Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Нәрсә җитми адәм баласына?

Яшәү белән үлем арасында Күңелләргә сеңеп каласым бар! Нәрсә җитми адәм баласына?

Фирдәүсә Бикмәтова – Зәй районының Карман авылы кызы.
Белеме буенча инглиз, немец телләре укытучысы булырга тиешле
кызның тормыш юлы бөтенләй башка юнәлешкә борыла. Әүвәл
ул журналист булып китә – Чаллы телерадиокомпаниясендә
корреспондент булып эшли, «Тормыш мизгелләре», «Кизү
бүлеге» тапшыруларын алып бара. Алга таба хезмәтен хокук
саклау органнары системасының җәмәгатьчелек белән элемтә
бүлегендә дәвам итә. Соңрак үзенчәлекле вә четерекле өлкәдә –
җинаятьләре өчен җәза алучылар өчен рус телендә чыга торган
«Другая сторона» газетасында эшли. Бу юнәлештә шактый
тәҗрибә туплагач, хокук саклау органнарының җинаять
кылган яшүсмер балалар белән эшләү бүлегендә җитәкчелек итә. Майор дәрәҗәсенә
ирешеп, отставкага чыга.
Менә шуннан соң балачактан ук күңелендә йөрткән, төрле елларда төрткәләп
барган шигъри юлларын барларга, тупларга керешә ул. Быел шәхси нәшриятта
«Балачак иле» шигырьләр җыентыгын да бастырып чыгара, Татарстан китап
нәшриятына да балалар өчен язган яңа шигырьләр кулъязмасын тапшыра. Иҗат
җимешләре «Мәйдан» журналы, «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Зәй
офыклары» газеталарында даими басыла.

Ис китәрдәй тылсымнарны күргәнем бар.
Һәр күргәннән тәмнәр табып йөргәнем бар.
Тынгы тапмый нәүмизләнгән көннәрем бар.
Нәрсә җитми адәм баласына?
Бәйнә-бәйнә сөйләр өчен сүзләрем бар.
Сагышлардан өзелердәй үзәгем бар.
Дөнья ямен сыйдырырлык йөрәгем бар.
Шул йөрәкне битәрләгән көннәрем бар.
Нәрсә җитми адәм баласына?
Киләчәкне нурга төргән максатым бар.
Болытларны кисәр ике канатым бар.
Тагын күпме еллар санап барасым бар?
Яшәү белән үлем арасында
Күңелләргә сеңеп каласым бар!
Нәрсә җитми адәм баласына?

 

Ф и р д ә ү с ә
Б и к м ә т о в а

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев