Хикәя тег белән яңалыклар
-
13 мая 2023 - 11:00
Иренка-иркәм (хикәя)
Юк, оныта алмыйм аны... Ул заманнардан соң ничәмә-ничә ел үткән! Мин инде күптән өйләнгән кеше, балаларым үсеп җитте, оныклар йөгерешеп йөри... Әмма Иренка-Иркәм әле дә булса тынычлыкта калдырмый, көндез күз алдыма килә, төнлә төшләремә керә... -
12 мая 2023 - 11:00
Син – каһвә (хикәя)
Онытылып беткән, ләкин шундый таныш урында синең белән очрашу билгеләдек. Безне беркем дә күрергә тиеш түгел иде. ...Әйе, мин антымны боздым. Икенче көнне үк, кешеләрдән качып синең белән төшке ашны уздырдык. -
10 мая 2023 - 11:00
Геном (хикәя)
— Әтиең армиягә алынгач кына үземнең авырлы икәнемне белдем. Элек егетләр икешәр ел хезмәт итте. Нишләргә? Бала тапсам, миңа ничек карарлар? Әтиең хезмәт итеп кайткач миңа өйләнәме әле, юкмы? Менә шул. Ташкентта балам туды. Нишлисең бит, абыеңны калдырып кайттым... -
8 мая 2023 - 09:00
Кырымга китү (хикәя)
Кайсыдыр елны Шәкә аю аулый язды. Кереп киткән бу урманга, мылтык тотып. Артында мыш-мыш килгән тавышка борылса-а... Аю бабай үзе! Куркуыннан Шәкә артка чигенә башлаган һәм... -
5 мая 2023 - 13:00
Зилзиләдән соң (хикәя)
Нишләргә? Менә хәзер ул нишләргә тиеш?! Боларны резин күсәкләр белән генә куып тарату мөмкин түгел. Болар үзләре сине, сугышчыларың-ниең белән, бөтереп алачак. Үзенә төбәлгән автомат көпшәсен күрүгә, адәм баласы икеләнеп кала, ихтыяры какшый. Затвор тавышыннан аяк буыннары тотрыксызланып, күңелен шом баса... -
3 мая 2023 - 13:00
Игелек җирдә ятмый (хикәя)
Ул көнне бабам, көндәгечә, иртүк урманга китә. Кич җитә, ә бабай юк. Әби борчыла башлый, урман яныннан йөз әйләнсә дә, эчкә керергә курка, кире өенә борыла. Шулай әйләнеп кайтып, капкасын ачып җибәрсә, бусагасында бүре утырып тора. Ул, күзләрен тутырып, ниндидер мөһим әйбер аңлатырга теләгәндәй, әбигә карап тора да, кисәк кенә борылып, урманга таба юнәлә. Әби куркуыннан өнсез кала, әмма, ниндидер көч табып, бүре артыннан ияреп китә... -
24 апреля 2023 - 15:00
Колымада
– Тормышың ничек соң, балакаем? – диде әбисе, борчылып. Йортыбызны колхозга тартып алганнан соң, гомер буе читтә каңгырып йөрдек, чит туфракта казындык. Зурәтиең – Әгъзамым чит җирләрдә башын салды, хәзер син җир читендә, чит-ят арасында, тиз генә кайта торган да түгел бит! -
22 апреля 2023 - 13:00
Туй алдыннан (хикәя)
Син тыңла инде мине, күрше. Истәлегем, төсем итеп тегеп бир кызларыма күз явын алырлык матур күлмәк. Сөендер сабыйларны, соңгы әманәтемне үтә... -
19 апреля 2023 - 17:00
Яшел борчак, Мотыйк һәм поши
Әмма хәрәмләшү юк: бер кузак бөртекләрен авызга койсак, икенчесен чалбарланган күлмәк белән корсак арасына шудыра барабыз. Әлбәттә, бер күзебез борчак уйдыгында булса, икенчесе – авыл ягында, юл тарафында... Уяу кыланабыз, теге иблис килеп чыкса, нишләрбез? Шулай уңны-сулны күзәтеп, эшебезне дәвам иткән мәлебез. Авызлар биктә, икебезнең дә сыер кебек мышнавыбыз гына ишетелә... Кинәт арык аркам белән ниндидер куркыныч тойган кебек булдым... -
12 апреля 2023 - 13:00
Коръән ашы (хикәя)
Әтисе сугыштан әйләнеп кайтмады аның. «Хәбәрсез югалды» дигән кара пичәтле хат әле дә булса матча эргәсенә кыстырылган килеш тора. Бу хат күз яшьләрен күрсәтмичә генә елый һәм сыкранадыр шикелле... -
12 марта 2023 - 13:00
Алтын басуы (хикәянең дәвамы)
Алтынга манчылып, күпереп уңган бодай басуы буйлап икәү атлый. Икесенең дә шатлыклары эчләренә сыймый. Алтынга чумып утырган иген басуларын күреп шатланалар дип уйлыйсызмы? Алай гына микән? Бу мәл – аларның бер-берсенә йөрәкләрен ачкан мәл... -
11 марта 2023 - 17:00
Алтын басуы (хикәя)
Гөләндәм. Кем ул хәзер Зөлфәт өчен? Классташы гынамы? Дусты-фикердәшеме, ярдәмчесеме? Якын сердәшеме? Кайчандыр күңеленә кереп, күп еллардан соң кабат балкып яна башлаган йолдызмы, хисме, язмышмы? Ә Әлфия кем? Гомеренең иң кыен минутларында янәшә булган, аның бөтен борчуын, мәшәкатьләрен бүлешкән ихлас җанмы? -
7 марта 2023 - 13:00
ӘҖЕМ ХАН
...Ә менә сине, олуг хан хәзрәтләре, тәхетеңнән бер ябай гына юлбасар да төшерә ала, йолкыш кына Мәскәү кенәзе дә сине бу тәхетеңнән йолкып ала-ала. -
19 февраля 2023 - 17:00
Кайтаваз (хикәя)
Ул әнкәсенең куркудан күгелҗем төскә кергән күзләрен күрде, аның «Кермә!» дип ыңгырашкандай тешен кысып эндәшкәнен ишетте. Басма өстеннән тасмадай шуышкан агымга иелеп карауга, башы әйләнеп киттеме – ә дигәнче карасу ташкын аны үз кочагына алды... -
14 января 2023 - 13:00
Кыш бабайга хат (хикәя)
Әүхәт туган ягына Өркет каласыннан өч ел элек кенә, хатыны – Наташаның вафатыннан соң күчеп кайткан иде. Әби-бабалары – Балтач районы кешеләре, мулла нәселеннән. Чиләбе якларына сөргенгә сөрелгәннәр. Ә ул Өркет каласының үзендә туган. Хатыны Наташаны никах укытырга күндерә алмады Әүхәт, бәлки, шуңа күрәдер Аллаһы Тәгалә аларны бала сөю бәхетеннән мәхрүм иткәндер?!