Логотип Казан Утлары
Хәтер

Син еракта

Син ерак миннән ерагын, Ераклыкка карамый, Яраласа мине дошман, Ул сине дә яралый.

Кадриягә

Син ерак миннән ерагын,

Ераклыкка карамый,

Яраласа мине дошман,

Ул сине дә яралый.

Ялгышмыйк без, ерак түгел

Сугышта безнең ара,

Мәхәббәтең минем белән

Атакаларга бара.

Каһәрле дошманга төзәп

Мин мылтык аткан чакта,

Гүя син патроннар салып

Торасың минем катта.

Ә шулай да... син еракта,

Мин тик хатыңны күрәм,

Хатка язган сүзләреңне

Күзләрең итеп үбәм...

Ил язмышын даулаганда

Аерылышкан кешеләр,

Зур кайгыга төшсәләр дә,

Караңгыга төшмиләр.

 

Фото: pixabay.comnastya_gepp

Теги: шигырь шигърият шигъри хәтер фатих кәрим

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев