10 гыйнвар 2025 яңалыклары
-
10 гыйнвар 2025 - 17:00
Дилбәр Булатова. «Соң түгел»
«Башкорт ягы»нда иҗат ителгән әсәрләргә хас булганча, теле матур, ачык, бай! -
10 гыйнвар 2025 - 16:00
Көлеп карау
Тынгылыксыз дөнья шавын тыңлаганда, үз-үземне тылсымчыга иш итәм, – каһкаһәләп көлүләрнең кайтавазын еллар аша аермачык ишетәм. -
10 гыйнвар 2025 - 14:00
Әле син бер яшел кыяк идең...
Янар чәчкә, синең балкыш аша Сихри гөлләр иле мине дәшә... -
10 гыйнвар 2025 - 13:00
ЧӘЧКӘ ТАҖЛАРЫНДА КҮЗ ЯШЕ (хикәя)
– Это мне? – дип, мине чәчәкләрем белән бергә кочып ала һәм елый. Уңайсызланып, кеше күрмәсен дип, орден-медальләрен курткасы астына яшергән егет, беркемнән оялмыйча калтырана-калтырана елый. Чәчкә таҗларына чык тамчылары кебек батыр ир-егетнең күз яшьләре тама. Чәчкәләр дә аңа кушылып елый: әллә шушы мизгелдәге шатлыктан, әллә илгә килгән кайгыдан. -
10 гыйнвар 2025 - 13:00
Помпейның «һәлакәте»
– Гаепләнүче Зәбиров Закир Фәйзуллович! – дип әйтүгә, чын мәгънәсендә сугыш чоры баласы, арык кына малай актыгы торып баскач, суд рәисе бу ни бу дигәндәй аптырап, иптәшләренә күз ташлады. Аннары үз күзенә үзе ышанмагандай, алдындагы кәгазьләрне янә укыштырып алды булса кирәк. Үзе карашын әле кәгазьгә, әле куркуыннан йомгак булып бөрешкән малайга төшерә. – Гаепләнүче шушы буламы инде? Ничә яшендә ул? Борынын кыссаң, җаны чыгарга торган бу малайга ул үгезне кем ышанып тапшырган соң?.. -
10 гыйнвар 2025 - 12:00
Җылылык
Кыш җылысы – карның аклыгында, Яз җылысы – аның ташкынында, Җәй җылысы – парлы яңгырында, Көз җылысы – алтын кырларында. -
10 гыйнвар 2025 - 11:00
Нокталы өтер, ягъни милләтне саклау серләре (дәвамы)
Сигез миллионлык милләт булып калыйк, дисәк... -
10 гыйнвар 2025 - 09:00
Хәчтерүш (роман)
Унынчы сыйныфны бетереп укырга кергән Хәниф тә бүген хәчтерүш кенә аңа. Каян тапкан диген әле сүзен! Үсмер аның чын мәгънәсен аңлап та бетерә алмый. Теге әкияттәге кебек «гадкий утёнок» кебегрәк килеп чыгамыдыр инде?