Төнлә чәчләрем чыга (хикәя)
Инде фәлән еллар элек өйдән чыгып киткәнемне хәтерләмим. Ишекне бәреп ябып чыгып китәргә хыялланган чакларым булды. Тик өемнең барлыгы миңа ышаныч бирә иде шул. Үз өең булу бит ул, тузган башмакларың, сүсәргән кәнәфиләрең, юылмаган стаканнарың кадәр үк, сиңа ышаныч бирә. Һәрхәлдә миңа шулай тоела.
Суави Кемаль Йазгыч 1972 елда Истанбулда туган.
Күпсанлы хикәяләре, шигырьләре, мәкаләләре төрле әдәби
журналларда басылган. Ул – өч хикәя җыентыгы, дүрт
шигырь китабы авторы. 2020 елда «Бөтен аерылулар»
җыентыгы Төркия Язучылар берлегенең «Елның иң яхшы
шигырь китабы» бүләгенә лаек булды.
Хордан чыгардылар мине. Сәбәбе нидә дип уйлыйсыз? Минем
тавышым фальцет, имеш. «Ул да тавыш инде», – дигән идем,
тыңламадылар. Бик исем китте! Менә хорлары минем фальцетымнан
мәхрүм калгач, көн итеп карасыннар әле. Борыннары бик югары
боларның, ай-һай, югары! Тик моннан соң инде ишек төбемә килеп
ялынып йөрмәсеннәр. Мин ул фальцет тавышымнан аларның бәрхет
тавышларына моннан соң бер генә нота да кушып җибәрмәячәкмен!
Сүзем – сүз, әйттем – бетте. Туган якка кайтып, бабайдан калган
ташлы басуда караһиндиба, ягъни тузганак үстерәчәкмен. Яхшы
акча эшләп була, ди, ул эштә. Безнең Рәҗәп сөйләп торды беркөнне.
Кувейтның, Дубайның нефть магнатлары караһиндиба өчен
акчаларын кызганмый, ди.
Инде фәлән еллар элек өйдән чыгып киткәнемне хәтерләмим.
Ишекне бәреп ябып чыгып китәргә хыялланган чакларым булды.
Тик өемнең барлыгы миңа ышаныч бирә иде шул. Үз өең булу
бит ул, тузган башмакларың, сүсәргән кәнәфиләрең, юылмаган
стаканнарың кадәр үк, сиңа ышаныч бирә. Һәрхәлдә миңа шулай
тоела. Өйдән чыгып китү уе килгәләсә дә, минем урыным һич
үзгәрми – телевизор алдында торган, вак шакмак бизәк төшкән
гобеленлы кәнәфи. Мин шунда тамыр җибәргән дип әйтерлек озак
вакыт утырып торам һәм экранда агып торган кадрлар эченә кереп
киткәндәй булам. Нәрсә күрсәтүләре һич әһәмиятле түгел. Реклама,
хәбәрләр, хатын-кыз программалары, видеоклиплар, сәяси бәхәсләр,
табигать турында документаль фильмнар... Болар – минем өчен бер-
берсеннән бернинди дә аермасы булмаган күләгәләр гаскәре. Башка төрле әйткәндә, ишекне бәреп чыгып китмәс өчен кирәкле сылтаулар
өермәсе. Мин шулар белән юанам. Кадрлар агып тора, мин аларга күз
төшергән булам, максатым нидер күреп алу түгел, карау гына. Тора-
бара мин телевизор пультыннан башка бер нәрсәгә дә кагылмас булдым.
Рәҗәп белән «караһиндиба проекты» менә нәкъ шул көннәрне
пәйда булды. Кайсы алдарак пәйда булды дип сорамагыз. Белмим.
«Ташла бу шөгылеңне. Караһиндиба тузганакларын уйла», – диде
миңа Рәҗәп. Мин аннан башта бу җөмләне ишеттем, ахрысы, аннан
соң гына, исеменең Рәҗәп икәнен белдем. Әйе, нәкъ шулай, тик
миңа Рәҗәп тормышымда гомер-гомергә булган кебек тоелды. Ул
пышылдап диярлек «тузганак проекты» турында әйткәннән соң,
шулкадәр нык сөендем, сөйләп бетерә алмам. Хордан чыгарылган
вакытым иде, хәтта ул күңелсез вакыйга да дөньямны җимерә алмады.
Чөнки аяк баскан урынымны тузганак саплары белән ныгыткан идем.
Инде бер генә ямьсезлек тә тормышымның ямен җибәрә алмас иде.
Хәтта шуны да әйтә алам: Айбикәнең чәч толымын тартканда,
ничек бәхетле булсам, хәзер дә нәкъ шулай. Бу вакыт арасында, ягъни
егерме ике ел, сигез ай, өч көн, биш сәгать, егерме ике минут эчендә,
бу кадәр бәхетле булганымны һич хәтерләмим. «Караһиндиба» дип
көләм. Әлбәттә инде, мине берәү дә аңламый. Берәү дә Рәҗәпне күрми
бит, кайдан аңласыннар. Бары минем «Караһиндиба» дигәнемнән
көләләр. Мин дә алардан яшерен серем булганга сөенәм. Югыйсә бик
яшерен дә түгел, ачык, шулай булса да, шатлыгым эчемә сыймый.
Моннан егерме ике ел элек мин башлангыч мәктәпнең икенче
сыйныфында укый идем. Беркөнне Айбикә миннән: «Бер бәйләм
роза гөле белән бер бәйләм петрушка арасында нинди охшашлык
бар?» – дип сорады. Мин шунда ук: «Икесе дә яшел», – дидем, тик
ул каршы төште. «Беләсең килсә, роза гөле кызыл була», – диде.
«Тик, беләсең килсә, чәчәге генә кызыл, калган җирләре яшел», –
дигән идем, ул, бөтен сыйныф алдында үчекләп, миннән көлде. Мин
тоттым да аның чәч толымын тарттым. Шунда ук укытучыга барып
әләкләде. Кыз-кыркынның холкы шул бит инде аның. Малай булса,
дөмбәсләшер идек тә тынычланыр идек. Кара такта янындагы җәза
почмагында, йөзем белән почмакка карап, бер аякта басып тордым.
Бөтен сыйныфның күзе минем аякта, күтәрелгән аягымны идәнгә
төшерә башлауга, укытучыга йөгерәләр, әле тагын, ул күрмәгәндә
миңа акбурдыр, чүпрәктер, кулларына ни туры килсә, шуны аталар.
Минем тавыш югыйсә ул вакытта да фальцет булгандыр инде, төгәл
генә белмим. Шулай да миңа булган бу астыртын һөҗүмне, фальцет
тавышымны кулланмыйча, тавыш-тынсыз гына үткәреп җибәрдем.
Шуннан соң, бөтен сыйныфташларым үсте, мин генә ярым акыллы
булып калдым. Ярымакыллы булуымны каян беләм дисезме? Әнинең
күрше хатыны белән сөйләшеп торганын ишеттем. Көрсенә-көрсенә
сөйләде. «Малай да кулыма калды. Бу имтиханым инде минем, имтиханым. Сатсаң сатылмый, атсаң атылмый. Мин үлгәч, моны кем
карар, белмим», – диде. Ярымакыллы булуыма шулкадәр ышанган
ки, мине берни аңламый дип уйлый. Яныма басып рәхәтләнеп сөйли
боларны. Шуңа күрә мин дә, ишарәт бармагым белән иреннәремне әле
аска, әле өскә сыпырып, «лүбү-лүбү» итеп тик торам: шикләнмәсен.
Ничек кенә булса да, анам ла, кайгыруын теләмим. Менә караһиндиба
үстерә башлыйм әле, күрер кемнең ярым акыллы икәнен! Рәҗәпнең
кем икәнен дә шулчак беләчәк. Бөтен нәрсә шул караһиндиба
вакыйгасына барып тоташа, кыскасы.
Ул вакытка кадәр «җиңелү психологиясе тарихы» белән юанырга
туры киләчәк. Җиңелү ул – бәлки, кошларның очышына шаһит
булмау, аларны күрмәүдер. Әйе, һичшиксез кошлар очты, мин генә
күрмәдем. Юл озын иде, адымнарым кыска. Вакыт тар. Тыным
җитәрме? Камырша беләкләрем шулкадәр йөкне ташый алырмы?
Белмим. Барам да барам. Сулыйм. Аннары тагын күп тапкырлар
кабатладым моны. Башка бернәрсә дә эшләп карамадым. Бар нәрсә
шулай үтте дә китте.
Гадәти хәлләр миңа хәләл булмады. Кайсы ярам төзәлгән соң
минем?! Ярый, ә үтеп киткәннәр нәрсә иде соң? Чынлап та, андый
нәрсә бар идеме, булдымы? Боларның һәммәсен мин үзем уйлап
чыгарган булсам?! Әллә соң мин үзем дә төшме? Юк, мин инде төш
түгел, чөнки мине бу тормышка бәйләп торган караһиндибалар бар.
Шулай да мин һич үзгәртә алмый торган нәрсәләр дә бар, әлбәттә.
Мәсәлән, менә бу мизгелдә – кәрван булып башымнан сораулар
үткәндә, мин үземне челпәрәмә килгән хыял итеп тоям. Берәүләр
өчен. Бу берәүнең хәтта әни дә булуы мөмкин. Мине мин иткән
нәрсәләр миңа гына караса да, миннән гыйбарәт булмаган – була да
алмаячак дип уйлыйм – ул челпәрәмә килгән хыял турында бик тә
бер-ике сүз әйтәсем килә.
Бу мине бәлки дәшмәүдән, сөйләшмәүдән, һич югы, үзем белән
үзем сүзсез калудан да коткарыр. Эчемдәге машина бертуктамый
эшләп чыгара торган сүзләрнең кәгазь өстенә төшкәнен күрсәм,
нәрсә белән күзгә-күз килгәнемне аңлый алырмын, бәлки. Тик ни
генә булса да, киләчәгем караһиндиба җитештерә башлавыма бәйле.
Соңгы вакытларда төнлә караһиндибасыз төшләр күреп саташа,
бастырыла башладым. Барысы да шау-шулы, саташулы төшләр.
Әйтерсең лә ишек артында, зәһәрен чәчеп, зур өер тора. Яткан
җиремнән нәрсә турында сөйләшүләрен ачык кына ишетә алмыйм,
ләкин ул тирән, телеп төшерергә әзер нәфрәтләренең өй диварларын
үтеп кереп, дулкын-дулкын булып гәүдәмә килеп бәрелүен тоям,
күрәм хәтта. Эчемдәге тавыш миңа качарга, җанымны коткарырга
куша. Башка бер тавыш исә калырга һәм җәзамны үтәргә тиешлегемне
әйтә. Минем эчемдә инде берничә «мин» бар. Кайнап торган халык
төркеме эчендә ялгызлык, чарасызлык тоючы, компасы ватылган, картасы янган гәүдәм кемнән мәдәт өмет итәргә дә белми. Бер генә
нәрсәне ачык белә: миннән, дөресрәге акылга сыймаслык тизлек
белән арта барган «мин»нәрдән аңа бернинди дә файда килмәячәк!
«Мин»нәр теге кайнап торган халык кадәр күп һәм ишек артында
торган ачулы өер кадәр куркыныч.
Мин кыюмы? Юктыр дип уйлыйм. Куркам мин. Гәүдәмдә дерелдәп
торган курку җелекләремә кадәр үтеп кергән. Моны бик ачык тоям.
Куркуым тормышка чытырдатып ябышырга боера. Тик кыл да
кыймылдата алмыйм, шул килеш киләчәгемне көтәм.
Тиргә батып уянганда, чәчләремнең башымны калдырып
китмәгәнлеген, элеккечә башымда булуын күреп, тынычланып
киттем һәм, теге мәшһүр караһиндиба проекты исемә төшеп, эчемә
рәхәтлек иңде.
Хәзер менә үзем турында бер җөмлә эзлим. Тормышымнан,
яшәешемнән кубарып алып булмаслык бер җөмлә. Дөресрәге, мин
шундый бер җөмлә төзергә тиеш. Әгәр берәүнең кодрәте җитеп,
аны яшәешемнән кубарып ала алса, җөмләнең дә, үз яшәешемнең
дә бернинди мәгънәсе калмаячак…
Бу карардан соң, башыма килгән сүзләрне бер-берсенә туры
китереп теркәргә, сынык күңелемне бу җөмләләр белән ябыштырырга
тырышам. Тик мин юкка азапланам. Юкка икәнен белә-белә дәвам
итәм. Башка берәр эш эшләү кулымнан килмәгәнгә яки башка берни
эшли алмаячагыма үземне ышандырганга, ак битләрне кара, кап-
кара хәрефләр белән тутырам, эчемдәге күзгә төртсәң күренмәслек
караңгылыкны кәгазь өстенә түгәм. Ярар да, ә эчемдәге караңгылык
кәгазь өстенә түгелгәч, күңелем яктыра дисезме? Юк. Киресенчә.
Язуымны дәвам итәм. (Ваза. Әйе, ваза. Әле өйгә алып кайткач ук
ватып ташланган булса, тормыш хатам ясалмаган булыр иде. Инде
менә хәзер кагыла алмыйм. Көн артыннан көн үтә, өстенә җыела
барган тузанны күзәтәм – менә шул бөтен үчем). Әлбәттә, бу җөмлә
яшәешемне һәм тормышымның серен ачып бетерә алмады. Мин
андый әйтеп бетерелмәгән, ялган белән чыш-пыш килгән апара
җөмләләрне яратмыйм. Әгәр бер сер бар икән, мондый җөмләләр
бу серне, чит-читләрен кыстыра-кыстыра, тагын да яшерә төшәчәк
(Мин дә менә күңелемдәге җөмләләрне җәя эченә яшерергә уйладым.
Җаным сер булачак: күңелемне күрсәтеп тора торган пыяла тышым
көзгегә әйләнәчәк тә, миңа караган һәр кеше анда үзен һәм, әлбәттә,
караһиндибаларны күрәчәк).
Хикәянең бу төшенә кадәр әйтмәгәнмен икән әле. Электән дә алай
куе, матур чәчле булмасам да, минем дә кайчандыр башымда чәчем
бар иде. Химия терапиясеннән соң гына болай булдым мин. «Төнлә
чәчләрем чыга» дим дә, ышанмыйлар миңа, әйтергә теләгәнемне
ишетмиләр, көләләр. Мин, ахыры, чынлап та, фальцет тавышлы.
Суави Кемаль Йазгыч
Төрекчәдән Асия РӘХИМОВА тәрҗемәсе.
«КУ» 07, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: хикәя проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев