Логотип Казан Утлары
Публицистика

Нокталы өтер, ягъни милләтне саклау серләре (дәвамы)

Сигез миллионлык милләт булып калыйк, дисәк...

(Мәкаләне башыннан укыгыз)

10. Инкыйраз тизлеге һәм башка актуаль сораулар 

Җанисәпнең милли-мәдәни юнәлештәге сораулары буенча нәтиҗәсе – милләтнең югалу-саклану күрсәткече ул! Авыл хезмәткәре өчен икмәк уңышына, ит-сөт җитештерү саннарына, заводларда чыккан машиналар санына охшаш күрсәткечләр алар. Бу саннар мәгариф, мәдәният, мәгълүмат хезмәткәрләренең эш нәтиҗәсен чагылдыралар. Инкыйраз темпларын да шул ук саннар күрсәтә.

Кайда күпме татар яши, аларга ниләр җитми, һәр төбәктәге татарны нинди киләчәк көтә? Шул турыда күмәкләп баш вату матбугат битләрендә, радио-телевидение тапшыруларында, җыелышларда бер минутка туктап тормый. Димәк, бу фикер-хәбәр дулкыннарын бөтен милләткә, яшь буынга җиткерергә кирәк.

Мәскәүдә яшәүче Наил Гыйльмановның рус телендә җентекләп язылган шактый тирән эчтәлекле аналитик мәкаләләре milliard.tatar интернет-ресурсында басылып чыкты. Шул ук tatar-inform.ru порталының татарчасында җанисәп нәтиҗәләре Рифат Каюмовның тирән эчтәлекле язмаларында тасвирлана. 

Гадел бәяләргә, тирән анализга сәләтле милли зыялыларыбыз да бар. Рәнҗү, борчылу һәм сукрану белән генә чикләнмичә, фәнни һәм хокукый аргументлар көтелә. Әйдәгез, милләт таркалуның тизлеген үлчәп карыйк.

Татарлар ел саен 1,5 процентка кимесә (10 елда 600 мең кимүне 10 елга бүләбез), ел саен якынча 60 000 кеше «югала» дигән сүз. Ай саен 5000, көн саен 480 кеше. Бу саннар иң оптимистик варианттан алына.

Татарча белүчеләр 20 ел эчендә 2 миллионга азайса, ягъни ел саен 100 000 татар телсез кала. Бер айда 8 220 кеше дигән сүз. Әйдәгез, сез яшәгән урында ничә укучы татар телендә белем алганын санап карыйк. Ничә сыйныф, ничә укытучы бар, дәреслекләр күпме? Аларның тиражына күз салсагыз, 2-3 мең данәгә куанырсыз. Шул ук вакытта күңел дәфтәрендә «санга кермәгән» 600 мең татар барлыгына, халкыбызның тирән тарихына, мәдәниятенә өмет югалмый. Без бар! БТК башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров ТНВ каналында игълан иткәнчә, объектив санаганда, Россиядә якынча 5,5 млн татар булырга тиеш. Барыбер Россиядә татар икенче халык булып кала. Шулай була күрсен! Ләкин без тагын ике тапкыр кимеп, 2-3 млн. калсак та, сан буенча илдә икенче урында кала алуыбыз юатмый. Сан буенча түгел, сыйфат, тәэсир буенча югары рейтингны сакласак иде! Мәгърифәтчелек, фән, игенчелекмалчылык, сугышта ватан өчен арысландай көрәшкән каһарманлык кына бүген җитми. Үз халкыңны саклау, Конституция нигезендә милли үзенчәлекне, кабатланмас рухны кадерләү Ватан иминлеге кебек үк изге төшенчә...

11. Сигез миллионлык милләт булып калыйк, дисәк... 

Чыннан да, алты нульле санда булган милләтебезне (дөнья татарлары 6 000 0008 000 000, Россиядә 5 000 000 дип санасак) барлау өчен конкрет үлчәмнәргә, ап-ачык күрсәткечләргә таянырга кирәк. Милләткә багышланган һәрбер җыелыш-киңәштә берберегезгә сораулар куегыз: без ничек яшибез? Без күпме? Исән калу өчен татарларга ниләр җитми? Аларга төгәл җаваплар кирәк.

Мондый сорауларны журналистлар көн саен биреп торсалар, милләт түрәләре нәтиҗәлерәк эшләр иде. Журналистларның үзләреннән дә төгәл җаваплар көтелә: басмагызның тиражы, тапшыруларыгызның рейтингы күпме? Рус, инглиз һәм башка халыкара телләрдә татар халкы турында объектив хәбәр тараламы? Татарча чыккан мәкаләгезне, тапшыруыгызны күрүчеләр саны үзегезнең төбәктәге татарларның 1-2 процентын гына тәшкил итсә, милләт шул санга калып бара дигән сүз. Нәтиҗәдә яңа җанисәпләрдә милләттәшләр саны алты яки биш нульле булудан төшеп калачак. Шул рәвештә инкыйраз тегермәнендә тартылып, онга әйләнәчәкбез.

12. Татарстан +  төбәкләрдәге татарлар = милләт формуласы 

Иң мөһим, четерекле сорауга җавап бирер чак җитте. Татарстан ничек? Үз исемен аклыймы ул? Татар халкына терәк булып, рухи байлыкларны сакларга ярдәм итәме?

Милли эшләрне никадәр тәнкыйтьләсәк тә, шуны танырга кирәк: Татарстанда татарларга милләт булып калырга кирәкле шартлар тудырыла (Милли университеттан башкасы). Менә дигән уку йортлары, Фәннәр академиясе, тикшеренү үзәкләре, мәдәният учаклары, федераль карамактагы мәгариф системасы, татар гимназияләре, профессиональ һәм үзешчән сәнгать коллективлары, музейлар, күргәзмә үзәкләре, иярченле телеканаллар, көчле матбугат холдингы һәм газета-журналлар, «Безнең гәҗит», «Акчарлак», «Ирек мәйданы» кебек зур тиражлы хосусый матбугат эшләп тора. Бу милли инфраструктураның еллык бюджетын, меңнәрчә хезмәткәрләрен күз алдына китереп карагыз. Араларында фидакарь милли затлар да бар. Шунлыктан, Татарстанда, Казанда яшәп тә, телне, әдәбиятны, милли мәдәниятне белмәгән һәм, иң аянычы, белергә теләмәгән татарларны милләттәш дип атарга тел дә әйләнми. Андыйларның бер аягы башка мохиткә баскан, икенчесе безнең тарафта. Этномәдәни упкын өстендә чайкалабыз... 

Матди ярдәм күрсәтелми дип зарлану урынлы булмас иде. Татарстанда милли тормыш бюджеты тугыз нульле саннар белән үлчәнә! Республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә мәчетләргә, мәдәният үзәкләренә ярдәм ителә, милли костюмнар, музыка кораллары бүләк ителә. Татар конгрессы бертуктаусыз зур форумнар үткәрә. Сораган төбәкләргә дәреслекләр, китаплар җибәрелә, чит төбәкләрдә Сабан туен зурлап үткәрергә ярдәм итәр өчен Татарстаннан район-шәһәрләр беркетелә.

Россиянең 80 төбәге белән Татарстан арасында социаль-икътисади, мәдәни хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән. Татарстан вәкиллекләре Россиянең ике дистәләп төбәгендә һәм чит илләрдә эшләп тора. Боларның күбесе патша заманында да, совет чорында да булмаган. Хәзерге Татарстанда бар

. «Патшалар»ның татар милләтенә уңай мөнәсәбәте 2005 елда Казанның 1000 еллыгы тантанасында Владимир Путин чыгышын татар телендә башлап җибәргәндә күренде. Шаккаткан татарлар гына түгел, өлкә, край, республика башлыклары да бу хәлне күреп, тыңлап торды. Татар төбәкләре түрәләренең 1992 елда татар конгрессының беренче корылтаенда катнашуларын, хәтта чыгыш ясаганнарын хәтерлибез. Тарихка керде бу вакыйгалар! Пётр патша, Николай Беренче яки Икенче, Александр I яки II, хәтта Әби патша һәм Хрущёв та, Брежнев та моны булдыра алмаганнар иде. Безнең халыкны бәхетле итү өчен аңа татарча сәламләү дә җитәдер. Һәрхәлдә моңа кадәр тарихта Россия патшаларының, Генераль сәркатипләренең татарларга туган телебездә эндәшкәннәре булмады. Безнең халыкның җаны балавыздай эреде ул мизгелләрдә. Ләкин дәүләт һәм җәмгыять тормышында гел генә бәйрәм кәефе булмый, агы да, карасы да, эссесе дә, салкыны да алмашып тора. 2017 елда Йошкар-Олада зур утырыш вакытында милли телне башка милләтләргә өйрәтмәскә дигән фәрман «айныткыч» тәэсир ясады. Шулай да РФ Конституциясенә милли мәдәниятләрне, телләрне саклау декларатив рәвештә булса да язып куелды. Шуңа тотынып атлаган көнебез... Милли хәрәкәтнең, татар оешмаларының  халык һәм хакимият белән аралашып эшләвен беркем дә алыштыра алмый. 

Мәрҗани, Максуди, Акчура, Исхакый кебек акыл ияләре, милли аң, дин, мәгърифәт һәм сәясәт фикерен өйрәтеп, милләткә юл күрсәтүчеләр никадәр сокландырсалар да, аларга татарга таяныч булырлык дәүләт берәмлеген төзү насыйп булмаган. Язмышка зарлану, уфтану, үткәннәрне сагыну белән генә халык язмышын хәл итеп булмый. Чикләнгән вәкаләтле, Россия Федерациясе субъекты, ягъни федерация өлеше булган Татарстан 4-5 гасыр ватансыз яшәгән татар халкының бүгенге дәүләте ул! Аны үстерүчеләр, яклаучылар тарихи юлбашчыларбыздан калышмый, алар кебек үк юл күрсәтүчеләр – проект төзеп, аны гамәлгә куючылар буларак хәтергә сеңәчәкләр. 

Чит илләргә барганда, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов шул илдәге татарлар белән очраша. Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразиев төбәк җитәкчелекләре белән очрашканда, татарларга ярдәм иткән өчен рәхмәт әйтә, планнар белән бүлешә. Гомуми карарларны үтәү, практик гамәлләр белән шөгыльләнүче БТК Башкарма комитетында милли эшләрдә тәҗрибәле шәхесләр эшли. 470тән артык милли оешма татар халыкының ихтыярын чагылдырып, милләтне үстерә алыр иде.

Җитәрлекме бу мөмкинлекләр? Әгәр дә милли университет ачылып, педагоглар әзерләү, милли мәгариф тә җайга салынса, татар язмышы өчен борчылмас идек. Ләкин нинди генә идеаль шартлар булса да, татар халкының үзеннән башка, милләт ул-кызларының теләгеннән һәм фидакарьлегеннән башка инкыйраздан котылып булмый. Бу көн кебек ачык.

Татар халкы үсеше өчен йөзләрчә оешма, уку йорты, мәдәният учагы эшли, шул ук милли-мәдәни инфраструктурада меңнәрчә кеше хезмәт куя. Әмма күпсанлы милли затларның хезмәт нәтиҗәләрен, гыйлем-тәҗрибәсен куллану саннары чамалы: татар телен өйрәнүче, татар Интернетын, матбугатын караучы балалар һәм яшьләрне күрсәтүче саннар бик кечкенә һәм алары да кимеп бара. Менә кайда югала милләттәшләр безнең статистиканың нульләре... 

13. Милли-милли миллионнар? 

Җанисәп китергән саннар якынча булса да, аның икътисади тормышка тәэсире зур булмаса да, бу күрсәткеч хакимиятнең гуманитар тармаклары, милли оешмалар өчен гаять әһәмиятле. Җанисәпнең милли-мәдәни сораулары буенча нәтиҗә – милләтнең саклану-югалу күрсәткече ул! Авыл хезмәткәре өчен икмәк уңышы, ит-сөт җитештерү, заводларда чыккан машиналар саннарына охшаш күрсәткеч кебек. Бу саннар мәгариф, мәдәният, мәгълүмат хезмәткәрләренең эш нәтиҗәсен чагылдыралар. Инкыйраз темпларын да бик ачык күрсәтәләр.

