НАЗИК ҮТЕРЕШ (хикәя)
– Соң бит инде, куна кал, институтка моннан гына китәрсең! – диде Әлизә ханым. Егет риза булды һәм шуннан бөтенләйгә калды. Кырык яшьлек хатын егерме ике яшьлек егетне каптырды, Миндияр теләгенә иреште.
Миндияр ул – авыл гыйбады үзе. Ни Аллага, ни муллага, ни попка, ни партиягә яраша белә торган бәндә булалмады. Кая керергә белмичә генә журналистлыкка укырга барып керде. Аның бөтен хыялы башкалада фатиры булган тол хатын яки берәр байның сазаган кызына өйләнү һәм шул хатынга йортка кереп, калада төпләнеп калу иде.
Икенче курс узып бара, ләкин әле фатирлы хатын табылмаган. Шулай каңгырып, укыр-укымас йөргәндә, журналистика кафедрасы башлыгы профессор Салих әфәнде Битугин авырып китте дә Миндиярны курс эше буенча үз фатирына чакыртып алды. Бер аны гына түгел, башкаларны да берәм-берәм чакыргалады. Ул дәресләрне үз өендә уздыра башлады. Профессорның фатиры шаккаткыч иде, олы-олы дүрт бүлмә. Алгы мәйданы киң, корридор яп-якты, аш бүлмәсе – студентлар өчен тулай торак ясасаң, алты карават куярга булыр иде. Аш бүлмәсеннән урта яшьләрдәге бер хатын чыкты да:
– Узыгыз, шәкерт! – дип, түр ишеккә күрсәтте.
– Салих! Шәкертең килгән!
– Керсен! – диде профессор.
– Син кайсы яктан соң, егет? – диде хуҗабикә.
– Мин Байлар Сабасыннан, ярлы Миндияр булам! – дигәч, хуҗабикә рәхәтләнеп көлә башлады.
– Остроумно! Мин дә Саба ягыннан бит, Олбаттан!
– Шулаймыни! – диде егет.
– Исемем – Әлизә! Якташлар икәнбез!
Ханым тагын елмайды. Бу елмаю Миндиярның күңеленә май булып ятты. Әлизә ханым ишекне ачып, Миндиярны профессор бүлмәсенә алып керде.
– Салих! Бу минем якташым булып чыкты. Байлар Сабасыннан, ярлы егет Миндияр!
– Бик яхшы, ярлы егет Миндияр! Курс эшең әзерме? – диде профессор, кәгазьләреннән аерылып.
Миндияр каушый-каушый дәфтәрен профессорга сузды.
– Профессор әфәнде! – диде Әлизә ханым кыланчык тавыш белән. – Минем якташка бик каты бәрелмәсәгез иде!
– Бар, бар, Әлизә ханым, өчпочмагың көймәсен! Без үзебез белербез! – дип, профессор Миндиярның дәфтәрен актара башлады.
Салих әфәнде сызгалап-бызгалап язылган дәфтәрне байтак кына укып утырды, ул арада Миндияр профессорның эш бүлмәсен күздән кичерде. Китаплар, кулъязмалар. Диварларда әллә нинди битлекләр, шаман барабаннары, курайдыр, сыбызгыдыр кебек нәрсәләр тезелешеп киткән. Ул арада аш бүлмәсе ягыннан Әлизә ханымның тавышы ишетелде:
– Һәй, фән кортлары! Өйлә ашына чыгыгыз!
– Әйдә, егет, Әлизә җиңгәң ике әйттергәнне өнәп бетерми! – диде дә профессор, таягын алып, урыныннан торды.
Өйгә хуш ис таралган. Табын янына утырыштылар.
– Җитешегез! – диде хуҗабикә.
Салих өчпочмакка беренче булып үрелде, аннан соң – Әлизә ханым.
– Тартынма, Миндияр! – диде хатын. – Ризыктан җитеш!
Миндияр да кыюсыз гына бер өчпочмак алды. Ул искиткеч тәмле иде. Бер өчпочмакны ашап бетергәч, профессор сүз башлады:
– Егетем, син материалны күп туплагансың. Ләкин синең конкрет каһарманың җансыз. Аның холкы күренми. Очерк яки мәкалә әдәби әсәр кебек укылырга тиеш. Бу синең киңәйтелгән хәбәр генә булып чыккан. Хәбәрне аны теләсә нинди мәктәп укучысы да яза ала. Төбәк гәзитләрендә бастырырга ярый да торгандыр, әмма җитди матбугатка бу бармый.
– Салих, – диде Әлизә ханым. – Алай каты бәрелмә инде минем якташка...
– Әлизә ханым, сез өчпочмакны бик тәмле пешерәсез, әмма журналистикада сез ашчы түгел! – диде профессор. – Мин анда карандаш белән язып бардым, шуларны карап, яңадан китерерсең!
Эшләп китерде Миндияр һәм профессор курс эшен кабул итте. Миндиярдан битәр Әлизә ханым шат иде аның кабул ителүенә. Зачёт алып киткәндә, ишек төбендә Әлизә ханым Миндиярга әйтте:
– Син безгә ешрак килеп йөр! Профессордан белмәгәнеңне сораштыр, берәр китап сораган бул, ул студентларның кызыксынуларын ярата. Син аңа җәй көне мәтрүшкә җыеп алып кил! Ул мәтрүшкәле чәй ярата.
Миндиярның эшләре хутка китте. Ул төрле хәйлә табып, профессор янына еш килә башлады. Ләкин өченче курс бетте дигәндә генә профессор Салих абыйның авыруы көчәеп, аны хастаханәгә салдылар. Ул шунда уңышсыз операциядән соң вафат булды. Аны бөтен студентлар каберстанга озата барды.
Миндияр Әлизә ханымны ялгыз калдырмаска тырышты. Салих абыйның өчесен, җидесен, кырыгын уздырырга ярдәм итте. Хатын тегене алып кайт, моны алып кайт дип, аны гел кибетләргә җибәргәләде.
Миндияр профессорның кырыгы узганнан соң, Әлизә ханым янына профессордан алып торган китапны китерә килде. Кичкә чаклы сөйләшеп утырдылар. Миндияр китәргә дип урыныннан торды.
– Соң бит инде, куна кал, институтка моннан гына китәрсең! – диде Әлизә ханым.
Егет риза булды һәм шуннан бөтенләйгә калды. Кырык яшьлек хатын егерме ике яшьлек егетне каптырды, Миндияр теләгенә иреште. Ашарга әзер, киенергә акча бар. Шулай итеп, ул институтны тәмамлап чыкты. Алар никахлы, загслы ир белән хатын булды. Миндияр студентларның, укытучыларның алар артында ни сөйләгәннәрен бик яхшы белә, ләкин ул сүзләргә игътибар итмәде, дөресе шул бит, ул үзеннән егерме яшькә олы хатынга йортка керде. Калада теркәлеп калды. Яхшы эш тапты. Шәһәр гәзитләренең берсенә хәбәрче булып урнашты. Ул атаклы кешеләр янында чуала, кемдер муниципаль төбәкне алга җибәргән, ул төбәк җитәкчесен мактый, күккә чөя, үзе дә буш калмый. Завод директорларын, авыл җитәкчеләрен, гомумән, өстәгеләрне мактаган кешенең авызы ризыктан өзелмәс, табыны мул булыр. Иномаркада гына җилдерә башлады.
Рестораннарга, кунакларга барганда, хатыны белән Сабан туйларына кайткалаганда, күп кеше аларга, әлбәттә, гаҗәпсенеп карый. Чөнки аларның яшь аермалары шактый. Әлизә ханым инде иллегә җитеп килә, ул әле утызда гына.
Миндияр матди яктан да, рухи яктан да шактый ныгыды, аның күңел күзе картаеп бара торган Әлизәдә түгел, яшь, матур, тыгыз күкрәкле кызларда иде. Миндияр ир-егет булып өлгергән иде инде. Әлизә ханым аның сул якка йөргәнен сизенде, килеп тә әйткәләделәр. Ләкин Әлизә беркайчан да иренә: «Нигә соңга калдың, кайда йөрдең?» – дип бәйләнмәде. Сабыр гына яшәде. Әлизә үз урынын белә иде. Ул, Миндияр мине ташлап китәр, дип курыкты.
Ташламады Миндияр Әлизәне. Шулай яши бирде. Әмма ул бер кызга чынлап гашыйк булды. Башкалары белән арасын өзеп, бары тик шул кыз белән генә йөри, еш очраша, алар инде бер-берсен ярата иде кебек. Ләкин мәңге шулай дәвам итә алмый иде. Миндияр ике ут арасында калды. Аерылышса, ул урамда калачак. Кызның үз фатиры юк, ата-анасы белән ике бүлмәле хрущёвкада тора иде.
Бу хәл озакка сузылды. Кыз Миндиярның карт хатыныннан аерылуын тели иде. Ләкин бу хакта аңа телдән әйтмәде.
Миндияр еш эчә башлады. Ул редакциядән кайтышлый гел бер сыраханәгә керә. Редакциядә егетләр белән эчкәне өстенә, шул сыраханәгә кереп, күгәргәнче сыра эчә дә өенә кайтып ава. Әлизә сабыр гына ирен чишендереп, урынга яткыза. Гел шулай кабатлана башлады. Сыраханәдә кеше күп, төтен, әче сыра исе, тозлы балык, кеше тире исе. Миндияр ике кружка сыра алып, буш урын карый башлады. Бер ир янында буш урын бар иде:
– Монда ярыймы? – диде ул.
– Валяй! – диде ир кеше.
Миндияр бер кружка сыраны тын да алмыйча эчеп бетерде.
– Шәпме? – диде күршесе.
– Шәп! – диде Миндияр.
– Менә моның белән тагын да шәп була ул! – диде өстәлдәше.
Ир кеше куен кесәсеннән башланган бер шешә аракы чыгарды да сыра өстенә агызды:
– Сиңа да салыйммы? – дип сорады.
– Сал! – диде Миндияр, күршесе Миндиярның сырасы өстенә бераз аракы агызды.
– Мин – Саныч! Танышлык өчен! – дип, Саныч кружкасын бушатып куйды.
– Мин – Миндияр! – дип, ул да эчеп җибәрде.
Миндияр күршесенең кулына карады, ир кешенең ике кулы да татуировка белән чуарланган иде.
«Зэк» дип уйлады Миндияр.
Зэк сумкасыннан каклаган корбан балыгы чыгарды, балыкны өстәлгә куйды да кесәсеннән пычак чыгарып, балыкны тураклый башлады.
Миндияр: кунак ашы – кара-каршы, дигәндәй, икесенә дүрт кружка сыра алып килде.
Гәпләшә-гәпләшә бер шешә аракы да, дүрт кружка сыра да эчелеп бетте.
– Буранлый, – диде Саныч.
– Буранласын, мин әнә тегендәге йортта гына торам! – диде Миндияр.
– Ого! – диде Саныч. – Элитный дом!
– Элементарный дом! – диде Миндияр. – Дом есть, җена есть, детей нету.
Анысын сөйләштеләр, монысын сөйләштеләр, исерә төштеләр.
– Мин хатынны алтынга мандым, Саныч, – диде Миндияр. – Бриллиант алкалар, алмазлардан гына торган муенса – колье, антиквар беләзек, гранатовый браслет, ә үзе кысыр булып чыкты. – Минеке дә бриллиант! – диде Саныч.
– Ничек – бриллиант?! – дип сорады Миндияр.
– Шулай, – диде Саныч.
– Мин хуҗада чакта башкага чыкты... бриллиант булмаса, алмаслар иде. Хәзер әни янында. Мин дә якын гына торам, әнә теге агач йортта.
– Ну, мин киттем, – диде Миндияр. – Танышуыбызга мин шат, Саныч.
– Кайтып җитә аласыңмы?
– Җитә-әм! Әнә генә минем йорт.
Саубуллаштылар.
Икенче көнне алар тагын сыраханә ишеге төбендә очрашты.
– Хо-о, Миндияр дус! Әйдә! – дип, кочагын җәйде Саныч. – Каклаган чуртаным бар.
– Юк, Саныч, – диде Миндияр. – Хатын белән кичен «Смерч» ресторанына барасым бар. Шефның туган көне, ашыгам, әзерләнәсем бар, кичер! – дип, Миндияр ашыгып китеп барды.
Ул эштән кайтып керүгә, аны хатыны Әлизә асыл күлмәген кигән килеш каршы алды. Күпме тага алган кадәр алмазларын такты, балдакларын, йөзекләрен киде. Чыннан да алар «Смерч» ресторанында бик мулдан гүләйт иттеләр. Миндияр һәр салганны эчеп барды. Мәҗлес азагында ул инде аягында көчкә басып тора иде.
– Такси белән озатабыз, илтеп куябыз! – диделәр кичәдә кизү торучы шома егетләр.
Ләкин Әлизә ханым кырт кисте:
– Җәяү кайтабыз, рәхмәт, егетләр! – диде. – Без монда гына торабыз, йөри торгач, ул айныр!
Алар төнге урам буйлап кайтып китте.
Икенче көнне иртән: «Ире журналист Миндияр белән төнге рестораннан кайтып килгәндә, Әлизә Битугинаны үтереп ташлаганнар. Полиция канга буялган пычак тотып ятучы исерек Миндиярны кулга алган», дигән хәбәр таралды.
Полиция бүлегендә иртән ике генә кеше иде: атаклы тикшерүче, эзтабар Гафар белән канлы җинаятьләр бүлегенә әле күптән түгел генә Башкортстаннан Казанга эшкә килгән тикшерүче Сәмигулла Җаббаров. Кизү торучы полиция өлкән лейтенанты Сидоров төнге сводканы шымчылар алдына кертеп салды. Иң хәтәре Миндиярның үз хатынын үтерү турындагысы иде.
– Җә, атаклы эзтабар Гафар, – диде Җаббаров. – Бүген төнлә җинаять кылынган! Сез шушы җинаятьне шушы бүлмәдән чыкмыйча, кичкә чаклы ача аласызмы?
Мәгълүматта Әлизә белән Миндиярның кайсы рестораннан кайтып килүләре, ханымның кайда үтерелүе турыда хәбәрләр бар иде.
– Карап карарбыз! – диде Гафар.
Яшь тикшерүче үҗәт рәвештә Гафарны котырта башлады:
– Карап карарбыз, түгел! Ача аласызмы? – дип сорыйм мин сездән.
– Карап карарбыз! – дип кабатлады Гафар, ул инде җинаятьне ачу турында уйлый иде.
– Ачсам?
– Ачсагыз, мин сезгә Лондонда алган Шерлок Холмс төребкәсенә тач охшаш челемемне бүләк итәм!
– Ача алмасам?
– Ача алмасагыз, сез миңа көмеш саплы кәгазь кискечегезне бирәсез!
– Ярый! – диде Гафар.
Гафар бу эшкә чумган иде инде. Шеф аны үз янына чакыртып, бу эшкә алынырга кушты.
Кунактан кайтып килгәндә, каты ачуланышып, Миндияр хатынын суйган, дигән фаразны алга сөреп карады Гафар. Фаразлар күп иде: хатыны хыянәт иткән, артыгын эчеп, үзен белештерми торган хәлдә хатынын үтергән, затлы фатиры өчен үтергән.
Гафар үз алдына шушы сорауларны китереп куйды.
Ни өчен Миндияр хатынын кунактан кайтканда, урам уртасында суйган? Хатын үтерү өчен урамнан башка да кулай урыннар җитәрлек. Мотивлар бар, әлбәттә. Фатир! Миндияр инде ресторанда чакта ук шактый исерек булган. Шуңа күрә аны хатыны бераз айнымасмы дип, җәяү алып кайтып киткән. Ни өчен Миндияр ресторанга пычак алып барган? Юлда кайтканда, хатынын суяр өченме? Хатын бит җәяү кайтуны үзе оештырган. Юлда кайтканда, хатынын суярга уйласа, Миндияр аек булырга тиеш һәм җәяү кайтуны хатыны түгел, ул үзе оештырырга тиеш иде. Пычагы да сәер, төймәсенә баскач, чалтлап ачылып китә торган җайланмалы, слюда саплы, сабының як-ягы бизәкле. Бу аш пычагы түгел, бу кулдан ясалган, төрмәдә яки төрмәдә утырып чыккан кеше ясаган пычакка охшаган.
Миндияр хатынын үтереп, затлы алкаларны кая куйган? Узгынчылар үлгән хатынны талап качканмы? Үтереш аулак урындагы, төзелеш оешмасы янында булган. Бәлки берәрсе бу вакыйганы күргәндер, бәлки төзелеш комбинаты капкасына видеокамера куелгандыр?
Гафар ике полицейскийны шаһитларны табып сораштырырга җибәрде.
Үтерешне берәү дә күрмәгән, төзелеш комбинатына да видеокамера куелмаган булып чыкты. Гафар җинаять коралы – кнопкалы пычакны һәм экспертиза нәтиҗәләрен соратып алды. Һәм ике полицейскийны Зэк Саныч яткан Пләтән төрмәсенә юллады.
– Видеокамера алыгыз! Төрмәнең иң оста токарен эзләп табыгыз, ул ясаган берәр пычакны сатып алып кайтыгыз! – диде ул хезмәттәшләренә.
– Кулга алынган Миндиярны алып килегез! – дип боерды Гафар. Гаепләнүче Миндиярны алып керделәр. Ул йончылган, каушаган, аптыраган. Әллә махмырдан, әллә борчылудан, аның күз төпләрендә кәҗә тоягы эзләре ярылып ята. Ул Гафарга өмет белән багадыр кебек тоелды. Гафарга аның гаебе юк сыман күренде.
Миндияр ниләр булганын сөйли башлады. Гафар Миндиярны бүлдермичә тыңлап утырды да букчасыннан пычак чыгарып, төймәсенә басып, бер ачып, бер ябып күрсәтте.
– Зэкның кулында шушы пычак идеме? – дип сорады Гафар. Миндиярның ике күзе дә маңгаена менде:
– Шушы пычак, ул аның белән балык турады.
– Ул синең кулыңа шушы пычакны тоттырып качкан. Хәзер син аңлатма язып бир, – диде Гафар һәм бер бит кәгазь белән ручканы Миндияр алдына куйды.
Миндияр сул кулы белән аңлатма яза башлады. Гафар шунда аңлады, зэк Саныч Миңдиярның сулагай икәнен белмәгән, пычакны аның уң кулына тоттырып качкан.
– Дивана! Мин бит сулагай! – дип кычкырды Миндияр. – Ни өчен пычак минем уң кулда?
Гафар кесә телефоныннан наряд чакырды.
– Тиз генә Заря каршындагы агач йортта яшәүче Александр Александрович Александровны кулга алыгыз! Өендә тентү ясагыз! Талаган әйберләрен яшереп яки сатып өлгермәсен.
– Алып чыгыгыз! – диде Гафар.
Сакчы Миндиярны алып чыгып китте. Бераздан бүлмәгә зэк Санычны алып керделәр.
Санычны Гафар каршына утырттылар да, бер янчык алтын-көмеш, алмаз әйберләрне өстәлгә куеп чыгып киттеләр.
– Бу хәзинә сиңа каян килде? – диде Гафар.
– Миңа аны Миндияр үзе бирде.
– Ни өчен?
– Саклар өчен!
– Танышуыгызга бер тәүлек узмаган, каян килә Миндияр тарафыннан сиңа шулкадәр ышаныч?
– Без гел бергә эчә идек.
– Бергә эчүегез бер генә булды!
– Димәк, ул миңа ышанган инде.
– Хатынны кем үтерде?
– Белмим, Миндиярдыр!
– Ялганлыйсың, Саныч, күпме бергә аракы эчеп тә син Миндиярның сулагай икәнен белмәгәнсең. Бәлки сез аның белән килешеп хатынны үтергәнсез?
– Юк!
– Ул сине үз хатынын үтерергә куштымы?
– Юк! Ул үз хатынының асылташлар тагып йөрергә яратканын сөйләде.
– Һәм син аларны сагалап торып, исерек ире егылгач, хатынны үтереп, талап качтың? Бу пычак кемнеке? Синекеме?
– Юк.
Сөйләшү озакка сузылды.
Тел яздыру өчен Гафар алдагы сорауларын яңадан кабатлады. Ләкин зэк үз сүзендә торды. Икесе дә әлсерәп бетте. Пләтәннән кайтып төштеләр.
Гафар Санычның берүзен генә калдырып, чыгып китте. Бераздан ул әйләнеп керде, аның кулында видеокамера белән ниндидер төргәк иде.
Гафар камераны арка ягына куеп, төргәкне сүтте, төргәк эченнән кнопкалы пычак килеп чыкты. Ул ике пычакны рәттән куйды. Пычаклар тач охшаш иде.
– Син алдаштың Саныч, Әлизә ханымны үтергән пычак синеке, менә аның ише. Син аны төрмәдә чакта алтын куллы Захардан ясатып алдың. Захар үзе сөйләде. Видеосы да бар кирәк булса... – Кирәкми! – диде Саныч. – Хатынны мин үтердем!
Саныч барысын да ничек булган шулай сөйләп бирде.
Санычны алып киттеләр.
Миндиярны алып килделәр.
– Сез мине чыгарасызмы? – диде Миндияр.
– Юк! Сине чыгармыйбыз! Син җинаятьне оештыручы буларак, монда каласың!
– Каян килеп? – дип кычкырды Миндияр. – Аны мин үтермәдем!
– Син үтермәдең, әмма син Санычны алгысыттың, аны котырттың һәм нәтиҗәгә ирештең.
Әлизә куркаклардан түгел, каты каршы торган, ахырда рәтче пычагы белән аның бавырына чәнчегән, аннан соң пычакны ләх исерек килеш аунап ятучы ире Миндияр кулына тоттырып, хатынның зиннәтләрен алып, качып киткән. Алыгыз бу җинаятьчене!
Миндиярны тагын алып киттеләр.
Эзтабар Гафар иркен сулап куйды.
Бүлмәгә Сәмигула Җаббаров керде:
– Котлыйм, Гафар әфәнде! – диде ул. – Сезнең кәгазь кисә торган затлы пычагыгыз үзегездә кала. Һәм ул үзенең төребкәсен Гафарга сузды:
– Алыгыз, эзтабар дус Гафар! Сез Шерлок Холмс төребкәсенә лаек эзтабар! – диде Сәмигулла.
Редакциядән: Бу айда татар җәмәгатьчелеге каләмдәшебезнең 85 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтә. Без аңа киләчәктә дә халкыбызны үзенең яңа иҗат җимешләре белән сөендереп торуын, бәрәкәтле озын-озак гомер кичерүен теләп калабыз.
"КУ" 03,2023
Фото: unsplash
Теги: хикәя проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев