Хәтер рубрикасы буенча яңалыклар
-
8 май 2025 - 13:00
ШАМИЛ УСМАНОВ: МАТУР ТОРМЫШ ТӨЗҮГӘ БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР
2023 елның 26 декабрендә Шамил Хәйрулла улы Усмановның тууына 125 ел тула. Кызыл комиссар һәм хәрби җитәкче, Татарстан Республикасын төзүгә зур өлеш керткән сәясәтче, татар совет мәдәниятен тудыруга катнашкан әдип һәм оештыручы... -
25 апрель 2025 - 17:00
АНЫҢ ЯКТЫСЫНДА...
Ничек кенә димик, кай яктан гына килмик, без – татар язучылары – гел шул үзебезнең ияләшенгән «Казан утлары» яктылыгына килеп чыгабыз. -
17 апрель 2025 - 17:00
Бакчачы, галим һәм язучы
Миңа бу язманы язу авыр булды. Әмма бу фәнни, публицистик мәкаләләр, китаплар язгандагы авырлык түгел, бәлки, психологик авырлык, күңел кыенлыгы. 60 елдан артык гомерне, якыннан аралашып, дус булып, авырлыкларны, кайгы-хәсрәтләрне һәм шатлыкларны уртаклашып яшәгән, әле кайчан гына хәлләребезне белешеп, берберебезгә киңәшләр биреп, күңелләребезне күтәрешеп торган кеше турында үзе якты дөньядан китеп барганнан соң юксынып, сагынып язу авырлыгы бу. -
4 март 2025 - 11:00
Шундый төрле һәм шундый бөтен... язмыш
ФӘЙРҮЗӘ МӨСЛИМОВА ТУРЫНДА КАЙБЕР ИСТӘЛЕКЛӘР Фәйрүзә апа – минем өчен балачактан алып соңгы көннәренә кадәр әллә никадәр төсле кыйпылчыклардан җыелган, әмма һәрвакыт бөтенлеге белән гаҗәпләндергән, сокландырган шәхес ул. Без аны «Ялкын» гаиләсе белән һаман да сагынабыз, искә алып сөйләшәбез, аннан калган канатлы сүзләрне, афоризмнарны кабатлап йөрибез. Ә үзем... шигырьләре белән сөйләшүемне дәвам итәм. Шигырьдә без – үлемсез. -
27 февраль 2025 - 17:00
«Безнең нәсел – көчле рухлылар токымыннан!..»
Хәзер Мирзахәниф аганың һөнәрен аның балалары, оныклары дәвам итә. Араларында бортмеханиклар, стюардессалар, авиация табиблары, аэропорт хезмәткәрләре дә бар. Хәтта кияүләре дә – очучы!.. Менә шундый кызыклы-гыйбрәтле язмыш иясе ул безнең яңа әңгәмәдәшебез. -
26 февраль 2025 - 15:00
«COBET ӘДӘБИЯТЫ» ЖУРНАЛЫ ТУРЫНДА СОЛДАТ ХАТЛАРЫ
Шушындый эчкерсез, ихлас күңелдән ярату белән язылган солдат хатларын тагын да күбрәк китерергә мөмкин булыр иде. Ләкин китергән кадәресе дә «Совет әдәбияты» журналының безнең сугышчыларыбыз арасында яратып укыла торган бер журнал икәнен, Бөек Ватан сугышы елларында бу журнал фронтларның иң алдынгы сызыкларына барып җитеп, сугышчыларга җан азыгы бирүен, аларны явыз дошманны тизрәк тар-мар итәргә өндәвен, ягъни бөек Җинүебезгә үз өлешен кертүен күрсәтәләр. -
20 гыйнвар 2025 - 11:00
«КУРАЙ БУЛЫП КАЙТЫРМЫН...»
Кызык бит ул тормыш. Ул чакта авторы кем дип уйланган да юк иде. Еллар үткәч, шул юлларны язган атаклы замандашыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллин икәнен белеп, үземә зур ачыш ясагандай йөрермен. -
18 октябрь 2024 - 17:00
СИБГАТ ХӘКИМ УРАМЫНДА
Сибгат Хәким урамы минем катнаштан башка гына барлыкка килмәде. Татарстан Министрлар Кабинетының әтиемнең исемен мәңгеләштерү турындагы карарында мэриягә Казанның бер урамын аның исеме белән атау бурычы йөкләнгән иде. -
12 август 2024 - 11:00
ДӨНЬЯ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ МИНЗӘЛӘ ТЕАТРЫНДА
САБИР ӨМЕТБАЕВНЫҢ ТУУЫНА – 115 ЕЛ -
23 июль 2024 - 12:00
Еллар узгач
Һәр ел саен бер кат тирем үсте, Хәзер инде сиксән катлымын. -
15 июль 2024 - 12:00
Илдә имән булып үскәч...
Илдә имән булып үскәч, Үрел син күккә кадәр... -
17 май 2024 - 14:00
Сандугач
Мөлдерәмә нурлы таң тугач, Чык тамчысы гөлгә сарылгач, Сайрамасын ничек сандугач! – Күңеле тулы ялкын, моң булгач. -
23 апрель 2024 - 16:00
ТОРМЫШТАН ЯМЬ ТАБЫП ЯШӘДЕ
Журналыбызның бу санында без аның шул вакытта калдырып киткән соңгы шигырьләрен укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык. Алар әдәбият сөючеләр күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. -
16 апрель 2024 - 14:00
Кайгырма син
Яңгырый яз: кыр казлары кайта, Кар сулары гөрли басуда; Атыш тынган ара җай китереп, Кулъяулыгы юам бу суда. -
5 февраль 2024 - 15:00
Югалган моң (Хәтердә калганнардан)
Мин иртән торгач, әнидән бу җырчының кем икәнен сорап белдем. Ул, күптән түгел Казанга, заманының мәшһүр җырчысы Сөләйман абый Йосыпов белән җырчы булырга киткән Володька дәдәй –Владимир Майоров булып чыкты (псевдонимы – Вәли Майоров).