Яңа исемнәр рубрикасы буенча яңалыклар
-
13 апреля 2023 - 12:00
Кем ул анда?
...Салкын карлар баскан бар дөньяны, Күз ачкысыз давыл урамда. Кем ул анда, ялгыз мосафирдай, Нидер көтә кышкы буранда?.. -
24 марта 2023 - 09:00
Умарта (ахыры)
Ул арада Әхмәт белән Камил чын мәгънәсендә көндәшләр булып китте. Алар Нәфисәнең күңелен яулар өчен ярышка чыккан шаһзадәләр кебек төрледән-төрле сынаулар уйлап чыгара, гыйшык утында яна, көнләшә, мәхәббәт таләп итә иде. -
23 марта 2023 - 09:00
Умарта (дәвамы)
– Сезне ничектер, ә мине Нәфисәнең язмышы борчый, – диде ул, Камилнең соравына җавап итеп әйтсә дә, Илсур белән Илнурның күзләренә карап. – Каракүлдә сеңлебез өчен борчылып торучы булуына без шат. Димәк, аны кайгыртучы бар. Анысы өчен рәхмәт. Тик син ни хикмәт белән безне җыйдың соң? – дип, сабыррак булырга тырышып сүз башлады агай-эненең өлкәне. -
21 марта 2023 - 09:00
Умарта (дәвамы)
«Мин бит синнән үтенеп сорадым», – диде ул кем беләндер сөйләшкәндәй, хәлсез пышылдап. Өмете дә, ышанычы да, хәтта ки иманы да менә шушы мизгелдә өзелде аның. Ул сикереп торды да кешелекләрен тәмам югалтып, оятсызларча йоклап яткан бу адәм актыкларын өсләреннән бикләп, урамга чыгып йөгерде. -
20 марта 2023 - 12:00
Этләр улый…
Әллә нәрсә шомландыра күңелемне Ә бит, юкса, күктә бары ак ай тулган… -
20 марта 2023 - 09:00
Умарта (дәвамы)
Әтәч фәрештәләрне күреп кычкыра, дигәне бар иде әнисенең. Әнисе? Бәлки, ул исәндер әле? Юктыр инде... Газраил бугазыннан тоткан иде инде. Өйгә керергә кирәк, әтисе үзе генә калгандыр бит... -
19 марта 2023 - 09:00
Умарта (дәвамы)
– Әни, алар сине тереләй кабергә тыгачаклар! – дип, йодрыгын төйнәде ул. – Ә син алардан башка яши алмыйм, дисең. Мин моны берничек тә аңлый алмаячакмын. Мин монда еллар узгач булса да, әйләнеп кайтачакмын һәм үч алачакмын! – дип ант итте. -
18 марта 2023 - 09:00
Умарта (дәвамы)
Яшәп күрсәтәчәк әле ул каракүллеләргә! Җиң сызганып эшләргә иде Аксак Хәләфнең исәбе. Шулай итте дә. План-ниятләрен өйдәгеләре белән бүлешкәч, хатыны йоласына туры китереп, Габит мулладан хәер-фатиха алырга йөгерде, Хәләф үзе базар кануннарының яңа заман кысаларына ничегрәк сыешуы турында беләсе килеп, аксак аягын җитез-җитез генә сөйрәп, Зиннурга киңәш-табышка китте. -
17 марта 2023 - 09:00
Умарта (дәвамы)
Бу хәлләрдән соң, Фатыйма янә вакытын күбрәк кызы янында уздыра башлады. Сабые, нарасые Нәфисәсенең ялгызлыгын уртаклашмый чарасы юк икәненә ул Миңнегали картның үлеменнән соң янә бер кат инанды. Алла сакласын, Нәфисәгә кырын карап, күңелләрендә ачу саклаулары да бар. -
16 марта 2023 - 09:00
Умарта (дәвамы)
Бераздан әни дә кайтып керде. Кәефсез, хәтта күзләре кызарып тора. Ул минем янга ук килде дә нәкъ элекке кебек алдына алып утырды. «Миңнегали бабай атына атланып кайтып, өендә җан биргән, – диде ул тыныч кына, гүя көндәлек хәбәрне җиткерә. – Соңгы сүзе «Нәфисә» булган. Нәрсә әйтергә теләде икән?» -
15 марта 2023 - 09:00
Умарта (дәвамы)
Яңгыр яумады ул җәйне. Каракүллеләр иртән торсалар да, кич ятар алдыннан да үләннәрне күзәтә торган булып киттеләр: чык төшкәнме, төшмәгәнме? Һәркөнне айга карыйлар: яңа ай туарга тиеш иде, кырын ятып туганмы, яны беләнме? Ничек итеп тула? Тулган айны болыт каплаганмы? Кояш баеганда, болытлар артына тәгәрәп кермиме? Радио-телевизордан һава торышын әйтә башласалар, авыл сәҗдәгә киткәндәй тынып кала... -
14 марта 2023 - 09:00
Умарта (дәвамы)
Шушы минутта ун яшьлек кызның аңы күк капусы кебек ачылып китте. Шушы минутта ул үзенә үзе генә хуҗа икәнлекне аңлады. Моңа кадәр Нәфисә – әти-әнисе, әти-әнисе авыл акылы белән яшәгән. Моннан соң Нәфисә үзенчә яшәячәк. Өйдәгеләргә дә шулай диде ул: «Капкаларны япмагыз, мин үзем теләгән вакытта чыгып, йөреп кайтачакмын», – диде. -
13 марта 2023 - 09:00
Умарта (дәвамы)
– Зарифә апа, хәзер үк тынычланмасаң, гипнозлыйм да бөтен эч сереңне алып бетерәм, – дип, бер генә җөмлә әйтте ул хатынга. Тегесе тишек шар кебек шиңеп кенә төште. Яшерер нәрсәләре күп булмаса да, Энҗебикә малае белмәскә тиешле сере бар аның... -
12 марта 2023 - 09:00
Умарта (дәвамы)
– Мин аларны караклар дип белдем, сарыклар ашатырга килгән булганнар икән, э-э-э, җәмгыятькә файдалы хезмәт... әйткәннәр иде аны киләбез дип, онытканмын, – дип дәвам итте җайдак хатын. Энҗебикә белән Мостафа Зарифәнең хәйләсен шунда ук сизеп алды. Үсмерләр дә җиңел сулап куйды. Хәзер инде аларның чираты җитте: торып берни булмагандай исәнләшергә генә кирәк иде... -
11 марта 2023 - 09:00
Умарта (дәвамы)
Камилнең осталыгы көннән-көн арта иде. Остарган саен, гипотезасында шикләре дә күбәя. Нәфисәнең сере башкада кебек тоела аңа, гипноз белән бәйле түгел бугай. Шуңа да үзенең уй-фикерләрен берәрсе белән бүлешәсе килә иде. Илнурга әйтеп караса? Ул да галим булам, Нәфисәгә шулай ярдәм итәм, ди бит.