Хикәя тег белән яңалыклар
-
2 сентябрь 2024 - 13:00
Алаңгыр корбаны (хикәя)
Матур гына утырышуларыбызны хәвефле хәбәр чәлпәрәмә китерде: шәһәр наркоманнары әфьюн ясау өчен мәк җыярга авылларга таралган! Һәр ихатага сугылып, бакча саен үсемлек кишәрлекләрен тентеп баралар, түтәл-буразналарны таптап бетерәләр, ди – күрше-тирә салалардан ишетелгәли башлады. Зыян-зәүрәткә сизгер өлкәннәр сагаеп калдылар. Бакчаларында үскән мәкләрне йолкып, юк итәргә тотындылар... -
9 август 2024 - 13:00
Суялар гына... (хикәя)
Ниндирәк җәзалар бирә соң ире нәселен хур иткән, нәселен бозган хатыннарга. Андыйлар да бар бит дөньяда!.. – Җәзалап маташмыйлар аларны, дустым... Суялар гына... Миләүшә, күлмәгенә ут капканлай, сискәнеп куйды: – Нич-чек?! -
23 июль 2024 - 13:00
Мин дөньяны күрәм (хикәя)
Инде уянып, күзләрен ачкач та, тирә-ягында шомлы караңгылык күреп, ул куркып китте. Тәнендәге дерелдәү узып, исенә килгәч тә, әллә һаман да төш күрәмме икән, дип, күзләрен угалады. Күз алдындагы шомлы караңгылык чигенмәде, чөнки күзләре... күзләре күрми иде. – Әнием, әнием бәгърем, күзләрем күрмиләр... -
20 июль 2024 - 13:00
Җәйнең ямьле бер көне (хикәя)
Гаиләдә бердәнбер бала булгач, бик авырга туры килә. Тормыш йөге минем сыртка төшә. Ярый ла Айратның апасы үзен Казанга алып китеп гүләйт итеп апкайта; Ленарның әби-бабасы, сиксәндә булса да, бөтен эшне үзләре җимереп эшли; Алисәләр кибет тотканга вапше да балда-майда гына яшиләр... -
6 июль 2024 - 11:00
Байрак турында баллада
— Югалды полк байрагы. — Менә болай. Дежур егерме дә нуль-нульдә алышына. Шул вакытка кадәр байракны табыгыз. Эттән туганнар!!! Хәшәрәтләр!!! Эттән туганнар, хәшәрәтләр эзләвен эзлиләр, тик бернинди нәтиҗә юк... -
2 июль 2024 - 11:00
Карга карынын кем белгән
Карачутыр хуҗасы янына барып җиткәч, бүгенге хәлләрне, аның хәлен аңлаган шикелле, муенын арканга үзе тыкты. Фәйзетдин моны ук көтмәгән иде. Болай да сыкрап торган йөрәге инде сикерергә үк тотынды – ул хайванның бу яхшы гамәленә чыдый алмады. Карачутырның күзләренә карады. Ул да елый икән бит! Ат та елый икән! Фәйзетдин сабырланырга тырышты. Йомшак дәшкәләп, гадәтенчә, Карачутырның әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан кат-кат яратып сыпырды, яңагын яңагына куеп торды. Аннан... элмәкне буылып үлмәслек ныгытты да арканның икенче башына барып асылынды. -
23 июнь 2024 - 13:00
Сугыш калдырган истәлекләр
Иртүк торып, билгеләнгән пунктка барып,100 грамм икмәк алыр өчен чиратка басулар дисеңме? Барысын да үз җилкәсендә күтәрде Кәримә апа. Ул икмәкнең тәмен язып кына аңлатып бетереп булмас шул. -
21 июнь 2024 - 13:00
Килен капкасы
«Мәдхиямал әбинең тәрәзәсендә нинди чиккән пәрдәләр ул?» Күземә генә күрендеме янәсе... «Юк, күзеңә ялгыш күренмәгән, – ди әнкәем. – Килен төште бит Мәдхиямал әбиеңә. Үзе генә күрми китте килен рәхәтен, мәрхүмәкәем... Әле син өй эчләренә керсәң?! Бөтен нәрсә чигүле. Мендәрләр, ишек, матча кашагалары, карават япмалары... Ул өендәге чисталык! Идәннәре сары май кебек! -
9 июнь 2024 - 13:00
Сәпит (хикәя)
Урам буйлап җилдергән сәпит артыннан елый-елый йөгерде Шәүкәт. Тик... тик ул куып җиткәнче сәпит инде текә таудан аска тәгәрәде... -
16 май 2024 - 13:00
Җиктереп пар ат, Казанга... (хикәянең дәвамы)
Әнәй икебезне дә ташлап китте. Дөресрәге, киткән. Мин ул вакытта сабый әле. Аннары икенче кешегә кияүгә чыккан дип ишеттек, ләкин әтәйдән дә начаррагы туры килгән, ахры – кычкырыша-талаша яши торгач, буып үтергән ирен... -
27 апрель 2024 - 13:00
Шәп товар, имеш! (хикәя)
Ничәнче көн рәттән кесә телефоныма мөлаем гына тавышлы бер кыз шалтырата да: — Без фәлән компаниядан, бездә фәлән акция, без сезнең келәмне чистартырга булдык, фатирыгызда презентация үткәрергә телибез. Сездән берни кирәк түгел, бары тик игътибар һәм өйдә булуыгыз таләп ителә, — дип теңкәмне корыта... -
19 март 2024 - 11:00
Бизнесменнар
Кече яктан хатынының әчкелтем тавышы яңгырады: – Кайчан эшкә урнашасың?! Эт ялкавы!.. Хөрәсән!.. Имгәк!.. Көн саен шушы сүзләр кабатлана Мәхмүтнең колак төбендә. Көн саен! Эшкә урнашырга кирәген үзе дә белә ул, әмма нишләсен, авылда эш юк бит... -
2 март 2024 - 13:00
Кирлемән (хикәя)
– Йә инде, кызым, алай ярамый бит! – Әнисенең тавышы кырыслана төште. – Ярый! Ярый! – дип тәпиләрен селеккәләде кызчык, тагын да киреләнеп. Сыңар зәңгәр сандалие, салон буйлап очып китеп, пеләш башлы бер агайның алдына барып кунды... -
23 февраль 2024 - 09:00
Диагноз (повесть)
Баласын күргәч, ул имәнеп китте. Аның баласымы бу? Болай түгел кебек иде бит! Сабыйның өске ирене ачылып, авызы ябылмыйча бөтен урты күренеп, бүре баласыныкыдай ыржаеп тора иде. Ул баланы алам дип сузган кулын тартып алды... -
4 февраль 2024 - 13:00
Йөнтәс (хикәя)
Тыныч кына яшәп ятканда, аларның тирә-ягында сәер хәлләр башланып китте. Иң элек Вәли бабайның умарталыгына кемнеңдер ияләшкәне мәгълүм булды...