Хикәя тег белән яңалыклар
-
1 апрель 2025 - 13:00
Зыян салма (хикәя)
Бәбәйлисе хатынның исемен ишетүгә, өстенә кайнар су сипкәндәй тоелды. Бите яна, чигәсе сулкылдый. Иренең «уҗымга» шушы хатын янына йөрүен күп тапкырлар җиткерсәләр дә, аларның уртак гөнаһ җимешен бу якты дөньяга үзенә кабул итәргә туры килер дип уйламаган иде ул... -
27 март 2025 - 13:00
Тәңрем ташламасын
Рауза, тураеп, аңа бер күз сирпеп алды да, берни дәшми капка төбендәге “Лексус” машинасына утырып китеп барды. Кыз бармагындагы алтын балдак елтыравы егетнең йөрәгенә утлы уклар булып кадалды. -
24 март 2025 - 13:00
Урын (хикәя)
- Сезне, сеңлем, берничек тә ала алмыйбыз. Урын юк! Сәлимәнең йөзе үзгәрде. Бар хыяллары чәлпәрәмә килгәнгә, менә-менә күз яше бәреп чыгар төсле. Ә Зәбирнең гарьләнүе чигенә килеп җитте! Кәләше алдында шул тиклем мәсхәрәгә калды бит... -
23 март 2025 - 13:00
Очрашу (хикәя)
Ике җан, ике йөрәк, бер-берсенә сыенышып, тынып калдылар. Икесе дә мыштым гына елыйлар. Күңелләрендәге авыр, кайгылы моң шулай яшь булып эреп чыга иде бу минутта... Ул әле алты ел эриячәк иде. Мәңгелеккә торырлык алты ел... -
21 март 2025 - 13:00
Тау итәгендә (хикәя)
Билгесезлектән тә кыенрак нәрсә юктыр, мөгаен. Бүтән чагында кылны кырыкка ярырдай булып йөгергәндә дә җиткереп булмаган вакыт бүген урынында тукталып калган диярсең... -
20 март 2025 - 13:00
Төньяк кәләше (хикәя)
Мескен Вера. Верочка... Аны аэропорттан ук кире үз иленә кайтарып җибәрделәр. Миңа бары тик тәрәзә аша саубуллашырга гына рөхсәт иттеләр. Килеп туган хәлнең никадәр авыр икәнен сез күз алдына да китерә алмыйсыз. -
19 март 2025 - 13:00
Әюп картның бишенче эте (хикәя)
Санитар этләр турында ишеткәннәре исенә төшә хәл эчендә яткан солдатның. Шулар бит бу, җанкисәккәйләрем! Әнә ничек итеп тәбәнәк кенә чаналарын үлем көтеп яткан солдатның гәүдәсе кырыена ук китереп терәгәннәр. Күтәреп салырга гына хәлләреннән килми. Яшибез икән әле болай булгач! Гәүдәсен күтәрү турында уйлый торган да түгел. Әюп солдат, ничек кирәк алай барлы-юклы көчен туплап, авыртудан тешен кысып, яралы гәүдәсе белән чанага ничек кирәк алай шуып-тәгәрәп урнаша... -
5 март 2025 - 13:00
Йолдызлы төн (хикәя)
Ясминә, еламсырап, егеткә авылда авыру сеңлесе Сылу барлыгы, кайсы гына хастаханәләргә алып барсалар да, аңарга бер табиб та ярдәм итә алмавы турында сөйләде... -
4 март 2025 - 15:00
Язга таба
Соңгы айларда галәмәт зур Империядә күз алдына китермәслек үзгәрешләр булып үтте, ачлык-ялангачлыктан интеккән тоткыннар язмышында да әлеге үзгәрешләрнең нәтиҗәсе күренде... -
4 март 2025 - 13:00
Күпме хөрмәт күрсәтсәк тә аз (хикәя)
Әниемнең бөтен гомере көрәштән генә тора. Шуңадыр, ахры, ул кинәт кенә вафат булмады, ә еллар дәвамында әкренләп сулды... -
3 март 2025 - 13:00
Себер хикәяте (хикәя)
Күңелем белән сизеп, тоеп утырам, болар безне тәмам оныттылар, болар яшьлекләренә кайттылар. Әйтерсең лә егерме яшьлек Сәйдулла кичке уенга чыккан да, гармун тартып, күрше кызына йөрәгендәге хисләрне аңлата. Ул чактагы җырларда әллә ничә төрле яшерен мәгънә, кинә-киная, тел белән әйтеп булмаслык тәкъдим вә җавап хисләре дә булган икән шул... -
2 март 2025 - 13:00
Ана чәчәкләр китерә (хикәя)
Һәр якшәмбе көн бу әби больницага чәчәкләр китерә. Аны инде сестралар да таный һәм күргән саен йөрәкләре әрнеп, ни әйтергә дә белми калалар. Ул китергән чәчәкләргә карап, Ринат шатлана алмый шул хәзер – инде мәңгегә күзен йомды... -
1 март 2025 - 13:00
Яшел борчак, Мотыйк һәм поши
Әмма хәрәмләшү юк: бер кузак бөртекләрен авызга койсак, икенчесен чалбарланган күлмәк белән корсак арасына шудыра барабыз. Әлбәттә, бер күзебез борчак уйдыгында булса, икенчесе – авыл ягында, юл тарафында... Уяу кыланабыз, теге иблис килеп чыкса, нишләрбез? Шулай уңны-сулны күзәтеп, эшебезне дәвам иткән мәлебез. Авызлар биктә, икебезнең дә сыер кебек мышнавыбыз гына ишетелә... Кинәт арык аркам белән ниндидер куркыныч тойган кебек булдым... -
27 февраль 2025 - 15:00
Камилә (дәвамы)
Ә ул мине көткән, эзләгән, ападан да белешкән. Ә мин юк, мин авылда, әти дә бер сүз әйтми, әни дә, минем өйләнергә теләмәгәнемне күргәч, сөенеченнән кош тоткан кебек йөри. Өч-дүрт көн узгач, бардым мин ул ЗАГСка! Янәдән язылышу көнен билгеләр өчен түгел, билгеле. Нигәдер (үзем дә аңламыйм!) акланыр өчен... -
26 февраль 2025 - 13:00
ТУБАГАЧ (хикәя)
Менә атмосфераның өске катламнары. Биредә һава алай ук тыгыз түгел, хәзер очарга җиңелрәк булачак, дип уйлады Булгак һәм әкренәюен сизеп алды. Стратосферамы икән әле бу, юкмы?