Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көлеп карау

Тынгылыксыз дөнья шавын тыңлаганда, үз-үземне тылсымчыга иш итәм, – каһкаһәләп көлүләрнең кайтавазын еллар аша аермачык ишетәм.

Нух пәйгамбәр (г.с.) хатыны
иренең көймә ясавыннан көлгән...
Хәдистән


Тынгылыксыз дөнья шавын тыңлаганда,
үз-үземне тылсымчыга иш итәм, –
каһкаһәләп көлүләрнең кайтавазын
еллар аша аермачык ишетәм.
Күптән мәгълүм: җанны тәмам кисә башлый
гүзәл затның авыз ерып үртәве.
Мондый хәлдә үтеп чыкмас киртә кебек
сиземләнә җирнең һәммә үр-тавы.
Елаганда ихлас хисләр актарылса,
көлүләрдә байтак үт тә чагыла.
Самимилек җитми тормыш сәхнәсенә –
күзләреңне текәп бакчы чак кына.
Нух пәйгамбәр юкка гына ясаганмы
һәлакәттән йолып калыр көймәсен?!
Җәберсенеп дәшәм хәләл җефетемә:
«Игелекле ниятләрдән көлмә син!»
Сынык рухлы гамьсез егет йолкып ташлар
кальбендәге ашкындыргыч атын да.
Адәм углы хәтта тауны тауга бәрер,
сөеклесе хуплап торса артында.
Көлү белән чикләнмәүче усал зәүҗә
аждаһадай зәһәрләнеп ут өрсә;
ачы мыскыл ешрак явар безнең башка,
кухаркалар хаким булып утырса...
Багындыргыч җиде җәннәт бакчасыннан
сөрелүдә бардыр бөек гыйбрәт тә.
Бәндә өчен һәрчак хаҗәт изге сүзләр
каңгырашып йөри төсле горбәттә.
Сабак алмас җиһан буйлап сибә вакыт
туфан ише сынауларның шау комын.
Кешеләрем, ай-яй, авыр кичерәсез
һәрнәрсәгә көлеп карау шаукымын!
...Минем уйлар әллә кая кереп китте –
бисмилласыз тоттым бугай каләмем.
Рәнҗетмәсәм ярар иде әнкәемдәй
рәхим-шәфкать ияләре галәмен.

"КУ" 07, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев