этеп-этеп куеп кыстар инде... Кунак сыйларга оста ул.

Хәзер күп җирдә баллар өстенлеге белән җиңәләр дә бит... Чутлап карасаң, аның баллары Кәримнекеннән күбрәктер дә әле. Акташ – Якты Күл Сабан туенда кануннар үзгә шул: син көндәшеңне бәхәскә урын калдырмаслык итеп җиң! Яисә... Бу хакта уйлыйсы да килми. Кырыс халык яши аның туган төбәгендә! Һай, кырыс...

– Башладык, егетләр!

Торды. Кара-каршы бастылар. Вакыт. Менә хәзер ике уйларга урын калдырмаслык итеп: «Кәрим! Синең кебек егеткә җиңелү хурлык түгел. Без матур көрәш күрсәттек!» – дияр... Әйе. Сүздән аркан ишеп тормас.

Шулчак көтелмәгән хәл булды.

Кәрим билендәге сөлгесен чиште.

Кәрим сөлгесен көндәшенең иңбашына ташлады:

– Син җиңдең! – диде.

Мәйдан тып-тын калды. Бу акыл күзе җитмәслек хәлнең асылына төшенү кирәк иде.

Бер минуттан мәйдан кайнап чыкты:

– Дөрес түгел!

– Алдан сөйләшеп куйганнар!

– Чистага салганчы көрәшсеннәр!

Бераздан тынычлана төштеләр. Якты Күл авылы көрәшчесе Кәрим Сәүбановны сөлгесен көндәшенең җилкәсенә ташлап, мәйданнан чыгып китәргә беркем дә мәҗбүр итмәде бит дип уйладылар. Булган хәлнең төбенә төшәргә тырышып, күпмедер вакыт фикер йөрткәч, күңелләре белән Акташ авылы егете Данияр Галимовны Сабан туе батыры итеп кабул иттеләр. Кемнәрдер батырны һавага чөйде. Җилкәсенә тәкә күтәреп салдылар. Ул мәйдан әйләнергә тиеш иде. Ул туп-туры АНЫҢ янына китте. Көрәшкәндә, үк АНЫҢ кайда басып торганын күргән иде. Каршысына килеп:

– Бүген кич клубка чыгарсың. Сиңа сүзем булыр! – диде. Кыз тирәсендә чуалган егет-җиләннең башларына сеңдереп, акылы өйдә булганнарга аңларлык итеп әйтте.

– Ярый, Данияр, – диде кыз йомшак күкрәк тавышы белән.

Бүтән авылларда ничектер – ул кадәресен белмим, Якты Күлдә кызлар Сабан туе батырына тел кайтарып, каршы сүз әйтмиләр.

Эпилог

Күңелдә канәгатьсезлек хисе калды... Сәгатемә карадым. Бу вакытта кордаш Гаилә паркында булырга тиеш. Җыендым да киттем.

Ялгышмаганмын. Ул оныгы – елтыр күзле, дүрт-биш яшьлек шук, тиктормас малай белән футбол уйный иде. Олпат гәүдәле, яше җитмештән узган картның туп артыннан йөгерүенә елмаймый гына карап торып булмый – берара авыз ерып, боларны күзәттем.

Исәнләшеп, хәл-әхвәлләрне сорашкач, турыдан ярып:

– Көрәшеп, бер көтү тәкә алгансың! Биш тапкыр район, өч тапкыр республика Сабан туйлары батыры, бер тапкыр Җәлил призын откансың! Шул мәртәбәле ярышлардан бер хатирә ишетәсем килгән иде. Ә син миңа гап-гади бер авыл Сабан туенда көрәшкәнеңне сөйләдең, – дидем.

Кордаш рәхәтләнеп көлде.

– Менә көйсез кияү! Соң үзең «иң-иңен сөйлә» дидең түгелме?! Хәтеремдә уелып калганын! Мин сөйләдем. Син тыңладың. Ә болай... унбиш ел көрәшеп йөрдем мин. Һәр келәмгә чыгуым исемдә дисәм дә, ялгышмам кебек...

– Ә теге кыз белән аралар ничек булып бетте? – Алай да кызыксынмый булдыра алмадым.

– Зариманы әйтәсеңме? Быел март аенда алтын туебыз булды!

– Котлыйм! Ходай сәламәтлектән аермасын да, кайгы-хәсрәт читләтеп үтсен гаиләгезне.

– Рәхмәт. Иң кызыгы: туйда шул Сабан туен искә алдык. Елмаеп карады да әйтә бу миңа: «Җилкәңә тәкә салып, каршыма килеп басмасаң да, кияүгә чыгар идем инде мин сиңа! Синең кебек егетне кулдан ычкындырырга җүләрмени мин?!» – ди.

Ике ир-атның авыз күтәреп көлеп җибәрүеннән курка калыпмы, чәчәкле язда скандинавия йөреше белән үз көенә җай гына атлаучы әбекәй, чаңгы таякларын тиз-тиз селтәп, адымнарын кызулады.

– Син – көрәшче. Көрәш сиңа нәрсә бирде? Мин Сабан туе бүләкләрен күздә тотмыйм, – дип сорадым мин, язылып бетмәгән хикәям турында уйлап.

– Спорт, гомумән, үҗәт булырга, авырлыкларга баш бирми куйган максатыңа ирешергә ярдәм итә. Мине хәрәмләшмәскә өйрәтте. Беләсеңме, авыл егетләре белән алдан сөйләшеп куюыбыз хәрәмләшү кебек иде. Мин моны кулыма сөлге алгач аңладым, – диде ул, җитдиләнеп.

– Татар көрәшен киләчәктә ничек күзаллыйсың?

– Билбау көрәше Олимпия уеннары исемлегенә кертелер дип уйлыйм.

Эндәшмәдем. Кордашның йөзендә нур балкый; фикеремне әйтсәм, ул яктылык сүнәр-сүрелер кебек тоелды. Ничә тапкыр игътибар иткәнем бар: ир-атлар елмайганда, дөньяда игелек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч арта.

Бәлки, ул хаклыдыр?..

 

"КУ" 06, 2022

Фото: pixabay

Теги: бәйге хикәя татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев