Хикәя тег белән яңалыклар
-
27 июля 2023 - 13:00
Ясимә ятимә түгел (хикәя)
Әнисә апасы, ике кулын алга сузган да: "Кызым! Син бит минем кызым!", - дип Ясимәгә каршы йөгереп килә... Ясимә исә аңа гаҗәпләнеп карап тора. Шулай карап торган килеш, күзләре белән генә: "Минем әнием үлгән бит инде, кешенең әнисе бер генә була", - ди... -
26 июля 2023 - 13:00
Безнең язмыш (хикәя)
Тормышыбыз мактанырлык түгел. Өйгә җибәргәч һәм фатирга түләгәч, акчабыз очын очка ялгарга көчкә җитә. Мохтаҗлык кәефне кыра. Мәрзиянең бертуктаусыз күңеле болгана тагын. Юньләп ашый алмый, йончыгып бетте. Сәбәбен беләм. Куаныр урынына көенергә туры килә. Саулыкка тук булмагач, балага узуы авырга төшә... -
25 июля 2023 - 13:00
Тирән яшеренгән сер (хикәя)
- Усал булса да, акыллы иде әниең. Үз баласы кебек кабул итте ул сине. Галименең чит кызны ныграк яратуын күреп торса да, дәшмәүне кулайрак күрде. Башка балалар янында кинәттән пәйда булган баланы күреп аптыраган, бу турыда кызыксынган туган-тумача, дус-ишләр дә табылмый калмады, тик ата-анаңның җавабы бер иде: "Ерак туганыбыз үлеп китте, сабыен үзебезгә алдык..." -
24 июля 2023 - 13:00
Алтын тәңкә чыңы (хикәя)
«И гомер, бигрәк тиз үтәсең, әле язын бәрәңге утыртканда гына әнисе исән иде… «Җиңәсезме, бетәсезме әле?» – дип кереп-чыгып йөргәннәре әле дә күз алдында тора. Быелгы җәйге челлә көннәрнең берсендә китте дә барды шул әнисе. Нәфисә, бик кыен булса да, әнисенең васыятен аяк астына салып таптамады... -
21 июля 2023 - 11:00
Курчак өе кебек авылда
Өйнең бөтен ямен алып китте әниләре. Нихәл итәсең, гомер итеп бергә картайсалар да, анда җитәкләшеп бара торган җир түгел шул. Ярый бүген апасы монда әле. Ул да үзенең Нижникамына китеп баргач, ничекләр буш өйдә берьялгызың гомер итәрсең, Әминә!.. -
17 июля 2023 - 11:00
Шәрифулла
Җиңелчә генә яраланган солдатлар терелеп, яңадан фронтка киткәндә, ул да канатсыз кош кебек талпыныр иде. Их, бер могҗиза белән аяклары ялганса икән! «Җә үлсәм шунда!» дип, эчтән көеп-янганда, сизгер Тәнзилә әз генә сулыш алды исә, аның ятагы кырыена тезләнеп, шаян такмаклар җырлар иде. Такмак кына күңелсез уйлардан араласа, көнозын тыңлар иде Шәрифулла... -
16 июля 2023 - 13:00
Әткәй сугышны сөйли (хикәя)
– Немец, дигәч тә, аның да әтисе, әнисе, туганнары бар. Әнисе аны сабый бала вакытында төннәрен йокы күрмичә, бишектә кадерләп, тирбәтеп, күкрәк сөте биреп үстергән. Бары тик бәхет, озын гомер теләгән. Ничек инде кешене үтерергә мөмкин?.. -
13 июля 2023 - 11:00
Кан авазы (хикәя)
Их, җибәрмәсен иде әби мине шушы бабай белән, шулай итсә, әбиемне беркайчан да рәнҗетмәс идем... Беркайчан да... Бабайга биреп кенә җибәрмәсен иде... Җибәрмәсен иде... -
9 июля 2023 - 09:00
Көндәш (хикәя)
Сиринә тәрәзә аша үрелеп кенә, иренең машинасы торган урынга күз салды. "Кара, һаман кузгалып китмәгән. Кызык, кемне көтә икән?" Шулчак Сиринә, авызын май кояшыдай ерып, кулына подностырмы-тәлинкәдерме тотып, каршы яктагы йортның уртадагы подъездыннан чыгып килүче Нәзирәне күреп алды һәм баскан урынында тораташ булып катып калды. Тукта, ни бу? -
8 июля 2023 - 09:00
Онытырга хакыбыз юк (хикәя)
Улларының батырларча һәлак булуларын әйтсәләр дә, аның моңа һич кенә дә ышанасы килмәде. Үзе үлгәнче улларын көтте. "Ике улым, ике шатлыгым, Аудакимнарның нәсел агачының җимешләре иде бит алар," - дип тилмерде Марфа әби. Сугыш бетәр алдыннан иренең дә һәлак булуы турында "кара" кәгазь ала Марфа түти. Улларын югалту хәсрәтеннән айнымаган анага ирен югалту хәсрәте дә өстәлә. Бәхетсез хатын аяктан егыла... -
6 июля 2023 - 13:00
Нәсимә (хикәя)
Күңеле белән әле яшьлегенә, әле балачагына кайта Нәсимә. Ялгыз калганнан бирле табигатьнең авыр көннәрен ныграк сизә ул. Балалары булмады аларның. Ире сугыш утларын кичкән фронтовик иде. Яше үзеннән шактый олы булса да, кулын сорап килгән егетне кире какмаган иде ул... -
5 июля 2023 - 13:00
Нәфес җиңүе (хикәя)
Көтмәгәндә... Бер сүздән башланды һәммәсе дә... – Безгә аерылышырга кирәк, әтисе, – диде хатын күгәрчен гөрләведәй тавыш белән… Ир гәзит караштырып диванда ята иде. Гәзите идәнгә үк шуып төште. – Бу ни диюең? Ничек инде, тиктомалдан?.. -
4 июля 2023 - 13:00
Ана сүзе (хикәя)
Палатада икәү. Ана белән бала. Дөресрәге — бала белән ана. Бала үлем кулында, ана… Ана язмыш карамагында. Бала хәрәкәтсез. Җансыз. Хәтта сулыш алганы да сизелми, тыны үпкәсенә үк төшеп киткән. Ә ана уяу. Ул инде берничә көн керфек тә какмый... -
2 июля 2023 - 13:00
Их, син!.. (хикәя)
Ах, бу кызлар! Үртәргә дә, чәчләрен тартырга да, төртеп егарга да ярамый шуларны. Соң, без болай гына, яратып кына шаярабыз бит инде сезнең белән. Ник безне – егетләрне аңламыйсыз соң сез?.. Менә шундый чираттагы шаяруы аркасында эләкте дә инде Шамилгә... -
30 июня 2023 - 13:00
Гәрәбә мәрҗәнемне, кызым, үзең тагарсың... (хикәя)
Әни җылысы, әни кайгыртуы, аның кулларының һәм күңеленең юмартлыгы эләкмәде. Беренче нарасыен тудырганда, биләргә чүпрәге дә булмагач, аптыраганнан кадерләп кенә кигән күлмәген сүттерергә туры килгәне онытылмый. Йөрәк яраларыннан әрнеп, бәгыре сулык-сулык килеп яши ул. Ләкин үз гаиләсенә дә, бүтәннәргә дә моны сиздерми...