Әйдәгез, милләт таркалуның тизлеген үлчәп карыйк. Татарлар ел саен 1,5 %ка кимесә, ел саен илебездә якынча 47 000-50 000 мең кешебез «югала» дигән сүз. Татарча белүчеләр 20 ел эчендә 2 миллионга азайса, ягъни бер айда 8 220 кеше «ычкына» дигән сүз. Әйдәгез, сез яшәгән урында ничә укучы татар телендә белем алганын санап карыйк. Ничә сыйныф, ничә укытучы бар, дәреслекләр күпме? Аларның тиражы 2-3 мең данә булса, куанырсыз. 

Шулай булгач, ни өчен без җанисәптә кимегән 597 мең татар санына, 11-12 процент югалуга гаҗәпләнәбез? Үзебезнең никадәр тырышуыбызны, ничегрәк туган телгә, татар матбугатына, милли театрга ябышып яту-ятмавыбызны, улкызларыбызны, оныкларыбызны татарча аралашырга өйрәтүебезне күзаллап карыйк әле. Чамалырак түгелме? Күп нульле саннар күренми анда! Татар интернеты сәхифәләрендә йөз меңләгән «лайк» милли миллионнарның исәнлеген күрсәтер иде. Кайвакыт һич югы  «Like!» – баш бармагын өскә юнәлткән кул рәсеме – пәйда булса, ягъни берничә дистә «дизлайк!» дигәне баш бармагын аска таба юнәлтеп бәхәс уятса, бусы да милли тормышы барлыгын күрсәтер иде. Менә шундый җанлы, бәхәсле көзгедә күренгән милләттәшләр саны җиде-сигез миллионга җитәр иде. Сез үзегез татар интернет сәхифәсенә көн саен керәсезме? Күңелегезгә ошаган язмалар астына «Лайк!» тамгасын куясызмы? Әгәр челтәргә сирәк керсәгез, «лайк» тамгасына төртмәсәгез, алар онытылып калачак бит? Нәкъ татар милләтенең үзе кебек.

«Туган телне белүчеләр – халыкның яртысы» дигән гыйбарәне төгәл тикшереп булмый – бу социологлар эше, аны оештыру, түләү мәсьәләсе кемгә карый? Татар сыйныфлары, якшәмбе мәктәпләренә йөрүчеләр потенциаль татар мохитенең 3-5 %ына якынлашадыр бәлки. Шулай да Интернетта татарлар карый торган мәйданчыклар бар. Татар җыры, концертлар, җыр язмаларының 500 мең кеше карау, кайбер җырларның рейтингы 4-5 миллион уникаль карау җитүе татар милләтенең яшерен потенциалын ачып сала. Бар андый җырчылар һәм тыңлаучылар! Интернеттан җыр тыңлаган күп миллионлы аудитория дә бар. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи, Гүзәл Уразова, Салават, Вәсилә Фәттахова, Эльмира Сөләйманова, Габделфәт Сафин һәм башкаларның җырларын тыңлаучылар дистә миллионнан артык. Интернетка куелган бер җырны 3-4 миллион уникаль тыңлаучы яратып тыңлаганда, бу моң яратучы кавемнең татарлыгы күренә. Татар телендә мәктәптә укымау да, коронавирус пандемиясе дә миллионнарча кешегә моңлы җырлар тыңларга комачауламаган бит! Димәк, татарлар һаман исән, аларның саны алты нульле.
14. Халыкара хокук субъекты булу Россиядән аерылып чыгу түгел 

Татар конгрессына 20-30 ел элек кабул ителгән милли оешмаларның хәзерге чорда нинди хәлдә икәнлеген кайбер экспертлар белә. Конгресска кергән 470 ләп оешманың һәркайсына якынча 10 000 татар туры килсә, аларның һәрберсенең милләт турында хак мәгълүмат бирергә, милләтнең килеп чыгышы, мәдәнияте, аерым шәхесләр һәм проектлар турында әйтергә мөмкинлеге бар. Булдыклы милләттәшләрнең гамәлләре, тәкъдимнәре, иҗади һәм иҗтимагый энергиясе дә шул татар оешмалары аша Казанга, мәдәни үзәкләргә килеп җитә дип фаразлыйк. Шулай булгач, татар җәмәгатьчелегенең хәлен дә, кайда торуын барлау, санын белү дә кулдан килмәслек эш түгел.

Бөтен Россия күләмендә җанисәп вакытында кешеләрне Росстат санаса, аерым яшәү урыннарында, милли чараларда татарларны заманча коммуникацияләр аша үзебез барлап тора алабыз. Безнең барлау мөмкинлекләре, нинди милләтне үз итүитмәвебез, туган телебез, милли үзаңның ни хәлдә булуы төрле саннарда күренеп тора: матбугат алдыручылар, радио-телевидение тапшыруларын көтеп алучылар, милли мәктәптә татар телен өйрәнергә теләүчеләр, театр-музейларга барып, Россиядә яшәүче җирле халыклар, шул исәптән, Татарстан тарихын өйрәнүчеләр саны... Бу эшләрдә киртәләр булган очракта, татар халкының хокук субъекты буларак кемдер фикер тупларга тиештер бит? 

 «Сез дәүләт агентлыгымы, иҗтимагый оешмамы?» – дип шаккатырган иде берәү, татар конгрессына килеп. Уставта язылганча, безнең Иҗтимагый берлек татарларның телен, мәдәни мирасын сакларга ярдәм итүче көч булырга тиеш. Ниндидер канунга сыймаган гамәлләрдән тотылып калып, сәламәт көчләрне туплар өчен кирәк бу гамәлләр. Оешмалар күп, аларның максатлары, идеологияләре төрле. Кайбер төркемнәр кискен сәяси проектлар күтәреп, дәүләт төзелеше, чикләрне үзгәртү максаты белән башка милләтләр, дәүләт белән каршылыкка керергә дә мөмкин.

Татар конгрессы ул юлдан китми торган хәрәкәт корды. Туган тел, милли мәдәният, тарих буенча конструктив, максатчан эшләү юлларын күрсәтүчеләр, башка милләтләр, дәүләт белән эшләрне тәңгәлләштерү, килештерү вазифаларын үтәүче структура кирәк иде. БТК шундый юлдан бара. М.Ш.Шәймиев 1992 елда Башкарма комитетның беренче утырышында ук татар конгрессы башка милли оешмаларны үз артыннан ияртергә тиеш дип әйткән иде. Уставка, программаларга да шулай дип язылды. Эш алымнары, сәяси кыйбланы билгеләүче әйдаманнар составы да моңа яраклы. Милләт исеменнән чыгыш ясаучылар Татарстанны якларга, үзенең һәр адымын халыкка аңлатырга тырышалар.

15. Дәүләт чикләре, патшалар-башкалалар алышынып торгач... 

Бер милләт кешеләренең бер генә илдә яшәве турында хыялланучылар ялгыша. Алман халкы Германиядә, Австриядә, Швейцариядә, Бельгиядә һәм башка дәүләтләрдә яши. Гарәпләр, кытайлар дистәләгән илдә төп халык буларак гомер итәләр. Безнең татар халкы урта гасырларда 4-5 ханлыкта укмашып яшәгән, хәзер дистәләгән илләрдә «милли утраулар» булып, төрле кардәш милләтләр белән бергә гомер итә. Халык санын алган саен татар милләтеннән мишәр, себер татары, ногай, типтәр һ.б. этник төркемнәрне тартып алырга, аларны аерым милләт дип игълан итәргә тырышулар дәвам итә. Тарихны, этнологияне аңлату, урыннардагы милләттәшләрне барлау һәм санау, милли иҗтимагый эшләргә җәлеп итү, социологик тикшерүләр үткәрү мәшәкатьләре үзебезгә кала. Үзебез яшәгән авылда, районда татар милләтен саклау чаралары, гуманитар инфраструктураны булдыру һәм яшәтү өчен тотылган матди чыгымнар күләмен (федераль, төбәк, муниципаль һәм җирле хакимияттән, аерым химаяче-спонсорлардан алынган матди ярдәм) үзебез белеп торсак, кирәк чагында үзебез кайгыртсак урынлы булачак. 

Ата-бабаларыбыз төзегән, яшәгән дәүләтләрнең берсен дә онытмыйбыз, берсеннән дә ваз кичмибез. Аларның һәркайсы тарих битләрендә, безнең күз алдында: Һуннар империясе, Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан, Кырым, Әстерхан, Себер, Касыйм ханлыклары, Ногай урдасы, Россия патшасы империясе, Советлар Союзы, хәзерге Яңа Россия Федерациясе – болар барысы да безнең ил... Әйе, патшалар, дәүләт мәркәзләре үзгәргән, ләкин милләт һәм ил калган. Хәзер шул ук «татар иле» күпмилләтле Россия Федерациясендә. Кая чыгып китсен шул халык үз җирен, тарихын, мәдәни мирасын ташлап? Аңа фәкать тик кануннарда язылган чын федерация һәм азмы-күпме демократия кирәк.

25-30 ел элек Бөтендөнья татар конгрессының Уставына һәм программасына татар яшәгән илләр, төбәкләргә, башка халыкларга мөнәсәбәте хокукый яктан нигезләнеп, съездларда һәм Башкарма комитетта расланган иде. Татарның тарихи Ватаны Россиянең милләтләргә мөнәсәбәте, татарларның статусы турында да БТК Уставында, РФ һәм ТР Кануннарында язылган, бу карарлар инкарь ителгән очрак булмады. Мин моны бу четерекле таләпләрнең үтәлешенә өч дистә ел шаһит буларак раслый алам. 1990 нчы еллар ахырында БТК башкарма комитеты рәисе Индус Таһиров белән миңа да БДБ илләренең Парламентара Ассамблеясе утырышларына Санкт-Петербург һәм Ереван шәһәрләренә барырга насыйп булган иде. Ул вакытта Бөтендөнья татар конгрессы әлеге парламентара Ассамблеягә күзәтүче булып та кабул ителгән иде. РФ Федераль Җыены аша Бөтендөнья татар конгрессы һәм, гомумән, БДБ татарлары дистәгә якын илнең парламентлары белән элемтәдә торды. Татарлар дәүләт кору, хакимият, хезмәттәшлек тәҗрибәсен мең ярым ел элек туплый башлаган һәм хәзер дә Конституция нигезендә зур сәясәттә катнаша алалар.

 16. Оn-line иҗтимагый оешмалар – социаль челтәрләрдә 

Совет чорының татар иҗтимагый оешмалары төзелгәнгә 30-40 ел үтеп киткән. Милли оешма кәгазьдә генә калса яисә 2-3 идарә әгъзасы һәм рәис булып саналучы спонсор-эшкуардан гына торган оешмалар яки бер-берсе белән ярышып-көрәшеп йөрүче көндәш милли төркемнәр белән нишләргә соң? Алар Казанга барганда яки губернатор белән очрашканда, гаҗәеп эшлекле булып күренәләр. Шулай да бүген милли оешмаларның программасын, рәсми статусын, планнарын һәм катнашучыларның мөмкинлекләрен өйрәнеп, халыкны оештыру буенча эшләрне заманча итеп кору зыян итмәс иде. Бәлки хәзер милли оешмаларның күбесен Интернеттагы социаль челтәрләр алыштырадыр? Блоглар, стримнар, видеофильмнар, интервьюлар, көндәлек хәбәрләр меңәр чакрым аралардагы экспертларны уртак сөйләшүгә чакыра. Бармы татарның андый онлайн аралашуы? Минемчә, бу хәзергә сирәгрәк очрый. 

Татар блогерлары, милли матбугат, ТВ һәм социаль челтәрләр реклама бирү, акча эшләү киртәсенә абыналар. Шулай да алар бар. Фәгыйлә Шакированың Ютюбтагы видеоканалына 60 мең кеше язылган. «Ютюб-татарочки» каналында хәзер Алсу Хафизова заманча блогер буларак танылды. «Ялкын» журналы тирәсендә җанлану бара, «Татмедиа-юниор» блогерлары үсеп киләләр. Эстоннар милли матбугатын яшәтү өчен бер гаиләгә икешәр балалар җурналына яки газетасына языла иделәр. Бер миллионлы халык үзен саклау форсатларын таба. Кайбер милли бәйрәмнәрдә 300-500 мең эстонлы (халыкның өчтән бер яки дүрттән бер өлеше бу!) урман-кырларга чыгып, милләт хоры җырын башкаралар иде.

Ә безнең күп миллионлы халкыбыз, республикабыз икътисады, табигый байлыкларыбыз белән эстоннардан калышамыни? Бары тик берләшергә, яшьләрдә милли проектларга кызыксыну уятырга гына кирәк. Файдалы фикерләрне интернетта хуплау тамгасы белән көчәйтеп җибәрсәк, нинди көчле акция булыр иде! Лайк сүзе «лаек!» дигәнне аңлата. Миллионнарча милләттәшләребезнең кызыклы эшләре шул игътибарга лаек. 

Төбәкләрдәге, район-шәһәрләрдәге татар оешмалары җитәкчеләре берьюлы 4-5 миллион татар белән очрашып, сайрашып йөри алмый, әлбәттә. Ләкин алар үз якташларының милли иманын, санын белеп торырга хаклы! Алар ел әйләсенә үзләренен милли җәмәгатьчелеге белән киңәшә алалар. Яшьләрдән сорап карыйк әле: «Милләтең буенча кем син?» «Синең татарлыгың каян килә, ни өчен син татар? Татар гаиләсендә тугангамы? Яисә татар теле мәдәнияте рухында яшәп, милләтнең тарихын, мәдәни мирасын өйрәнгән затмы син? Әллә кайберәүләр кебек үзеңнең татар булубулмавыңны өздереп әйтә алмыйсыңмы?» Искәндәр исемен Сашага, Кадрияне Катяга әйләндереп, фамилиядән бер «л» хәрефен кыскартып, Габдулин булып йөрүчеләрне дә беләбез. Андый «бывший татар»лар җанисәптә үзләреннән сорамыйча гына башка милләт дип язып куюга риза булачаклар. Аерым шәхесне милләттән, туган авылдан, мәхәлләдән читтә калдырмыйча, һәр гаилә белән рухи җепләр суза алсак. Миллилекне йота торган глобализация һәм заманча техника бергәләп башкарыласы изге эшләргә «лаек!» тамгасы салып, татар дөньясына тарата ала. Хәер, бу гамәлләр барысы да үзебездән тора түгелме?

17. Безгә сан гына түгел, сыйфат та кирәк 

Дөньяда берничә дистә вәкиле калган яки 150 кешедән торган, хәзер югалып баручы халыклар бар. Берничә мең вәкилне берләштергән милләтләрнең киләчәге дә бик озак булмас кебек. 2010 елдагы җанисәп буенча бисермәннәр – 2200, алеутлар – 482, алюторлар – 12, керек дигән халыкның 4 вәкиле калган булган. Беркем дә аларны үз телләрен, горефләрен сакларга үгетләмәячәк. Үзләренчә яшәү, аралашу хокуклары сакланырга мөмкин. Дәүләттән тагы нәрсә аласың? Үзләренә кирәген сорасалар, берникадәр ярдәм күрсәтелер бәлки.

Ә без? Зур тарихлы, борынгы чорларда күп дәүләтле булган татар милләте ничегрәк саклана? Дистә миллионга якын милләттәше булган, ягъни алты нульле сандагы татар халкы үзенең тарихи дәүләтләрен, мәдәни мирасын онытырга теләми. Кайчандыр Идел-Урал төбәгендә яшәүчеләрнең күпчелеге яки өчтән бер өлеше төрки-татарлар яшәсә, хәзер илдәге милләттәшләребез саны Россия күләмендә 2-3 поцентка калып бара. Глобальләшү чорында маңкортлык, үз милләтеннән ваз кичү чире дә, чамадан тыш милләтчелек, бөек мәмләкәт шовинизмы да, азчылык яки күпчелек синдромы да очрап тора.

Ләкин тезелеп киткән нульләр генә милләтнең куәтен билгеләми әле. Сан белән сыйфат – аерым төшенчәләр. Матди ресурслары булган Ротшильдлар, Абрамовичлар зур акчалар сарыф итеп,  сәясәттә дә катнашалар, дөнья агымына да тәэсир итәләр. Талант, белем, бердәмлек ярдәмендә күтәрелгән һәм тормыш агымына тәэсир итә торган милләтләр бар. Татарлар сан буенча гына түгел, тормышка тәэсирләре буенча да ничәнче урында соң? Татар байлары милләтне үстергән, матбугатлы, мәгарифле иткәнлеген ишетеп-укып беләбез. Ә бүген нинди химаячеләребез милләтне үстерә? Сәяси һәм иҗтимагый мөнбәрләргә күтәрелеп, татар халкын Садри Максуди, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый кебек яклый алмасалар да, Россиянең федератив дәүләт булуын, Татарстанның кирәклеген дәлилләп чыгучылар күбрәк булсын иде. 

18. Бүген татар мескен түгел 

Милли хәрәкәт вәкилләре, тарих белән кызыксынучылар арасында бүгенге татар халкын артык кызганып ташлаган очраклар бар. Милли мәгарифне чикләү яки аның зәгыйфьлеге милләтне тыю дип аңлатучыларга шундый җавап бирәсе килә. Ә кайчан татарның чикләгән республикасы, фән-мәгариф, матбугат системасы, Бөтендөнья милли оешмасы булган? Беркайчан да хәзерге кебек мөмкинлекләр булмаган. Бөек юлбашчыларыбыз сөргеннәрдә, төрмәләрдә, чит илләрдә гомер иткәннәр. Ә бүген җитәкче урыннарда, бизнеста, завод-фабрикаларда зур вазифалар башкаручы татарлар адым саен. Фәндә, сәнгатьтә дан алучылар күп.

Бәлки кайбер иҗтимагый һәм сәяси мөнбәрләрдә генә тыйнаклык күрсәтәбездер. Телевидение экраннарында, Дәүләт Думасы утырышларында, сәясәтчеләр, сәяси технологлар чыгыш ясап, илнең милли сәясәтен, дәүләт төзелешен тикшерәләр. Россия, рус дөньясы, федерация корылышы, милләтләр язмышы турында бәхәсләрдә татарлар катнашканын күргәнегез бармы? Бер телевидение тапшыруында берьюлы ике әрмән, өч яһүд, бер рус милләтеннән булган экспертлар чыгышын күргәнем бар. Алар барысы да Россия, рус теле, мәдәнияте турында аяк терәп сөйләшәләр. 

Сүз дә юк, алар әзерлекле, аргументларга таянып үзләренең зур сәясәттә катнашырлык белемнәре, һөнәри компетентлык ярдәмендә өстенлек яулаган. Безнең татарларга да үзләренең акылы, компетентлыгы, кыюлыгы белән рус илендә яшәүче яһүдләрдән, әрмәннәрдән калышып тору килешәме? Экспертларыбыз актуаль бәхәсләрдә катнашса, аларның әйтер сүзе, аргументы табылыр идеме икән? Талант, компетентлык, фикер һәм кыюлык буенча экрандагы экспертлардан калышмаслык шәхесләребез кайчан үсеп чыгар? Хәзергә татар, башкорт, чуваш, мари кебек җирле халык вәкилләре тыйнак кына читтә тыңлап торалар. Бәлки аларның әйтергә фикерләре юктыр? Россиянең башка халыкларына мөгаллим буларак танылган татарларның шундый хәлгә төшүенә ышанасы килми. Без үзебез бүгенге татарның мокыт, мескен булмавын ачык күрсәтергә, шуныы дәлилләргә тиештер?!  

Ләкин тормыш тыйнакларны зурламый. Соңгы елларда Президент атамасын алыштыру, РФ кануннары нигезендә федерация субъекты хокукларын саклаган өчен Татарстанга янаулар, нахак гаепләүләр явып торды. Ә бездә ТНВдагы «Таяну ноктасы» ток-шоу тапшыруында туры сөйләүче кыю һәм әзерлекле, конструктив фикерле экспертларны еш кына таба алмый интегәләр. Кая инде Мәскәүгә бару? Үзәк телеканалларда Татарстаннан барган депутат Олег Морозов кына күренә. Ул берүзе ничек татар дип чәчрәп чыксын инде?

Татар халкы хокуклары субъекты буларак чыгыш ясап, милләтебезнең мәнфәгате һәм күңел түрендәге теләкләре турында үзебез әйтеп, язып торырга тиешбез. Дистә еллар буе Татарстан депутаты калачын кимергән, бөтен дөньяны урап чыккан якташларыбыз бар. Татарстанны, татарны күтәрерлек, якларлык сүзләр, төпле киңәшләр ишетәбезме алардан?

19. «Бывший татарин»мы, табигый ассимиляцияме? 

Руслашкан татарлар, әгәр милли тел, мәдәният, гореф-гадәт белән кызыксынмасалар, татарлык алар өчен гайре табигый, «неудобный» архаизмга әйләнә. Алар үзләренең татарча акцент белән сөйләшүеннән оялалар (инглизләр яки кавказлар русча сөйләшкәндә, алай түгел, Сталинмы ул, Кикабидземы, таҗик мигранты Жамшут яки Равшан сөйлиме, үзенчәлекле яңгырый).

Кайбер яшьләр татар кавеме түбәнрәк («престижсыз») катлам дип уйлыйлар. Моңа тирәлек тәэсир итәме, наданлыкмы, әйтеп булмый. Шулай да туган телен, милләтен яратмаган, мәдәниятен белмәгән, татар тарихы белән кызыксынмаган милләттәшебезгә «син маргинал» яки «маңкорт» дип әйтергә җайсыз. «Просто неудобно». Алар җанисәптә саналырга яки саналмаска, яисә битараф калырга да мөмкин. Әгәр үзләре теләсәләр, татар булалар. Теләмәсәләр – бигайбә. Чынлыкта исә алар бер аяклары белән башка милләт бусагасына басканнар. Менә шушы ике милләт чалымнары булган, урталыктагы «экс-татарлар» яки «полурусскийлар» – ел саен арта баручы кавем аерым игътибарга лаек. 

Бәлки, элекке елларда нәкъ менә шундый кардәшләр җанисәпкә татар булып кергәннәрдер? Ә хәзер без аларның югалуын аңларга тиештер, бәлки? Безгә «үле җаннар» (татар җаннары!) бик кирәкме соң? «Кирәкми», дип читләтү дә милләткә зыян китерәчәк. Милләтебездән бизгән затларны хисапка кертеп, ялган статистика белән юанып, «Без күбрәк санлы!» дип әтәчләнү дә татарга файда китерми. Башкорт кардәшләребезнең бу юлдан китеп, татарларны башкорт теленең «төньяк-көнбатыш диалекты» дип игълан итүе чын башкорт милләтенә зыян гына китерә. Тел, мәдәният уртак булса да, һәркем үзе булып кала, кешенең җанына (милли җанына!) мөһер сугу зур бәлаләргә китерергә мөмкин.

Шулай да әйләнә-тирә мохитнең тәэсире көчле. Элекке заманнарда татарларның күпчелеге яшәгән авылларда русча уку һәм сөйләшү сирәк очраган. Татар телен балачактан урамда, ишегалдында өйрәнгәннәр, руслар, чуваш-марилар да шул мохиттә татар телен үзләштергәннәр. Татар балалары башлангыч белемне мәдрәсәдә туган телдә алганнар. Ә менә хәзерге чор балаларының күпчелеге туган телдә әлифба күрмәгәч, хәтсез еллар дәвамында татар телендә укымагач, милли тарих, мәдәният тә читтә калгач, дөньяга карашлар үзебезнең милләткә бәйләнмәгән булып чыга. Башка милләтнең сәнгать әсәрләре рухи азык булып хезмәт иткәч, белем, мәгълүмат алган телләре үзгә булгач, татар туганнары белән башка телдә аралашкач, балаларның милли үзаңы үзгәрү һич гаҗәп түгел. 

Милли үзаң урталыкта булган, татар мохитендә кайнамаган яки аны үз итмәгән шәхес җанисәптә язылып кына, татар халкын саклый алмый. Алар гаиләдә «городской» мәдәнияткә күнегеп, «Пушкин телендә» сөйләшүче булып китсә, нәрсә әйтәсең? Ул бит мәктәптә укытмадылар ди, авылда үсмәдем, Казанда тордым, дәүләт кайгыртмады, дип уфтаначак әле! Үзе милли кыйммәтләр белән кызыксынырга уйламаса да.

Берни әйтә алмыйсың. Бу күренеш «табигый ассимиляция» дип атала. Элекке җанисәпләрдә татар булып саналган кайберәүләр катнаш гаилә, уку һәм хезмәт коллективы мохите яки милли наданлыклары тәэсирендә рус булып китсәләр, «имеют право». 2021 елда саналмаган 600 мең татар арасында андыйлар да күпмедер өлешне тәшкил итәдер. Мондый үзгәрешләр илнең, төбәкнең, районшәһәрнең милли сәясәтеннән тора. Һәм, әлбәттә, үзебездән, милли җәмгыятьнең эшлеклелегеннән.

Бәлки, кемдер милләткә ихлас тартылып, урам язмаларын укып, концертлар тыңлап, татар телен, мәдәниятен өйрәнәдер? Милли оешмаларда якташларының үзаңы ниндирәк икәнлеген дә, кардәшләрнең рухи кыйблаларын да яхшы беләләр. Бөтендөнья татар конгрессы – татар иҗтимагый оешмаларының халыкара берлеге, Татарстан Республикасына таянып, шул процессны җанландырырга тырышты. Ләкин төбәкләрдә милли үзаң, туган тел мәсьәләрен өйрәнү буенча социологик тикшерүләр сирәкнең дә сирәгедер. 

20. Барлауны якын-тирәдән башлыйк! 

Шундый тәкъдим: кардәшләр, әгәр милләттәшләрнең саны арта баруын теләсәк, халкыбызны Россия күләмендә санарга ашыкмыйк. Борынгы Алтын Урда җирләрендә дәүләт тотып, шул вакыттагы төрки телдә сөйләшүчеләрнең хәзер 3-5 % калуы тарихын берничек тә аңлатып булмый. Татар милләтенә нинди этнотөркемнәрне кертү, кайсы төбәктә күпмерәк татар булырга тиешлеге сәяси технологлар аша югарыдан төшерелү бүген генә башланмаган. Милләттәшләрнең яшәү урынында, районда, мәхәлләдә татар гаиләләрен санап, аларның анкета мәгълүматларын шунда эшләп торучы милли оешмада җыю мөмкинлеге бар.

Хәлиткеч фактор – шәхеснең татар мәдәнияте, тарихы, мәгариф, мәгълүмат системасында катнашуы, татар телен өйрәнергә, кулланырга теләге булып, рухи тормышта урын табарга тырышуы әһәмиятле. Андый затлар татар милли оешмасының эшендә катнашалар, җәмгыятьләрдә әгъза булып торалар. Менә аларны барлау, теләкләрен исәпкә алу, иҗтимагый энергияләрен практик гамәлләрдә эшкә җигү 10 елга бер уза торган җанисәпләрдә статистик мәгълүматның кимүенә түгел, киресенчә, артуына, татар тормышының үсешенә ярдәм итәчәк. Төбәктәге татар халкының саны да, сыйфаты да милләтнең абруен арттырачак. 

Шулай итеп, җанисәп йомгакларында алты нульле саннар көтеп утырасы урынга, үзебез барлап-санап тора алабыз. Һәркайда яңа саннар булыр, алар еш кына үзгәреп торыр. Ләкин шушы анкета сорауларына үзегез булдырган кадәр җавап таба алсагыз, яшәгән урыныгызда татарларның чын санын һәм яшәү рәвешен саклауга ярдәм итә аласыз. Менә ул «тылсымлы» анкета:

1. Җанисәптә татар булып язылучылар, милли тормышта катнашучы татарлар саны (өлкәдә, районда, шәһәрдә, мәхәлләдә, авылда).

2. Туган телен татар теле дип санаучылар (төбәкләрдә, яшәү урыннарында).

3. Татар телендә сөйләшүчеләр саны.

4. Татарча укый-яза белүчеләр.

5. Татар мәктәпләре, сыйныфлары, аларда агымдагы уку елында белем алучылар саны (якшәмбе мәктәпләре санын аерым күрсәтергә).  

6. Татар китапларын сатып алучылар, китапханәдән алучылар саны.

7. Төбәкләрдәге татар театрлары, мәдәният йортлары, сәнгать төркемнәре, ансамбльләр саны һәм исемлеге.

8. Татар газета-журналларының гомуми саны һәм аларның тиражлары – Татарстанда.

9. РФ төбәкләрендә.

10. Сез яшәгән районда, шәһәрдә, өлкәдә.

11. Татар интернет басмалары исемлеге һәм аларның рейтингы.

12. Популяр журналистларның, татар блогерларының язмаларын караучылар саны (яки аерым шәхесләрнең исемлеге).

13. Татар милли оешмаларының интернет сәхифәләре.

14. Милли сайтларны караучылар саны.

15. Рус телендә эшләп, татар тормышын даими яктыртучы интернет басмалар исемлеге һәм рейтингы.

16. Районнарда, шәһәрләрдә үтә торган татар мәдәни чаралары, милли бәйрәмнәр саны (катнашучылар санын күрсәтеп).

17. Татар милли тарихына, мәдәни мирасына һәм атаклы шәхесләргә багышланган музейлар исемлеге.

18. Татарстанның һәм татар төбәкләренең милли эчтәлекле музейларына соңгы 5 ел дәвамында баручылар саны.

19. Сез яшәгән төбәктә, район-шәһәрдә оешкан һәм хәзер уңышлы эшләүче милли иҗтимагый оешмаларның исемлеге, аларның эшендә катнашучылар саны.

20. Мәчетләргә даими йөрүчеләр, ураза тотучылар, дини йолаларны үтәүчеләр саны.

21. Милли оешма җитәкчеләре кайда белем ала? (Тарих, мәдәният, әдәбият, хокук гыйлемнәре, дәүләт төзелеше, эчке һәм тышкы сәясәт, халыкара мөнәсәбәтләр буенча).

22. Татар конгрессы съездлары, милли форумнарда кабул ителгән карарларның, дәүләт программаларының үтәлеше турында белешмәләр, хисаплар, тәкъдимнәр турында белешмә.  

Бу анкетаны тутыру һәм милли эшләрдә катнашучылар һәм милли чаралар исемлеген төзү татар зыялыларының кулыннан килер иде.

Милли оешмалар, зыялылар, гомумән татарлар бу турыда мәгълүмат туплап, белешмәләр төзеп, эштә куллансалар, киләсе җанисәпләрдә дә 5-6 миллион кешеле милләт булып сакланырбыз.

21. Глобальләшү безгә ярдәм итсен! 

Сибелгәнбез, таралганбыз... Сибелеп югалган кардәшләр хәзерге техник чаралар ярдәмендә табыла, онытылган дуслык яңара, телефон, интернет аша минут саен, сәгать саен аралашып була. Инде кардәшләр табылгач та, милләтне глобальләшү тегермәненә салып тарту килешмәс. Татарларны Росстат санаганда гына түгел, гомумән, милли эшләр алып барганда да, милләттәшләрнең кайда ничек гомер иткәнен, яшәү, уку, эшләү шартларын белү файдалы. Алар белән элемтә урнаштыру өчен милли мәдәниятмәгариф-мәгълүмат үзәкләренең телефон-ватсап-интернет адреслары гына кирәк. Хәзер мәгълүмат ачыклыгы, сәүдә рекламасы чорында алар бездә юкмыни?

Интернеттагы сәхифәләр, социаль челтәрләр, пабликлар милли эшләрне җанландыруда ярдәм итәләр. Узган елда Татарстанда «цифрлаштыру елы» кысаларында онлайн хезмәттәшлек җанланды. Димәк, татар «утраулары» белән һәрвакыт туры элемтә урнаштырып тору мөмкинлеге бар. Зур милли оешмаларның һәр бүлмәсендә веб-камералы компьютерлар аша татар үзәкләре белән язышып утыру табигый күренеш булырга тиештер. Телебезне, мәдәниятебезне «йота» торган глобальләшү үзе дә безнең рухи үзенчәлекләрне саклап калырга ярдәм итәчәк. Мәдәни мирасның, туган телнең милли тәрбия әсбаплары булуын күрсәтү, халкыбызның кайда, күпме өлеше сакланганын ачып салачак. 

Әгәр дә төбәкләрдә, район, шәһәр, авылларда татарлар бар икән, аларның хәлен Росстат яки губернатор һәрвакыт килеп белешмәскә дә мөмкин. Аның каравы күршекүлән, татар җәмгыяте яки милли үзәк, мәктәп, клуб татар тормышын көн саен күреп тора. Балаларын татар сыйныфына яки татар түгәрәгенә бирүчеләрнең саны гына түгел, исемлеге дә безнең кулда булсын иде. Миллион кеше яшәгән шәһәрдә телефон белешмәсе булдырган кебек, татарлар исемлеген дә булдыру кулыбыздан килер иде, мөгаен. Татарлар яшәгән урыннан якын-тирәдә булган татар оешмалары, милли-мәдәни үзәкләренең адресларын, интернет сәхифәләрен төзү гадәти булачак!

...Кол Галиле, «Зәңгәр шәл»ле, Хәлил-Галиябанулы, Тукай, Такташ, Җәлилле, Туфанлы, Атнабайлы, Сәйдәш-Яруллин-Илһам Шакиров моңнары белән сугарылган милләт, Әлмәндәрле, Шәрәфиле татар халкы... Шүрәледән курыкмаган, КырымКасыйм-Әстерхан, Себерләрдә дәүләт төзегән, Ташкентларда, Чарджоу, Байкалларда, Балтыйк буенда дөнья көткән, Казан-Мәскәү-Питерларны бизәгән, «КамАЗ»лар, зур очкычлар чыгарган, Гази Заһитов кебек батырлар белән Берлинны алган, туган ил өчен башларын салган Кормаш-Җәлилләре, Фатих Кәримнәре, сәнгате, мәгарифе булган, Донбасста, чирәм җирләрдә, Мегион-Сургутларда нефть тапкан, Татарстанда нефтехимия, автомобиль заводларын төзегән, чиста, төзек авыл-шәһәрләр корган, бодай, арыш, бәрәңге, чөгендер үстерүдә, мал үрчетүдә осталык күрсәткән татар кешесе! Ике гасыр элек ул дәүләт ярдәменнән башка, чикләүләргә карамастан, үзенең мәдәниятле, мәгарифле татар милләтен корган.

Хәзерге катлаулы чорда безнең мөмкинлекләр кимеми. Милләт буларак, үзебез йоклап ятмасак, татар халкы, һичшиксез, сакланачак.

Римзил ВӘЛИЕВ, журналист,

Бөтендөнья татар конгрессының  Милли Шура әгъзасы.

Автордан:

Бу мәкаләне язып, милли эшчәнлекне камилләштерү юлларын эзләргә түбәндәге сәбәпләр мәҗбүр итте:

1. Көнбатыш илләреннән, Мәскәүдән һ.б. РФ төбәкләреннән сөйләүче кайбер экспертлар (либераллар, демократлар, коммунистлар, хәтта кайвакыт «патриотлар» да) «Татарстан Россиядән чыга», «РФ таралачак» дип гайбәт тараталар. 90 нчы елларда Татарстанның суверенлык игълан итүнең, Декларациянең мәгънәсен бозып күрсәтәләр. Татар милләтенең, татар конгрессының, Татарстанның позициясен, федерализмның мәгънәсен аңлату кирәклеге көн тәртибенә килеп басты.

2. Интернетта, матбугатта, телевидениедә чыккан хәбәрләрдә,  социаль челтәрләрдә татар телендә яки татар язмышы турында сөйләүчеләр, татар мәнфәгатьләрен яклаучылар, милләткә юл күрсәтүчеләр сирәк очрый. Иҗтимагый темага сөйләүчеләр һәм язучылар, блогерлар, экспертлар күренми. Шул ук вакытта милләттәшләребезнең кайбер сәяси төркемнәре Бөек Британиядә, Америкада һәм башка илләрдә торып, «бәйсез Татарстан» хөкүмәте исеменнән чыгыш ясыйлар. Ә Татарстанда, хәзерге Россия шартларында яшәүче халыкның төрле катламнары һәм дәүләт белән хезмәттәшлек итүче экспертлар күләгәдә кала.

3. БТК составындагы милли оешмаларның югалып бару мөмкинлеген истә тотып, иҗтимагый эшне яңа ысуллар белән, даими аралашуны онлайн режимында алып бару, интернетта күбрәк һәм ешрак аралашу кирәк.

4. Милли эшләрдә, татар матбугатында, ТВ һәм радиода эчтәлекне дә, форманы да заманчалаштыру, модернизацияләү максаты көн тәртибенә килеп басты.

Җанисәп йомгакларыннан соң сөйләшүне туктатмыйча, нокталы өтер куеп, эшне дәвам итү турында фикер алышу, яңа карашлар, проектлар тәкъдим итү өчен бу язма файдалы булачак.

 

"КУ" 06,2023

Фото: unsplash





 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев