Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Бер күрешик әле, туганнар!

Бер сәбәпсез, тора салып кына, Бер күрешик әле, туганнар!

Бу арада җирсеп йөрим әле,
Җанга урын тапмый зарыгып.
Эчтән генә җырлар көйләп йөдим,
Туганнарым, сезне сагынып.
Тормыш мәшәкате диеп тормыйк,
Ерак диеп тормыйк арабыз.
Бер җыелып кайтып төшик әле,
Шушы йортта үскән бала без.
Көлә-көлә хатирәләр барлыйк,
Йөз тыңлаган бәян булса да.
Моң-зарларны себеркеләп куыйк
Абый салган яңа мунчада.
Кайнар чәйгә кәҗә сөте өстәп,
Салмак кына корып әңгәмә,
Кич утырыйк, рәхмәт укый-укый
Бәлеш салып көткән җиңгәмә.
Бер абыйга биш кыз бала бит без,
Бер түтәлдә үскән гөл генә.
Әби торган саен әйтер иде,
«Сез күп әле, абыең – бер генә».
Хатирәле, ямьле булсын бу көн,
Нурлар белән тулсын кичебез.
Абый үзе – уң кул анысы безгә,
Бер уч инде калган бишебез.
Дәртле көй дә, моңсу көй дә сузыйк.
Хисләр китсен, әйдә, сүтелеп.
Очраша да алмый калдык диеп
Сөйләмәслек булсын үкенеп.
Ямансулап эч пошулар калмас,
Матур бер юл булыр узганнар!
Бер сәбәпсез, тора салып кына,
Бер күрешик әле, туганнар!

 

Ф и р д ә ү с ә
Б и к м ә т о в а

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев