Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Яшәү барда

Яшем атлый көзгә, бер дә күңел күнми. Алҗыса да йөрәк, яшәү уты сүнми.

Кемнән кала улга, кемнән кала кызга.
Күчә кулдан-кулга серле фани дөнья.
Яшем атлый көзгә, бер дә күңел күнми.
Алҗыса да йөрәк, яшәү уты сүнми.
Утта чыныгылган корыч туза икән.
Корыч сындырсаң да, гомер уза икән.
Кызым искә алыр догасында безне.
Улым атлап барыр, суындырмый эзне.
Минем нәсел җебе калыр оныкларда.
Дөнья кулдан-кулга күчәр яшәү барда!

Фирдәүсә Бикмәтова

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев