Хикәя тег белән яңалыклар
-
15 май 2025 - 13:00
Аяк ялы (хикәя)
Аның каршысында киң җилкәле, ияк-яңакларын кызгылт сары төк баскан, чәчен кыска гына калдырып кистергән, үзеннән шактый яшь ир басып тора иде. – Кагыласы булма, күзеңне сытып чыгарам, – дип әйтеп тә бетерә алмады Галия, теге ир аламасы беләгеннән эләктереп тә алды. – Кычкырма. Мин сине ай буе күзәтеп йөрим инде. Җае гына чыкмады. А-ха-ха!!! Ә син шә-ә-п! Ир бер кулын Галиянең биленә куйды, икенче кулында пәкегә охшаш нәрсә ялтырап китте... -
13 май 2025 - 13:00
Котылу (хикәя)
Әй, онык, онык! Уйларда гына яндырасың ла! Үз тиңең беткәнмени соң, йә?! Изулдә... Өйдә элеккеге тынычлыктан җилләр исте: сары чәч үз тәртибен урнаштырды. Мәрфуга намаз укыганда, дивар селкетерлек итеп музыка акырту, телевизор кабызу, лар-лар телефоннан сөйләшү – никадәр генә кисәтсәң дә, колакка эленмәде. Бервакыт Изольда аның намазлыгы өстендә аяк тырнагын кисә иде... -
10 май 2025 - 13:00
Колымада
– Тормышың ничек соң, балакаем? – диде әбисе, борчылып. Йортыбызны колхозга тартып алганнан соң, гомер буе читтә каңгырып йөрдек, чит туфракта казындык. Зурәтиең – Әгъзамым чит җирләрдә башын салды, хәзер син җир читендә, чит-ят арасында, тиз генә кайта торган да түгел бит! -
5 май 2025 - 13:00
Югалган Мәрзыя (хикәя)
«Әткәем, әнкәем, кичерегез мине, артык чыдар хәлем калмады. Кызыгыз». Беренче сүзләрне укуга, эсселе-суыклы булып китәм. «Кызыгыз» дип кенә кул куйган булса да, моның Мәрзыя булуында шигем юк. Ул, бичара, үзен-үзе үтерде микәнни? -
4 май 2025 - 13:00
Дустым кабере янында (хикәя)
Хат эченнән открытка зурлыгындагы бер фоторәсем килеп чыкты. Ул рәсемгә дустыбыз Шәйхетдиновның хатыны һәм аның берсеннәнберсе кечкенә булган өч баласы төшкән иде. Балалар аналары янына, күгәрченнәр кебек, тезелешеп утырганнар һәм үзләренең күзләрен безгә таба текәгәннәр. Аларның гөнаһсыз күзләрендә, йөзләрендә шатлыктан башка бернәрсә дә юк иде. Шат, гөнаһсыз балалар алдында, бөтен тормыш авырлыгын үз җилкәсенә алып калган ана каршында без икебез дә үзебезне гаепле һәм җаваплы сизә идек... -
3 май 2025 - 13:00
Интернет (хикәя)
«Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер», ди. Интернет аша танышуларны өнәп бетермәгән Алия үзе дә әлеге ысулның корбаны булырмын дип һич тә уйламаган иде... -
1 май 2025 - 13:00
1 май (хикәя)
Берүзем калганымны аңлап алдым. Янымда әти дә юк, әни дә. Кычкырып елап җибәрдем. Мине кешеләр чолгап алды. Сораулар бирә башладылар: – Кем син? Кем малае? -
25 апрель 2025 - 13:00
Бәхет тукталышы (хикәя)
Кинәт Дилбәрнең гәүдәсе калтыранып куйды, сулыш алуы ешайды. Төшме бу, өнме?! Шулкадәр газиз, якын, яраткан кешесе аңа хыянәт итә түгелме соң?! Тамак төбендәге төер һава суларга ирек бирмәде... -
22 апрель 2025 - 13:00
Боссоойко (хикәя)
Ул, калкынып, землянка ярыгыннан күз ташлады: алан уртасында канга манчылган, авыр яралы унике яшьлек төпчек улы Гарифулла ыңгыраша иде. Нәрсәдер өзелде. Йөрәге атылып чыгарга җитешеп тибеп алды да киселгәндәй тын калды... -
18 апрель 2025 - 13:00
Кыйбла (хикәя)
Өметләребез аңа аһ-һай зур иде. Төпчегебез. Олы кеше булыр, дидек. Үзебезнең авыздан өзеп, ул нужа күрмәсен дип, булдыра алган кадәр акчасын җибәреп тордык. Ә ул анда барган елны ук Марҗый белән танышкан. Безнең хәер-доганы көтеп тормады шул... -
17 апрель 2025 - 13:00
Кадер (хикәя)
Эчемнән янып, күзгә күренмәс яшьләр белән елап тыңладым – гомер буе аз гына булса да, наз тоеп яшисем, сөю-мәхәббәт эчендә йөзәсем килде, ләкин ирем миңа карата гел коры булды, холкы шундый: ягымлы сүз әйтмәс, хисләнеп кочакламас... -
14 апрель 2025 - 13:00
Тәүге карда ак эзләр... (хикәя)
Кызы белән кияве юл һәлакәтендә үлгәч, ике яшьлек Әмирне Хәят әбисе йөрәк парәсе кебек карап үстерде, тел-теш тидермәде, инде мәктәпкә укырга бирде... -
13 апрель 2025 - 13:00
Соңару (хикәя)
Халидәнең өстенә түшәм ишелеп төшкәндәй булды. «Кызым...» – дип пышылдады ул. Кыз-ы-ым... Ташладыңмы шулай?.. Ташлап киттеңме газиз әнкәеңне? Хәзер ничек яшәрмен мин синнән башка? -
7 апрель 2025 - 13:00
Әти йорты (хикәя)
Әтисе белән әнисенең аралары суына башлаганда Гөлсинур унынчы класста укый иде. Туксанынчы еллар. Моңа хәтле заводта тырышып-тырмашып, әйбәт кенә эш хакы алып эшләгән әтиләре өйгә акча алып кайтмый башлады... -
3 апрель 2025 - 13:00
Парлы бию (новелла)
Моннан егерме еллап элек әти-әниләре каргышыннан куркыпмы, бәлки, авылның гайбәтче теленнән гарык булыптыр, дөресрәге, кеше чәйнәвеннән туеп бугай, авылдан җәяүләп чыгып качкан иде алар. Зөфәре ул чакта яңа гына унынчы сыйныфны тәмамлый язган, Фәйрүзә исә, яше утыздан авышуга карамастан, кап-кара чәчле, дәрт-дәрманлы яшь хатын иде...