Хикәя тег белән яңалыклар
-
9 декабрь 2024 - 13:00
Алтын тәңкә чыңы (хикәя)
«И гомер, бигрәк тиз үтәсең, әле язын бәрәңге утыртканда гына әнисе исән иде… «Җиңәсезме, бетәсезме әле?» – дип кереп-чыгып йөргәннәре әле дә күз алдында тора. Быелгы җәйге челлә көннәрнең берсендә китте дә барды шул әнисе. Нәфисә, бик кыен булса да, әнисенең васыятен аяк астына салып таптамады... -
7 декабрь 2024 - 13:00
Җимерек баскыч (хикәя)
Баскыч белән бергә Ришат та түбәнгә очты. -
6 декабрь 2024 - 13:00
Туган җирем шифасы (хикәя)
18 яшьлек кыз командирлары Гаязга гашыйк булды. Ачы сугыш та аларның мәхәббәтенә киртә була алмады. Яшьлек үзенекен итте... Бу мәхәббәт аларга сугыш михнәтләрен җиңеләйтергә көч бирде. Ләкин ике елга сузылган саф мәхәббәт шатлыгы кинәт бер минутта юкка чыкты... -
4 декабрь 2024 - 13:00
Кәнфит бирәм! (хикәя)
Йокы бүлмәсе ишегеннән чыккан төтен исе Шәмсенур әбинең борынына килеп керде. Яшисен-яшәгән, ашыйсын-ашаган булса да, тереләй утта янып үләсе килми. Оныкчыклар бигрәк кечкенә шул әле, ут-күз белән уйнауның нинди хәвефкә китерүен аңламыйлар... -
3 декабрь 2024 - 13:00
Саваплы сабак (хикәя)
– Алло, әни! Нихәл? – Кызым, Люция, синме бу? Ару гына әле. Үзең ничек, балам? Синең тәрбияң җимешләрен бирә башлады. Рушаның, әнә, детдом йолкышын ияртеп кайткан. Пыраклатып куып чыгардым! Алай-болай сиңа кайтып күренсәләр, бусагаңнан да атлатасы булма, ишетсен колагың! Иллә дә мәгәр, түреңә меңгезеп утыртсаң шуларны, үлсәң дә, сыңар аягымның берсен дә атламыйм! -
2 декабрь 2024 - 13:00
Йөрәкнең дүрт кылы (хикәя)
Эче авыртып китерелгән авыруга төгәл генә диагноз куя алмадылар. Анализлардан берни дә аңлашылмый. Рентген сурәтен кат-кат караганнан соң, Вәли катгый карарга килде: кичектерергә ярамый! Авыру хатынның хәле күзгә күренеп начарая. Бу биш бала анасы иртәгә район үзәгенә алып баруны, йә баш хирург килгәнне көтеп җиткермәскә мөмкин... -
1 декабрь 2024 - 13:00
Яратып китү (хикәя)
Абый белән әтинең хыялы чынга ашты: без авылдан киттек. Яратып, елый-елый киттек. Инде ничек кенә теләсәк тә, авылга кайтып җитә алмабыз бугай... -
22 ноябрь 2024 - 13:00
Әткәм чыбыркысы (хикәя)
Кеше үзенең кайчан да булса җанының тәненнән аерыласын яисә җирдәгеләр әйткәнчә, үләсен белә торып, мәңге үлмәс кебек яшәвен дәвам итә, үлем аны һич тә куркытмый. Ә инде үзенең гомере азайганын сизгән саен аңа теше-тырнагы белән тагын да ныграк ябыша. Минем белән дә шулай. -
21 ноябрь 2024 - 13:00
Безнең язмыш (хикәя)
Тормышыбыз мактанырлык түгел. Өйгә җибәргәч һәм фатирга түләгәч, акчабыз очын очка ялгарга көчкә җитә. Мохтаҗлык кәефне кыра. Мәрзиянең бертуктаусыз күңеле болгана тагын. Юньләп ашый алмый, йончыгып бетте. Сәбәбен беләм. Куаныр урынына көенергә туры килә. Саулыкка тук булмагач, балага узуы авырга төшә... -
20 ноябрь 2024 - 13:00
Гәрәбә мәрҗәнемне, кызым, үзең тагарсың... (хикәя)
Әни җылысы, әни кайгыртуы, аның кулларының һәм күңеленең юмартлыгы эләкмәде. Беренче нарасыен тудырганда, биләргә чүпрәге дә булмагач, аптыраганнан кадерләп кенә кигән күлмәген сүттерергә туры килгәне онытылмый. Йөрәк яраларыннан әрнеп, бәгыре сулык-сулык килеп яши ул. Ләкин үз гаиләсенә дә, бүтәннәргә дә моны сиздерми... -
19 ноябрь 2024 - 13:00
Тирән яшеренгән сер (хикәя)
- Усал булса да, акыллы иде әниең. Үз баласы кебек кабул итте ул сине. Галименең чит кызны ныграк яратуын күреп торса да, дәшмәүне кулайрак күрде. Башка балалар янында кинәттән пәйда булган баланы күреп аптыраган, бу турыда кызыксынган туган-тумача, дус-ишләр дә табылмый калмады, тик ата-анаңның җавабы бер иде: «Ерак туганыбыз үлеп китте, сабыен үзебезгә алдык...» -
17 ноябрь 2024 - 13:00
Зәңгәр кашлы көмеш алка (хикәя)
— Айдар абый, мин бәби көтәм... Кыз, зәңгәр күзләре белән балкып, томырылып аңа карады. Аспирант егет тетрәнгән иреннәреннән бары тик бер сүзне генә сытып чыгарды: — Кемнән? Кыз, кисәк дертләп, аңа төбәлде: — Аңламадым... -
9 ноябрь 2024 - 13:00
Үкенеч (хикәя)
Балалары янына кайтам дип юлга чыккан Мөхәммәт Шыңар авылы зиратындагы салкын кабергә кайтып ятты. Авылда тагын бер тол хатын артты, ятимнәр исемлегенә сигез бала өстәлде... -
7 ноябрь 2024 - 13:00
Хәтер (хикәя)
«Сөекле хатыным һәм балаларыма Украина якларыннан сәлам юллыйм! Минем мәхәббәтем сезне сакласын! Яратам, кадерлеләрем! Озакламый кайтып җитәрмен» Хатны укып чыгуга, аның бугазына төер утырды. Кайту теләге белән янып яшәгән бабасы, кайтып җитәлмәгән шул... -
6 ноябрь 2024 - 13:00
Ак ефәк (хикәя)
«Сине яратмыйм. Алмаз». Шушы өч сүз 20 яшьлек кызның йөрәген әллә бозга, әллә ташка әйләндерде... Кыз әнисенең кочагына ташланды. Ишетелер ишетелмәс кенә тавыш белән: «Ак ефәгең тапланды, әнием. Кичерә алсаң, кичер мине!» — дип кенә әйтә алды...